Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәллүр кыз» Резедә Вагыйзова: «Безнең кадәр тормышны сөйгән кеше юк»

«Унике саны да тигез кеше тормыштан зарлана, ә без, мөмкинлекләре чиклеләр дөньяга нык гашыйк», ― ди Актаныш районы Теләкәй авылы кызы Резедә Вәгыйзова. «Бәллүр кыз» актив рәвештә Инстаграм-блогын алып бара, бизнеста кайный, кул эшләнмәләре ясый.

news_top_970_100
«Бәллүр кыз» Резедә Вагыйзова: «Безнең кадәр тормышны сөйгән кеше юк»

Резедә инвалид коляскасында хәрәкәт итә. Аңа бүген 42 яшь. Туган йортында әтисе Васил һәм әнисе Гөлзәйнә белән яши. 

«Кыскача әйткәндә, „бәллүр кеше“ булам», ― диде Резедә үзенең диагнозы хакында. Камилләшмәгән остеогенез бу. Кул-аяклар еш сыну һәм дөрес ялганмау сәбәпле, сөякләр форманы югалта, гәүдә үсми кала.

― Әти-әнием исән чакта мохтаҗлыкта яшәмим, шөкер. Кирәк-яраклар алу буенча да кыенлыклар кичергәнем юк, ― ди Резедә. 

Гөлзәйнә апа белән Васил абыйның көтеп алган икенче баласы ул Резедә. Табиблар яңа туган кызчыкны күреп, анага коточкыч хәбәр җиткерә: баланың аяк-куллары тиешенчә үсмәгән, ул гомергә гарип булачак. «Бәлки, хастаханәдә калдырырсың?» - дигән тәкъдим ананы тәмам рәнҗетә.

― Аллага шөкер, үз вакытында утыра башлаганмын, телем ачылган, вакыты җиткәч, шуышып «йөреп киткәнмен». Кечкенәдән ушлы булдым мин. Үткен идем. Тумыштан тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылганмын инде. Укырга, язарга өйрәндем. Әти белән әни мәктәпкә күтәреп алып бара, күтәреп алып кайта иде. Кышын өйгә килеп укыттылар. 9 сыйныф тәмамладым, ― дип искә ала Резедә.

Өстәмә белем алмадыгызмы?

Мин мәктәпне тәмамлаганда интернет заманасы түгел иде. Хәзерге мөмкинлекләр булса, мин ул вакытта укыган булыр идем. Менә ике ел элек үзебездә, Актанышта техникумда тегүчелеккә укып чыктым. 

Бу кул эшләре белән мавыгу каян килгән?

Бу кечкенәдән инде. 7 яшьтә тотындым бу эшкә. Бәйләргә әбием өйрәтте. Бабам агачтан энәләр ясап биргән иде. Уенчыкларның ниндиен генә бәйләмим. Аннары, жилет, оекбаш, башлык ише әйберләр. Сәйләннәр белән дә мавыгам. Күптән түгел Арчада «Абилимпикс» конкурсында катнаштым. Бу — инвалидлар арасында һөнәри осталык ярышы. Анда ыргак белән бәйләп, икенче урынны алдым. 

Бизнеста да кайныйсыз әле…

Бу эшем — өстәмә керем чыганагы. Төркем җыеп эшлим. Интернеттан кешеләр табам. Аларга өстәмә акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйлим. Нәтиҗәләрем ай саен арта. Холкым нык булу әлеге эшемне алып барырга ярдәм итәдер. Үҗәтлек бар. Мин үземне максатка ирешә торганнардан дип саныйм. Инстаграмда үз блогымны булдырдым. Акрын гына шул платформаны үзләштерәм, күнегәм. Язылучыларым белән аралашам. Кул эшләремне эләм. Тормышымны күрсәтәм.

Кумирыгыз бармы, Резедә?

Гөлүсә Шаһбан. Аның шигырьләренең күбесе, әйтерсең, миңа атап язылган. Мин аның үзен дә, иҗатын да яратам. 

