Әдәби суд: шагыйрә Әдилә алты айга мәҗбүри эшләргә хөкем ителүдән әлегә котылып калды

«Идел» журналының әдәби суды яшь иҗатчыларның әсәрләрен тикшерүен дәвам итә. Арча районында Татарстан Язучылар берлеге белән бергә оештырылган процесстан репортаж тәкъдим итәбез.

Суд, хөкем, гаепләнүче сүзләре күңелгә шом кертсә дә, чынлыкта, әдәби суд яшь шагыйрьләргә үзләренең иҗатларына профессиональ тәнкыйть күзлегеннән карарга мөмкинлек бирүче чара. Олылар киңәшен башка яшь иҗат әһелләре дә мыекларына чорнап барсалар, комачауламас иде.

Әдәби суд бездәге гадәт буенча федераль телеканаллардан күчереп алынган проект түгел, ә XX гасыр башы татар әдәбиятында булган традицияне яңа яссылыкта торгызу ниятеннән башкарган эш. Дөрес, аның башланып киткән вакыты тарихыбыздагы күңелсез хәлләрнең берсе. 1924 елда бер төркем язучылар «әдәби суд» дигән процесс оештыра, Такташны гаеплиләр. Бу тәнкыйтьләрнең нәтиҗәсендә Һади Такташ күпмедер вакыттан хәтта үз иҗатыннан баш тарта, «Такташ үлде» шигырен яза һәм иҗатына кискен үзгәрешләр кертә.

6 ел элек яшь язучылар Рөстәм Галиуллин белән Рүзәл Мөхәммәтшин «Әдәби суд» проектын яңа төрле итеп башлап җибәрә. Аны хәзер «Идел» журналы һәм Язучылар берлеге бергәләп уздыра. Аның максаты — иҗатчының хаталарын күрсәтү, иҗатын популярлаштыру. Хәзерге вакытта бу «процесс» иҗатчы әсәрләрен «сүтеп җыйдырырга» әзер булганда гына уздырыла.

«Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова үзе дә яңартылган әдәби судта гаепләнүче ролендә булып караган.

— Үземнең әсәрләремне дә әдәби судтан соң сүтеп җыйганым булды. Бик кирәкле әйбер ул, чөнки яшь язучы бераз һавалырак була, үзен һәрчак дөрес дип саный, — диде Гөлүсә Закирова.

Ләбиб Лерон Рифә Рахманга: «Сез бу урында бик күркәм күренәсез»

«Идел» журналының июнь санында Әдилә Әхмәтҗанованың «Тыныш билгеләре» исеме астында басылган шигырьләрен хөкем итү өчен суд эше Арча педагогика көллиятендә узды. Чарага Казан кунаклары, шигырь сөюче арчалылар һәм көллият студентлары җыелды. Зур аудитория алдында яңгырыйсы тәнкыйтьне кабул итәргә әзер булуы белән Әдилә Әхмәтҗанова үзенең кыюлыгын һәм шигърияткә кереп китәргә нык теләге булуын күрсәтте.

Казый ролен шагыйрә, язучы, әдәбият белгече Рифә Рахман үтәде. Бу вазифада ул беренче мәртәбә икән. Аның рольгә кереп китүе шулкадәр тәэсирле булды ки, бу эшнең уен икәне онытыла язып, хөкем ителүче өчен чынлап борчылырга мәҗбүр итте. Шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Рифә Рахманны судья ролендә күрә башлады ахыры: «Сез бу урында бик күркәм күренәсез», — дип әйтергә мәҗбүр булды.

Рифат Сәлахның бераз йомшак гаепләү позициясе

Гаепләүче ролендә шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» ның бүлек мөхәррире Рифат Сәлах булды. Аның гаепләү позициясе бераз йомшаграк тоелды. Гаепләүче булгач, тырнак астыннан кер булса да эзләр инде дип көткән аудитория гаепләүчедән башта мактау сүзләре ишетте. Аннары җитди генә тәнкыйть тә сибелә башлады.

— Әдилә Әхмәтҗанованың Инстаграмдагы «Елап туймас күңел» дигән блогын күптән күзәтеп барам. Хәйран кызыклы шигырьләр күренә. Һичшиксез, зур шагыйрә булырлык мөмкинлеге бар.

