Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиевкә - 85: «Ул Татарстанның бәхете»

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күркәм юбилеен — 85 яшьлеген билгеләп үтә. Аның җитәкчелегендә эшләгән шәхесләр, чордашлары, төрле өлкә вәкилләре Шәймиевнең иң асыл сыйфатларын искә алып, аның казанышларын искә төшерде.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиевкә - 85: «Ул Татарстанның бәхете»
Рамил Гали

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

— Минтимер Шәрип улы — исеме федераль дәрәҗәдә һәм дөнья масштабында танылган зирәк сәясәтче, көчле шәхес. Миңа күп еллар дәвамында аның белән бергә эшләргә туры килде…

Һичшиксез, Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз.

Гаять катлаулы чорда республика җитәкчесе урынында башка кешене күз алдына да китереп булмый. Күрәсең, тормыш аны яшь чагында ук төрлечә сынап, аңа хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, сөйләшә һәм килешә белү, конфликтлы вазгыятьләрдә аек акыл сәләте биреп, Татарстан белән җитәкчелеккә әзерләгәндер. Минтимер Шәриповичның күп тапкырлар: «Сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр барыннан да элек җир кешеләре булырга тиеш», — дип әйткәне бар. Ул бит үзе дә нәкъ шундый — гаҗәеп тормыш мәктәбен узган кеше. Анда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе өчен иң кыйммәтле сыйфатлар бар: кешеләрнең ышанычы һәм халык теләктәшлеге, хезмәттәшләре алдында абруе һәм оппонентларының ихтирамы.

Сәясәтче буларак Минтимер Шәриповичның уникаль үзенчәлеге — эшлеклелек һәм конструктивлык, төрле-төрле, еш кына капма-каршы фикерләрне килештерә белүе. Шул ук вакытта ул принципиаль моментларда тәвәккәл, ныклы һәм эзлекле. «Тормыш кредосы турында сөйләгәндә ул юкка гына «Какшаган нервлар белән хакимияттә йөрмиләр», димәгәндер. Яшермим, мин әлегә кадәр күп нәрсәне аңларга һәм кемнедер күндерергә, инандырырга, дөрес карарлар кабул итәргә аннан өйрәнәм. «Дәлилләрең булмаса, беркайчан да кешеләр янына чыкма, ә аргументларың бар икән, алар тимер кебек ныклы булырга тиеш», — дигән сүзләре гомергә истә калган.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов:

Марат Әхмәтов Минтимер Шәймиевнең авыл хезмәтчәннәренә үзенә бер аерым караш белән яшәгәнен ассызыклады.

— Минтимер Шәрипович үзе дә авыл җиреннән, әтисе колхоз рәисе булган. Үзе дә шушы юлны узган кеше бит ул: машина-трактор станциясе баш инженерыннан директорга кадәр, партия өлкә комитеты, мелиорация министры, Хөкүмәт рәисе урынбасары, Хөкүмәт рәисе, беренче секретарь, Югары Совет рәисе, Татарстан Президенты. Бөтен шушы мәктәп — җитәкче өчен җитди багаж. Андый югары дәрәҗәдәге кеше халык белән бертигез аралаша ала, тыңлый, киңәшләшә икән, җитәкче өчен бу файдалы сыйфат. Республиканың алдагы язмышы өчен хатасыз карарлар кабул итү өчен дә кыйммәтле ул. Аның тыңлый белүе аңа үз фикереңне тагу дигән сүз түгел әле. Аның тәҗрибәсе болай да хатасыз карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Көчләп тагуларны өнәп тә бетермәскә мөмкин, ләкин акыллы тәкъдим ишетә иткән, шунда ук тотып ала белә ул, — диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов 2003 елда булган бер очракны сөйләде.

— Шактый икмәкле ел булган иде ул. Урып-җыюның 3-4нче көннәре. Мин районга барып кайтырга уйладым. Юлда Президенттан шалтырату. «Уборка башында оештыру мәсьәләләре күп була, кайт әле, төштән соң җыелырбыз», — ди.

