Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың, яки Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре триумфы

Курган өлкәсе Әлмән район үзәгендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туе югары дәрәҗәдә - Татарстан һәм өлкә җитәкчеләре катнашында узды. Бу төбәктә яшәгән эчкен татарлары үтенече белән үткәрелгән бу бәйрәмнән иң зур рухи ләззәт алучылар җирле татарлар һәм Башкортстан көрәшчеләре булгандыр.

news_top_970_100
Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың, яки Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре триумфы

1. Курган өлкәсе Сафакүл авылы 1990 елларны хәтерләтә.

2. Курган өлкәсендә татарларның "эчкен татарлары" дип аталган этнографик төркеме яши.

3. Бөтендөнья татар конгерссының Курганга барып татарстанлыларга концерт куюы.

4. Кургандагы Сабан туенда өч машина бүләк иттеләр.

5. Кургандагы Сабан туендагы көрәш бәйгесендә Татарстаннан ике генә көрәшче катнашты.

6. Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре барлык үлчәүләр буенча да батыр калды.

7. Татарстан Президентының бүләге көрәшчеләр арасында жирәбә буенча уйнатылды.

8. Татарстандагы көчле көрәшчеләренең жирәбәгә каршы булуы нинди нәтиҗәгә китерүе мөмкин?

Көрәшкә һәм Сабан туена килеп җиткәнче, башта бу бәйрәмнең төп "гаеплеләре" хакында язам. Курган өлкәсендә 17 мең татар яши, халыкның 1,9 проценты. Күп түгел. Әмма алар “эчкен татарлары” дигән этнографик төркемгә караулары белән кадерле. Әлмән районында 10 мең кеше яши, 33 проценты үзен башкортлар, 23 проценты татарлар дип күрсәткән. Район башлыгы Дамир Сөләйманов IX Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрүне “халык теләге” дип атады.

- Курганда нинди дә булса зур чара үткәрүне халык сорады, - диде ул “Татар-информ”га. Һәм оештыручыларга, губернаторга һәм бәйрәмнең төп спонсоры – Кукмара районына рәхмәтләрен укыды.

 Язмышны каргамаек, яки 90 нчы елларга сәяхәт

Биредәге татар районы үзәкләрендә йөзәрләгән кунакны кабул итәрлек кунакханәләр юк, шуңа да оештыручылар Щучье дип аталган рус районындагы Олимпия резервы мәктәбенә урнаштырдылар. Мең километрдан артык юл үтеп килгәч, бу як халкының тормышын белми китсәң, гөнаһ булыр иде. 50 км ераклыктагы Сафакүл районына чыгып юл тоттык.

Язганнарны тырнак астыннан кер эзләү, пычрату дип кабул итә күрмәгез берүк. Әбиләр әйтмешли, гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен. Аннары бу Курган өлкәсенә генә карамый, күп төбәкләрдә шулай диярлек. Татарстаннан чыгып киткән саен, үзебезнең тормышка шөкер итеп кайтасың.


Щучье бистәсе үзәгендәге йортларның берсе

Щучье белән Сафакүл район үзәкләре – 90 еллар башын хәтерләтә. Хәер, алай да бик үк дөрес түгел әле. Халыкның яшәеше буенча 90 нчы еллар, ә инфраструктурасы буенча бездә мондый бер генә район үзәге дә юк.

Базарлар пәйда булган заманнан берни үзгәрмәгән диярсең. Бистә үзәгендә – базар. Чүпрәк палаткаларда аягүрә басып сату итәләр. Асфальт дигән нәрсә белән татулык юк монда. Кайда бар, кайда юк. Ә туфрак шәп – безнең Чүпрәледәгечә чем кара, ипигә ягып ашарлык. Шуңа күрә яңгыр явып үткәч, сапер булырга кирәк – карга санап йөрсәң, үзәк урамда батып кайтасың. Үзәктә асфальт бар әле, ә кечерәк урамнарда – таш булса шат булырсың, булмаса, пычрактан йөрисе. Әллә ничә урамны әйләндем, бер йорт каршында гына төзелеш материаллары бар иде. Яңа йортлар бик сирәк күренеш. Щучьеда бөтенләй куркыныч – кая карама, шунда ташландык предприятие биналары. Ватык тәрәзәләрендә хәерчелекнең куркыныч карашы.

