Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү чарасы табылды

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгы белән әңгәмәсендә өлешчеләр (дольщиклар) проблемасын хәл итүдә нинди юллар табылганы турында сөйләде.

Республикада соңгы 8 ел эчендә 105 проблемалы “өлешле” йорт төзеп бетерелгән, 13 меңгә якын фатир хуҗаларына тапшырылган, тагын 29 объектны төзеп бетерәсе бар. Алар һичшиксез төзелеп бетәчәк.

Хәерле көн, Рөстәм Камильевич. Алданган өлешчеләр мәсьәләсе мәгълүмәт чараларында үзәк темаларның берсе булып тора. Белгәнегезчә, октябрьдә Владимир Путин Чиләбедә төзелеше тоткарланган йортларның хуҗалары белән шәхсән үзе очрашты, шуннан соң төбәк хакимиятләренә бу проблеманы аеруча ныклы күзәтү астына алырга кушты. Татарстанда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

Р.Н.:  Чыннан да, соңгы елларда “проблемалы” йортлар тирәсендәге вәзгыять шактый киеренке булды. Шулай да без республикабызда бу мәсьәләне хәл итү юллары даими рәвештә эзләдек, һәм бүген бу сорауның дөрес һәм нәтиҗәле чишелеше табылды, дия алабыз. Саннарга карасак, хәлнең яхшыруга таба барганын ачык күрербез. Сигез ел элек – 2008 нче елга безнең 63 проблемалы йорт калган иде, бу йортларны төзүгә 7 мең кеше акчасын керткән. 2016 елда гына да 7 “өлешле” йорт тапшырылган, 1 мең 175 кеше яңа фатирларының ачкычын кулына алган. Шулай итеп, без республикада “алданган өлешчеләр” проблемасын хәл итү юлын таптык, дия алабыз.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу проблема Татарстанга гына хас түгел. Илнең башка төбәкләрендә дә ул бар. Эшнең торышы Россия Президенты Владимир Владимирович Путин игътибарына да барып ирешүе мәсьәләнең җитди булуын, аны хәл итәргә дә ышанычлы юллар эзләргә кирәклеген аңлата.

Күптән түгел бу сорау Татарстан Дәүләт Советында каралды, мин депутатлар алдында доклад белән чыгыш ясадым. Беләсезме, алданган өлешчеләр белән килеп туган хәлне саннар аша күрсәтеп була, статистика да китерә алабыз. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: һәр сан артында кешеләр, аларның язмышлары. Шуңа да безнең Татарстанда бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Аның чишелеше республика хөкүмәтенең даими контроле астында.

Өлешләп төзүдә катнашырга карар биргәндә шунысын аңларга кирәк – монда ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыгу куркынычы һәрвакыт бар. Шуңа да карамастан, бүген Татарстан халкы торак төзелешенең бу төрендә шактый теләп катнаша – алар керткән акчалар күләме 70 млрд сумга җитә. Татарстанның өлешле төзелеш базарында 122 ширкәт эшли. 350 дән артык йорт кулланылышка кертелә, аларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә.

Хәзер төзелеп килә торган “өлешле” йортларның күпмесен проблемалы дияргә була? Кешеләр үз фатирларын тоткарлыксыз алсын өчен нинди чаралар күрелә?

Р.Н.: Бүгенге көндә 29 шундый йорт бар. Иң күбе Казанда – 17 йорт, алтысы Питрәч районы Куюки авылында, бишесе Чаллыда, бер йорт Баулыда. Бу объектлар барысы да Татарстан Президенты һәм Татарстан хөкүмәте күзәтүе астында. Моннан тыш, куллануга тапшырылган 6 өй белән эшлибез – бу йортларда фатирларны беръюлы ике кешегә сату фактлары ачыкланды. Шулай итеп, безнең карамакта хәзер 35 проблемалы объект бар.

Бу йортларның барысы буенча да республика хакимиятенең катгый позициясе – алар баребер төзелеп бетәчәк.

Республикада алданган өлешчеләр белән эшләү өчен оператив штаб булдырылды. Халыкны кабул итәбез. Кешеләр шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Менә шулай аралашу бик зур әһәмияткә ия – һәр очракта без кешеләргә үз позициябезне төгәлрәк җиткерә алабыз, аларны борчыган сорауларны ишетеп, һәр аерым очракка җавап эзләргә, бу хәлдән чыгуның иң нәтиҗәле юлларын табарга мөмкинлек туа.

Моннан тыш, атна саен, атнасына дүрт тапкыр бу төзелүче йортларга чыгу оештырылган. Куелган бурычларның үтәлешен муниципаль хакимиятләр тикшереп тора, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтүе инспекциясе дә контрольдә тота.

