Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба эшмәкәре келәм юып акча эшли

Байлар Сабасында яшәүче Булат Кәримов машина йөртүчеләрнең генә түгел, хуҗабикәләрнең дә эшен җиңеләйткән. Машиналар юа, келәм, мендәрләр чистарта ул. Үзенә эш булдырган кеше хакында - «Интертат».

news_top_970_100
Саба эшмәкәре келәм юып акча эшли
Автор

Булат Казан дәүләт төзелеш, архитектура университетын тәмамлый, башта үзен төзелештә сынап карый. «Төзелеш фирмасында баш инженер булып эшләүнең файдасын күрдем. Үз-үземә ышаныч артты, команда белән идарә итүдә күп тәҗрибә тупладым. Әлеге эшемне башлап җибәргәндә аның ярдәме зур булды», — ди яшь эшмәкәр.

Төзелештән киткәч, үз эшен ачарга тәвәккәлли ул. Бар булган акчасын туплап, өч ай эчендә 150 квадрат метрлы корылма төзеп, машина юу һәм шиномонтаж хезмәтләре күрсәтә башлый. Эш башлаганда кредит та ала. Киләчәкне уйлап эш иткән егетне бурычлар куркытмый.

— Бер елдан соң, яңадан 80 квадрат метрлы корылма эшләдек. Анысы химчистка буенча. Бүген төп юнәлешем — келәмнәр, йомшак җиһазлар, мендәрләр һәм өс киемнәре чистарту. Өс киемнәре буенча эш үзгәрәк, ягъни үзебездә администратор кабул итеп ала. Казандагы танылган Италия компанияләре белән килешү төзеп эшлибез. Киемнәрне шунда тапшырабыз.

Келәм чистартуны ничек башлап җибәрдегез?

Эшне үзебезнең хатадан башлап җибәрдек һәм өйрәндек дисәм дә була. Олы улыбыз кечкенә чагында паласны буяды. Аны интернеттан карап, халык ысуллары кулланып чистарттык. Кыш көне иде бу, киптерергә дә кирәк бит. Үзебез кулдан җиһаз ясап, автомойкада юдык аны. Шуннан өйрәнә-өйрәнә башкаларга да юып бирә башладык. Хәзер инде кулдан эшләнгән ул җайланма белән түгел, заманча җиһазлар кулланабыз, Төркиядән кайтарттык. Автомойкада түгел, аерым цехта юабыз. Юып, тапларын бетереп, сыгып, киптереп, клиентларның өйләренә илтеп тапшырабыз. Юу өчен сыекчалар зыянлы түгел, аларын Төркиядән кайтартабыз.

Мендәрләргә ничек тотындыгыз?

Әйткәнемчә, озак уйлап йөрергә яратмыйм. Бервакыт тормыш иптәшем Чулпан дүрт мендәр тоттырды да, чистартырга кирәк, ди. Сабада мендәр чистарту пункты бар иде ул чакта, ләкин эшләмәгән көненә туры килдем.

«Җомга — кыска эш көне, шимбә ялым, дүшәмбегә ял сорадым, сишәмбегә заказларым күп, чәршәмбегә мендәр сүрүләрем бетә», - ди анда эшләүче апа, мин мендәр күтәреп килгәч. Шуннан өйгә кайттым да, интернеттан мендәр чистарту җиһазлары эзләргә тотындым. Таптым һәм өч көн дигәндә җиһазлар алып та кайттым. Станокларда эшләү тәртибен дә интернеттан өйрәндем.

Әле аның белән генә эш бетмәде. Сүрүләр тегү өчен тегү машинасы һәм тукымалар алдык. Авылларга, районнарга чыгып эшләү кулайрак булыр, дип уйлаштык та, йөрү өчен машина сатып алдым. Нурлат районыннан иске «Газель» машинасы алып кайттым. Цех каршына китереп куйгач, нигә алып кайттың моны, дип көлделәр дә әле. Көлмәсеннәр өчен, туган көнгә бүләк иттеләр, дидем ул чагында.

Клиентлар ничек җыелды?

Газетага белдерүләр бирә башладым. Иң беренче Шыңарга бардык. Анда көне буе утырып, өч мендәр чистарттык. Аннан Килдебәккә барып, алты мендәр чистарттык. Ләкин артка чигенмәдек, ә бүген без эш эзләмибез, халык безне үзе эзләп килә. Балтач, Арча, Теләче, Саба, Питрәч, Кукмара, Биектау районнары һәм Казан халкына хезмәт күрсәтәбез. Беренче гыйнвар көнне генә ял итәбез. Көн саен элемтәдә, көн саен эшлибез.

Келәмнәрнең квадрат метры йөз сумнан башлана. Калынлыгына һәм материал төренә карап, бәяләр үзгәрә. Шулай ук, ни дәрәҗәдә пычрануына да карыйбыз. Мәет яткан пледларны алып килүчеләр дә бар. Йомшак җиһазның да бәясе төрлечә. Келәм чистарту - үзе бер цех. Тузан кага торган җайланма, келәмне юып, сыгып чыгара торган аппарат, киптерү камерасы эшләп тора. Халыктан кабул итеп алганда, 3-7 көн эчендә юып бирәбез, дибез. Заманча, уңайлы җайланмалар бер төн эчендә киптереп бетерә. Мәет чыккан йорт хуҗабикәләре дә келәм юып бирүебезне сорап килә. Андый авыр хәлдә калганнарга ташлама ясап, өчесенә кадәр келәмнәрне юып, илтеп тапшырабыз.

Мендәрләр иске сүрүеннән чыгарып чистартыламы?

Мендәрләрне чистарту аппараты өч бункердан тора. Иске сүрүеннән мамык бер бункерга бушатыла, вакуум ярдәмендә куыла. Тузаны, пычрагы аерым бункерларга тутырыла. Шул рәвешле чистартылган мамык өченче бункерга салына һәм ультрашәмәхә ут ярдәмендә бактерияләре юк ителә. Менә шуннан соң яңа сүрүлеккә тутырыла. Клиенттан килгән сүрүлеккә тутырылмый, андый очракта мендәрне чистартуның файдасы да калмас иде. Мунчадан чыккач та юеш чәч белән мендәргә ятабыз бит, ә дымлы тукымада талпаннар, бактерияләр үрчи.

Ничә кешене эшле иттегез?

Коллективта 5-6 кеше. Әгәр команда дөрес тупланмаган икән, үзең генә бернәрсә дә эшләп булмый. Коллективтагы һәр кеше тырышып, халык канәгать калсын дип эшли. Бу эшебезне гаилә бизнесы дисәк тә ялгыш булмас. Иң ышанычлы таянычым - Илсур Газизов, бертуган сеңлемнең ире. Цехтагы эш барышын барлап торучы да, келәмнәрне сыйфатлы итеп юучы да ул. Тормыш иптәшем Чулпан мендәрләр өчен җаваплы. Мендәрләр чистартуга заказларны кабул итеп ала, сүрүлекләрне дә үзе тегә.

Киләчәккә тагын нинди планнар?

Төзелешкә тотынырга исәплибез, ателье ачарга хыял бар. Келәмнәрне төрле үлчәмдә кисеп, кырыйларын тегеп бирүне күздә тотабыз. Кирәк икән, ремонтларбыз. Машинабыз искерде, аны яңартасы бар. Аллаһка шөкер, эш бар, кулланучылар артып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100