Минтимер Шәймиев турында кызыклы фактлар һәм фотолар

20 гыйнварда Татарстан Республикасы беренче Президенты Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

1. Минтимер Шәймиев күпбалалы гаиләдә тугызынчы бала булып туа. «Мондый гаиләдә сабырлыкка, олыларны тыңларга, бердәмлеккә өйрәнәсең. Монда мин-минлек, үз-үзеңне генә ярату сыйфатлары юк».

2. Кушаматы – Чапкын. Бу – нәселдән бирелгән кушамат. Минтимер аганың бабасын кулак дип тапканнар, әмма сөргенгә сөрмәгәннәр. Ул Сабантуй өчен чабышкы атлар асраган. Аларны бу көн өчен ел буе әзерләгән һәм Минзәлә өязендә беренчелекне берәүгә дә бирмәгән. «Чапкын» кушаматы шулай ябышып калган.

3. Балачактан шахмат уйный. «Яшьтәшләр белән картон кәгазьгә кавадратлар сызабыз. Бу – шахмат тактасы. Ә фигураларын агачтан кисеп ясыйбыз. Шахматны язын, «коровник» түбәсендә, имтиханга әзерләнгәндә ял арасында уйныйбыз. Безнең заманда бит 7 сыйныфтан башлап, һәр ел саен 5-9 имтихан тапшырырга кирәк иде».

4. Азарт белән укый. «Тынгысыз малай булдым. Безнең авыл аша узып районга математика укытучысы эшкә йөри иде. Әгәр мин берәр гамәлне чишә алмасам, ничек чишәргә кирәклеген сорарга дип, аны саклап торам».

5. Китап укырга ярата. Бигрәк тә Тукайны. «Мин гомерем буе Тукай шигърияте белән мавыктым. Такташ иҗаты да ошый. Ул – безнең Маяковский. Район китапханәсендәге бөтен китапны укып чыктым. Татар язучыларыннан Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, чит ил әдәбиятыннан Виктор Гюго тирән тәэсир ясады. Хәзер кабат Достоевскийны укыйсым килә. Аның иҗат киңлеген аңлау соңрак килде».

6. Балачак хыялы – гармунда уйнарга өйрәнү. «Авылда гармун тартучы егетләр бар иде. Абый белән минем гармунда уйнавымны ишетү – әтинең зур хыялы иде. Әмма миннән берни дә килеп чыкмады. Гармунчыларга карата яшерен көнләшү бар иде. 60ка якынлашканда бу теләк кабат калкып чыкты. Буш вакытларымда кулыма гармун ала башладым. Уйнап җибәрдем бит. Бу могҗиза! «Алмагачлары», «Озата барма», «Күбәләгем», «Җидегән чишмә»не гармунда суза алам».

7. Гадел прокурор булырга тели. «Әти колхоз рәисе булып эшләгәндә, чак кына төрмәгә утыртмый калдылар. 1949 елда халык ачлыктан шешенде, язгы чәчүгә төшәрлек хәл юк иде. Әти авылдашларга җәмәгать туклануы булдырды. Халыкны ашатуны оештыру карарын ул үзе генә кабул иткән. Ул вакытта бер бөртек ашлык өчен дә төрмәгә тыгалар. Әтине җәй буе прокурор Кашаповка йөрттеләр. Аны төрмәдән бары тик колхоздагы икмәк уңышының күп җыелуы гына саклап калды. Шул вакытта мин үз-үземә гадел прокурор булырга сүз бирдем. Әмма соңгы мизгелдә әти МТСта инженерлар әзерли торган курс хакында белдерү күреп алды. Безнең гаиләдә әти карарына каршы килү гадәте юк иде».

8. Тормыш иптәше белән бию таныштыра. «Авылдан  шәһәргә килгән вакыт – бии белмим. Әй, шул горурлыкка бәрә дә инде! Бәхеткә, институтта бию түгәрәге оештырдылар. Гади генә түгел, бал биюләре өйрәндек. Бу минем тормышымда зур роль уйнады. Сәкинә белән мине бию таныштырды».

9. Гомер буе җитәкче. «Институтны тәмамлаганнан соң нибары 9 ай инженер булып эшләдем. Һәм шуннан китте... Баш инженер, директор, министр, Хөкүмәт җитәкчесе... Президент. Кызык, минем карьерада түбәнгә төшү булмаган икән бит».

10. Эт тоту – гомерлек хыялы. «Вакытым җитмәү сәбәпле, этем булмады. Аннан соң Сәкинә дә каршы булды моңа, ул песиләр ярата. Әмма Президент срогы бетәргә бер ел кала, эт алдык. Кушаматы – Тукай персонажы «Махмай».  Минем белән урамга чыгуны көтеп ала. Акыллы эт».