Төзелеш тәмамланырга күп калмаган йортларны беренче чиратта төзеп бетерергә тырышабыз, чөнки аларны кулланылышка кертү өчен чыгымнар азрак сорала. Бу йортлар хәзер бездә өстенлеккә ия. Инвестор җәлеп итәбез, һәм ул шунда ук йортны төзеп бетерүгә керешә.

Мөгаен, хәзер һәр объектның торышын аерым карап китәргә кирәктер. Проблемалы йортларның өчтән икесе Казанда. Башкалада бу сорау кискен торамы, ул ничек хәл ителә?

Р.Н.: Быел Казанда 902 кешегә фатирын тапшыра алдык. Моннан кала, “Молодежный”, “МЧС” торак комплексларындагы йортларда 202 кешене фатирлы итү көтелә. Ә инде киләчәккә планнарга килсәк, 2018 елда тагын 1018 кешегә яңа фатирына килеп урнашу мөмкинлеге бирергә планлаштырабыз.

Проблемалы йортлар белән бүген килеп туган хәл элегрәк булган вәзгыятьтән ничек аерыла?

Р.Н.: Әйтергә кирәк, хәзер без катлаулырак мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләнергә мәҗбүрбез. Элек еш кына йорт төзелеп беткән булып, безгә аны шәһәрның электр һәм су челтәрләренә тоташтыру эшендә ярдәм күрсәтергә туры килә иде. Хәзер исә проблемалы йортларның күбесе бөлгенлеккә чыккан төзелеш компанияләренеке. Бу оешмаларның җитәкчеләре кулга алынган, алар тикшерү астында, төзелешләрне тәмамлау өчен яңа активлар эзләргә туры килә. Андый йортлар арбитраж идарәчеләр һәм төзелештә катнашкан башка затлар белән сорауларны хәл иткәннән соң гына төзеп бетерелә. Бу проблемалы йортларны кулланылышка тапшыру эшен республика хөкүмәте һәм муниципалитетлар дәвам итәргә мәҗбүр була. Тагын бер кат искәртәсе килә – өлешле төзелештә катнашканда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, моңа әзер булырга кирәк.

Инвестор эзләү, мөгаен, проблемалы йортларны төзеп бетерү эшенең иң катлаулы өлешедер. Рөстәм Камильевич, республика җитәкчелеге инфесторлар җәлеп итүдә нинди механизмнар куллана?

Р.Н.: Узган елда Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов махсус боерыкка кул куйды, шушы документ нигезендә без нәтиҗәле механизмнар булдыра алдык. Президент күрсәтмәсе дәүләти һәм муниципаль җирләрне төзү эшләре башкаручы компанияләргә арендага бирүне күздә тота. Шуның барәбәренә бу ширкәтләр үз акчаларына әлеге проблемалы йортларны төзеп бетерү эшенә тотыналар. Без бүген күрәбез – шушы механизм чыннан да нәтиҗә бирә.

Казан буенча бер мисал китерим. Без җир кишәрлеге бүлеп бирдек, ә инвестор шул җирдә йортны төзеп бетерде. “МЧС” торак комплексындагы бишенче йорт турында сүз бара, ул 97 фатирга исәпләнгән. Бу алда әйтеп киткән механизмнарны нәтиҗәле куллануның ачык мисалы.

Димәк, шактый гади юл табылган – инвестор проблемалы йортны төзүгә акча тота, ә моңа җавап итеп арендага җир ала?

Р.Н.: Беренче карашка җиңел кебек. Ләкин инвесторларга мөһим бер шарт куела – төзелеш тулысы белән безнең күзәтчелек астында башкарыла. Төзелеш күләмнәре муниципаль заказчы тарафынан кабул ителә, акчаны үзләштерүнең төгәл графигы төзелә. Инвестор объектны билгеләнгән вакыттан соңрак тапшыра алмый, ул аны тоткарлыксыз, килешенгән көнгә төзеп бетерергә тиеш.

Шушы рәвешле Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә проблемалы йортларны төзеп бетерү эше башкарыла.

Тагын бер кыенлык бар – кайбер җирләр федераль милек булып тора. Хәзер без шундый алты җир кишәрлеге белән эшлибез – берсе Чаллыда, бишесе – Казанда. Федераль структуралар белән килештерү – шактый озак бара торган әйбер. Шулай да бу җирләрнең алтысы буенча уртак фикергә киленде, калганнары буенча эш бара. Бу мәсьәләне хәл итүдә без федераль хакимият органнарыннан ярдәм алып торабыз.

Белгәнебезчә, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен республикада махсус фонд булдырылган иде. Ул ничек эшли? Бу структураның сизелерлек файдасы бармы?

