Үзбәкстан – кочакка алырдай ил | intertat.tatar

Үзбәкстан – кочакка алырдай ил

Борынгы Бохара, чәчәккә күмелгән Сәмәрканд, ялт иткән Ташкент... “Татар-информ” журналисты һәм фотокорреспонденты әкияти Үзбәкстанга сәяхәт кылды.

Я, кайсы пылауны сайлар идегез? Барысы да телеңне йотарлык тәмле, әмма без беренчесеннән башларга киңәш итәбез – бу Бохара пылавы. Икенчесе – Сәмәркандныкы, өченчесе – Ташкентныкы. Маршрутыбыз да шундый булыр: Бохара – Сәмәрканд – Ташкент.

Бохара – 25 гасырлык тарихы булган шәһәр, аны җентекләп, тарихи чыганакларны актарып, һәр үзенчәлегенә игътибар итеп өйрәнергә кирәк. Сәмәрканд – күз явын алырлык бөек шәһәр, аның әкияти рухын колачлыйсы килә. Ташкент – ил башкаласы буларак, Үзбәкстанны бөтенләй икенче яктан ачар һәм, бәлки, кайбер инануларыгызны да юкка чыгарыр... Шулай итеп, без тәкъдим иткән маршрутны сайласагыз, Үзбәкстан, бөредән яралган чәчәк кебек, сезгә үзенең иң бөек серләрен ачар.

Үзбәкстанга «Әссәләмүәләйкем» диегез!

Монда шулай исәнләшәләр, нәкъ безнеңчә. Бу илдә төрки мәдәният ислам гореф-гадәтләре белән берләшә, сәяхәт барышында сез моңа мең кат инанырсыз. Татар белән үзбәк халкы холкында уртаклыклар бик күп. “Бездә дә шулай!” – дигән сүзне ничә тапкыр кабатлаганбыздыр! “Урамнарыгыз бигрәк чиста, ник бер чүп күренсен”, – дибез. “Без өйне дә һәрвакыт җыештырып кына торабыз, чисталыкны бик яратабыз”, - ди гидыбыз, үзбәк хатыны Лола. “Бездә дә шулай, татар хатын-кызлары өй җыештырырга бик ярата”. “Без һәрвакыт ирләребездән “Кичкә ни пешерим?” дип сорыйбыз”, - ди Лола. “Нәкъ безнең кебек икән!” – дибез һәм көлешәбез. Үзбәкстан – бик якын, таныш та кебек, шул ук вакытта серләре дә бихисап.

Бохарага аяк басу белән, тынычлык тоярсыз. Күңелгә рәхәт тынлык ул – урамнарда ник бер тавыш булсын! Бер-ике катлы йортлар, машиналарның аз булуыннанмы бу?

“Бохарага нигез кайчан салынган?” дигән сорауга тарихчылар әле дә төгәл җавап бирмәгән. Төрле мәгълүматлар буенча, шәһәрнең 2500 елдан 4000 елга кадәр тарихы бар. Бохараны өйрәнгән галимнәр аның һәр заманда Шәрыкъта мәгърифәтчелек һәм дин үзәге буларак танылуын әйтә. Мәсәлән, Бохараның төп истәлекле урынында – Арык кирмәнендә, заманында Ибн Сина, Рудакый, Фирдәүсинең яшәгәне билгеле. Хәтерлисезме, Фирдәүсинең “Шаһнамә” поэмасында Сиявүш дигән герой бар. Риваять буенча, Сиявүш – кирмәнне төзегән шәхес. Кирмәнне ул сөйгәне хакына төзегән. Әмма Сиявүшкә бәхет насыйп булмый. Ул, үги ана тарафыннан кыерсытылып, чит җирләрдә иза чигеп йөрергә һәм читтә ятып калырга мәҗбүр була.

Бохара – ул чаптырып йөри торган шәһәр түгел. Аны әкрен генә, тәмен белеп өйрәнергә кирәк. Музейлардагы һәр экспонатны карагыз, архитектура һәйкәлләрендә һәр бизәкне тикшерегез.

Фотограф Илнар Төхбәтов Бохараның иң истәлекле урыннарын төшерде:

Сәмәркандның матурлыгы, үзбәк келәме кебек, җете төсле ефәк җепләрдән тукылган диярсең. Һәр җирдә йөзләгән төс – биналардагы бизәкләрдә, хатын-кызларның киемнәрендә. Хәтта һавада! Һавасы ефәк кебек, чын менә! 

Сәмәрканд – Ефәк юлында төп пункт булган шәһәр ул. Аның данлыклы урыннары күбесенчә XIV гасырга, Әмир Тимур һәм Тимуридлар идарә иткән чорга карый. Алар шәһәрне дөнья башкаласы итеп күрергә теләптер, биредә сәүдәгәрлек һәм төрле һөнәрләрне үстергәннәр. Һөнәрчеләрне көчләп китергәннәр дигән факт билгеле.

Шәһәр искиткеч. Карыйбызмы?

