Картлар йортыннан ялгыз әбине тәрбиягә алган Нурзия ханым: Бездә яшәгәндә бер туганының да, баласының да килеп караганы булмады

Саба районы Татар Икшермәсе авылында ялгыз әбиләр тәрбияләүдән җанына рәхәтлек, тынычлык табучы сыер савучы яши.

“Кыз эзләп йөрергә хәлем дә, вакытым да юк, урлап йөри күрмә, сорап ал”

Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшәүче Нурзия һәм Мөхәммәтгали Гариповлар гаиләсен тирә-күрше авылларда белмәүчеләр сирәк. Хуҗалыкның алдынгы сыер савучыларыннан берсе яши бу гаиләдә. Капка төбеннән ялт итеп торган йортлары ук авылны ямьләндереп тора. 

Йорт хуҗасы Мөхәммәтгали абый капка төбендә ике куллап, зурлап күрешеп каршы алды. Баскычта ук аяк киемен салуымны күреп, "Кыш көне монда аяк киеме салалармыни, булмаганны", - дип, әтиләрчә кайгыртып, “ачулана-ачулана” өйгә озатты. Ә йорт эче тагын да нурлы, якты, җылы. Питрәч районы Шәле авылына килен булып төшкән кече кызлары Гөлнурның да уллары Азамат белән кунакка килгән чагына туры килдем. Шәле кыз урлау белән танылган авыл буларак, иң элек Гөлнурны сөйләштерәсе иттем.

– Сине дә урламадылармы Гөлнур? Шәледә кызларны урлап алып кайталар бит, - диюемә, Нурзия апа:

– Мин кияү буласы егеткә - кыз эзләп йөрергә хәлем дә, вакытым да юк, урлап йөри күрмә, сорап ал, дип, алдан ук әйтеп куйдым, – дип җаваплады.

Мөхәммәтгали абый һәм Нурзия апа дүрт баланы - Газинур, Гөлназ, Гөлинә, Гөлнурны тәрбияләп үстергән. Аларның һәркайсы ипле, тырыш, сабыр. Барысының да гаиләләре бар. Оныклары үсеп килә. Әни кеше иң элек кода-кодагыйларын мактап сөйләде. Үзе якты күңелле булгач, тирә-юненә гел яхшы кешеләр җыела торгандыр, бу апаның дип уйладым.

Нурзия апа “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында сыер савучы, Мөхәммәтгали абый гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт итә. Тормыш менә шулай җай гына бара. Хезмәтләрен дә җиренә җиткереп башкаралар, өйдә дә тәртип, балаларга да күңел җылысын бирергә тырыша. Әмма күңелендәге җылылыкны тагын кем беләндер бүлешәсе килә Нурзия апаның.

– Үземнең әти-әни иртә үлде, аларга тәрбия биреп бетерә алмадык, әни 70 яше тулганчы вафат булды. Каенанам белән 27 ел яшәдек. Аннан соң әнкәйнең сеңлесе Нурания апаны тәрбияләдек. Ул гомер буе укытучы булып эшләде. 2013 елда үзебезгә алып килгән идек, аны ел ярым карадык. 78 яшендә үлеп китте. Ул киткәч, өй буш калгандай тоелды. Үземне кая куярга белми йөри идем, авылның икенче очында яшәүче Фәүзия ападан хәбәр килде. Кереп чыксын әле, дигән. Хәлен белергә кердем. Алып менеп кит әле мине, тәрбиялә әле мине, балакаем, ди. Анда яман чир иде, бик кызгандым. Күпме гомере калгандыр дип, Гали белән сөйләштек тә, 2015 елның октябрендә үзебезгә алып кайттык. Тик, әбиебез гыйнвар аенда үлеп китте.

“Анда бабай алырга тәкъдим иттеләр, юк, миңа әби кирәк, дим”

- Шуннан сентябрьгә кадәр үземне кая куярга белмичә йөрдем, табыгыз миңа бер әби дим, картлар йортына да килдем. Анда бабай алырга тәкъдим иттеләр, юк, миңа әби кирәк, дим. Өлкән кешене мунчага да йөртергә кирәк бит. Хәйран йөрдем әле, әбисез. Җанны кая куярга белмим. Өлкәннәрне тәрбиягә алу турында программа чыкканга бик сөендем, мине әбиле иттеләр. Картлар йортыннан Сания апаны алып кайттык. Аллаһ Тәгаләнең бүләге дип кабул иттем мин аны, – дип сөйли Нурзия апа. 

– Әбиләрне бик яратам, кемгәдер назны, җылылыкны биреп җиткерә алмадым кебек. Берәр ялгыз әбигә булышсам, җаныма рәхәт минем, - дип аңлата Нурзия апа өлкән яшьтәге әбине тәрбиягә алуын.

“Бездә яшәгәндә бер туганының да, баласының да килеп караганы булмады”

Сания апага май аенда 90 яшь тула. Билгеле инде, сугышка кадәр туган кызның балачагы ачлык-ялангачлык белән уза.

– Сания әби Арча районы Олы Елга авылында туган. Унбер бала үскәннәр, Сания апа иң олысы. Утызынчы елларда аларның гаиләсе Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылына күченеп килә. Әтисе сугышта катнашкан. 17-18 яшендә Сания апа Казанга килә һәм җитен комбинатында эшли. Кияүгә чыга. Ире үлгәч, 2002 елда Югары Осландагы картлар йортына урнаштыралар. 2012 елда безнең интернатка күчте. Бездә яшәгәндә бер туганы да, баласы да килеп караганы булмады. Каядыр Казанда кызым бар, дип әйтә торган булган безнең кызларга. Әмма документларында кызы барлыгы күренми, – дип сөйләде Лесхоз картлар йорты директоры Илһам Нургалиев.

Әбекәй үзе кызының Эльмира исемле булуын, оныгы да барлыгын әйтә. Кызы һәм туганнары турында башка бернинди мәгълүмат та әйтми. Сораштырсаң, “Кем белгән...” - дигән җаваптан башка узмый. Әмма Сания апаның күзләрендә кемнедер сагыну, үткәннәргә үкенү хисләре дә бар кебек. Үзеңнең үткәннәреңне үзеңнән дә яхшырак белүче, аңлаучы юк бит ул. Бу очракта да шулайдыр.

"Кызың килеп алып китәм дисә, китәсеңме? – дип сорыйм",  - ди Нурзия апа. "Юк, бер ташлагач, китмим инде, сездә торам, дигән Сания әби".

Сания апаның бүгенге көне бик бәхетле. Йорты җылы, урыны чиста, өстәл тулы хәләл ризык. Иң мөһиме – гаиләдәгеләрнең ярату, игътибарыннан бик бәхетле ул. Үзе дә тик утырмый, телевизор караганда оныкларга диеп, оекбашлар, башмаклар бәйли.

– Хуҗалыгыбыз бик бай, сөтләрне дә мул савабыз. Акчаны да күп алабыз. Җитәкчебез Зөфәр абыйга да рәхмәт. Әбиебезне акча кирәк, дип тә алмадык, безгә иптәш, өйне тулыландырып торучы гына кирәк, – ди Нурзия Гарипова.

Нурзия апаның игелекле бу гамәле бик соклангыч һәм бииииик күпләргә үрнәк! Кылган яхшылыклары үзенә, балаларына һәм оныкларына игелек булып меңе белән әйләнеп кайтыр, ин шаа Аллаһ!