Сафакүл хакимияте бинасы һәм үзәк мәйдан

Сафакүл район хакимияте бинасы каршында парк. Бичаралар бер ике урынга заманча аттракционнар да урнаштырган, әмма рәшәткәләре, җиһазлары совет заманыннан калган. Халыкка да, түрәләргә дә бер хәл – хакимият бинасы каршындагы мәйданчыкның бер читендә сазлык. Хәтта сазлык үсемлекләре чәчәк атып утыра анда.

Безнең район үзәкләрендә борылыр урын да юк бит, нәрсәдер төзелгән. Ә монда – бушлык. Анда берни дә юк. Бары тик кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә.



Сафакүлнең үзәк урамы һәм базар

Гайбәт түгел, гыйбрәт диюем шул, халыкны гаепләп әйтмим, эш юк монда. Шуңа да яшьләр Чиләбегә китү ягын күрә. Яшьләр киткәч, кем яңа йорт салсын? Безне районга алып килгән Наил Щучье районында химик коралны юкка чыгару заводы эшли башлавын зур бәхет кебек итеп сөйләде. Безнең Казанда чүп заводы төзелешенә халык каршы чыга, ә монда агулы сәнәгать заводы ачылуны күк капусы ачылу кебек сурәтлиләр. “Шул завод ачылгач, иркен сулыш алып куйдык”, - дип куана Наил. Эш булган кешегә.

Эчкерсез эчкен татарлары

Эчкен татарлары, башка себер халыклары кебек үк бик ачык характерлы. Себер шартларында яшәү халыктан бердәм булуны таләп иткән, шул бу халыкның холкында да чагылыш тапкан. Монда бик ачык кешеләр яши һәм “аерым хуҗалык” булу, борын күтәрү, безнең якларда киң таралган “чинопочитание” дигән әйбер кабул ителми. Эчкен татарлары да бик эчкерсез. Уйлаганын әйтеп бирәләр, булдыралар икән ярдәм итәргә тырышалар. Әмма начальник күрдем дип тәгәрәп китми берәү дә.

Халыкның сөйләме бик кызык. Мин башта аларны башкортлар дип торам. “Ч” урынына “с” әйтәләр, әмма башкортларча “с” урынына “һ” әйтмиләр.

- Сез татармы, башкортмы? – дигән сорауга, бераз уйлаганнан соң:

- Татар! Без - татарлар, - дип җавап бирәләр. Аннары бераз уйланалар да: “Башкортлар белән бер инде без”, - дип юллап та куялар.


Сафакүл мәчетендәге җомга намазына утызлап кеше килгән иде. Бу авыл өлкәнең дини үзәге дияргә була. Үзгәртеп кору башлангач, өлкәдә беренче мәчет 1989 елда Сафакүлдә ачылган. Авыл имамы Рәфкать Ханов 480 урынга исәпләнгән яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәген әйтте. “Урыны да, проекты да бар, акчасы гына юк”, - ди. Акча җыялар.

Рәфкать Ханов фикеренчә, биредәге татарлар үзләренең кем икәнен белә, шуңа күрә алар телен дә, динен дә саклый. Дөрес, мәктәптә татар теле укытылмый икән. Сәбәбе – укытучы да юк, халыкның теләге дә бик көчле түгел, бистәдә башка милләт халыклары яшәве дә үзен сиздерә. Ә менә җирле музейда Башкортстан йогынтысы бик зур. Музейның иң күренгән урынында – Башкортстан гербы. Татарстанныкын күрмәдем. Ә менә федераль дәрәҗәдәге Сабан туен Татарстан уздыра.