Ташкент исә сезгә заманча Үзбәкстанның нинди икәнен күрсәтер. Монда миллилек тыйнаграк, җетелек күзгә ташланмый. Ташкентның чисталыгына исең китәрлек. Иртәнге чәйгә кадәр (чәйне монда яшелне эчәләр) урам әйләндек. Әй, күңелле! Диңгез төсендәге униформа кигән апалар мәрмәр сарайларның баскычларын юалар, кәләпүшле абыйлар юлларны себерәләр. Елмайсаң – барысы да елмая. Әмма берәү дә бәйләнми. Бәйләнчек ирләр дә юк. Үзбәкләр гомумән тыйнак халык.  

Урамнарда ап-ак машиналар тыз-быз килә, модалы киенгән студентлар метрога ашыга, заманча эшлекле стильдә киенгән ир-атлар һәм хатын-кызлар затлы машиналардан чыгып, матур биналар эченә кереп китә. Шәһәр мохитенә чумасың!

Паркта эскәмиядә колакча киеп утырган матур үзбәк кызына эндәшәбез: “Ә сез нәрсә тыңлыйсыз?” “Севара”, - дип елмая туташ. “Туган телегездә җырлар тыңлыйсыз, димәк?” “Әйе, кәефкә карап: үзбәкчә дә, русча да, инглизчә дә тыңлыйм”. “Ташкентның иң матур чагы кайчан?” “Нәүрүз вакытында килегез!” – дип чакыра кыз. Исеме – Нәргизә, бу Үзбәкстандагы иң таралган исемнәрнең берсе икән.


Үзбәкстан турында 5 факт

1.      Үзбәкстанда ЮНЕСКО дөньякүләм мирасы исемлегенә кергән 4 объект бар: Һиваданы Ичан-Кала кирмәне, Бохараның тарихи өлеше, Шәһрисабз шәһәренең тарихи үзәге һәм Сәмәрканд шәһәре. Бу территорияләрдә дистәләгән архитектура-мәдәни һәйкәле бар.

2.      Үзбәкстаннан Дөнья океанына чыгар өчен ике илне кичәргә кирәк. Үзбәкстаннан кала, дөньяда тагын бер генә шундый ил бар – Лихтенштейн. Аларның күршеләрендәге илләрдән дә Дөнья океанына чыгып булмый.

3.      Үзбәкләрнең милли горурлыгы – Әмир Тимер. Алтын Урда хәрәбәләрендә Тимуридлар империясенә нигез салган, Сәмәркандны башкала иткән шәхес.

4.      Үзбәкстанның яңа Президенты Шәүкәт Мирзиеевның килүе тарихка ислам диненең күтәрелеш чоры булып кереп калыр, мөгаен. Бу уңайдан соңгы яңалык – Үзбәкстан җитәкчелеге рөхсәте белән зур мәчетләрдән азан тавыш көчәйткеч аркылы урамнарда да яңгырый башлады.

5.      Үзбәкстанда чит ил валютасының “кара базары” бар, анда валюта бәясе рәсми курстан ике тапкыр арзанрак дигән сүз – хәзер инде уйдырма гына. Быелның сентябрендә үзбәк сомы 48% девальвацияләнде, валюта алыштыру процедурасы гадиләштерелде (хәзер моның өчен паспорт та сорамыйлар). Бөтен җирдә бер курс. Без Үзбәкстанда булган көннәрдә бер долларга 8000 үзбәк сомы бирәләр иде. Мәгълүмат өчен: бу акчага 8 үзбәк икмәге, ике самса белән бер стакан яшел чәй, бер порция пылау белән салат алып була, бер килограмм үзбәк хәлвәсе яисә бер кило тозлы өрек төше алып булаалты мәртәбә Ташкент метросында йөреп була.


Үзбәкстанда зиярәт кылу

Үзбәкстан территориясендә мөселманнар өчен зур мәгънәгә ия булган берничә объект бар. Туризмны үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр фикеренчә, ислам дине тотучыларны зиярәт кылу юнәлешләре кызыксындырыр иде.

Мәсәлән, Имам Әл-Бохари мемориаль комплексы. Имам Әл-Бохари мөселман дөньясында хәдисләр туплаган зур галим буларак билгеле. Җиде меңнән артык хәдис тупланган җыентыгы – “Сахих Әл-Бохари”, күп телләргә тәрҗемә ителеп, мөселман дөньясында чын хәдисләр китабы буларак таралган. Гомеренең соңгы елларын галим Сәмәркандта үткәрә, аның кабере Сәмәрканд читендә урнашкан. Гидлар сөйләвенчә, совет власте чорында имам кабере ташландык хәлдә булган, бары тик ислам дәүләтләре илчеләре генә кабернең урнашу урыны һәм хәле белән кызыксынган. ХХ гасыр уртасында аны беренче булып Ливан илчесе зиярәт кыла. Кабернең никадәр ташландык хәлдә икәнен күргәч, ул совет властеннән Имам Әл-Бохари сөякләрен Ливанга алып китеп, анда җирләүне сорый. Әмма СССР җитәкчелеге каберне Диния нәзарәте карамагына күчерә, ул бераз тәртипкә китерелә. 1997 елда, Үзбәкстанның беренче президенты Ислам Кәримов карары белән, Имам Әл-Бохари кабере тирәсендә мемориаль комплекс төзелә.

