Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов: «Халык бердәм икән, Аллаһка шөкер»

Соңгы көннәрдә интернет дәрьясында Дәниф Шәрәфетдинов исеме бик еш телгә алына. Бүген ул үзен ничек хис итә икән? Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

news_top_970_100
Дәниф Шәрәфетдинов: «Халык бердәм икән, Аллаһка шөкер»
Михаил Захаров

1996-2001 елларда «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән, йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли, белә. Шунда ук Дәниф Шәрәфетдинов башкаруындагы «Тәрәзәңә пәрдә корма әле», «Эзлим сине» кебек җырлары да искә төшә. Бүген җырчы авыр хәлдә калган, ул ярдәмгә мохтаҗ.

«Авырсам да, ничек тә яшәргә җай табарга тырыштым»

«2006 елда миңа «Бехтеров авыруы» (умырткаара буыннарның ялкынсынуы, ул хәрәкәт чикләнүгә китерә) дигән диагноз куелды, — дип сөйли башлады Дәниф. — 2015 елларда бу авыру үзен бигрәк тә нык сиздерә башлады. Бу чирем авариягә эләгүем белән бәйле түгел. Ул кичерелгән стресс нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин икән. Авыруым көчәйгәч, икенче төркем инвалидлык биреп, пенсиягә чыгардылар. Башта бер елга бирделәр, аннары инде озайттылар. Хәзер бу чирнең соңгы стадиясе миндә.

Авырый башлагач та, препаратлар алып эшләп йөрдем, концертлар куйдык. ИП бар иде минем. Ир кеше булгач, ничек тә гаиләмне карарга, тормышны алып барырга кирәк бит. Авыр иде инде. Беркемгә дә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Аннан соң бер ягым бөтенләй эшләми башлады, өч ай аякка баса алмый йөрдем. Рәхмәт Казан табибларына, алар аякка бастырды мине».

Дарулар эчеп хәле яхшыргач, ул әле концертларда эшләп йөргән. Башта даруларны үз акчасына алган. Машинасын сатарга туры килгән. Беркемнән ярдәм сорамаган, ничектер җаен табарга тырышкан. Соңыннан җырчыга тиешле даруларны дәүләт программасы нигезендә кайтарта башлаганнар. Тик ни өчендер аны да ел башыннан туктатканнар. Шуннан соң Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре тагын да начарайган.

«Ринас Әхмәтов һәм Илсур Нәбиуллин шалтыратып, хәлемне белешеп торалар. Рәхмәт аларга. Сөйләшергә дә җай калмаганны аңлап: «Болай булмый, әйдә интернетка язабыз, акча җыярга кирәк», — дип бу эшне алар башлап җибәрде. Менә шуннан башланды инде барысы да. Аларга да, халыкка да бик зур рәхмәт. Аллаһка шөкер, хәзер тиешле сумма җыелды, ярты елга даруларга заказ бирдем. Кичә беренче препаратны ясаттым да инде. Менә бүген әзрәк хәл дә керә башлады.

Ләйлә Дәүләтова һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешеп тора, рәхмәт аңа. Якташым Лилия Муллагалиева, Эльмира Сөйләманова да хәбәрне тараттылар. Үземнең интернетка бик кергәнем юк әле. Барысы да ярдәм итте, бер-берсенә әйтеп, халыкка җиткерделәр.

Мин кыенсынам андый нәрсәләрдән. Ярдәм сорап йөргәнем булмады. Аннары, миңа тиешле дарулар моңарчы кайта иде. Быел гыйнвар аенда нигәдер туктатылды. Шалтыратып та, хатлар да язып карадым. Бернинди җавап булмады. Анда ниндидер законнар үзгәргән дип кенә хәбәр иттеләр. Беркем бернәрсә аңлатып тормады», — ди ул еш рәхмәт укый-укый.

«Хәзер сөйләшерлек булса да хәл керде»

Дәниф абый үзе өчен түгел, ә нәкъ менә шундый ук авыр хәлдә калган кешеләр өчен күбрәк борчылды.

