Россия умартачылары берлеге рәисе Әлфир Маннапов: "Бал кортларының үлүе Россия умартачылары өчен бик зур бәла"

Быелгы сезон умартачылар өчен зур югалтулар алып килде. Татарстанда рәсми мәгълүматлар буенча 3 мең бал корты оясы үлүе теркәлгән. Хәзер белгечләр бөтен Россия буенча килгән зыянны исәпләп чыгарганнар. Умартачылар һәм умарта продукциясен эшкәртүчеләр милли ассоциациясе президенты, Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясенең умартачылык кафедрасы мөдире Маннапов Әлфир Габдулла улы "Татар-информ"га басуларны химик матдәләр белән эшкәртү нәтиҗәсендә умартачыларның күпме зыян күргәне һәм алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Фото: altairegion22.ru/

- Әлфир Габдуллович, бал кортларының күпләп һәлак булуы басуларны химикатлар белән эшкәртү белән генә бәйлеме?

- Әйе. Әле дә бал кортларның үлеме күзәтелә. Россия Федерациясенең 15 субъекты ныклап зыян күрде. Бу проблема бөтен җирдә дә түгел, ә рапс культурасы күпләп игелгән урыннарда гына. Быел рапс өчен билгеләнгән кырлар 40 процентка арткан. Шуңа бәйле рәвештә, узган ел белән чагыштырганда, кортларның күпләп һәлак булуы күзәтелә. Беренчедән, бу майлы культураларның яңа төрле пестицидлар белән эшкәртелүенә бәйле. Шундый ук хәл 10 ел элек Европа берлеге илләрендә күзәтелде. Анда пестицидлар кулланудан туктадылар, ә бездә әле бу һаман да дәвам итә. Менә безгә бу эпидемия шулай килде дә инде. 

Башкортстан Республикасында инде ун районда бал кортларының күпләп һәлак булу һәм агулану очраклары теркәлгән. Россиядә балны иң күп җитештерә торган яклар өчен бу зур бәла, зур һәлакәт. 

- Киләчәктә дә бу хәл кабатланмас өчен нишләргә кирәк?

- Мондый һәлакәтләр массакүләм дәрәҗәдә булмасын өчен нинди дә булса чыгу юлын табарга кирәк. Без төп сәбәпне муниципаль-территориаль берәмлекләрдә җирнең агрохолдингларга, төрле культуралар игүче крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелүендә күрәбез. Хөкүмәт җир бүлеп бирү белән алар үзләрен бар нәрсәгә дә хуҗа дип саный башладылар. Нәрсә телисең, шуны эшләп буламыни? Юк, әлбәттә! Алар беркемгә дә зыян китермәслек итеп, бар нәрсәне дә уйлап эшләргә тиеш иделәр. Тик җир хуҗалары икенче төрле юл белән китте. 

Басу-кырларда һәм бигрәк тә майлы культуралы үсемлекләр булган җирдә пестицидлар куллану системасын тамырдан үзгәртергә кирәк. Берәү дә зыян күрмәсен өчен, басуларны эшкәртер алдыннан бу хакта хәбәр итәргә кирәк. Муниципаль берәмлекләрдә, район идарәләрендә – бөтен җирдә дә бу мәсьәлә буенча контроль куелырга тиеш.

Аннары майлы культуралы үсемлекләр үскән җирләрдә юл картасы ясарга тәкъдим итәр идем. Әйтик, бу җирдә рапс үсә, фәлән көнне махсус химик чаралар белән эшкәртәчәкләр. Бу мәгълүмат автоматик рәвештә, әйтик бер атна, ун көн дәвамында умартачыларга тапшырылырга тиеш. 

Фото: Татарстан хуҗалыкларының берсендә төшереп алынган кадр

- Бүгенге көндә килгән зыян ничә сум тәшкил итә? 

- Без шартлы рәвештә күргән зыянны санап чыгардык. Тик кайбер чыганаклар килгән зыян триллион сум тәшкил итә дип язып чыктылар. Анда, әлбәттә, безнең сүзләрне бераз үзләренчә үзгәрткәннәр.

Триллион сум – ул авыл хуҗалыгы культуралары буенча булган бөтен бал запасларын шартлы рәвештә бәяләү генә. Ул триллион сумны Россия Федерациясенең бөтен бал бирә торган ресурсларын да файдаланып, бал җыя торган 30 миллион корт булса гына алып була. Тик алар нигәдер 30 миллион кортны да, шартлы рәвештә булган потенциалны да исәпкә алмыйча, триллион дигән сумны гына язып куйганнар.

Ә хәзерге көндә булган югалтуларны чама белән 25-30 миллионга бәяләргә мөмкин, тик триллион түгел инде.

- Умартачыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Ә алар нишли алсын?! Дәүләт тарафыннан, район хакимиятләре тарафыннан контроль булырга тиеш иң беренче чиратта. Умартачы монда бернәрсә дә эшли алмый!

- Дәүләт тарафыннан зыянны каплар өчен ярдәм булачакмы? Әйтик, иминиятләштерүне кертсәләр, умартачыларга ярдәм булыр иде.

- Россия Федерациясе субъектларында компенсация дигән нәрсәне кертергә уйлыйлар. Менә мисал өчен Башкортстан хөкүмәте килгән зыянны исәпләп, аларга ярдәм итү турында карар кабул итте, иминиятләштерү турында да әйтелде. Бу, әлбәттә, агрохолдинг һәм крестьян-фермер хуҗалыклары гаебе белән килеп чыккан һәлакәттә умартачыларга умарталарын кабаттан торгызуда зур ярдәм булачак.

  • Мәннапов Әлфир Габдулла улы - биология фәннәре докторы, профессор. Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Иске Богады авылында туган. Хәзерге көндә Тимирязев исемендәге Россия Дәүләт аграр университетының умартачылык һәм аквакультура кафедрасы мөдире.