Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгыннар, өшүләр, балалар өчен лагерьлар — Татарстанда Яңа ел яллары ничек үткән?

Яңа ел ялларында тормыш туктап калмады. Киресенчә, республикада һәр көнне диярлек ниндидер вакыйгалар булып торды. Алар арасында яхшылары да, начарлары да бар. Бу турыда «Татар-информ» күзәтүе.

news_top_970_100
Янгыннар, өшүләр, балалар өчен лагерьлар — Татарстанда Яңа ел яллары ничек үткән?
"Татар-информ" архивы

Яңа ел ялларыннан соң күпләр спортзалларга, фитнес үзәкләргә языла. Шулай итми булмый, чөнки бәйрәм көннәрендә гадәттәгедән артыграк ашалды. Татарстан халкы күпмегә тазарган соң? Гадәти тормышта кеше көненә 2-3 мең калорийлы ризык ашаса, бәйрәмнәрдә әлеге саннар 6 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Шул рәвешле кеше нибары ике көн эчендә якынча ярты килограммга тазара ала. Яллар 10 көн булганын исәпкә алсак, үлчәүдәге күрсәткеч 5 килограммга артачак дигән сүз. Әмма кеше организмы 4 көннән дә күбрәк артык ризыкны кабул итә алмый, шуңа күрә иң күбе 2-3 килограммга тазарырга була.

Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты сабый дөньяга аваз салган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 2021 елның беренче төнендә башкалада биш малай һәм бер кыз туган.

Яңа ел ялларында янгында 14 кеше һәлак булган

Бәйрәмнәр вакытында күңелсез хәбәрләр дә булмый калмады. Татарстанда 1-10 гыйнвар көннәрендә барлыгы 111 янгын чыкты. Аларда 5 кеше зыян күрде, егермесе коткарылды, 14 кеше үлде. Узган елның шул ук чорында 103 янгын очрагы теркәлгән, 9 кеше һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның күбесе торак секторда булган.

«Кешеләр үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тартканда куркынычсызлык чараларын үтәмәү. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендәге янгыннар ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләренең һәм төтен торбаларының төзек булмавы, электр җиһазларын һәм транспорт чараларын эксплаутацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыкты», — диде ул.

Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат белән хатын-кызның гомере өзелгән. Биредә ике гаилә яши торган агач йортка ут капкан. Өйнең янмый торган өлешендәге кешеләр урамга чыгып өлгергән. Янгынны сүндереп ун минут үткәч, башта 55 яшьлек хатын-кызның, ә бер сәгатьтән соң аның 50 яшьлек энесенең мәетен табып алганнар.

Чаллыдагы янгында да ике кеше һәлак булган. Биредә тугыз катлы йортта янгын чыккан. Өч бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендәге җиһазлар һәм әйберләр януы ачыкланган. Янгын сүндерү вакытында 88 яшьлек хатын һәм аның 84 яшьлек иренең җәсәдләре табылган.

Ә Биектау районының Алан-Бәксәр авылында яшәүче бабайның гомерен сигнализация тавышын ишеткән күршесе коткарган. Хатын-кыз янгын сигнализациясе тавышын ишетеп, өлкән яшьтәге күршесен ут капкан өеннән алып чыккан. 84 яшьлек йорт хуҗасы төшке аштан соң ятып ял итәргә җыенуы хакында сөйли. Йокы аралаш ул янгын кисәткече тавышын ишетә, өйгә янган ис һәм көчле төтен тарала. Әмма бабай тиз генә чыгып китә алмый. Бу вакытта өйгә күршесе йөгереп керә, ул да сигнализация тавышын ишеткән була. Күрше хатын-кыз пенсионер бабайга өеннән чыгарга ярдәм итә, шулай итеп аның гомерен саклап кала.

Тәмәке — янгын сәбәпчесе

Бөгелмәдә яшәгән хатын-кыз тәмәкесен сүндермәгән аркасында янып үлгән. Янгын сагының 101 номерына Гоголь урамындагы торак йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның икенче катындагы фатирда диван янган. Янгынны сүндергәннән соң, фатирда хатын-кыз мәете табылган. Яшел Үзән районы Норлат авылында да сүндерелмәгән тәмәке аркасында бер ир-ат янып үлгән.