Казаннар Курганга барып казанлыларга концерт куйды

Сабан туена Татарстан күпсанлы артистлар армиясен алып килгән. “Казан” бию ансамбле, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Айдар Габдинов, Фәридә-Алсу, Резеда Шәрәфиева, Сиринә Зәйнетдинова... Шушы состав 13 июль көнне Сабан туена төрле төбәкләрдән (иң зур делегация Татарстаннан) чакырылган кунаклар алдында концерт куйды. Щучье районының Олимпия резервы мәктәбе территориясендә! Гаҗәп инде – Казан артистлары башлыча Казан кунаклары өчен Курганга барып концерт куя. Соң шулкадәр расхутлангач, ачык һавада концертын оештыргач, аны шундагы берәр татар авылында куеп булмыймы? Барыбер концертны оештырасы бар бит, шуны дистә километр читтәрәк, татар авылында куйсалар, савабы булыр иде. Эчкен татарлары чын җырчыларны күрер иде. Юк. Безнең җырчылар Курганда ике концерт куйды, берсен - Татарстан тамашачысы өчен.

Мин бу конгрессның гамәлләрен мәңге аңлый алмам, мөгаен. Минем акыл кысаларына кереп бетә алырлык әйбер түгел бу. Бәлки, Казан артистларының Казан кешеләренә Курганда концерт куюының бик бөек ниндидер сәбәбе бардыр, аны мин генә аңлый алмыймдыр. Татар конгрессы параллель дөньяда яшидер дип үземне юаттым. 

Бу концертта Курган кешеләрен эзләдем, аларның фикерләрен беләсем бик килгән иде. Таба алмадым. Курганнан булган бердәнбер кеше – Татарстан җырчылары белән бергә Татарстан тамашачыларына концерт куюда катнашкан җырчы Ярамир Низаметдинов дип аңладым. “Ни өчен Россия төбәкләре татар халкына җырчыларны аз бирә?” – дип сорадым аннан. Ул ике сәбәбен әйтте. “Беренчедән, Татарстан сәләтле яшьләргә ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, Курганда халык ярлы, укыйсы килгән яшь кешенең Казанга китәргә мөмкинлеге юк. Якындагы уку йортына, эшкә керә дә, таланты күмелеп кала. Икенчедән, яшьләрнең теләге бик үк көчле түгел. Мин Казанга укырга чыгып китәр өчен бер ел эшләдем, акча җыйдым”, - ди ул.

Кем белә, Татарстан җырчылары концертны безгә – Татарстаннан килгән кунакларга түгел, эчкен татар авылына барып куйса, биредә яшәүче берәр егет яки кызның шундый көчле теләге уянып, Курган өлкәсе татар халкына тагын берәр Ярамирны бүләк итәр иде?

Араларны якынайткан Кукмара


14 июль – Сабан туе. Төп спонсор – Кукмара районы. Кукмара итекчеләре, табак заводы эшчеләре мең чакрымнан артык ара үтеп, Сабан туена кергән урында татар утарын төзеп куйганнар. Җиде агач йорт бураганнар, мәйданчык уртасында су аша күпергә кадәр бар хәтта! Районның бөтен үзешчәннәрен җыештырып алып килгәннәр, алар Кукмара турында җыр җырлый, шунда ук Кукмара табасын саталар, киез итекләрен. Галәмәт. Бу нинди зур хезмәт! Ә район башлыгы Сергей Димитриев: “Бик авыр булды”, - дип уфтаныр дисәм, “Сабан туен үткәрүне ышанып тапшырган өчен Президентка рәхмәт!” – ди.

- Бу бураларны кая куясыз соң Сабан туе беткәч? – дип сорадым.

Башлык, бераз уйланып җавап бирде:

- Әле ул турыда уйлаган юк...

Бу сорауга җавап биргән чагындагы эмоцияләренә караганда, дөрестән дә бу хакта уйламаган иде ахырысы ул. Уйларлык та булмагандыр – әле районда Сабан туен уздыру зур хезмәт, ә син Курганда, бөтен Россия күләмендәгесен үткәреп кара! 

