Эльмира Зарипова: «Хезмәт базарында тәрбиячеләр, медиклар һәм программистлар кирәк» | intertat.tatar

Эльмира Зарипова: «Хезмәт базарында тәрбиячеләр, медиклар һәм программистлар кирәк»

Дистанцион теркәлү, эшсезләр, эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме, кадрлар кытлыгы һәм югары уку йортларында бюджет урыннарын арттыру турында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

Бер эшсезгә - өч эш урыны

Эльмира Әмировна, Татарстанның эш базарында бүген хәлләр ничегрәк?

Икътисадның барлык өлкәләрендә һәм тармакларында эшчәнлек яңару белән эш базарындагы ситуация дә активлаша. 2020 елның августында бездә эшсезлек иң югары ноктасына җиткән иде. Ул чакта мәшгульлек үзәкләрендә 80 мең кеше теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда, хәзер тынычрак. Бүген мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә 20 мең кеше эшсез буларак теркәлгән.

Шул ук вакытта хезмәт базарында 56-60 мең вакансия бар. Эш бирүчеләр төрле тармакларда хезмәт хаклары төрле дәрәҗәдә булган эшләр тәкъдим итә. Иң мөһиме – эш бирүче белән эш эзләүченең бер-берсен табыштыру.

Мәшгульлек үзәкләренең барлык эше электрон форматка күчүен дә әйтергә кирәк. Эш эзләүче кешеләр өчен дә ул бик кулай. Халык электрон сервислардан, «Труд всем – работа в России» гомумроссия порталыннан актив файдалана, шуның аша мәшгульлек хезмәтләренә мөрәҗәгать итә. Узган ел мәшгульлек үзәкләре хезмәтләреннән барлыгы 180 мең кеше файдаланган, мөрәҗәгать итүчеләр саны бүген дә элеккеге дәрәҗәсендә.

Республикада эшсезләр саны кими. Бүген дә эшләре туктап торучы яки эштән кыскартылу куркынычы алдында калган кешеләр бармы?

Бу яктан вәзгыять тотрыклы. Соңгы ике-өч елда традицион рәвештә 1,5-2 мең кеше эштән кыскартылу алдында тора. Без моны кисәтү чараларын кулланабыз, эш бирүчеләр белән эшлибез. Оешма банкротлыкка чыгу яки ябылу стадиясендә икән, закон буенча мәшгульлек хезмәтенә кыскартулар булачагы хакында алдан ук мәгълүмат җиткерергә тиеш. Андый очракта без хезмәткәрне яңадан укытабыз, аңа башка эш эзлибез.

Базарга кем кирәк?

Хәзер барлык ведомстволар да пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә кире кайтырга тырыша. Ә сездә бу эш нәрсәгә нигезләнә?

Барыннан да элек предприятие һәм оешмаларның эшче кадрларга булган ихтыяҗларын фаразлауга. Эш бирүчеләргә кем кирәгеннән чыгып, без белем бирү системасы белән хезмәттәшлек итәбез. 

Россия Президенты фәрманы белән, быелдан илебезнең югары уку йортларында бюджет урыннары арттырылды. Татарстанда бу 4 меңгә җитте. Югары белем бирү өлкәсендә бездә вузларга керүчеләр өчен якынча 16 мең урын булган булса, хәзер бу сан 20 мең.

Бюджет урыннары эш бирүчеләрнең ихтыяҗларыннан чыгып арттырылса, бу икътисадның тиешле хезмәт ресурслары белән тәэмин ителүен белдерә, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар исә хезмәт базарына эшсез буларак килеп керми.

Хезмәт базарында бүген нинди белгечләр кирәк?

Мәгариф өлкәсендә бүген балалар бакчалары тәрбиячеләре, кече тәрбяичеләргә зур кытлык булуын күрәбез. Моннан тыш, хезмәт базарында медикларга – тар профиль белгечләренә һәм IT өлкә специалистларына сорау зур. Болар – мәктәп тәмамлаган яки махсус урта белем алган яшь белгечләр эш таба алган өлкәләр.

Эш бирүчеләргә машина йөртүчеләр, монтажчылар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, ашчылар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү белгечләре, педагоглар кирәк. Төзелеш өлкәсендә гадәттәгечә бетончылар, арматурачылар, эшче һөнәр ияләре җитми. Шулай ук ашчыларга, кунакханә хуҗалыгы һәм туризм өлкәсе белгечләренә дә сорау бар.

Һәр эшсезгә – субсидия

Мәшгульлек үзәгендә теркәлүчеләрне эшкә алган өчен эш бирүчеләргә нинди дәүләт ярдәме каралган?

Президент Владимир Путин халыкның эш белән мәшгульлеген кризиска кадәрге күрсәткечләргә җиткерү бурычын куйды. 2019 елда эш базарында 2 миллионга якын кеше мәшгуль иде. Кызганычка, 2020 елда бу күрсәткеч кимеде. Кризиска кадәр булган саннарга ирешү өчен, 17 мең кешене эшле итәргә кирәк. Акрынлап без ул күрсәткечләргә ирешәбез. Моның өчен федераль хакимият тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтелә, аерым алганда, эш бирүчеләргә субсидияләр каралган. Эшсез гражданинны эшкә урнаштырса, бер, өч һәм алты ай дәвамында аңа минималь хезмәт хакы күләмендә акча һәм иминият кертемнәре күчерелә. Шул рәвешле эш бирүчеләрдә эшсезләрне эшкә алуга карата кызыксыну уяна.

Эш бирүчеләр дәүләт ярдәмен ничек ала?

«Работа в России» порталындагы шәхси кабинетта кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә эш бирүченең дәүләт субсидиясе программасында катнашырга теләве хакында «галочка» куярга кирәк. Шул рәвешле, эш бирүче эш эзләүчене кабул итәргә әзерлеген күрсәтә. Бер уңайдан ул үзләрендә нинди эш урыннарының буш булуын, нинди вакансияләр барлыгын һәм нинди таләпләр куелуын да күрсәтергә тиеш. Аннары районның мәшгульлек хезмәтләре эш эзләүче кешегә теге яки бу оешмага эшкә урнашырга тәкъдим итә. Бүген бу программада Зәй, Әлмәт, Чаллы, Казан бик актив катнаша, 200гә якын эш бирүче катнашырга теләк белдерде. Бер нәрсәгә игътибар юнәлттерәсем килә: әлеге программада юридик затлар гына түгел, оешмасына ике-өч эшче кирәк булган хосусый эшмәкәрләр дә катнаша ала.

Татарстанда эш эзләүченең социаль портреты ниндирәк?

Эшсезләр арасында нигездә 30 яшьтән алып 49 яшькәчә булган гражданнар. Аларның күпчелеге хатын кызлар һәм урта белемле кешеләр. Шул ук вакытта без уңай күренешне дә күзәтәбез – яшьләр арасында эшсезләр саны кими. Яшьләр хезмәт базарында үзләренә лаеклы эш урынын тиз таба.

Пенсия алды яшендәге кешеләргә бездә өстенлекләр бар, аларны кабат укыту буенча төрле программалар эшли. Бу да үз чиратында берничә елдан эшсезләр арасында булачак пенсионерларның саны кимүгә китерә.