Ел саен шулай урып-җыюга меңләп машина хәстәрләү буенча сөйләшеп ала идек. Ул елны машиналарны мобилизацияләү эше бераз аксаган иде. Күрәсең, иртән Президент район главалары белән дә сөйләшеп алган булгандыр. Машиналар җитми, эшне нәтиҗәлерәк алып барып булыр иде, дигәннәр булса кирәк. Мин үзем дә белә идем ул проблемаларны. Мин кайттым да, 2 туларга 10 минутта Кремльгә менәм. Беркем юк. Утырышлар залына кердем, мин берүзем, 2 туларга 5 минут кала вице-премьер — транспорт министры Владимир Швецов керә. Нәкъ 2дә Минтимер Шәрипович кереп, трибунага менә. «Республикада урып-җыю эшләре бара, икмәк ташу өчен транспорт җитми. Я икмәк, я сез», — диде дә эмоцияләрсез генә чыгып китте. Икенче көнне 1 меңнән артык машина басуларга чыкты, — дип сөйләде ул.

Марат Әхмәтов урып-җыю яки чәчү кампанияләре вакытында, кышын да җитәкчелек гел йөреп торганын искәртте.

— Безнең җитәкчелек бит ул кабинетта утыручылар түгел, гел очрашуларда. Аларның аралашып торуы күп кенә мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Проблеманы кабинетта утырып кына түгел, ә шәхсән тыңлагач, урыннарга барып күргәч, бу җитәкчене тагын да җаваплырак итә, — диде ул.

Шулай ук Марат Әхмәтов Игенчеләр сарае барлыкка килүдә Минтимер Шәймиевнең роле турында да сөйләде.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:

Минтимер Шәймиев бөтен тормышы, кылган хезмәтләре, туган илен сөюе белән барыбызның атабыз дәрәҗәсендә, аксакалыбыз. Дәүләт эшендә дә, туган телне, милләтне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә дә зур хезмәтләр башкарып тора. Бигрәк тә шәһри Болгар тарихыбызга бүгенге көндә игътибар бирмәгән кеше юк. Аллаһ насыйп итсә, Владимир Путин карары буенча, ислам динен дәүләт дине итеп кабул итүнең 1100 еллыгы үткәреләчәк. Минтимер Шәймиев Болгарда, һичшиксез, зур эшләр башкарып чыкты.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла Минтимер Шәймиевне бала чагында «Миңкәй» дип йөргәннәрен искәртте.

— Аның башлангычтагы беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллина болай ди: Минтимернең шигырь сөйләве яхшы чыга, матур итеп сөйли, биюе дә матур, концертлар да алып бара иде. Күрәсезме, сабый вакытта биюче, җырчы, оештыручы, алып баручы да булган.

Путин нәрсә ди: Шәймиев — яңа цивилизацияле Россиягә нигез салучыларның берсе.

Андрей Караулов дигән атаклы тележурналист бар. «Шәймиев Россиянең әхлакый-сәяси мәктәбен булдырды», — ди. Дөньякүләм атаклы журналист Караулов аны бик зур дәрәҗәләргә күтәрә.

Иван Родин, Ульяна Махтамова дигән журналистлар аның турыда язып чыккан иде. Татарстан башлыгы бөек рус шовинизмы, православиены көчләп тагу куркынычы турында кисәтте, Россия көннәрендә бу аеруча каты яңгырады, дип язалар. Күрдегезме, нинди кыю фикер әйтә ул вакытта Шәймиев, шовинизм яный, ди.

Тележурналист Николай Сванидзе әйтә: Шәймиев «Сидоров Петр Кузьмич» булса, күптән Россия Президенты вазифасына каралыр иде, чөнки шәхси масштабы буенча, һичшиксез, президентлыкка туры килә, ди. Ягъни, Шәймиев татар булмаса, әллә кайчан Россия Президенты булган булыр иде, дип саный.

Минтимер Шәрипович сабыр, гадел була белде. Сәясәттә дә, көнкүрештә дә. Элекке патшаларыбыз, Табиев һәм башка юлбашчылар салдыра алырлар идеме икән Кол Шәриф мәчетен Казан уртасында?! Салдыра алмаслар иде. Башларына да килмәс иде. Әгәр башларына килсә, каршы төшәрләр, салдыртмаслар иде. Никадәр җитәкчеләрне күрде бит татар дәүләте!

