92 яшьлек Зәкия апа Рәхимова: «Бер дә үләсе килми икән ул...» | intertat.tatar

92 яшьлек Зәкия апа Рәхимова: «Бер дә үләсе килми икән ул...»

Озак вакыт урын өстендә ятарга мәҗбүр булган өлкән кеше нинди уй-фикерләр белән яши? Гасырга якын тормыш иткән Зәкия Рәхимованың язмышы тулы гыйбрәт.

92 яшьлек Зәкия Рәхимова Казанның Дәрвишләр бистәсендә улы белән килене тәрбиясендә яши.

Рәхимова (кыз фамилиясе — Гыйззәтуллина) Зәкия Нурулла кызы 1929 елның елның 31 гыйнварында Чистай районы Мөслим авылында туа. Чистайның педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, хәзерге Биектау районының Олы Битаман авылына тәрбияче итеп җибәрелә. Шунда кияүгә чыгып, төпләнеп кала. Гомере буе балалар бакчасында эшли. 2016 елда инфаркт булып, аяклары йөрми башлаганнан соң төпчек улы Марсель белән килене Әнисә гаиләсенә Казанга күченә.

Сүз уңаеннан, Зәкия апаның улы белән килене — җиде бала ата-анасы.

«Колхоздагы бөтен авыр эш кызлар җилкәсендә булды»

Зәкия ападан яшен сорагач: «92 генә әле», — дип җавап бирде. Озак вакыт урын өстендә яткач, тормыштан арыгандыр дип уйлаган идем. Чынлыкта, аның күзләрендә — яшәү дәрте.

— Паспортымда 1929 елның 31 гыйнварында туган дип язылган. Чынлыкта мин җәй көне, әти-әни өйне сүтеп, авылдан бистәгә күченгән вакытта туганмын. Күченү мәшәкате белән, алар мине вакытында яздыра алмаган.

Яшьлегем сугыш вакытына туры килде. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, 12 яшьтән колхозда эшләдем. Кызлар күп, ир-атлардан армия хезмәтенә яраксызлар гына калды. Колхоздагы бөтен авыр эш кызлар җилкәсендә булды: ашлык сугу машинасында эшләдек, көлтә бәйләдек, маллар карадык, йөк ташыдык һәм башкалары. Әле сугыштан соң да егетләрне ФЗОга (фабрика-завод хезмәтенә өйрәтү) алып бетерделәр, — дип башлады сүзен Зәкия апа.

Көз көне колхозда эш кимегәч, хатын-кызларны Мамадыш районына урман кисәргә йөрткәннәр. Бишәр кыздан торган бригадалар булып, көзен һәм кышын елына ике тапкыр унар көн эшләп кайтканнар. Яшь балалы хатыннар гына урман кисәргә бармаган.

— Еккан агачларны берәр метр озынлыкта турап, тигез итеп өеп куярга кирәк. Юан бүрәнәләрне урманчы ярдырта, болай гына кабул итми иде. Биш кызга көненә биш кубометр норма тиеш. Ул вакытта «Дружба”лар юк, ике тоткалы озын пычкы белән азапландык. Ярый әле фатирда тоткан әби без кайтышка бәрәңге пешереп торды. Йоклавы идәндә булды. Көне буе киеп эшләгән телогрейкаларга төренеп яттык.

Күпме урман кисеп, үзебезгә ягарга утын булмады. Җәй көне тирестән кирпечләр сугып, кышка ягулык әзерләп куя идек. Кыш буе шуны ягасы, — ди Зәкия апа.

Кыш көне кызларга урман кисү генә җитмәгән, Кама елгасы каткач, юл төзү өчен таш чыгарырга да мәҗбүри җибәрә торган булганнар. Чистайдан ерак түгел, чуерташка бай булган бер урыннан лом белән актарып таш чыгарганнар алар. 5-6 кызга көненә кубометр ярым (1,5 мең литр) таш чыгару таләп ителгән. Бияләйләре тишелеп беткән, салкында куллары туңган. Бер атна эшләгәч, кайтырга рөхсәт иткәннәр, тик килеп алучы гына булмаган — егерме километрны кышкы салкында җәяү кайтканнар.

— Эшләгән өчен акча түләү түгел, ашату да юк иде, хезмәт көненә бер таяк куеп бардылар. Ашарга бер атналык ризыкны үзебез белән алып бардык. Ул вакытта син үз-үзеңә хуҗа түгел шул, колхоз кая кушса, шунда барасы. Каршы килеп булмый, төрмә белән генә куркыттылар. Нәрәт (наряд) дигән нәрсә бар бит инде. Урман кисәргә дә, таш чыгарырга да һәр авылдан күпме кеше кирәген Чистайдан кушалар иде, — ди ул.

