«Чаакапеш»: татарның һәм Канададагы азчылык милләт — инуитларның уртак яклары бармы? | intertat.tatar

«Чаакапеш»: татарның һәм Канададагы азчылык милләт — инуитларның уртак яклары бармы?

Канаданың Россиядәге Илчелеге күрсәткән «Чаакапеш» документаль фильмын Фәрһад Бәхтияри карады. Фильмда азчылык милләт вәкилләре - инуит халкы турында сүз бара. Бу халык белән татарларның уртак яклары бармы?

Канаданың Россиядәге Илчелеге «Чаакапеш» документаль фильмын күрсәтте. Мәскәүнең чит ил әдәбияты китапханәсенең Зур залында үткән чара Россиянең Арктика җыенында рәислек иткән елы уңаеннан оештырылды.

  • Инуитлар — Гренландиядә һәм Канаданың төньягында — Лабрадор ярымутравыннан Маккензи елгасына кадәр аралыктагы шактый зур җирдә яшәгән индеец халкы. Аларның саны 110 мең тирәсе. Инуит телен белүчеләр 90 мең тирәсе исәпләнә. Америка европалылар килгәч, алар бик нык кысрыклана — туган җирләреннән сөрелә, баш күтәргән кабиләләр үтереп бетерелә, аларның исемнәрен тартып алып, номер язылган жетоннар гына өләшәләр. Яңа заман килгәч, инуитларны укытабыз дип, балаларын интернатларга җибәреп, традицияләреннән, туган телләреннән җуйдыралар. Инуитлар эчкечелек аркасында да зур югалтуларга дучар була.

Бу Россиядә беренче тапкыр күрсәтелгән фильм. Ул Канадада яшәүче инуит халык иҗаты нигезендә «Чаакапеш: шамакай эзләнүләре» камералы операсының язылу тарихы турында. Фильм башланганчы, Канаданың Россиядәге илчесе Элисон Леклер чыгыш ясады. Ул Россия һәм Канада илләренең тарихи язмышларының кайбер уртаклыклары да ассызыкланды. Россиянең Ерак көнчыгышында яшәүче инуитларга тугандаш халыклар турында сүз кузгатып узды.

Әлеге чара 30 сентябрьнең Канаданың 2021 ел календарьларына яңа бәйрәм «Милли дөреслек һәм татулык көне» буларак керүе белән тыгыз бәйләнгән. 30 сентябрьне Канада хөкүмәте озак еллар дәвамында үз җирле халыкларына карата кылган фаҗигале вакыйгаларның гаепсез корбаннарын искә алу көне буларак күрә. 

Фильмны, татар кешесе күзлегеннән караганда, үзеңнең һәм Канаданың төньяк халыклары уртаклыкларын гаять тирән тоясың. Бер яктан караганда, әлбәттә, шундый абруйлы оркестрның инуитлар җирләренә сәфәр, аның белән берлектә мастер-класслар, балаларга музыка коралларында уйнау мөмкинлеген бирү — мәслихәт эш.

Әмма икенче яктан караганда, халыкны бушлай сыйлап, Аурупа халыкларының музыкасын күрсәтү, балаларны кызыктыру, бүләкләр тапшыру мәдәни миссионерлык күренеше төсмерләрен алырга да мөмкин. Дирижерның шундый сүзләре истә калды: «Шәхсән мин бер көнне туган ягымда артык кызыксыз булуын төшендем, башта мин фортепианога тартылдым, ә аннары үземдә музыкантларны берләштерү осталыгын тапкач, әкренләп күченеп киттем һәм оркестр җитәкчесенә әверелдем».

Фильмда яңгыраган ике якның фикерләре турыдан туры бәрелешмәсәләр дә, шундый четерекле урыннары сүзләрдә генә түгел, үз алдына Аурупа һәм инуит музыкасын берләштерү максатын куйган камералы опера өзекләрендә дә чалына иде. Йомгаклап әйткәндә, ике халык сәнгатенең берләшүе, аның өчен уңай шартлар, мөмкинлекләр тудыру бик тә зур игътибар белән эшләнелергә тиеш булган үтә дә нечкә процесс булуын онытмаска иде. 