Болгар яңа кыйбла кебек ясалды. ЮНЕСКОга керттерде бит ул, мәчетләрне торгызды, яңаларын салдырды, бик күп тарихи мәйданчыклар эшләтте, археологик казылмалар үткәрде. Эшли алырлар идеме икән башкалар?! Юк! Мәскәүдән куркып, хәтта эшли алган очракта да эшләтмәсләр иде.

Бер экономист Гыйльманшина «әгәр Шәймиев бер Кол Шәриф мәчетен торгызган очракта да күпме генә хаталары булмасын, тарихта каһарман булып калачак», ди. Менә нинди бәя! Моны халык арасыннан чыккан кешеләр әйтә.

Әлбәттә, беркем хатадан хали түгел, Шәймиевнең дә ялгышлары бардыр. Ашыкмауда… Чечня бит әнә ничек каты күтәрелде, Шәймиев сабыр итәргә кушты. Без Чечня түгел, аларда кораллар, танклар бар, бездә ау мылтыгы белән сәнәк тотып чыгып булмый бит. Ә куркыныч бар иде. Бөтен ишегалларында транспортерлар, бурзай этләр, милиционерлар, ОМОН тора иде Фәүзия Бәйрәмова ачлык уздырган заманда. Алар сигнал көтәләр иде, мәйданга чыгып, халыкны пыр туздырырга, изәргә. Шәймиев сабырлыгы белән бу кан коюны кисәтеп калды бит.

Ә Хасбулатов, сезнең Шәймиегезне тимер читлектә Мәскәүгә алып кайтам, дип янады. Алып кайта алмады ул аны. Без, урамдагылар, Шәймиевне бирмәдек. Шахрай, Филатов килгән иде кулга алырга, махсус рәвештә килгәннәр иде… Без башсыз кала идек, халык күтәрелде. Халык алдына чыктылар, юк, без сезнең президентка кагылырга килмәдек дип, кире кайтып киттеләр.

Туфан Миңнуллин заманында «бәйләнеп куелган дәүләтнең Президенты булу бәйсез дәүләт башлыгы булудан күпкә авыррак» диде. Күрдегезме, бер гыйбарәдә Шәймиевнең бөтен биографиясе сыйган. Шәймиев холкы да чагыла монда. Катлаулы вакытта, дөнья шаулап актарылган вакытта, Шәймиев татарларның азмы-күпме мөстәкыйльлеген саклап калган кеше. Бәйләнгән дәүләт буларак күп эшли алмый идек без. Элек җитәкчеләр, татар халкына ирек бирергә ун мөмкинлек була икән, берсен дә эшләмәделәр. Хәтта планнан чыгарылган нефтьнең 1 процентын да алмады Табиев. Үзебезне үзебез туйдырабыз, диде. Ә башкортлар алдылар. Күпме сарайлар төзеп ташладылар. Ә Шәймиев ун мөмкинлек булган очракта 2-3 сен булса да эшләп калды.

Бик нык гаилә башлыгы ул, хатыны белән матур тордылар. «Илбашы» дигән китапта болар барысы да бар. Шәймиевнең ул китапны яздырасы да килмәде бит. Әәә, ярар чыгарыгыз, дип әйтмәде бит ул. Мактанчык кеше түгел ул, аһ-вах килми. 7-8 фильм төшергән бер кинорежиссер минем китап нигезендә фильм төшерергә уйлады. Акча таба алсаң, төшер, ләкин Минтимер Шәриповичның үзе белән сөйләшмичә, бу эшкә тотынма, дидем. Белүемчә, ул кинорежиссер ризалык ала алмады.