Унсигез яшен дә тутырмаган кыз бу газапларга ничек түзгәндер? Еллар узгач, ул моңа үзе дә аптырый. Яшь кызлар авылдан качарга бик теләгәннәр, ләкин паспорттан башка чыгып китә алмаганнар. Кияүгә барырга егетләре дә булмаган. Бөтен авылына үз яшьләрендәге бер-ике малай калган. Зәкия апа 1950 елның сентябрендә генә, ягъни 21 яшендә Чистайдагы педагогия көллиятенә укырга кереп, колхоздан киткән.

— Күрше кызы белән уйлаштык та, бәхетебезне сынап, училищега имтихан тапшырырга киттек. Үтсәк, укырга керде дигән белешмә бирәләр дә, шуның белән колхоздан китәргә рөхсәт аласың һәм паспорт эшләтәсең. Паспорт алуга Казанга берәр төзелешкә китәрбез дип хыялландык. Егерме бер яшьлек башың белән кая тагын өч ел укып йөрисең инде? Бер урынга биш кешелек конкурсны уңышлы уздык. Укырга кергәч, әти-әни шәһәргә җибәрмәде. Әти укырга кушты: «Укыган кешенең киеме тузмый, югалып калмассың әле. Моннан соң урман кисеп йөрмәссең», — диде, — дип искә ала Зәкия апа.

«Балалар бакчасы төзетүне үзем оештырдым»

Педучилищеда өч ел укыгач, аны Дөбъяз (хәзерге Биектау) районының Олы Битаман авылына тәрбияче итеп билгеләгәннәр. Ул килгәндә балалар бакчасының үз бинасы да булмаган. Ике бүлмәле йортның бер бүлмәсендә балалар тәрбияләргә туры килгән аңа. Икенче бүлмәсендә ишле гаилә торган. Җитмәсә, алар төнлә бакча ягына чыгып йоклаганнар. Андый шартларда эшләве бик читен булган, ләкин ул заманда үзең теләгән җиргә эшкә барырга ярамаган.

— Ике ел эшләгәч, эшләргә бернинди шартлар булмау сәбәпле китәм, дидем. Миңа кадәр дә бер кыз шунда өч ел азапланган булган. Мине җибәрергә теләмәделәр. Теләнә торгач, балалар бакчасына бина төзергә район хакимияте акча бирде. Акчаны бирделәр, ә төзелештә ярдәм итүче юк: авыл советы да, колхоз рәисе дә булышырга теләмәде. Киресенчә, җыелышта колхоз рәисе: «Бакчаны бетерергә кирәк. Нәрсәгә дип бюджет акчасына балалар ашатып яткырырга?» — диде.

Үзем бүрәнәләрен юнәтеп, балта осталарын белешеп, кышка бурасын торгыздык. Мич чыгару өчен кирпечен дә үзем таптым. Аларын кирпеч заводыннан ике кыз белән төнлә алып кайттык: башта үзебез арбага төядек, аннары бушаттык. Шулай тырыша торгач, җәй көне яңа бакчага кереп урнаштык. Иске бүлмәгә 10-15 бала йөргән булса, яңа бинага утызлап җыелдылар. Шунда 32 ел эшләдем, — дип искә ала Зәкия апа бакчада эшли башлаган елларын.

«Брежнев заманында бөтен халык әйбәт яшәп калды»

Ире белән танышу тарихын да сораштым.

— Ирем Битаман малае иде. Марс армиядән кайткач, клубта куелган кинодан соң озатып кайткан булды да, танышып киттек. Аның туганнары төрле якка таралып беткән, әнисе белән генә калган иде. Өйләнешеп, 41 ел бергә яшәдек. Иремнең үлгәненә дә 22 ел була инде, — дип сөйләде Зәкия апа.

Гасырга якын гомер иткән кеше буларак, яшәү өчен иң рәхәт булган чорны атавын сорадым.

— Брежнев заманында бөтен халык әйбәт яшәп калды. Безнең яшьтәге күп кешеләр шулай дип уйлый. Балаларны үстереп калдык, азык-төлек, кием-салым очсыз һәм сыйфатлы булды. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаса да, шул йөз сум бөтен әйбергә җитә иде. Бер килограммлы кара икмәк 16 тиен, агы 20 тиен торды. Хәзер балалар үстерергә авыр, бөтен әйбер кыйммәт. Брежнев заманында әти-әниләр рәхәтләнеп 4-5 баланы аякка бастыра ала иде, — дип җавап бирде ул соравыма.