Самыр Ойнош, кларнетчы:

Бу фильмда миңа иң ошаганы — Канаданың тарихи проблемалар турында ачык фикер йөртүе һәм заманында кылынган хаталарын тануы.

Кент Нагано җитәкчелегендәге Монреаль оркестрының инуитларның төньяк авылларына оештырган сәфәрләренә карап, үзебезнең авылларыбыз исемә төште. Заманында бездә дә бит авылларга шундый сәяхәтләр сирәк булмаган. Әмма төп аерма — югары мәдәният вәкилләре, профессиональ музыкантлар һәм гади авыл халкы мөнәсәбәтләрендәдер. Бездә күп очракта, гади халык надан, барыбер аңламый имеш, дигән өстен караш хөкем сөрә.

«Телебезне саклау — ул намусыбызны саклау», — дигән төп геройның сүзләре шул дәрәҗәдә ихлас һәм табигый яңгырады ки, чын мәгънәдә күңелем түрләренә үтеп керде. Күземә чалынган башка кызык фикер, халыкның үз җиреннән күчеп китсә, теле дә югала кебегрәк яңгыраган иде. Дөрестән дә бит, төп байлык — тел түгел, ә аның белән бәйле мәдәният. Мәсәлән, бездә дә, алтай халкында барлык йолалар, дөньяны күзаллау, телебезнең фонетикасы, синтаксисына шул кадәр нык корылган, мин бу йолаларның башка телдә булуын һич тә күз алдыма китерә алмыйм. 

Чҗоу Чҗоу, хор җырчысы:

Документаль фильм аша мин инну халкының көн күреше һәм табигате белән таныштым, миңа иң көчле тәэсир калдырганы — ул инну халкының тын алу белән бәйле үзенчәлекле җырлары. Фильмда сүз Монреаль симфоник оркестрның Төньяк Канада җирле халыклары яшәгән өлкәләргә Аурупа классик музыкасын алып килүе, опера һәм төньяк халыкларының риваятьләре үзенчәлекләрен берләштергән музыкаль әсәр турында бара. Фильмда берничә тапкыр кабатланган өзеккә килгәндә, мин музыканың төрле тарихлы, төрле телле һәм төрле мәдәниятле кешеләрне берләштерүе һәм аның аша каршылыксыз аралашу мөмкин булганы белән тулысынча килешәм. Нарасый балаларның бар күңеле белән бирелеп яңа музыка кораллары һәм әсбаплары белән танышуы мине бик тә дулкынландырды.

Ләкин шул ук вакытта мининну халкы дөньяда хөкем сөргән фикерләр тозагына эләкмәс, үзенчәлеген югалтмас, үзенең гаять бай мәдәни мирасын һәм тарихын исендә саклар, дип өметләнәм.

Чаакапеш — инуит халкы риваятьләренең герое, шамакай, ак кешеләрнең җирле халыкка каршы кылган җинаятьләрен туктатырга алына. Аның фикеренчә, ул ак кешеләрне көлдерә алса, аның халкын кыру туктылачак, бу максатка таба ул төрле ияләр, җан ияләре белән аралаша-аралаша, илаһиларга мөрәҗәгать итә-итә омтыла. Әмма фильмда Чаакапешны тамашачы күрми, аның турында сөйләнелә генә. Инуит музыкантларының берсенең сүзләренә караганда, Чаакапеш, дөрестән дә, дөньяда гомер иткән шәхес. Аның өлкән дусты Чаакапеш белән шәхсән таныш булган.

Фильмның нигезендә ике дөньяның музыка өлкәсендә күрешүе ята. Бер яктан, Аурупа мәктәбендә тәрбия алган дөньякүләм дан яулаган музыкантлар, икенче яктан, үз халкының тарихын, мәдәниятен тирәнтен белгән шәхесләрнең үзенчәлекле фикерләре ишетелә.