Р.Н.: . Республика ярдәм фонды (РФП) – Россиядә моңарчы булмаган дәүләти проект. Ул кертемчеләрне һәм алданган өлешчеләрне ярдәмнән калдырмас өчен махсус булдырылды. Фондны коммерцияле булмаган оешма ачты, ә гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы.

Быелның июль аенда РФП Казанда урнашкан 759 гектар җиргә ия булды. Зыян күрүчеләргә шушы җир хисабына ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә дүрт юнәлештә эш алып бару күздә тотыла. Беренчедән, җирне файдаланып, йортларны төзеп бетерүгә булышлык итү. Икенчедән, без ФЗ-218 кануны положениелары белән эшләгән кебек үк, өлешләрне сатып алырга уйлыйбыз, әмма кешеләр өлешләрен үз теләкләре белән сатырга тиеш. Өченчедән, без фонд ярдәмендә өлешчеләр реестрын заманчалаштыру өстендә эшлибез. Бу эшне системалаштырырга һәм аның һәркем өчен ачык булуына ярдәм итәчәк. Һәм, ниһаять, дүртенче юнәлеш. Без ФЗ-218 канунының төзелеп бетмәгән объектларны максатчан займ ярдәмендә төзеп бетерүгә караган өлешенә төзәтмәләр әзерлибез. Без бу канунның берничә положениесын 2018 елга кадәр проблемалыга әйләнгән объектларның бер өлешенә карата кулланырга телибез.

Бу өлкәдә башкарылган эшләр нәтиҗәсеннән чыгып, без зыян күргән өлешчеләргә ярдәм итү өчен аерым фонд кирәк дигән фикергә килдек. Ул Республика ярдәм фонды кебек үк эшләргә тиеш. Бу фондка без өстәмә җир кишәрлекләре кертеп, тиешле инфраструктура белән тәэмин итәчәкбез.

Рөстәм Камильевич, сез республика җитәкчелеге зыян күргән як вәкилләре белән даими элемтәдә тора, дидегез. Чыннан да, кешеләр борчыла, аларга фатирларының төзелеп бетәчәген белү бик мөһим. Алданган өлешчеләр белән аралашу ничек бара, нинди очрашулар уза?

Р.Н.: Очрашулар Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында даими узып тора, шулай ук башкарма комитетларда, Хөкүмәт йортында үтә. Дөрес әйтәсез, кешеләр килеп туган хәлдән чыгу өчен нинди эшләр башкарылганын белеп торырга тиеш. Без аларны ташламадык, ярдәм кулы сузарга әзер – кешеләр менә шуны тоярга тиеш. Борчыган сораулар буенча без ачык форматта сөйләшәбез – күптән түгел түгәрәк өстәл узды, анда өлешчеләрнең 20 дән артык вәкиле катнашты. Хөкүмәт һәм муниципалитет вәкилләре, Республика ярдәм фонды хезмәткәрләре проблемаларны хәл итү юллары турында тәфсилләп сөйләделәр. Йорларны төзеп бетерү, коммуникация челтәрләре үткәрү турында сөйләштек.

Алданган өлешчеләр арасында күпләре өлештә катнашу турында килешүгә кул куймаган. Алар ниндидер аерым категория булып торамы, әллә сез андыйлар белән дә эшлисезме?

Р.Н.: Юк, без аларны аермыйбыз, калганнар белән эшләгән кебек үк эшлибез. Ягъни өлештә катнашу килешүләре булганнар белән дә, Росреестрда теркәми генә алдан төзелгән кәгазьләргә кул куючылар белән дә шөгыльләнәбез: 5,5 мең өлешченең 30 проценты фатирларны алдан төзелгән килешү аркылы сатып алганнар.

Шунысын ассызыклап әйтәсе килә: мондый очрашулар бик кирәк. Барлык йортлар да төзелеп бетәчәк, шулай булачагына безнең һич шигебез юк. Инвесторлар сайлап алу буенча эш бара, алар бар, калган берлык объектларның һәрбесенә дә якын арада шундый инвестор беркетеләчәк һәм расланачак.

Монда иң мөһиме – эшнең күренеп торган нәтиҗәсе бар. Без алда куелган максатка таба ничек барачагыбызны ачык аңлыйбыз.

Хәзер республика хөкүмәте алдында проблемалы йортларны төзеп бетерү яки бетермәү дигән сорау тормый: бу мәсьәлә республика җитәкчелеге һәм хөкүмәте тарафыннан өлешчеләр файдасына хәл ителгән, эш бары техник яктан тормышка ашыруда гына. Процесс бик тиз бара торган түгел, ләкин кабатлап әйтим – барлык йортлар да төзелеп бетәчәк!