«Авыл халкы ике ай чамасы колхозлашуга каршы торып караган»

Зәкия апа әтисе сөйләгән истәлекләрне дә яхшы хәтерли. Шуңа мин 1920нче еллар турында да кызыксындым.

— Яңа хакимият урнашуга, 1922 елда безнең якларда ачлык булган, халык ачка тилмергән. Күп кеше Үзбәкстан, Таҗикстан якларына гаиләләре белән күчеп киткән. Кайберләре шунда калган. Ул якларда ачлык булмаган.

Әти белән әни 1921 елда өйләнешкән булганнар. Бер ел яшәгәч, ачка үлмәс өчен, Себергә чыгып киткәннәр. 1926 елда алар аннан пар ат җигеп кайтканнар.

1925 еллардан соң бездә тә тормыш рәтләнә башлаган. Элекке байларның мөлкәте хисабына халыкка җирләрне күбрәк биргәннәр. Бик матур гына яшәп киткәннәр дә, 1930 елда колхозлашу башланган. Кешенең бөтен атларын, сыерларын колхозга китерткәннәр. Авыл халкы ике ай чамасы колхозлашуга каршы тартышып караган. Чистайдан килгән түрәләр тартышучыларны төрмә белән генә куркытканнар. «Атсыз калгач, әтиең белән утырып еладык. Базарга да бара алмас булып калдык», — дип сөйли иде әнием. Малларын мәҗбүри хөкүмәткә тапшыргач, әтиләр үзләре дә колхозга эшкә күчкән. Ул елларда да авыл халкы күпме михнәт күргән инде.

Ашлыклар уңып, тормыш рәтләнеп кенә барганда, Бөек Ватан сугышы башланды, — дип уртаклашты Зәкия апа.

«Йөз хезмәт көненә ун килограмм он тия иде»

Бөек Ватан сугышы елларында күп кеше ачлыктан тилмергәнен беләбез. Моның турында Зәкия ападан сорашмыйча кала алмадым.

— Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда гаиләбез ишле булмады, кечкенә балаларыбыз юк иде. Шуның белән генә ачлыктан җәфаланмадык. 50 яшьлек әтине пленга төшкән солдатларны карарга дип Мари республикасының Суслонгер урманына җибәрделәр, абыйларны фронтка алдылар. Әни һәм ике кыз яшәдек, сыер, өч сарык, 6-7 тавык, каз тота алдык. 25 сутый бакчада үскән бәрәңге дә яңасын алганга кадәр җитә иде. Сыерның язда туган бозауларын көз җиткәч колхозга тапшырып бардык. Шуның өчен безгә 150 килограмм ашлык бирделәр. Өч сарыкның бәтиләре белән хөкүмәткә салым түләдек. Ике бәтине үзебез ашаганбыздыр. Казның 11-12 бәбкәсе үссә, алары да үзебезгә кала. Сыер тоткач, елына 250 литр сөт тапшырасы, калганы үзебезгә була.

Сабыйлары булган күп балалы гаиләләр салымнан азат ителсә дә, бик авыр яшәде. Күпчелек кешенең кимендә дүрт-биш баласы бар иде бит. Әлбәттә, аларның тамаклары туймады, ашарларына җитми иде. Бәрәңгеләре кыш чыкканчы бетте, мал туендырырлык мөмкинлекләре булмады.

Колхозда эшләгән кешегә хезмәт көненә йөз грамм икмәк түләнде. Йөз хезмәт көненә ун килограмм он тия иде. Өйдә шуны 7-8 кешегә бүлсәң, ике атнага җитәрлек булгандыр. Андыйлар алабутадан өзелмәде инде.

Гаиләбез ишле булмагач, хайваннар асрый алгач, безгә хөкүмәт заемын да башка кешедән күбрәк алдырталар иде. Имеш, акчага хөкүмәт кәгазе сатып аласың да, заманалар яхшыргач, дәүләт әҗәтне кире кайтара. Кайтарган ди сиңа! 1948 елда янды ул акчалар. 10 сум 1 сум булып калды. Ике атна саен авыл хатыннарына ияреп, Чистай базарына йомырка, атланмай сатарга йөрдем. Акчасын тулысынча кәнсәләргә кертеп бирәсе иде. Заемны шулай түләп бардык.

1951 елдан соң хезмәт көненә икмәкне күбрәк бирә башладылар. Адәм баласы бераз тернәкләнеп китте, — дип искә алды ачлык елларын Зәкия апа.