Фикерләр инну, инуктикут, кри, француз һәм инглиз телләрендә рус субтитрлары белән яңгырый. Бу сүзләр Аурупа музыканың классикасы һәм шул ук вакытта инуит милли музыкасы үрнәкләренә бай «Чаакапеш» камералы операсы өзекләре белән чиратлашып килә. Әмма төп аерма фикерләр, сүзләр, карашлар, телләр арасында түгел, ә шулар белән берлектә яңгыраган музыкада. Инуитлар яшәүче Төньяк Канаданың ачы давыллары, яңгырлары, мәңге болытлы күк йөзләре, салкын елгалары, күлләре күз алдыңа басканда, Аурупаның матур тыйнак музыкасын ишетү мөмкин түгел, ул ясалма булып яңгырый. Бу күренешләр астында башка җирләрдә зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек тәҗрибәле оста музыкантларның сүзләре монда үтә дә беркатлы итеп тоела. Әмма дөньяның бөтенләй башка почмакларында яшәүче җирле халык вәкилләренең сүзләре шундый да якын менә, туган телеңдәгеләре сыман су урынына эчелә.

Флорент Воллант, инуит музыкантчысы:

Берзаман төньяктагы балаларны 5 яшьләрендә интернатларга көчләп алу гадәте бар иде. Һич көтелмәгәндә, җиде төн уртасында мин дә шулай ата-анамны югалттым һәм барлык таянычларымны да… Мәсәлән, менә хәзер минем балама шулай ук биш яшь, тик аны берәрсенең кулларымнан көчләп тартып алуларын һич тә күз алдыма китерә алмыйм. Бер кайтуымда мин әти-әниләргә карандаш, дәфтәр, уку турында француз телендә сөйли идем, ә алар миңа — табигать, су-чишмәләр, аларның ияләре турында инуктикут телендә. Без бер-беребезне аңламый идек. Без, иң якын туганлыктагы кешеләр арасындагы чиксез ераклыкны колачлардай үлчәм дөньяда юк иде.

16 яшьләремдә, интернатны тәмамлап кайтканда, атам-анам инде бу дөньяда юк иде. Мин ялгыз, туган телемне бөтенләй диярлек аңламый идем. Әмма кайтырга карар кылдым, ыруыбызның картларына мөрәҗәгать иттем һәм әкренләп үз телемә, мәдәниятемә кайту юлын башлап җибәрдем. Фәкать, бу урында иҗади дәртем уянды. Дөньядагы шулкадәр күп нәрсә яңадан язылырга тиеш, безнең турындагы мәгълүмат күпчелек кешегә безнең күзлектән түгел, башкаларныкыннан таныш.

Эвие Марк, инуит музыкачысы:

Катнаш гаиләдә үскәнгә, миңа яшәр өчен күп көрәшергә туры килде. Миңа катнаш канлы булганыма күп гаеп ташланыла иде, һәм түбәнсетү күренешләрен еш татырга туры килде. Әмма мин дөньяга киресен исбатларга теләп, телемне, мәдәниятемне, йолаларны башкаларга караганда яхшырак белергә тырыша идем һәм үз теләгемә ирештем.

Инуит халкының үзенчәлекле музыкаль күренеше — икәүләп махсус ритмда тирәнтен тын алуга корылган җырлау сәнгате. Бу сәнгать Гренландия, Россия һәм Канаданың төньягында яшәүче халыкларда таралыш тапкан. Мәсәлән, татар халкының ерак туганнары, саха кубызчыларын тыңлаганда, бу сәнгатьнең йогынтысы сизелә. Тыныч кына яңгыраган дөңгер белән биюгә кушылып башкарылган бишек җырлары — бу төньяк халкына хас тагын бер сәнгать. Инуит халкының ачы язмышы, үтә дә үзенчәлекле музыкаль сәнгате һәм кыргый, кайбер вакытта, котырынкы табигать күренешләрен бер мизгелдә күрү, ишетү фильмның иң югары ноктасын тәшкил итә.