Кукмара утары белән янәшә башкортларныкы. “Боларга алай кыен булмагандыр”, - дип уйлап куйдым аларның киез тирмәләрен күргәч. Татарлар утрак тормышны сурәтләгән, башкортлар – борынгырак заманны. “Башкорт дустар” Сабан туен бергә үткәрүне хуплый булып чыкты. “Бу бит безнең уртак бәйрәмебез”, - ди Баймак районы мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Җиһаншина. Чыннан да, федераль Сабан туе икән, нигә Башкортстан белән бергә үткәрмәскә?

Әмма моның үз кыенлыклары бар шул. Ниндидер кирәкмәгән кытыршылык бар. Шул ук Гөлназ Җиһаншинага мин татарча сораулар бирәм, ул ватып-җимереп русча җавап бирә. Бар шул каршылык, бар.

“Казаннар” дигәч, җирле татарлар җирләре-күкләре белән сөенә. Шатрау (Шатрово) районында бер генә татар авылы – Кызылбай бар. Мәдәният йорты директоры Шәрифулла белән хәләл җефете Рәйсә Барнашевлар татар теле онытыла башлаган иде, кабат кайта дип сөйләп куандырдылар.

Былтыр авылга Энгель Фәттахов килеп, мәктәптә татар телен укытуны башлап җибәрткән. Кызылбайда татар теле мәктәптә укытыла. Авыл халкы бердәнбер татар авылы исән һәм татар теле сакланачак дигән фикердә. Милләтне саклыйк дисәк, беренче чиратта халыкның матди хәлен яхшыртырга кирәклеген исәпкә алырга кирәк икәненә тагын бер мисал. Кызылбайда меңнән артык кеше яши, яшьләр дә китми ди. Сәбәбе – авылда эш бар, газ кудыру станциясе. Эше булгач, ашы да бар, рухи аш – тел, мәдәният турында да уйланырга мөмкинлек туа.

Бер Сабан туена өч машина


Бу Сабан туенда мәртәбәле кунаклар өч машина алып килгән иде. Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин ат чабышында беренче килүчегә “Шевроле Нива” автомобиле куйды. Аны Воронеждан килгән чабышчы отты. Татарстан Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысовка “Форд-Транзит” бирде. Көрәш батырына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан “Лада Гранта” куелган иде.

Авыл хуҗалыгы районы булгач, Курган өчен бу бәйрәм бигрәк тә якын ди губернатор. Рөстәм Миңнеханов Сабан туен иң матур бәйрәмебез дип атады. "Исәнлек-саулык, киләчәктә дә шулай күрешергә язсын. Исән-сау булыйк, алга таба барыйк", - диде ул.


Мәдәният министры Ирада Әюпова исә татар милли киеменнән булуы белән куандырды. Бөтенләй икенче инде!




Үпкәле көрәш шаукымы

Сабан туеның бизәге – көрәш. Әлмәндәге Сабан туе алдыннан көрәш дөньясында бәләкәй генә гауга чыгып алды. 

Чабаксарда узган федераль сабан туенда килеп чыккан бәхәс халык арасына чыкты. Бәхәс шуннан гыйбарәт - төп приз, автомобиль баш батыр Муса Галләмовка бирелмичә, жирәбә буенча уйнатылды. Бу кайбер көрәшчеләрдә, шул исәптән Муса Галләмов һәм Раил Нургалиевтә дәгъва тудырды. Автомобильнең жирәбәдә уйнатылачагы бәйгенең положениесенә язылмаган иде. Өстәвенә Чабаксардагы Сабан туендагы жирәбәгә Татарстан көрәшчеләрен кертмәделәр. Чувашия көрәшен оештыручылар жирәбә уйнату төбәкләрдәге көрәшчеләргә стимул тудыра һәм төп призның бер үк кешеләргә бирелүенә чик куя дип саный.