«Ярар инде минем әзме-күпме исемем бар, халыкка, тамашачыга рәхмәт. Ярдәмсез калдырмадылар. Ә менә гади кеше нишләргә тиеш мондый очракта? Минем менә шуның өчен җаным әрни. Кая барсын, нишләсен ул? Узган ел да шулай булып алды. Анда мине запасларым коткарды. Җиңеп чыктым ул чакта. Беренче дарудан соң сөйләшергә, әзрәк йөрергә хәл керде. Хәзер аякка басарга иде», — дип өметләнә җырчы.

Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә дип Татарстанлылар гына түгел, гомумән, бөтен Россия халкы кушылган. «Минем белән хәзер илебезнең төрле почмакларыннан элемтәгә чыгалар. „Ярдәмебез әз генә булды инде“, — дип кыенсынып язалар. Анысына да Аллаһының рәхмәте яусын! Ил төкерсә, күл була диләр бит. Бу күл генә булмады инде, океан җыелырга да мөмкин икән бит. Бердәм икән халык, Аллаһка шөкер», — дип сөенде ул.

Дәниф абый әнисенә үзенең авыр хәлдә калуын белгертмәгән башта. «Әнигә әйтмичә генә йөргән идем. 3-4 көн элек кенә телефоннан шалтыратып, хәлемне сөйләп аңлаттым. «Мин сизгән идем, тавышыңа чыккан иде инде», — ди. Хәзер менә әни сөенә инде, догалар укый.

Башта даруларсыз йөрү авырлашты, шуңа күпчелек ятып кына торасың. Сөйләшергә хәл калмый. Мин пышылдап кына сөйләшә ала идем. Йокы юк инде, бөтен җир авырта. Кан басымы да һәрвакыт югары булып тора, төшкән чагы бик сирәк. Шушы чир аркасында бер күземне югалттым. Берсе бары 30%ка гына күрә. Чирнең аның берсенең дә рәхәте юк…» — дип озак итеп авыруы турында сөйләп тормады ул.

Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда аранжировкалар эшләү белән шөгыльләнгән. «Күп кенә җырчыларга, балалар бакчаларына аранжировкалар ясый идем. Анда бит компьютерда эшлисе. Күз күремем өчен курыктым. Тавыш өчен борчылганым булмады минем. Булмаган тавыш бетми ул дигән сүзләр бар бит (көлә). Ходай биргән тавыш булса, аны шөгыльләнеп торгызырга, уятырга була. Теләк кенә кирәк. Укытучыларым әйбәт иде. Шушы уколлар белән хәлләрне уңай якка үзгәртеп, тавышны да „аякка бастырырга“ иде дип уйлап торам», — ди ул.

«Дәниф абый бервакытта да зарланмады»

Дәниф Шәрәфетдиновның ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп, җырчы Ринас Әхмәтов интернетка язарга тәкъдим иткән.

«Мин Дәниф абыйны күптәннән беләм. Хәния апада эшләгәндә үк таныштык без аның белән. Ул минем җырлый башлаган вакытларым иде. Шунда аңа мөрәҗәгать иттем. Ул мине дөрес җырларга өйрәтте. Минем укытучым да ул. Аннары еллар барган саен, һәр көн булмаса да, аралашып тордык, концертларга бергә йөрдек, араларыбыз өзелмәде. Дәниф абый бик яхшы кеше, тырыш, ярдәмчел. Дусны дус итә, әти-әнигә хөрмәт белән карый белә ул.

Хәлләре начарая башлады, көнаралаш сөйләшә идек. Соңгы сөйләшүдә хәле юк икәнен тоям. Еш аралашкач, беләм бит тавышыннан ук ярдәм кирәген. Хәле ничек кенә авыр булмасын, ул беркайчан зарланмады. Аның бервакытта да кешедән ярдәм, акча сораганы булмады. Үзенең авыруы булса да, бу хакта артык сөйләмәде, булдыра алганча түзде.

Шунда инде интернетка язып ярдәм сорыйк дип тәкъдим иттем. «Белмим, дөрес булырмы икән», — дип уйланды ул башта. Бер уртак фикергә килеп, Дәниф абыйның хәле турында интернетта хәбәр салдык. Аллаһка шөкер, хәзер дару алып, дәваланырлык сумма җыелды», — ди автор-башкаручы, тамада Ринас Әхмәтов.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ

Счет номеры: 40817810662031714365

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 16550200

Сбербанк картасы номеры: 2202200600704942

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 8-937-042-37-83


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100