Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашлыкка бәя артты: кем урамында бәйрәм, ә кемгә авырга туры килә?

Быел Татарстанда рекордлы уңыш җыеп алынды, шул ук вакытта ашлыкка бәя дә күтәрелде. Гадәттә, ашлык күп булса, бәясе түбән була, ә бәя булган елларда, уңыш мулдан булмый. Ни өчен ашлык кыйммәт? Ул кемнәр өчен яхшы, ә кемнәр кыенлыклар белән очраша?

news_top_970_100
Ашлыкка бәя артты: кем урамында бәйрәм, ә кемгә авырга туры килә?
pixabay.com/ru

Узган елларда Татарстанда ашлык бәясе 8-10 сум тирәсендә торса, быел ул 12-15 сумга җитте. Россия күләмендә дә ашлык бәясе август ахырыннан ук күтәрелеп килде. Экспортерлар тарафыннан булган ихтыяҗ нәтиҗәсендә Россия ашлыгы биржаларда тоннасы 15 меңнән сатылган. Шулай ук башка илләрдә дә ашлыкка бәя күтәрелә. Узган атнада гына Россиядә җитештерелгән ашлыкка бәя төшә башлаган.

Бездәге ашлык бәясенә карата үз фикерен белдергән кешеләр турыдан-туры аны күпләп ашлык җитештерүче өлкәләрдә булган корылык белән бәйли, шулай ук чит ил валютасының кыйммәтләнүе белән бәйләп караучылар да бар.

«Быел уңыш мул дип Татарстан турында гына әйтеп була»

Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров:

Безнең төп җитештерүчеләр — Краснодар, Ростов өлкәсе, Ставрополь крае. Ул якларда корылык булды, шул сәбәпле аларда уңыш ике тапкырга диярлек азрак җыелды. Базар шундый реакция бирде — бәяләр күтәрелде. Бөтен Россиядә иген аз булганга бәя күтәрелде.

Ашлыкка бәя күтәрелүне чит ил акчасына бәйләп карап булмый, ул — эчке хәл. Чит илләрне карасак, бүгенге көндә иген аларда да кыйммәт. Игенне чит илләргә чыгаруда Россия беренче урында бара иде. Краснодар, Ростов өлкәсе, Ставрополь краеннан экспортка чыга торган иген кимеде, аның да тәэсире бар, тик аны доллар белән бәйләп карарга кирәкми. Игенгә бәя күтәрелү фермерлар өчен бер яктан уңай, ә икенче яктан тискәре йогынты ясый. Иген эшкәртүчеләр, мал, тавык асраучылар аны сатып ала, аларга бәя күтәрелү яхшы түгел.

Ашлык бәясе белән бергә башка азык-төлеккә дә хаклар күтәрелә, пропорциональ булмаса да, күтәрелеш бар. Продукциянең үзкыйммәте арта, ә ул базарда да бәя арта дигән сүз. Ул кулланучыларга бик әйбәт түгел. Антимонополь хезмәт яки ил ул бәяләрне көйләп торырга тиеш.

Ипи бәясен дәүләт көйли. Ул субсидия бирә. Дәүләт резервындагы игеннән он ясала һәм җитештерүчегә онга субсидия бирелә. Бер илдә сатып алуга ихтыяҗны арттыру өчен сатып алучыга субсидия бирелә. Ул механизмны дөресрәк дип уйлыйм.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев:

Быел уңыш мул дип Татарстан турында гына әйтеп була. Бөтен җирдә дә уңыш әйбәт булмады. Краснодарда, Ростовта корылык булды, кайсыбер җирдә кәгазь белән дә уйнаганнардыр. Бездә ипи бар, бездә кәгазь белән уйнау юк. Икенчедән, хәзер дөнья базарында ипигә ихтыяҗ бар. Сум долларга караганда күп тапкыр очсыз. Доллар кыйммәт булып чыга. Бездән ипине сатып алу табышлырак була.

15-16 сумны ашлык өчен яхшы бәя дип саныйм, чөнки икмәккә бик күп хезмәт керә. Ашлыкның бәясе күтәрелү ипи җитештерүчеләргә нык тәэсир итмәс дип уйлыйм, ипидә ашлык бәясе 15-20 процентны тәшкил итә.

«Эре сатып алучылар безгә бик иртә килделәр һәм яхшы бәя тәкъдим иттеләр»

Ашлык җитештерүчеләр өчен игеннең бәясе арту, әлбәттә, уңай күренеш.

Биектау районы «Соватех» хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин:

Эре сатып алучылар (трейдерлар), гадәттә, Краснодар, Ростов, Тамбов якларыннан бөртекле культураларны ала иделәр. Ул якларда һава шартлары уңайлы булганга, уңыш мул була иде. Быел Россиянең эре төбәкләрендә бөртеклеләр уңышын 30 процентка кимрәк җыеп алдылар, шуңа бәйле рәвештә эре сатып алучылар безгә бик иртә килделәр һәм яхшы бәя тәкъдим иттеләр.

Бу елның үзенчәлеге бөртекле культураларга бәя артуга сәбәп булды. Эре төбәкләрдә уңыш елдагыча булса, без андый бәяләрне күрмәс идек, әгәр киләсе елга аларда уңыш әйбәт булса, бездә бәя төшәргә мөмкин. Ул логистика белән дә бәйле. Товарны чит илгә чыгаручы эре трейдерлар өчен бездән алып китү кыйммәткә чыга, ә экспорт доллар һәм евро курсына бәйле. Доллар һәм евроны үткән елның шушы периоды белән чагыштырсак, ул үсте.