Татарстан көрәшчеләренең кайберләре "көрәштә төп приз жирәбәдә уйнатылса, сабан туйларына йөрүчеләр дә бетәр" дигән фараз әйткән иде.

Әлмәндәге көрәштә шулай булып чыкты да. Татарстаннан ике көрәшче генә иде. Түбән Камадан Шамил Локманов (70 кг) һәм Наил Зәйнуллин (100 кг). Авыр үлчәүдәге чемпионнар - асыл егетләр юк иде.

Бәйгедә төрле төбәкләрдән килгән 15 команда катнашты, 44 үсмер һәм 47 ир-ат. Иң күбесе Төмән белән Башкортстаннан. 

Татарстан уздырган федераль дәрәҗәдге Бөтенроссия авыл Сабан туенда нигә бездән катнашучылар аз иде соң? Сабан туена кадәр үк исемен әйтергә теләмәгән, авыр үлчәүдәге бер көрәшчебез: “Анда жирәбә булачак, бармыйбыз”, - дигән иде. Мөгаен, үзенең җиңәчәгенә ышанган көрәшченең автомобильне үзендә калдырасы килгән.

Наил Зәйнуллин тагын ике сәбәпне атады. Ара ерак булгач, безнекеләр иренгәннәрдер, ди ул. Аннары Җөридәге Питрау узуның да җитди сәбәп икәнен әйтте – көрәшчеләр шунда киткәндер, ди. Ә Җөридә машина жирәбәсез уйнатыла! Ә Наил автомобильне жирәбәгә уйнату гадел күренеш, ди. “60-70 үлчәмнәр дә шулай ук көрәшә, тренировкаларга йөри. Чабаксардагы оештыучыларга үпкәләргә кирәк түгел. Аннары көрәшнең төп бүләге - тәкә. Ә машинаны кемгә бирәсен оештыручылар хәл итә.” 

Шамил Локманов та жирәбә уйнатуны дөрес кагыйдә дип санавын әйтте. Аның фикеренчә, туган ягында - Түбән Камада берничә ел элек жирәбә системасы булган, әмма соңыннан ни өчендер аннан баш тартканнар. "Ул элеккедән килгән сүз иде, авыр үлчәмдәгеләр генә гел җиңә. Без дә бит гел тренировкаларда, гел эшлибез. Без абсолют батыр өчен көрәшкә язылып та тормыйбыз. 120 кг үлчәмдәге батырга каршы чыгудан ни мәгънә? Имгәнүең генә бар.  Зур үлчәүдәгеләр арасында 15әр машина отканнары бар. Ә без гомер буе көрәшсәк тә юк. Яшь уза барган саен бу уйландыра", - диде Шамил.

Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың

Татарстанның асыл егетләре килмәү үз эшен эшләде. Әлмән Сабан туе Башкортстанның триумфына әйләнде. Башкортстанның биш асыл егете биш үлчәүдә баш батыр дип табылды! Болар - Рушан Ильясов (Башкортстан, 70 кг), Артур Зөлкарнәев (Башкортстан, 80), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан, 90 кг), Рөстәм Исламов (Башкортстан, 100 кг), Рәдиф Акчурин (Башкортстан, 120).

Татарстанлылар да сынатмады дип әйтергә була. Шамил Локманов та, Наил Зәйнуллин да үз үлчәмнәрендә икенче урын алды. Миңа Шамил белән Башкортстан егете Рушан Акчуринның көрәше аеруча кызыклы булып тоелды. Беренче алышудан соң ук Шамил җиңелер дигән шик керде күңелгә. Рушанның йөзендә үз-үзенә ышану бар иде, ә Шамил иренен тешләп башын чайкап алды. Әһ, минәйтәм, үзенең җиңәчәгенә ышанмый бу. Шамил оттырды. 

- Җиңелүне ничек кабул иттең? – дип сорадым Шамилдән.