Ләззәтләнеп шигырь укыганда кайбер кимчелекләргә килеп төртеләсең. Рифмаларның төгәл булып бетмәве иҗатының гүзәллеген тулы күләмдә тоярга комачаулый. Мантыйк кителгән урыннар да бар. Ара-тирә проза сүзләре шигырьгә кереп китүе дә бал мичкәсенә берничә тамчы дегет тамыза.

Берничә мәгънәгә ия булган сүзләр куллану төп темадан читкә җибәрә. Мәсәлән, «Маңгайга карадан атыгыз сызылган» юлында «атыгыз» сүзе нинди мәгънәдә кулланган? Башваткычка әверелгән урыннар да күп. Шигырьдә сер, әлбәттә, булырга тиеш, ләкин шулкадәр катлауландыруның кирәге юк. Кайбер шигырьләрдә авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап булмый. «Сердәшче» сүзе кулланылган. Татарча сердәш була. Кирәкмәгән яңа сүзләр ясау шигырьнең матурлыгын юкка чыгара. «Ясалган адымны акларга Җитмәстер үтүе бер гасыр» юлларында «гасыр» сүзе дөрес кулланылмаган, чөнки бер кеше гомере гасырлар белән саналмый. Андый сүзләр белән уйнауның нигезе булырга тиеш. Әдилә Әхмәтҗанованың иҗатында төп җитешсезлекләр — кайбер урыннарда мантыйк кителү һәм рифма бозылу, — дип гаепләде Рифат Сәлах.

Рифат Сәлах Әдиләне алты айга мәҗбүри үз өстендә эшләүгә хөкем итүне сорады.

Тәнкыйтькә юмарт Фәнил Гыйләҗев

Гаепләүче ягыннан шаһит ролен башкарган шагыйрь, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев тәнкыйтькә гаепләүчегә караганда да юмартрак булды. Ул Әдилә Әхмәтҗанованың иҗатын образларга, метафораларга ярлы дип тапты һәм рифмаларның бозылуына басым ясады.

— Уңышлырак дип табылган урыннарда да фигыль белән фигыль рифмалашкан. Бу сирәк очракта гына аклана торган гамәл. Сүз куәте җитмәү сәбәплеме, тәҗрибәсе аз булгангамы, фикерен ахырына кадәр җиткереп бетерә алмаган, төгәлсез сүзләр күп кулланган. Мәсәлән, «мөгезле ат» сүзтезмәсе урынына «Тулпар» сүзен куллану отышлырак булыр иде. «Ишетеп тыңлаучы кешеләр» урынына «Тыңларга сәләтле кешеләр» не куллану дөресрәк дип саныйм. Шигырьләрне камилләштерергә кирәк дигән фикер калды. Авторга сүзлек байлыгын арттырырга һәм сүзләрне дөрес мәгънәдә кулланырга тәкъдим итәм, — диде Фәнил Гыйләҗев.

Ләбиб Лерон шигырь юлларыннан фәлсәфә табарга тырыша

Яклаучы ролендә Ләбиб Лерон чыгыш ясады.

— Әдиләнең шигырьләрен журнал чыкканда ук укыган идем. Мин, шагыйрь буларак, традицион шигырьләргә караганда, бераз «мөгезе» чыгып торганнарына игътибар итәм. Авторның әйтәсе фикере бармы, әсәрдә энҗе бөртеге табып буламы? Әсәр укыганда шуларга җавап эзләргә тырышам. Андый вакытта минем өчен рифмалар икенче планга күчә. Кулына беренче мәртәбә каләм алган шагыйрьләрдән рифманың төгәллеген таләп итәргә дә кирәкмидер.

Кайбер язучылар шигырьнең эчтәлеге, композициясе, фабуласы дип сөйлиләр, шуны аңлатырга тырышалар. Шагыйрь шул әйберләрне уйлап яза башласа, әллә нинди эш майтара алмас иде. Шигырь җаннан чыгарга тиеш. Аны яза алу Аллаһ биргән сәләт дип саныйм. Илһам килгәндә баш миенә мәгълүмат каяндыр тамып торган кебек.