Кайбер республика президентлары үзләре исемендә шәһәрләр салдырып, һәйкәлләр куйдырды. Юк, андый эш Шәймиевтән була алмый. Ул бик тыйнак кеше. Тыйнаклыгына тугры булып калды. Эшен эшли, ләкин артык мактау хурлауга бәрабәр булуын онытмаска кирәк. Кайбер күрше республикалардагы президентны артык мактау ни белән бетте?! Күреп торасыз бит! Башта ялагайланалар да, аннары болгап та аталар. Күрше тугандаш республиканы алсак та, президентлыкка ябышып яталар бит. Халыкны да туйдырырга мөмкин бит гел-гел бер кешенең утыруы.

Ә Шәймиев алдагы срокка сайланудан үзе баш тартты. Кайда күргәнегез бар мондый тыйнаклыкны? Ул вакытында китте, башка урынга күчте. Әле эшли ала иде. Эшли дә бит ул, башка эштә эшли. Ул бик акыллы, зиһенле татар ир-аты.

V, VI, VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин: 

— Мин бик бәхетле чорда эшләдем, Минтимер Шәймиев кулы астында 20 елдан артык, хәзер 11 ел Рөстәм Нургалиевич белән. Акыллы җитәкче кулы астында эшләү зур бәхет ул. 

Иң элек, Минтимер Шәймиев бик кешелекле. Җитәкчеләрнең бит инде төрлесен күргән бар: кырысларын да… Гади кеше белән кешечә аралаша белә ул.

Кызык вакытлар булды инде. Мин министр (авыл хуҗалыгы министры — Т.И. искәрмәсе) булып эшләгәндә, базарлар оештыра идек. Продукциябез бик юк иде, хәтта ит тә… Шунда чыккач, пенсионер булсынмы, гади кешеме — Минтимер Шәймиев шуның кадәр түзем булып, алар белән сөйләшә иде. Без, яшьләр шаккатып тора идек. Әйтик, кайбер апалар чәбәләнә бит инде. Тыңлап тора иде дә, «кара, бу дөрес аягыннан тормаган йокыдан» дип, уен-көлкегә борып китеп бара иде, — дип искә төшерде.

Фатих Сибагатуллин Шәймиевнең профессиональлеген билгеләп узды. Нинди генә мәсьәләдә булса да, хәзер Мәскәүдәге җитәкчеләргә дә профессиональлек җитеп бетми, ди ул.

— Тормышны белү мөһим. Авыл тормышын да, шәһәрнекен дә, гади кешене дә, нефтьчене дә, интеллигенцияне дә яхшы белә иде. Кадрлар да сайлый белде. Бик күп нәрсә шуннан тора. Район звеносы, министрлар гына түгел, колхоз, совхоз, оешма җитәкчеләре… сәнәгатьтә, төзелештә халыкка якын торган җитәкчеләрне сайлый белү, — диде.

Фатих Сибагатуллин Шәймиевнең төпле киңәшләр биргәнен һәм эшкә өйрәткәндә үзен күрсәтеп мактамаганын да искәртте.

— Мин 40 яшьтә министр булдым. Өйрәнәм бит инде… Ул миңа, яшь кешегә, үрнәк итеп Фикрәт Табиевне китерә иде. Ул шушылай, шундый сыйфатларга ия булырга тырыш дип өнди иде. Үзен түгел, башка кешене зурлый белә иде.

Мин министр булганчы Мамадышта эшләгән вакытлар… Борис Ельцинны алып килдек, микроавтобус белән вертолеттан каршы алдык. Берара Минтимер Шәймиев «Борис Николаевич, Фатих во всех вопросах компетентен, разговаривайте вдвоем», диде. Шундый очракларда да, энекәш, туктап тор, үзем генә сөйлим әле, дип әйтмәде, миңа да мөмкинлек бирде диясем килә. Ышангандыр да инде… Бу җитәкченең бөеклеген күрсәтә…

Мәскәүдән бер кызык сүз әйттеләр әле. Президент атамасын бетерү турында сүз чыккач, «борчылма, Президент булмаса, бөтен дөньяда „Бабай“ дигән бүтән кеше юк, дидзо. Аның мәңгелек исеме „Бабай“, ул иң-иң зур исем, Россиядә андый кеше юк, булачагы да юк», диделәр.