- Обидно инде. Димәк, тагын да күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Хәзер көндәшемне беләм. Шуңа күрә икенче юлы күбрәк тырышырга туры киләчәк. 

Абсолют батырга көрәшкә Артур Зөлкәрнәев кына җөрьәт итте. Ике секунд эчендә абсолют батыр кем булачагы хәл ителде – Рәдиф Акчурин җиңүче дип табылды.


Рәдиф Акчурин Башкортстанның Федоровка районыннан. "Бик шатмын. Гомер буе көрәшәбез, быел беренче генә җиңү түгел. Теге атнада гына ат оттым”, - дип сөйләде ул. "Авыр көрәш булды", - дип бәяләде бу бәйгене. Биш батырның да Башкортстаннан булуын Татарстаннан көчле көрәшчеләр килмәве белән аңлатты. “Татарстанның үзендә көрәш уза, бөтен көчле көрәшчеләр шунда. Алар килгән булса, көрәш кызуырак узар иде”, - диде ул.

Иң кызыгы – авыр үлчәүдә көрәшүче Рәдиф жирәбәгә каршы түгел икән. 

- Безнең үлчәүдәгеләрне көрәштерсәләр, безгә җиңелрәк булыр иде... Шулай да, жирәбә булса, җиңел категориядә көрәшкән егетләргә үпкәләрлек булмас. Кемнең бәхете бар, шуңа эләгә ул очракта. Жирәбә дөрес дип уйлыйм. 

- Һаман бер кешеләргә эләкмәсен өченме?

- Әйе. Чөнки җиңел үлчәүдәгеләр авыр үлчәүдәгене җиңә алмыйлар бит.

- Башкортстаннар җиңүен ничек кабул иттегез?

- Әлбәттә, Башкортстаннар җиңүе белән горурланам. Җитмәсә, бишебез бер машинада килгән идек, ике машина белән кайтып китәбез инде.

Баш батырлар арасында лотерея


Иң кызыгы – машина уйнату мизгеле. Үз үлчәмнәрендә батыр калганнар сәхнәгә чыкты. Иң башта лототроннан шарларны кем беренче алырга тиеш икәнлеген жирәбә буенча ачыкладылар. Аннары лототрон эченә пластмасса шарлар салдылар. Аларның бишесе эчендә дә кәгазь булырга тиеш иде, дүртесе чиста, берсенә “автомобиль” дип язылган. Лототронны әйләндереп җибәргәч, биш батыр да берешәр шар алды. Аннары чират буенча үз шарларын ачтылар. Аннары алып баручы Инсаф Абдулла фәрманы буенча чиратлашып ачып, шар эчендәге кәгазьне карадылар. Берсе ача, юк, кәефе кырыла моның. Икенчесе ача – язусыз кәгазь, монысының да өмет өзелә, ә калганнары исә бер урында таптанып торалар, яман хәлләр боларда!

Җитмәсә, Инсаф Абдулла да: "Буш! Буш!" - дип кычкырып, тегеләрнең яралы йөрәкләрен телгәли. Ә сәхнәдә батырлар! Ничек исән төшә алды ул сәхнәдән Инсаф Абдулла - әле дә аптырыйм. 

Дүртенче кеше – Рушан Ильясовның кәгазендә “автомобиль” дигән язу чыкты. Шатлык! Рушанны өч батыр кочаклап котлады, бик кәефе кырылган берсе котлап мәшәкатьләнмәде, анысының ачуы килгән иде бугай...

Тагын бер искәртик – Рушан беренче урынга безнең Шамил Локмановны отып килде. Бу көнне язмыш Шамилгә мәрхәмәтлерәк булса, бәлки машина да Татарстанга кайтып киткән булыр иде...

Бәхетле Рушан “Яңа Гасыр” каналы һәм “Татар-информ”га интервью бирде. Ул 1989 елның 20 июлендә Авыргазы районы Морадым авылында туган. Хатыны белән беренче балаларын көтәләр.

