«Улымны аякка бастырасы иде» - Кечкенә Минтимергә ярдәм кирәк | intertat.tatar

«Улымны аякка бастырасы иде» - Кечкенә Минтимергә ярдәм кирәк

Казанда яшәүче Габделхаковлар гаиләсе бар көчләре белән 3 яшьлек улы Минтимерне аякка бастырырга тырыша. Баланың авыруын бер көндә генә җиңеп булмый. Озакка сузылган тернәкләндерү курслары да бик зур матди чыгымнар сорый.

Бернинди киртә-каршылыкларга да карамыйча алга баручы кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Казанда яшәүче Гөлгенә әм Айрат Габделхаковлар — моның ачык мисалы. Алар 3 яшьлек улларының сәламәт киләчәге өчен тырыша.

«Мин улымны йөклелек чорының 28нче атнасында таптым. Ул туганда 1,3 кг гына иде, — дип сөйли башлады Гөлгенә. — Салкын тиде миңа: ютәлләдем, температурам да бар иде. 6 апрель көнне мине Республика клиник хастаханәсенә алып киттеләр, инде тулгагым башланган иде. Табиблар уколлар кадап, аны туктаттылар, бала табу вакытын мөмкин кадәр кичектерергә тырыштылар, чөнки баланың үпкәләре әле ачылып бетмәгән. 8 апрель көнне төштән соң тагын тулгакларым башланды һәм 9ы мин әни булдым», — ди ул горурланып, шатланып.

Тик яшь әнигә баласын күрсәтмичә, ашыгып алып чыгып китәләр. «Тугач, улымның тавышы әкрен генә чыкты, ул бик көчсез иде. «Хәле авыр, әлегә башка берни әйтә алмыйбыз», — диделәр миңа.

Сәгать икеләрдә үзем реанимациягә кердем. Беренче тапкыр күргәч үк күзләрдән яшь акты. Кечкенә генә бер төенчек булып кувез астында ята иде. Үзе сулый алмаганга, балам ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылды. Авыр булды, нык авыр булды… Мондый хәлләрне берәүгә дә кичерергә язмасын», — ди Гөлгенә.

Әни җылысы

Шуннан соң әни кеше реанимациягә улы янына йөри, аның белән сөйләшә, аңа догалар укый башлый. Улын бер генә минутка да калдырмый. Аннары Гөлгенә улы белән ай ярым Балалар Республика клиник хастаханәсендә ятып чыга. «Шул хәтле имезәсем килгән иде баламны, ләкин сөтем әз булды. Әз генә булса да, реанимациягә илтеп йөрдем инде.

Бервакыт табиб-неонатолог баламны кулыма алырга кушты. Әни җылылыгы аңа яңа көчләр өстәячәк дип аңлатты. Кулыма алгач, баламның бөтен маскаларын, әйберләрен алып аттылар. Минем янда ул үзе сулый башлады. Ана белән бала арасындагы элемтә шул хәтле көчле! Аны аңлатып та бетереп булмый. Бала үзе дә көннән-көн алга китте, тормыш өчен көрәшә башлады. Мин догалар укыдым, улым Минтимер белән сөйләшә идем. Апаларыңның (минем бертуганымның балалары) чәчләрен тартып йөрисең бар бит әле. Син — Минтимер, көрәшергә тиешсең дип әйтеп тордым.

Исеме дә бик килешле булды баламның. Бу ирем сайлаган исем. Авырлы вакытымда баламны югалту куркынычы туды, инде саклап кала алмаслар дигән шигем дә бар иде. Шуннан соң да исән калды. Менә шунда исемне дөрес сайлавыбызда шик калмады. Хәзер дә ул, бернинди диагнозларына карамыйча, алга бара, ул көчле булачак», — ди Гөлгенә улының сәламәт киләчәгенә ышанып. 

Балага исемне реанимациягә мулла чакыртып куштыралар.

«Ирем мулланы алып килде. Алар башта бөтен тиешле анализларны тапшырдылар, аннары гына реанимациягә керттеләр һәм шунда Минтимер исмен куштык. Неонатолог та: «Бала әтисен күрсен, балада көч тагын да артачак, әйбәтләнеп китәчәк», — диде. Шул табиб миңа бәйләнгән сигезаяк (осьминог) бирде. Шуны түшемә куеп тордым, минем ис сеңгәч, бала янына куйдык. Бала шуның нечкә аякларын тоткач, кендек бавын тоткан кебек була һәм тынычлана икән. Аны «28 петель» дигән волонтерлар клубы бәйләп бирде. Алар вакытыннан алда туган балаларга төрле киемнәр дә бәйлиләр.

Хастаханәдә безне бик әйбәт карадылар. Бөтен табибларга да шулхәтле рәхмәтлемен. Без анда ай ярым ятып, 2 кг булып чыктык», — дип Гөлгенә үзләренең табибларын гел җылы сүзләр белән искә алды.

«ДЦП дигәнгә ышанмадым»

Вакытыннан алда бу тормышка аваз салган Минтимернең сынаулары шуның белән башлана гына әле. Башта табиблар малайның күзләренә операция кирәк булачак дисәләр дә, малай терелеп китә, барысы да җайлана.