Әдиләнең шигырьләрендә фикер бар. Мин аны әлегә шомартылмаган алмаз дип бәялим, — дип яклап чыкты Ләбиб Лерон.

Әдилә Әхмәтҗанованың «Мин дәшмәм, сорарсыз: Ни булды?» шигырендә Ләбиб Лерон актуаль, кызыклы фәлсәфә дә табарга тырышты.

— «Вакытын белешеп, рөхсәткә ымсынып, ничә кат диварны ватасы?! Әйтергә сүзе бар, ишетеп тыңлаучы кешеләр тик кайдан табасы?..» сүзләре минем күзлектән караганда бик дөрес әйтелгән. Хәтер көнен үткәрергә күпме киртәләр ватып мәш килеп йөрдек. Без сорап та рөхсәт ала алмыйча йөри торган заманда яшибез. Борынгы бабаларыбызны искә алудан мәхрүм калуга мәҗбүр ителгән кавемгә әверелеп барабыз шикелле. Әлбәттә, бу юлларны һәркем үзенчә аңлый, дәлилли ала. Шигырь шулай булырга тиеш тә. Җиңел генә аңлашылса, ул кызык булмас иде.

Без сорап та, рөхсәт ала алмыйча йөри торган заманда яшибез.

Мин шигырьгә исем кую яклы. Күп кеше исем куймый. Әгәр исем куйсаң, шигырь бөтене белән бер фокуска җыела. Шушы әйберне яшьләр аңласыннар иде. Юк кына кебек тоелган рәсемнең дә исемен укыгач, аның мәгънәсе ачылып китә, аны яхшы кабул итәсең, — ди яклаучы.

Ләбиб Лерон шагыйрьләрне бер калыпка кертергә кирәкми дип саный.

— Җырчыларны да бер төрле тавышка көйлиләр дә, гомер буе шул бер балык мае көенә җырлап йөриләр. Безнең Рәшит Гәрәй исемле шагыйребез бар иде. Арышлар, бодайлар турында матур язгач, аны шул темага кертеп җибәрделәр һәм ул басудан чыга алмады. Рәшит абый Евтушенко белән Мәскәүдә укыган кеше иде. Калыпка кертмәгән булсалар, әллә нинди темаларны ачкан булыр иде. Язучыларның әсәрләрен стандартларга кертергә тырышып, без аларның үз юлларын бутарга тиеш түгел, — диде ул.

Гаепләнүче гаебен таныды...

Суд ахырында гаепләнүченең үзенә дә сүз бирелде.

— Иҗатыма карата игътибар биргәнегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Тәнкыйть фикерләре белән килешәм. Хәзерге вакытта җитешсезлекләремне киметү буенча эшлим. Ритм һәм рифмага игътибарны арттырырга кирәклеген аңладым, — диде Әдилә Әхмәтҗанова.

...ә хөкем юк

Казыя гаепләүче һәм яклаучыларның чыгышын тыңлаганнан соң, дәлилләр җитмәү сәбәпле, хөкем карары чыгаруны башка вакытка күчерде.

Әдилә хәзер хөкем карары чыкканга кадәр «ут өстендә» яшәргә тиеш була. Киләсе хөкемнең кайда һәм кайчан булачагы да билгеле түгел. Шулай итеп, Әдилә алты айга хөкем ителми калды.

— Гаепләүчеләр санап киткән җитешсезлекләр, гомумән, яшьләр иҗатына хас. Әдилә Әхмәтҗанованың күбрәк яшьләр иҗатын укыганы сизелә, классик әдәбият белән аз таныш дигән фикер кала, — дигән бәя бирде Рифә Рахман.

Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова чараны уздыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

— Көллияттә төрле яктан сәләтле студентларыбыз бик күп. Без шушы тәкъдимне зур ышаныч дип кабул иттек. Бу бик кызыклы эш формасы. Яңа каләм тибрәтә башлаган кеше өчен әдәби суд аша үтү зур тәҗрибә бирә. Әдилә танылган шагыйрьләр тарафыннан әйтелгән киңәшләрне кабул итеп, киләчәктә бик матур иҗат итә торган шагыйрә булыр дип ышанам, — диде Гөлнара Гарипова.