Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Остазбикә Әлфинур Яруллина: «Хаҗга барыр өчен соңгы кәҗәләремне саттым»

Балаларга дини тәрбия бирүче Әлфинур апаны Апас районы Чирмешән авылында, яратып, «Остазбикә» дип атыйлар. Сиксәнгә җиткәндә ике тапкыр Хаҗ кылган, әнисен, улын, ирен югалтып, ялгызы гына бер өйдә торучы, кечкенәдән бирле бер генә уразаны да калдырмаучы Әлфинур апа белән без дә танышып кайттык.

news_top_970_100
Остазбикә Әлфинур Яруллина: «Хаҗга барыр өчен соңгы кәҗәләремне саттым»
Владимир Васильев

Әлфинур апа Яруллиннага, Аллаһ боерса, 1 гыйнвар көнне 80 яшь тулачак. Апас районының Чирмешән авылында туып-үскән Әлфинур апаны авылда яратып барысы да «остазбикә» дип атый. Ярты авылны Коръән укырга өйрәткән шәхес ул. Сиксәненче дистәсен ваклап килсә дә, ул үзе дә уразасын да, биш вакыт намазын да калдырмый, гарәпчә дә укый белә. Тик ни кызганыч, сугыш чорында әнисе белән генә үскән бердәнбер бала бүген дә ялгызы гына яши.

Бер ихатада ике йорт тора: беренчесе 1951 елда салынган. Өй диварында «Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны» дигән язу да эленеп тора. Әлеге йорт инде үзе бер тере музей кебек. Икенче йортны исә Әлфинур апа белән ире Равил Казаннан авылга күченеп кайткач салалар. Казаннан да әнисен карарга кирәк дип кайта ул.

— Әти 1943 елда 29 яшендә сугышта һәлак, ә әни 26 яшендә күкрәк баласы белән тол кала. Бу нигездә бердәнбер бала — мин генә үстем. Минем Гөлсинә исемле апам да булган, тик ул яшьли кызамыктан вафат була. Шуннан соң әни намаз укый башлый. Минем әни гомер буе намаз карчыгы булды. Коръән укый белмәсә дә, намазны үзлегеннән өйрәнгән. Әниемнең әтисе дә дини иде. Дәү әткәй мәдрәсәләр бетергән. Ә әнигә мәдрәсәдә уку тәтемәгән. Казаннан да әнине карарга дип кайттым. Әни белән җитмеш ел бергә яшәдек. Ул 97 яшендә үлеп китте. Иптәшемне дә үземнең нигеземдә төпләнергә күндердем инде, — ди Әлфинур апа.

Әлфинур апа кырык еллык стажы булган технолог та әле. Утыз ике елын гына да ул Казандагы икмәк заводында эшләп үткәрә. Инде кызының да, улының да үз кызлары үсеп эшли хәзер. Тик Әлфинур апаның улы да бу якты дөньяда юк инде. Сөлектәй уллары утыз дүрт яшендә гүр иясе була.

Бакчаларда алмагач, слива, виноград, балан коелып утыра. «Боларның күбесен иптәшем утырткан иде инде. Хәзер ашаучы да юк бит», — ди ул. Дистәләгән төрдәге чәчәкләрен генә, кызганыч, күрә алмадык. Ә менә Әлфинур апа тирәсендә йөгерешеп кенә торучы күрше апалары белән таныштык. Әлфинур апа үзе дә: «Күршеләрем, минем күршеләрем! Аллага шөкер, күршеләрем бар», — дип кенә тора.

Авылда яшәүнең рәхәте дә шул инде: күршеләр белән туганлашып бетәсең.

«Хаҗга барыр өчен соңгы кәҗәләремне саттым»

Әлфинур ападагы дини китапларның иге-чиге юк. Кайберләренең ничәнче елгы икәнлекләре дә билгеле түгел, алары пыяла астына куеп кына саклый торган бик борынгы китаплар. «Авыл халкы: „Әлфинур апа, мин болар белән нишлим инде“, — дип миңа китерә. Мин менә шулай саклыйм», — ди ул.

— Урта Балтай мәктәбенә укырга баргач, кулыма бер китап килеп эләкте — ул Тукайның шигырьләр китабы иде. Бер ягында кириллица, икенче ягында гарәп графикасы белән язылган. Шунда күреп, кызыксынып, сигезенче класста укыганда үзлегемнән гарәп графикасын өйрәнә башладым. Гарәп графикасында хатлар да яза идем. Шуннан бирле өйрәнәм, әле һаман да өйрәнеп бетеп булмый, — ди.

Әлфинур апа уразаны кечкенәдән тота. Совет заманы булуына карамастан әнисе белән бергә ул дингә тугры кала.

— Уразалар тотсам да, намазны илле тулгач кына укый башладым. Уразаны калдырганым юк бер дә. Ураза тоту рәхәт кенә бит ул. Кан басымы болай күтәрелә, ә уразада күтәрелми. Мин, гомумән, мәдрәсәләрдә дә укымадым. Дөньялар иркенләнгәч, белгән кешеләр янына барып кына өйрәндем, — ди.