Тормыш девизыгыз нинди?

«Булмаган җиргә тумаган». Нәрсәне дә булса булдыру өчен үзеңә тырышырга кирәк. 

Резедә, иң якын кешегез, сердәшегез кем?

Үзем. Мин көзгегә генә тулысынча ачылам. Берәүгә дә барысын да сөйләп бетергәнем юк. Барысын да сөйләргә ярамый. 

Сез «дуслык» төшенчәсенә ышанасызмы?

Дуслар була да бетә. Яшь чакта берәү дус булса, үсә төшкәч — икенче. Олыгайган көндә башка берәү янда була. Яшь чакта дус булып йөргәннәрнең һәрберсенең хәзер үз тормышы, үз мәшакәте. «Дус» роленә шулай берәү китеп, икенчесе килә тора. Дуслык — минем өчен мәңгелек нәрсә түгел. Әмма ул шулай да бар. Ярдәмгә ярдәм белән җавап бирердәй дусларым бер-ике генә кеше булса да бар. 

Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсыз, Резедә?

Мин ялганга сәләтле кешеләрне сөймим. Ялганга һәм хыянәткә бара алган кешеләрне беркайчан кабул итә алмаячакмын. 

Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз буламы? Андый вакытларда нишлисез?

Андый халәттә бар кеше дә була торгандыр инде, Регина. Вакыт-вакыт моңсуланып аласың инде. Күңелне нидер тырнап торганда кулыма бәйләм алам. Бәйләгәндә барысы да онытыла. 

Хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Хатын-кыз җиргә матурлык символы буларак иңдерелгән. Без матур булырга тиеш. Иң элек — эчтән. Безнең уйларыбыз ук пакъ, чиста, матур булырга тиеш. Ә күңеле матурның төс-кыяфәте дә матур аның. 

Күп кызлар үзләрен түбән бәялиләр, тиешенчә хөрмәт итмиләр, яратмыйлар. Үзләрендә берөзлексез кимчелекләр эзлиләр, үз-үзләренә ышанмыйлар. Кызларга нәрсә әйтер идегез?

Андый кызлар миңа карасыннар, минем энергиям белән тулылансыннар. Үзеңне үзең яратмасаң, сине беркем яратмый. Үзегездә кимчелекләр эзләмәгез. Теге җирем мондый, бу җирем тегенди, дия торгач, Аллаһ Тәгалә күпсенә күрмәсен. Сау чакта зарланырга урын юк. Без барыбыз да матурлар. 

Сезнең шундый позитив, елмаеп кына торучан булуыгызның сере нидә?

Тормышны яратам. Мин гел елмаеп торам. Елмайган кеше матур ул. Андый кешегә уңыш үзе тартыла. Тормышка елмаеп карасаң, ул да сиңа елмая. 

Сезнең кебек ситуациядәге кешеләргә киңәшләрегезне бирегез әле.

Минем кебекләр җир җимертеп яши алар. Матур итеп яши. Сау-сәламәтләр зарлана ул. Ә безнең кебекләр яшәргә тырыша. Безнең кадәр тормышны сөйгән кеше юк. Минем кебек ситуациядәгеләргә шуны әйтер идем: качып, яшеренеп, бикләнеп ятмагыз. Кешеләр белән аралашыгыз. Мин бит менә шундый, тегенди, дип бетеренеп утырмагыз. Мин бит аяксыз, кемгә кирәгем бар, дип мин дә утыра алам. Ә нишләп әле алай утырырга? Сау тәнлеләр дә яшәр өчен туган, сау булмаганнар да. Җир йөзендә һәр җан иясенә урын бар. Һәм һәркайсыбыз бәхетле булырга хаклы. 

Бәхет нәрсә ул?

Бәхет — ул үзеңне кирәкле тою. Үзеңне хөрмәт итә, ярата белү. Әти-әниең, дусларың, туганнарың, танышларың булу. Кемгә дә булса ярдәм күрсәтә алу. Көч куеп эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100