- Миңа чыкмас дип уйлаган идем. Байтак еллар көрәшәм инде. Россиядә биш мәртәбә көмеш призер, ике мәртәбә Башкортстан чемпионы. Әмма мондый бәхет миңа эләккәне юк иде әле. Мин үзем аптырадым, беренче мәртәбә шундый зур җиңү һәм зур шатлыклар кичерәм.

- Автомобильне жирәбә буенча уйнатылуны ничек кабул иттегез?

- Жирәбә итеп уйнатылу дөрес дип уйлыйм. Чөнки безнең авырлык җиңел, 120 үлчәүдәгеләр белән көрәшү авыр. Безгә машина оту мөмкинлеге булмаячак.

- Моңарчы машинаң бар идеме соң?

- Гыйнвар аенда гына машина алган идем.

- Монысын нишләтәсең?

- Монысын, Алла боерса, кайткач сатармын дип уйлыйм. Ипотека... Ипотека түләргә кирәк.

- Биш батыр да Башкортстаннан иде. “Булдырды башкорт егеттәре” дигән горурлык кичерәсезме?

- Өч көн элек сөйләштек тә, бер машинага утырып килдек. Бишебез дә чемпион булырбыз дип уйламаган идек. Азактан чемпион булгач, күзгә яшьләр дә тыгылган сыман булды. Бер машинада килдек бит. Бишебез дә чемпион булдык, Аллага шөкер.

- Ни сәбәпле бишегез дә батыр була алды дип уйлыйсыз?

- Төмәннән көчле көрәшчеләр килгән. Татарстаннан төп состав килмәгән бит. Татарстаннан төп состав килгән булса, көрәшүе авыррак булыр иде. Без Россия чемпионатында да Татарстан белән финалларда беренче, икенче урыннарга көрәшәбез, авыр көрәшәбез. Безнең татар-башкорт көрәше бит. Безнең төп көндәшләр – Татарстан.

Бәхетле егетне телевидение операторлары, фотографлар аптырата башлады. Машинасы янына бастырып төшерделәр, аннары машинага утырырга куштылар. Җитмәсә, һәрберсе өйрәтә. “Ишекне ач!” “Алга кил!” “Бер метр артка бас!” “Машинаны кычкырт!” Көрәштә каушамаган Рушан аларның сүзләрен берсүзсез үтәде.


"Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә"

Рус халкы: "На обиженных воду возят", - ди. "Жирәбә буенча дөрес түгел, фәлән", - дип үпкәләп Сабан туйларына йөрми башласа безнең егетләр, нәтиҗәсе дә менә шундый була икән ул. Тезелеп килде башкорт егетләре, ут уйнатып көрәшеп, Татарстан куйган машинаны алып кайтып та киттеләр. 

Булдырдылар! Уйланырга урын бар монда.

Гаделлек булмауга кагылышлы бәхәсләр теләсә кайсы спорт төрендә бар. Татар халкының күпчелек вәкилләре үпкәчелрәк булуы, теләгәнен өзеп әйтә алмыйча астыртынрак эш йөртүне сөю сәбәпле, көрәштәге кечкенә генә бәхәс тә кирәгеннән артык кара төсмерләргә керә. Футбол-хоккейдагы бәхәсләр дулап тора, беркемнең дә исе китми! Ә мондагы гауга үпкәләшләргә китә. Көрәшнең җәмәгатьчелек өчен шактый ябык өлкә булуы да үз ролен уйный. Көрәштәге бәхәсле моментларны гадәттә шушы өлкәдәге кешеләр үзләре генә белә һәм алар еллар буе хәл ителмичә “консервланган” хәлдә тора. Бу проблемалар хәл ителсен өчен аларны уртага салып сөйләшергә кирәк.

Бөтенроссия авыл Сабан туеның чираттагысы Самара өлкәсе Камышлы районында булачак. Мондый статустагы сабантуйлар 2010 елда Самарада башланып киткән иде. Ул кабат “ватанына” әйләнеп кайта.





















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100