Әлфинур апа ике тапкыр Хаҗ кылган кеше. Икенчесен әле узган елны гына кылган. Күзләремне шакмакландырганымны күреп, «ул курка торган җир түгел», — диде.

— Иптәшем булганда унлап кәҗә асрадык. Хаҗга барырга дигәч, соңгы кәҗәләремне дә саттым. Кыскасы, Хаҗ кылу тарихы болайрак минем: әнинең вафатыннан соң, бөтен эшен бетергәч, 100 мең сум акча калды. Шул 100 мең акчаны беркемгә дә бирмәдем, үзем дә 100 мең җыеп өстәдем дә, 2014 елда Хаҗга бардым.

Шуннан соң мин әнигә бурычлы булып калдым. 2019 елны үземнең пенсия акчасын җыеп, әни өчен дә бардым. Аллага Шөкер, әнигә бурычны түләдем.

— 80гә җиткәндә Хаҗ кылырга курыкмадыгызмы?

— Бернәрсәдән курыкмадым. Бер барып кайткач, бернәрсә куркытмый. Анда җитәкчеләр кулыңнан җитәкләп йөриләр бит. Бик әйбәт ул, курка торган җир түгел.

«Мәчет аша үткән балалар белән бернинди проблема килеп чыкмый»

Язмамның башында ук Әлфинур апаны барысы да «остазбикә» дип атауларын юкка гына билгеләп үтмәдем. Әлфинур апа авылга күченеп кайткач, балаларга дин сабаклары өйрәтә башлый. Аңа йөргән балалар инде армияләрдән кайтып, өйләнешеп беткәннәр.

— Безнең авылда мәчет янында мәдрәсә ачып җибәргән генә вакыт. Авылга кайткач, «Әлфинур апа Коръән укый белә» дип, мине балаларны өйрәтергә дип чакырдылар. Шундый кечкенә малайларны да укыттым. Әле беркөнне генә бер чибәр егет килде. «Кем соң әле син, балам? Танымыйм бит», — ди. «Ничек инде танымыйсың, Әлфинур апа. Сез дә укып йөргән Әлфис бит. Инде армиядән кайттым, өйләндем», — ди.

Мәчет аша үткән балалар белән бернинди проблема да килеп чыкмый. Кызлар белән дә, малайлар белән дә. Алар хөкүмәткә дә матур итеп эшлиләр, үз тормышларын да матур итеп алып баралар. Мәчеткә йөрүнең файдасы бар аларның барысына да.

Бер Зөлфәт исемле малай алты яшеннән йөрде. Минем Казаннан кайтканны күрә икән, велосипедына атланып, тиз генә каршыма йөгереп чыга да, сумкаларымны алып, өемә хәтле үк илтеп куя. «Минем улым» дим аңа. Ул кечкенә малай да медицина көллиятендә укып йөри. Бөтенесе үсеп беттеләр инде, күптән егет булдылар, — ди Әлфинур апа.

Әлфинур апа үзенә алмашны да әйбәтләп хәзерләп куйган икән инде. «Әкълимә, Гүзәлия, Сания, Гөлгенә…» — дип санап та китте хәтта.

— Мәктәп укытучылары мәдрәсә ачылганчы миңа килеп өйрәнделәр. Шул укытучылар үзләре укыткан укучылар белән бергә йөрделәр мәдрәсәгә, оялып тормадылар. Кайсы-берсе Мөхәммәдияне дә бетерде. Хәзер лаеклы ялга чыктылар, мәдрәсәдә алар укыта. Миңа әйбәт алмаш калды, Хәзер мин кунакка мине чакырмагыз, аларны укытыгыз дим. Шулай да берәр мәҗлескә чакыралар икән, мин укымыйм да, шул кызларны укытам, — ди ул.

Әлфинур апаның ишекләре һәркемгә ачык. Кирәк кеше өенә дә килеп өйрәнә икән.

— Бер иптәшемнең инде мәрхүм ире бер атнада Коръән укырга өйрәнеп китте. Бер вакытны кичтән өйрәнеп киттеләр дә, иртән таң да атмаган Вазыйх йөгерә. «Кая йөгерә инде бу», — дим. Ә ул, көндез малайлар комачаулый дип, төнлә торып укый икән. Укыган, укыган да, терәлеп калган. «Монсы ничек укыла соң?» — дип миңа йөгерә икән бу, — ди Әлфинур апа елмаеп.

Тормышның ачысын-төчесен күп күрүгә туры килсә дә, иманына тугры калган кешеләр булуына күңел сөенә. Әлфинур апа дөрес әйтә: мәчет аша үткән бала иманлы була ул. Шундый үрнәк кешеләре генә булып торсын.



Галерея: Апас районында яшәүче остазбикә Әлфинур Яруллина белән әңгәмә
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100