"Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!"

Бүген Уфада зур тантана: Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Биеклеге сигез метр булган бронза сын Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. 

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

– Тукайның тормышы һәм иҗаты, шул исәптән, Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты, - диде Хәбиров. "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!" - дип, чыгышын татарча тәмамлады.

Радий Хәбиров һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип атады.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан җитәкчелегенә һәм бүген һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде.

– Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле шәхес. Бик матур урында аңа һәйкәл куелды, - диде Татарстан Президенты.

Һәйкәлнең авторлары – Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән.

Ике республика җитәкчесе Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бүгенге тантанага 300ләп кеше килгән иде. Һәйкәлне ачканда күпләрнең күзендә яшь күренде. Җыелган кешеләр, "Тукаебызга һәйкәл куелды!" дигән шатлыклы сүзләр әйтеп, бер-берсен зур бәйрәм белән котладылар.

Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! –

дип язган сүзләре бик тә туры килә кебек. Чыннан да, һәйкәл ачу турында сүзләр берничә ел тормышка ашмый килүен исәпкә алганда, Тукай әйткәнчә, ул “мөкаддәс хис” бөтен күңелне айкый.

Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең халык көенә салынган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

“Уфада Тукайга һәйкәл ачылу – минем өчен иң кадерлесе”

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Роберт Миңнуллин Уфада бөек татар шагыйренә һәйкәл ачылуны татар халкы өчен дә, башкортлар өчен дә күптән көтелгән мөһим чара булуын әйтте. "Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе", - диде ул "Татар-информ"га.

Роберт Миңнуллин Уфада Тукайга һәйкәл кую турындагы сөйләшү күп еллар элек башланганын әйтте.

– Тукайга һәйкәл сорап, Башкортстан язучылары мәкаләләр, республика зыялылары Башкортстан башлыгына зур хат язды, мин дә мәкалә яздым. Еллар узды, һәйкәлнең кайда булырга тиешлеге дә кабул ителгән иде. Əмма кайбер татар иҗтимагый оешмаларының үзара килешмәүләре аркасында, "һәйкәлне монда куярга кирәк, тегендә куярга кирәк, ул мондый булырга тиеш, тегенди булырга тиеш" дип, сузылды.

Мин шушы һәйкәлне ачуда катнашуыма бик шат. Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел. Ул безне берләштерә, чөнки Тукай ул башкорт халкының да милли шагыйре. Алар аны үзләре дә әйтә, Мостай ага Кәрим дә әйтте, - дип билгеләп үтте Роберт Миңнуллин.

“Һәйкәл булып Тукай кайтты”

Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куюны бүгенге көндә аңа хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы дип атады.

– Һәйкәл булып Тукай кайтты. 17 апрель көнне 1912 елда Габдулла Тукай Уфага килгән. Ул кымыз эчеп дәваланырга уйлаган, ләкин әле кымыз сезоны башланмаган булган. Шулай булса да, ул “Сабах” ширкәтендәге бер бүлмәдә яшәгән, Мәҗит Гафури белән очрашкан. Шуннан соң Петербургка китеп барган. 

Тукай китеп баргач, Мәҗит Гафури, бик уфтанып кына, әйткән: "Килде бөек кардәшебез, ә без аңа хөрмәт тә күрсәтә алмадык, очрашулар да оештыра алмадык, гәзитләрдә дә хәбәрләрне юньләп бирә алмадык" дигән, - дип искә алды Зиннур Мансуров.

– Бүген һәйкәл ачылу – кардәш халкыбызның уртак Тукаебызга хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы. Һәйкәл булып Тукай кайтты, Аллаһка шөкер, - диде шагыйрь.

Зиннур Мансуров киләчәктә дә тактик һәм стратегик бурычларны, киләчәк буын алдында йөз кызармаслык гамәлләрне эшләп калырга тиешбез, диде. 

“Нур” театры алды буш торган кебек иде”

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев һәйкәл өчен бик кулай урын сайланганына ишарәләде.

– Уфа каласында иң матур театрларның берсе – “Нур” татар театры. Аның алды буш торган кебек иде. Иртәгә Тукайга һәйкәл ачылгач, Уфа тагын да матураер, ике халык арасында булган дуслыкны ныгытыр. Тугандаш халыклар һәрвакыт бер-берсенең телен аңлаган кебек, күңелен дә, йөрәген дә аңлар дип уйлыйм, - дигән иде кичә Зәки Алибаев язучылар очрашуында.

“Тукайның һәйкәле ачылу безне якынайта”, - дип Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та “Татар-информ” га биргән интервьюсында аның сүзен җөпләде.

“Башкорт язучылары Тукайны остазы итеп күрә”

Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар язучылары белән эшләү бүлеге мөдире Фәния Габидуллина журналистларга башкорт язучылары һәм шагыйрьләренең Габдулла Тукайга мөнәсәбәте турында сөйләде.

– Башкортстандагы башкорт язучылары, шагыйрьләре һәрвакыт үзләренең шигырьләрендә, язмаларында Тукайга мөнәсәбәтен күрсәтәселәре килә. Алар Тукайны үзләренең остазы, юл күрсәтүчесе итеп күрәләр. Безнең 2017 елда “Тукайга әйтер сүзем” дигән китап чыкты. Анда алтмыштан артык язучының унтугызы – башкорт шагыйрьләре. Кадыйм Аранбай, Зәйнәп Биишева, Рәми Гарипов, Хәсән Наҗар кебек шагыйрьләрнең шигырьләре тупланган, - диде ул.

Ул Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу әһәмиятен билгеләп узды.

– 2011 елдан ук шәһәр советы карары чыгарылып та, тормышка ашмады. Скульпторга конкурслар да үткәрелгән иде. Ниһаять, былтыр кайда куярга дигән карар кабул ителде. Башта Тукай исемендәге урамда куярга, дигән сүзләр дә булды. Фикер алышулардан соң, “Нур” Татар дәүләт театры каршында матур җирдә куярга уйладылар. Киләчәктә монда Сәхибҗамал Волжскаяга да һәйкәл булыр дип уйлыйбыз, чөнки Тукайны, “Нур” театрын, Сәхибҗамалны бергә бәйләп күрәсебез килә, - диде Фәния Габидуллина.

Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Наҗар тантаналы чарада Тукайга багышлап иҗат иткән шигырен укыды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәлләр дөньядагы эре шәһәрләрдән Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Чаллыда, Анкарада, Истанбулда, Казахстанның Уральск (Орал) шәһәрендә бар.