Бохарада муселманнар өчен изге урын – Баһа әд-Дин комплексы, суфый Баһаветдин Нәкшбанды тарафдарлары үзәге. Бу комплекс та Ислам Кәримов идарә иткән чорда төзекләндерелгән. Сүз уңаеннан, Нәкшбанды сүзләрен үзбәкләр еш телгә ала: “Йөрәк Аллаһы Тәгалә белән булсын, ә куллар эш белән мәшгуль булсын”, “Җан Аллаһы Тәгаләгә ялварырга, ә куллар эш башкарырга тиеш”.

Бохарада шулай ук бөтен ислам дөньясына билгеле булган Мири Гарәб мәгърифәтчелек үзәге урнашкан. Аны XVI гасырда суфый Баһаветдин Нәкшбанды төзегән дип санала. Мәдрәсәне төрле елларда тәмамлаучылар арасында татар кешеләре дә бар – Галимҗан Баруди, Равил Гайнетдин, Мөхәммәдҗан Хөсәен. Мири Гарәб мәдрәсәсен Чечняның беренче президенты Әхмәт Кадыров та тәмамлаган, хәзер анда читтән торып аның улы, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров укый.

Зиярәт туризм программаларына Cәмәркандтагы Шаһизиндан комплексы да керә. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) икетуганы Кусам ибн-Габбәс җирләнгән. Тарихчылар фикеренчә, нәкъ менә Кусам ибн-Габбәс Сәмәркандка ислам динен алып килгән.

Ташкентта исә ислам дине белемен беренчеләрдән булып Хәзрәт Имам тарата башлаган. Аның рухына багышлап, Үзбәкстан башкаласында бу гасыр башында архитектур ансамбль салынган, аңа Җәмигъ мәчете, мәдрәсә һәм мавзолей кергән. Хәзрәт Имам Тәүратны гарәп теленә тәрҗемә иткән галим буларак та билгеле.

Хәзрәт Имам комплексында архитектур һәйкәл булып Муйи Мөбәрәк мәдрәсәсе тора, ул XVI гасырда салынган. Мәдрәсәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) чәч бөртеге бар дип исәпләнә, әмма мәдрәсәгә керүчеләр аның кайда яшерелгәнен белми. “Бу табынмасыннар өчен шулай эшләнде”, - дип аңлатты безгә Үзбәкстан Диния нәзарәте вәкиле. Хәзер мәдрәсәдә нәзарәтнең китапханәсе урнашкан.

Сүз уңаеннан, Хәзрәт Имам комплексында без мәчет имамы белән сөйләшеп алдык. Татарстан турында ул “Россия 10” конкурсыннан белә булып чыкты, безнең Кол Шәриф мәчете өчен тавыш биргән икән. Күптән түгел Хәзрәт Имам комплексына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның килгәнен дә хәбәр итте.

Хәзрәт Имам комплексында мөселманнар өчен зур кыйммәткә ия экспонат – Коръәннең борынгы җыелма кулъязмасы. Хәлиф Госман тарафыннан эшләнгән бу кулъязмага 14 гасырдан артык. Хәлиф Госманның 6 кулъязма эшләгәне билгеле, бишесен ул тараткан, берсе үзендә сакланган. Комплекстагы китапханәдә Коръәннең 338 бите саклана, бу аның өчтән бер өлеше.

Башта борынгы Коръән Мәдинәдә сакланган, аннары Дамашк һәм Багдадка күчерелгән. Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә аны Әмир Тимур китергән, биредә ул 1917 елга кадәр сакланган. Владимир Ленин, Россия татарлары революцияне хупласын өчен, Коръәнне Уфага күчерттергән булган, ә 1924 елда, яңадан Ленин указы нигезендә, изге китап Урта Азия мөселманнарына, Ташкентка кайткан.

Өстә санап үтелгән барлык объектлар да зиярәт туризм программаларына кергән. Бохара өлкәсе губернаторының туризм үсеше буенча урынбасары Ботырҗон Шәхриеров сүзләренчә, зиярәт туризм программаларына инде хәзердән үк язылып була, әмма россиялеләр һәм, аерым алганда, татарстанлылар өчен төркемле турлар әлегә оештырылмый. Оешкан туризм буларак зиярәт кылу программалары Индонезия, Малайзия, Төркия мөселманнарына тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Татарстаннан Үзбәкстанга регуляр авиарейслар бар. Казаннан Ташкентка, Сәмәркандка, Фирганәгә самолетлар оча.

Үзбәкстан белән саубуллашканда, аңа “Рәхмәт!” диегез. Бу сүз татар халкы өчен дә, үзбәкләр өчен уртак. Үзбәкстанда татарга тылмач кирәкми.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитетына материалны әзерләүдәге булышлыгы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.


 P.S. Үзбәкстан турында күбрәк белергә телисезме? Бобоморад Хәйдәров ясаган үзбәк халык музыка уен кораллары турындагы кызыклы видеоны карагыз. Бобоморадның нәселендә музыкантлар күп, ул халык традицияләрен саклаучы шәхесләрнең берсе.