Янгыннарда гына түгел, пиротехниканы дөрес кулланмау сәбәпле дә зыян күрүчеләр булды. Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник эшләнмәләрдән 4 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән. Профилактик рейдлар барышында полиция хезмәткәрләре кешеләрдән 340 сертификацияләнмәгән пиротехника эшләнмәләрен алган.

Әйтеп үтәргә кирәк, 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә иде.

Өенә кайтып җитә алмыйча өшеп үлгән егет турында

Яңа ел бәйрәмнәрендә салкында өшүчеләр дә булды. Чаллыда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән. Полициягә Яңа ел бәйрәменнән соң өенә кайтмаган егетнең әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Бәйрәм төнендә аларның 21 яшьлек улы дуслары белән күңел ачу клубына киткән. Шуннан соң аның бернинди хәбәре булмаган. Егетнең мәетен 37нче комплекстагы предприятие янында табып алганнар. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ул өшеп үлгән. Соңрак ачыкланганча, егет ике дусты белән клубта кәеф-сафа корып утырган, шуннан соң ялгызы гына өенә кайтырга чыккан. Юлда ул карга егылган һәм тора алмаган.

Ә шикәр авыруы белән чирләүче ир-ат елгада балык тотканда үзенең өшегәнен сизми калган. «Быел кышын салкында тәне өшегән бер пациент безнең стационарда ята инде. Хирургия дәвалавы уза, аңа аутодермопластика ясадылар, аның тән тиресендәге деффектларны төзәтү белән шөгыльләнәләр. Әлеге пациентның шикәр авыруы бар. Балык тотканда ул өшегәнен сизмичә дә калган. Полинейропатия булганда кеше бернинди авыртулар да сизмәскә мөмкин», — диде Республика клиник хастаханәсенең үлек хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов.

Баласын салкын сарайда онытып калдырган ананың улы өшегән

Алексеевск районында бер яшьлек сабый да бик нык өшегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче балалар хирургия бүлеге табибы Владимир Линьков сөйләде. Авыр хәлдәге баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килделәр. Соңрак өшегән сабыйның дүрт яшьлек апасын да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерделәр. Аңа кадәр кыз бала Алексеевск үзәк район хастаханәсендә иде. Кызның бармакларына зыян килгән, хәле уртача авырлыкта.

Кечкенә улын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау сәбәпле, балаларны опека хезмәткәрләре алган, дип аңлатты Руслан Галиев. Судта дәгъва каралганчы балаларны хастаханәдән чыгаргач та әниләренә кайтармаячаклар.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 яшьлек әни кеше балалары белән салкын сарайда йоклап киткән. Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.

Каникулларда 13 мең бала лагерьларда ял иткән

Яңа ел каникулларында Татарстанда 13 мең бала мәктәп яны лагерьларында ял иткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Кышкы каникулларда балалар сәламәтләндерү лагерьларының эше тәмамланды. Барлыгы 13 мең бала мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ял итте», — дип билгеләп үтте ул.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре балалар ял итү урыннарында тикшерүләр үткәргән, хокук бозулар ачыкланмаган, лагерьларда яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Коронавирус беркая да китмәде

Коронавируска килгәндә, ялларда өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. «Гыйнварның тугыз көне эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка артты. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ничек кенә сакласак та, кызганыч, алар арасында да авырулар саны 56 процентка үсте», — диде Любовь Авдонина.

Ә Казанда гыйнварның беренче декадасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны узган елның декабере белән чагыштырганда кимегән.

Казанның җәмәгать транспортында Яңа ел каникулларында битлек режимын бозуның 215 очрагы ачыкланган. Барлыгы 720 транспорт чарасы тикшерелгән.

Сизгәнсездер, быел кар күп ява, башкалабызда гына да Казанда гыйнварның беренче атнасында явым-төшемнең айлык нормасының яртысы диярлек яуган. Бәйрәм көннәрендә бер тәүлектә Казан юлларын чистартырга уртача 495 берәмлек техника чыккан.

Яңа ел каникуллары вакытында Казанда 400 тирәсе җинаять теркәлгән, әмма бу ел дәвамындагы уртача атналык күрсәткечтән артып китми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100