«Пленга эләккән солдатларны Суслонгерда яхшы ашатканнар»

Героебыз, әтисенең истәлекләре буенча, Суслонгер лагере турында да берничә сүз сөйләде. 1893 елгы Нурулла Гыйззәтуллин 21 яшендә Беренче Бөтендөнья сугышына алына. Анда алты ел ярым булып, туган ягына исән-сау әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышы елларында фронтка җибәрерлек булмагач, пленга төшкән солдатларны сакларга Суслонгер урманына озатыла. Аңа фашистлар армиясе солдатларын ашау-эчү белән тәэмин итү дә, ат җигеп эшләү дә эләккән (Редакция искәрмәсе: тарихтан Суслонгерны үзебезнең солдатлар өчен төзелгән өйрәнү лагере дип кенә беләбез. Әмма Суслонгер — ябык объект, бүгенгәчә бернинди архив документлары юк. Чынлап та, анда тоткынлыктагы аерым немец отрядляры булырга мөмкин, чөнки алар Казанда Опера һәм балет театрын да төзегән, дип искәртә тарихчылар).

— Плендагы солдатлар мари урманнарында агач кискәннәр. Алманнар турында: «Әйбәт эшлиләр иде, бик булдыклы халык икән. Тоткында дип эленке-салынкы йөрмәделәр. Яхшы эшләгәч, аларны яхшы ашаттылар: беренче, икенче ризык, кипкән җимешләрдән компот бирделәр», — дип әйтә иде әти. Ул лагерь турында тәфсилләп сөйләмәде.

1945 елның августында кайтты. Бер як үпкәсенә зыян килгән булган, тыны бетә иде. Сакчы булгач, төннәрен урманда уздырган, җылы өйдә йоклау юк. Шунда салкын тиеп калган. Ул 66 яшенә җитеп үлде, — дип сөйләде Зәкия апа.

«Бер дә үләсе килми икән»

— Хәзерге тормышым Аллага шөкер. Тәрбиядә яшәгәч, рәхәт инде. Ходай миңа озын гомер биргән, китәргә дә вакыт җиткәндер инде, ләкин бер дә үләсе килми икән ул. Якты дөньядан туймыйсың икән. Хәл авырая башласа, шундук Әнисәне чакырып китерәм. Ул миңа тиз генә дару белән чәй китерә, — ди Зәкия апа.

Ул телевизордан яңалыклар карарга ярата. Аның әбиләр карый торган татарча концертлар күрсәтмәгәннәренә генә эче поша. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева башкарган җырларны сагына.

— Алар кыланмыйча, чын күңелдән җырлады. Халык алдында теләсә ничек кыланмыйлар иде. Бүгенге артистлардан Венера Ганиеваны яратам. Шуларны күрсәтмиләр бит. Татар тапшыруларыннан «Җырлыйк әле”не көтеп алам, — ди ул.

Зәкия апа коронавирус өчен дә борчылып ята.

— Күпме акыллы, асыл ир-атны егып салды. Алтмышка гына җитәләр дә егылалар. Кот чыгып тора хәзер, — дип уртаклашты уй-кичерешләре белән.

Зәкия апаны караучы килене Әнисә Рәхимова Битаман авылында туып үскән. Ул укытучылар гаиләсеннән. Бала вакытында Зәкия апа эшләгән бакчага йөргән.

Әнисә белән Марсель Рәхимовларның өчтән егерме җиде яшькә кадәрле җиде балалары да бар. Олы улы үз гаиләсе белән тора. Икенче улы Казанның 2нче лицей-интернатын бетергәч, шунда эшләргә калган. Ул да әти-әнисеннән аерым яши. Калган 15 яшькә кадәрле биш бала Зәкия апалар белән бер йортта тора.

— Әни, яшә әле дип кенә торам. Балалар да тәрбияне күреп үсә. Кайсы әнигә ризык китерә яки креслога утыртып этеп йөри, кайсы янына кереп, сөйләшеп утыра. Ул үзе дә, берәр сәбәп тапкан булып, оныкларын гел янына чакырып тора. Үземдә җиде бала булгач, күпләр ни өчен әнине килендәшем карамый дип кызыксына. Беренчедән, олы кешене карау өчен ныклы сәламәтлек, энергия кирәк. Икенчедән, әти-әнине карау зур савап санала. Әнинең икенче улы Назим һәм килендәшем Миләүшә үзебез карыйбыз дисәләр дә, ирем бирмәс иде. Без аларның гаиләләре белән бик тату яшибез. Алар балалары белән безгә килеп, әнинең хәлен белеп торалар. Әнинең олы улы ике ел элек үлеп китте. Ул авылда төп йортта яши иде. Өйләнмәде, гаиләсе булмады. Без хәзер төп нигезне дә тәртипләп, карап торабыз, — дип уртаклашты Әнисә Рәхимова.