«Балам бик елак иде. Нәрсәдән елаганын белмәдем. Башы авырттымы икән, эчеме, шушы ДЦП булдымы, белмим. 6-7 айда да безнең бала кулларында әйбер тота алмый иде. Массаждан соң яхшырып китте. Аннары тагын шулай массаж ясатып тордык, үрмәләп китте, әзрәк тотынып басып тора башлады. Тик тәпи китә алмады… 1 яше тулгач, безгә ДЦП диагнозын куйдылар. Башта ышана алмадым. Инвалидлык алырга куштылар. Минем баламның бар җире дә әйбәт дип каршы килдем, диагнозга ышанасым килмәде, бераз көтәргә булдык. Көтеп тә берни үзгәрмәгәч, 2020 елның декабрендә безгә инвалидлык бирделәр.

Минтимернең аяклары көчсез, аяк очына басып йөри. Аякларын турайтыр өчен бер айга гипс та салдылар. Файдасы булды, турайды, тик аяк очына басып йөрү аның белән генә бетми. ДЦП — бер-ике ай эчендә генә дәвалап була торган авыру түгел бит ул. Аңа еллар кирәк…

Даими рәвештә дәвалау курсларына йөрибез, тырышабыз, бирешмибез авыруга. Бөтен әйбер дә үзебездән тора. Әле яшь килеш файдасы булачак. Булдыра алганча мин аны, Аллаһы боерса, аякка бастырам», — ди әни кеше.

«Аягымны җибәрегез», — дип елый»

Минтимергә хәзер өч яшь. Ул бик акыллы бала булып үсеп килә. «Улым шигырьләр сөйли, җырлый, «Шүрәле»не белә. Сувенирлар кибетеннән «Шүрәле»не кереп алдык. Андагы сатучылар да шаккатты. Баш ягыннан бик әйбәт.

Минтимернең кулларында да авыруы чагыла. Мәсәлән, ул ике мозаиканы тоташтыра алмый. Аякларын күтәрә дә, сузып утыра да алмый. Дисплазиясе дә бар.

Без «Добрые руки» дигән үзәккә тернәкләндерү курсларына йөрибез. Бик яхшы белгечләр эшли анда. Бу — түләүле реабилитация. Түләүсезләренә йөреп карадык, тик файдасы юк. Исемнәрен атап тормыйм. Бөтен кирәкле җайланмалары, гомумән, бөтен нәрсәләре бар, тик анда безнең белән шөгыльләнеп тә тормадылар. Бала елый башлагач ук: «Ярар, барыгыз инде», — дип кайтарып җибәрделәр. Массаж, логопеды да әйбәт, ә менә ЛФК юк.

Соңгы реабилитациягә 89 мең сум акча китте. Анда ЛФК, массаж һәм бассейн керә. Бу курс беткәннән соң тагын 2 атна ял итәбез дә, 9 августта яңа тернәкләндерү курсы кирәк булачак. Бер курска якынча 100 мең сум кирәк.

Аннан кала, безгә әле аякларны гипска катырып торырга да, аннары тутор алырга (аякларны тотып тору өчен махсус пластик җайланма) да акча кирәк. Безгә махсус ортопедик аяк киемнәре генә кияргә ярый. Анысы да арзан түгел. Аяк атлавын дөресли торган махсус резинкалар бар. Болар барысы да түләүле шул. Дәүләттән тутор булмаячак дигәч, сатып алырга туры килде. Соңыннан дәүләттән дә бирделәр. Урамда тотынып йөри торган ходунки да бирергә тиешләр иде. Анысын көтәбез әле.

«Аягымны җибәрегез, авырта», — дип елый инде ул. Шул ук вакытта үзенә шөгыльләнергә кирәк икәнен дә аңлый, авыртуларга түзә, чыдый балам. Нык елый, авырта инде сабыемның аяклары. Солдат абый буласың бар синең, — дибез. Башкалар кебек үк самокатта да йөрисе килә үзенең», — ди Гөлгенә.

Ярдәм кирәк

Айрат белән Гөлгенә икесе дә этнограф белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнар. Гөлгенә улы Минтимерне 4нче курста укыганда таба, хәзер бала карый, эшли алмый. Гаиләдә бердәнбер керем чыганагы ул — әтиләре. Айрат «Горводзеленхоз»да мастер булып эшли, кышын шәһәрне кардан чистарта, җәен чәчәккә күмә.

«Эшкә чыгасым килсә дә, әлегә бала белән утырам. Баламны үзем карыйм, гел аның белән. Аны калдырырлык кешем дә, мөмкинлекләрем дә юк. Балалар бакчасына урын булса да, анда йөреп булмый, чөнки безнең күп вакыт тернәкләндерү үзәкләрендә үтә.

Әле менә иппотерапиягә (атлар белән дәвалау) дә йөреп алдык. Минтимергә бик ошады. Туктаттык, чөнки матди яктан кыенрак.

Уен залларында кайбер балалар Минтимернең йөрешенә игътибар итәләр. Үзе әле аңлап бетерми. Үскәч улыма авыр булмасын һәм баламны җәберләмәсеннәр өчен аны аякка бастырырга иде», — ди әни кеше борчылып.

Бергә иңне иңгә куеп тормыш юлыннан барган ата-анадан көч алып, әле ныклы адымнар белән булмаса да, Минтимер киләчәккә таба атлавын дәвам итә. Авыр, арыган минутларында әни кеше дә яшәү көчен улыннан таба. Менә шулай бер-берсеннән көч алып, терәк булып яши Габделхаковлар гаиләсе.

Минтимернең әтисе дә, әнисе дә аның сәламәтлеге өчен хәлдән килгәнен барысын да эшлиләр. Матди кыенлыкларны үзләренә генә күтәрү гаять авыр.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2004 6090 0622 Сбербанк картасы

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89003216151 (Абдулхакова Гульгена Насиховна)