Безнең төбәктә ипи бәясенә тәэсир итмәс дип уйлыйм. Быел безнең төбәктә рекордлы мул уңыш, ә башка әйбер үзгәрмәде. Бәя арту безгә, ягъни товар җитештерүче өчен яхшы, ә азыкны сатып алучы фермалар өчен ул кыйммәткә чыгар, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

Буа районыннан фермер Замил Дәүләтшин:

Иген бәясе үзе генә күтәрелми, бодай белән башкалары да күтәрелә. Былтыр шикәр комының бәясе 18-19 сум иде, ә быел 40 сумга җитте. Хәзер су юлы белән навигация туктады, бәя бер сумга төшәчәк. Бәя уйнап торуга без ияләшкән инде. Ел да һәрвакыт матур гына булып тормый, кыш та бурансыз булмый.

Хуҗалыкларда игенне саклау урыннары белән проблема булганга, аны элеваторга җибәрәләр, хуҗалыклар өчен уңайлы. Үзенең җире булып, азык әзерләгән хуҗалыкларга кыен булмас, ә үзләре үстермичә сатып алучыларга кыенгарак чыгар.

Узган елны төрле класслы ашлык арасында бәя бик аерыла иде, быел өченче класслы яхшы бодай бәясе 16 сум 20 тиен, ә фураж бодае 15 сум тора. Мин аерма биш-алты сум булыр дип уйлаган идем, чөнки өченче класслы бодай аз булды.

Краснодар якларында 70 центнер ашлык җыялар иде, ә бездә 35, быел аларныкы безнең дәрәҗәдә булды, шуңа бәя тигезләште. Тик ул якларда игеннең үзкыйммәте кыйммәтрәк чыга, чөнки күп тапкыр эшкәртәләр. Шуның өстенә доллар да кыйммәтләнде, күбесе чит илгә сата бит.

Бәя 15 сумнар торса, яхшы булыр иде. Без авырлыкка ияләшкән инде, Аллага шөкер, күктә очып йөрмибез.

«Безнең өчен он бәясе дүрт сумга күтәрелде»

Ипи җитештерүчеләр исә чималга бәя артудан зарланалар.

Норлат районында «Мякиш» ипи җитештерү оешмасы җитәкчесе Ольга Мякишева:

Бөтен чималга да бәя артты, шул исәптән онга да. Безнең өчен онга бәя дүрт сумга күтәрелде, ә ипи хакын ике сумга гына арттырдык. Оешманың кереме сизелерлек кимеде. Аннан кала шикәр комы, көнбагыш мае, маргарин, чүпрә, ягъни безгә кагылышлы барлык чималга бәя күтәрелде.

Бездә социаль икмәккә субсидия бар, тик аны бик аз җитештерәбез, чөнки безнең халык югары сортлы икмәкне ярата. Казанда, мәсәлән, югары сортлы ипи җитештермиләр, без субсидия булмаса да, җитештерәбез. Ни өчен зур шәһәрләрдә югары сортлы икмәк пешермиләр икән дип уйлап йөри идем, хәзер аңладым, ул субсидияләнми. Бәяләргә дә игътибар итегез, ә чималны без бер бәядән сатып алабыз. Без ипи бәясен ике сумга арттырдык, ә халыкның янчыгы калынаймады. Без әле бәлешләр дә пешерәбез, аларга бәяне бер сумга да арттырмадык.

Шунысы кызык: быел ашлык уңышы рекордлы булды, бәя арту барысы өчен дә сер булып кала. Ни өчен он кыйммәтләнә, чөнки ашлык бәясе үсә. Җитәкче буларак, мин хезмәт хакын арттыра алмыйм, чөнки керем кимеде.

Бездә батон 28 сум тора, Казанда ул кыйммәтләнгәнче 38 сум тора иде, без чималны бер бәядән сатып алабыз, зуррак заводлар чималны очсызракка ала, ә мин — вак җитештерүче.

Балтач районының «Хлеб» кооперативы җитәкчесе Рәдиф Әхәтов:

Ашлыкка бәя күтәрелде, мин ашлык белән түгел, ә он белән эшлим. Бәя атна саен артып тора, ачуым килмәгәе. Он гына түгел, шикәр комы, сыек май, чүпрә, маргарин бәясе артты. Очын очка ялгау авырлаша, ә ипи бәясен арттырып булмый. Көч хәлгә ипи бәясен ике сумга арттырган идек, аның артыннан ук он бәясе 2 сум 25 тиенгә артып куйды. Ашлык та күп булды, бәя арту нәрсә белән бәйледер. Көнбагыш, чөгендер күп булды, шуңа карамастан шикәр комы артып куйды, бер килосы 28-30 сум иде, хәзер 45 сум булды.

Безнең кебекләргә авыр. Шуның өстенә мәктәпләргә ипине тендер белән 19 сумнан, хастаханәләргә 14 сумнан җибәрәбез. Азыкка тендер кую дөрес әйбер түгел, ул иң арзан әйбер ашатырга кирәк дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бәяләр күтәрелүгә карата аңлатма бирделәр:

Әзер продукциянең бәяләре арту, нигездә, әлеге продукция өчен кулланылган төп чималга: он, көнбагыш, карабодай, шикәр чөгендере, бөртеклеләргә, шулай ук энергия чыганакларына, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең күтәрелү һәм сумның курсы кимү белән бәйле.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәкнең социаль төрләренә бәяләрнең кискен күтәрелүен тотрыклыландыру һәм туктату максатларында республиканың икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерү чыгымнарын каплауга дәүләт ярдәме күрсәтә.

Халык өчен продукцияне алу мөмкинлеген тәэмин итү максатларында, министрлык авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыра, шулай ук бәяләр мониторингы буенча Татарстан Республикасы Федераль антимонополия хезмәте һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100