Бик акыллы булды Минтимер Шәрипович. Шушы ук Рәсәй таралып бетә ала иде. Демонстрациясе дә, митингы да калмады… Мәскәү белән дә эш итә белергә кирәк бит. Россиянең бербөтенлеген саклап калуда Шәймиевнең өлеше зур. Шундый хезмәтләрен исәпкә алып, аңа Россия Хезмәт Герое исеме бирелде. 85 яшеңдә кешегә кирәк булу — зур бәхет, — дип белдерде әңгәмәдәш.

Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин:

— Минтимер Шәймиев Мөслимдә МТС (машина-трактор станциясе — Т.И. искәрмәсе) та инженер иде. Мин мәктәптә физика, математика укытам. Кичләрен очрашып йөри, матур итеп сөйләшә идек. Ул шул чакта ук, 20-21 яшьләр тирәсендә генә булса да, киләчәктә җитәкче кеше булуына шиге юк иде. Һәрберебезгә дә әйтә иде: син фәлән, син фәлән буласың, дип. Миңа шунда ук әйтеп куйды: син мәгариф министры буласың, ди, — дип сөйләде Васил Гайфуллин.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Мөслимнән Минзәләгә киткәч тә, аннары Министрлар Кабинетына һәм башка урыннарга киткәч тә, ара-тирә күрешеп, хәл белешеп торганнар.

— Бервакыт мине министрга кыса башладылар. Ә минем министр буласы бик үк килми иде. Докторлык диссертациясе яклап кайткан факультет деканы. Кафедра мөдире генә булып, фән белән күбрәк шөгыльләнермен дип торганда, министр булырга ризалаттылар. Бергә эшләдек, мәгариф бүлеге эшен әйбәт белә идем, чөнки Мөслимдә район мәгариф бүлегендә эшләп киткән кеше. Мәктәпләр авыр хәлдә, төзелешләр кирәк, ике сменада укыйлар, уклон җитми, дип сөйләшә торгач, республикада мәктәпләр төзелеше турында тәкъдимне кертте. Бик әйбәт мәктәпләр төзедек, елына 50-60 шар, хәтта 70 шәр мәктәпләр төзи идек. Бу зур күрсәткеч. Укытучыларга фатирлар төзедек. Эшкә чын бирелгәнлеген шуннан беләм: ул һәрвакытта киләчәкне уйлап, «болай булмый, алга карыйк әле» дип, безгә дә шул фикерне әйтә иде.

90 нчы елларда республиканың хәле мәгълүм: демократия, үзгәрешләр, халыкның үзаңы күтәрелү һәм башкалар. Республиканың статусын күтәрү буенча уңай эшләр эшләде, бөтен халык белә аларны.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев:

— Татарча сөйләшүне тыйган вакытлар бар иде бит. Татар халкын шулкадәр кимсетеп, татар-монгол дип тә әйттеләр. Минтимер Шәрипович татар халкының зур, дәүләтле милләт икәнен күрсәтте. Татарның кем икәнен күрсәтү аның казанышы булды, ул — чын милли герой. Болгарны да ЮНЕСКО га керттерде бит ул!

Туксанынчы елларда чит илләргә чыга башладык. Татарстан, Казан дисең — белмиләр, Шәймиев дисәң, «ооо, Шәймиев» диләр. Төркия, Гарәп Әмирлекләрендә, Чехиядә, кая гына барма, Татарстанның, татарның кем икәнен белделәр. Милләтнең дәрәҗәсен күтәрүче кеше ул, — диде Камил Нугаев.

Ул Шәймиевнең тынычлыкны саклап калуда өлешен бәяләде.

— Татарстаныбызда, Россиябездә тынычлыкны саклап калучы кеше ул. Әллә нинди сугышлар килеп чыгарга мөмкин иде бит. Ә бездә, киресенчә, республикада 90 нчы елларда үсеш барды. Аның 70 яшенә Владимир Путин шәхсән үзе килде. Безне — район башлыкларын җыйганнар иде ул вакытта. «Шушы кеше аркасында Россия таркалмады, бу аның зур казанышы» дип әйтте Президент, — дип искә алды Ногаев.

Камил Нугаев Минтимер Шәймиевнең төп эшләренең берсе газлаштыруга да тукталды.

— Күрше өлкәләрдә — Ульяновск, Киров өлкәсеме — бүген дә газ кереп бетмәгән. Бездә газ кергәнгә 25 ел. Өйгә газ керү ул оҗмахка кергән кебек, чөнки гомер буе утын ягып интектеләр. Газлаштыру — аның казанышы. Казанны черек, тузган торактан азат итү, юллар төзү, Кама аша күпер салу — аның казанышлары.

Үзенең урынына лаеклы кеше калдырды ул. Күп төбәкләрдә губернатор китә, икенчесе килеп, бәхәсләшеп, сугышып бетәләр иде. Бездә алай түгел, тынычлык, республикада үсеш. Самара, Мордовиягә барсаң да, «вам везет, беренче президентыгыз, икенче президентыгыз…» диләр. «Везет тому, кто везет» дип җавап бирдем.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Камал театры актеры Ренат Таҗетдинов:

— Минтимер Шәймиев кешеләрне ярата, шуңа аның уңышлары да күп. Гади кешеләрдән алып зур шәхесләргә кадәр — һәммәсен дә ярата, үч тотмый торган кеше. Аның иң асыл сыйфаты ул. Мин кем инде аңа? Мин актер, ул минем бөтен юбилейларга килде, котлады. Илбашының юбилейларга килеп тәбрикләве ул бит зур нәрсә.

Бик акыллы җитәкче, сәясәтен дөрес алып барды. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт. Ул үзе йомшак күңелле, шул ук вакытта акыллы итеп сөйләшә дә. Татарстанның бәхете дип саныйм мин аны. Республиканы бик күп нәрсәләрдән коткарып калды. 70-80 нче, 90 нчы елларда әллә нәрсәләр булды бит. Әгәр ул акыллы, нык кеше булмаса, бик начар булыр иде Татарстанга.

Хәзерге президентыбызны аның укучысы дип әйтер идем. Ул үзе артыннан көчле кешене әзерләде. Минтимер Шәриповичка исәнлек-саулык телим. Әле озак еллар яшәсен, Рөстәм Нургалиевичка фикерләре белән ярдәм итсен иде. Бөек кеше ул, бөек татар дияр идем.

 Чүпрәленең «Цильна» хуҗалыгы рәисе Борис Гафуров:

— Минтимер Шәймиевнең акыллылыгын өстен куяр идем. Әле телевизор карап утырам: Мәскәү, Тула өлкәсендә, башка җирләрдә газификация бара. Владимир Путин кертеп бетерергә дигән бурыч куйды. Әле Мәскәү өлкәсендә дә кереп бетмәгән. Шәймиевнең зирәклеге аркасында газ күптән кертелде бездә. Киләчәкне күреп эшли белгән Минтимер Шәрипович. Кеше мәнфәгате өчен яшәде ул. Шуның җимешләрен татыйбыз хәзер.

Башка җирдә бит киткән җитәкчеләрнең абруе шундук бетә, ә Минтимер Шәймиев киткәненә ничә ел — «абзый, абзый» дип кенә торалар. Бик хөрмәт итәм мин аны, шәхсән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды, күп тапкырлар кабинетында булдым. Минем өчен ул әти кебек. Бик ярдәм итте.

Халыкның тормышын яхшыртты бит ул. Хәзер газга бәяләр артты, ул вакытта газга бәяләр юк иде бит. Районда беренче булып газны керттем мин, ул вакытта газификация түгел, чыккач, мәдәният йортында халыкны җыйдык, кулымны үбәләр. Коммунизм кебек булды бит ул. Безнең якта урман да, су да юк бит. Безнең яклар өчен шулкадәр зур эш булды инде ул. Кичә телевизор караганда да газификацияне бетерергә дип сөйлиләр, шулкадәр акыллы булганнар безнең җитәкчеләр.

1998—2011 елларда Татарстан Диния нәзараты җитәкчесе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый:

— 13 ел бергә эшләдек. Кешегә ышана белә, кешеләрне аера белә иде ул. Аның белән эшләве җиңел булды. Ул киткәч, мин дә киттем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100