Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чайлдфри: алар нигә бала тапмый?

Кемнәр алар үз теләкләре белән баладан баш тартучылар? Чайлдфрилар үз карашлары хакында «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Чайлдфри: алар нигә бала тапмый?

Чайлдфрилар турында элек ишеткәнем генә бар иде. Ләкин Интернет челтәрләрендә аларның төркемнәре артканын, андагы кешеләр саны да шактый булганын күргәч, бу тема белән кызыксына башладым.

  • Чайлдфри — (инглизчә childfree - балаларсыз мәгънәсендә) аңлы рәвештә баладан баш тартучылар. Бу исемлеккә "башта үзебез яшәрбез, аннары балага өлгерербез" дигән кешеләр керми. Шулай ук балага уза алмаучыларны да чайлдфри дип атау дөрес түгел.

Саннар

  • АКШның Сәламәтлек статистика Илкүләм үзәге мәгълүматлары: чайлдфрилар саны бик тиз арта. 1982 елда - 2,4 процент, 1990 - 4, 1995 - 7. Хәзер АКШтагы дүрт кешенең берсе баласы булуын теләми.
  • Баладан баш тартучылар арасында ак тәнлеләр күбрәк.
  • Россия өчен бу чагыштырмача яңа күренеш. 2014 елда Мәскәүдә яшәүчеләр арасындагы сораштыру нәтиҗәсендә 17 процент кеше баласы булуын теләмәвен әйткән. Россиядә бу күрсәткеч - 6 процент (Лента.ру мәгълүматлары).
  • Баладан баш тартучылар - югары белемле, үз-үзен тәэмин итә алган, карьерасы белән кызыксынганнар.
  • Чайлдфрилар - керемнәре чагыштырмача югары булган кешеләр.
  • Чайлдфрилар гаиләдә ялгыз үскән балалар арасында күбрәк икәне ачыкланган.
  • Европада 15 процент гаиләнең баласы юк. Россиядә бу күрсәткеч - 8 процент.
  • Социологлар фикеренчә, чайлдфри булырга теләүнең төп сәбәпләре: карьера ясау омтылышы, акчаны үзенә генә тотарга теләү, ялгыз тормыштан аерылырга теләмәү, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре нык булмау, психологик комплекслар, сәяхәт итәргә ярату, хайваннары булу.

Ни өчен хәзерге җәмгыятьтә чайлдфри булу нормаль күренеш санала? Ни өчен хатын-кызлар бала табудан баш тарта? Интернеттагы төркемнәрдә чайлдфрилар баланы ничек кенә атамаганнар: «личинус», «хатын-кыз калдыгы», «баш авыруы» һәм башкалар. Миндә туган сорауларга чайлдфрилардан башка кеше кеше җавап бирә алмас. Шуңа да аларның үзләре белән сөйләштем.

«Миллион сум бирәм дисәләр дә, бала тапмас идем»

«Вконтакте» челтәрендә үзенең чайлдфри төркемен булдырган Настя үзен чайлдфрига саный. Аның берничә төркеме бар икән.

«Мин фикердәшләремне бергә тупларга уйладым һәм чайлдфрилар өчен интернетта төркем булдырдым», — диде Настя.

«Мин фикердәшләремне бергә тупларга уйладым һәм чайлдфрилар өчен интернетта төркем булдырдым», — диде Настя.

Чайлдфри булу фикере миндә күптән туды. Балачактан килгән психологик җәрәхәтләр юк. Ләкин үземнең нәселне дәвам итәсем килми. Вакытымны ничек телим, кем белән телим, үземчә үткәрәсем килә.

Бер тапкыр да бала табарга теләк булмадымы?

Юк. Үзең уйлап кара, бала табу авырлыклары! Ул бала табу процессы ук күңелне кайтара. Ә тапканнан соң организм белән булган хәлләр… Бөтен эчең, күкрәкләрең ямьсезләнә. Бала дип, мин үземнең матурлыгымны югалтырга җыенмыйм. Миллион сум бирәм дисәләр дә, бала тапмас идем.

Сабыйларга карашыгыз нинди?

Гадәти. Кунакка бала белән килгәннәрен яратмыйм. Мин аларның балаларын тыңлап, карап утырырга тиеш түгел. Әгәр дә кешеләр моңа үпкәли икән инде, минем анда эшем юк. Алар гел нәрсәдер ашарга сорый, олылар сөйләшкәнен тыңлый. Кешечә сөйләшеп тә булмый бит алар янында.

Чайлдфри булуыгызны якыннарыгыз беләме?

Мин кешегә бу хакта артык сөйләп йөрергә яратмыйм. Аңлаганнары кабул итә. Балаларга карата бернинди дә хисләрем юк. «Ай, нинди матур бала!» — дип утырганым да юк. Кайберәүләр баланы үзләренең нәсел дәвамчылары булсын өчен таба, кешелек фикере басымы астында бала алып кайтырга мәҗбүр була.

Бәби бөтен буш вакытыгызны алачак дип уйлыйсызмы?

Әйе. Мин теләсә нинди вакытта урамга чыгарга телим. Бала белән алай йөреп булмый. Барасы килгән җиргә барып та, киясе килгәнне киеп, ашап та булмый. Яраткан кешеңә дә вакыт калмый. Бала бары мәшәкать кенә тудыра. Мин буш вакытымны яраткан кешем белән уздырырга телим. Туйганчы йоклыйсым килә. Аннары иртән торып, аны бакчага, яисә мәктәпкә илтүләр бар бит. Нигә кирәк миңа андый проблема? Гомер аннан башка да кыска. Бала табып, бөтен гомеремне аңа багышларгамы? Хәзер ди! Миңа калса, үзең өчен вакыт үткәрү, яраткан эшеңдә булу, бала тәрбияләүгә караганда мең тапкыр артык.

«Кычкырып елаганнарын ишетсәм, ачуым килә»

Казан кызы Алинә дә чайлдфри булуы хакында сөйләде.

Чайлдфри булырмын дип уйламадым. Бала табасым килми, шул гына. Кешегә үз фикеремне җиткерергә дә тырышмыйм, талашмыйм да. Минем үз тормышым, ничек телим, шулай яшим.

Чайлдфрилар — кемнәр алар?

Иң беренче чиратта, ул Интернет төркем. Чайлдфрилар мәйданнарга чыгып кычкырып йөрмиләр. Аларга үзләрен яхшы хис итү өчен башка фикердәшләре белән аралашу кирәк. Безнең җәмгыять дөрес төзелмәгән. Кешеләр хатын-кыз кияүгә чыгып, бала табарга тиеш дигән фикер белән яши. Ә хатын-кызның бала табасы килмәсә? Юк, алай ярамый, имеш. Бала дигән булып, күпме әниләр үзләренең балалары эшләгән юнсез гамәлләрен күрмәмешкә салышалар. Һәр кеше үзе эшләгән эш өчен җавап бирергә тиеш.

Балаларга карашыгыз нинди? Ачуыгызны чыгарган чаклары бармы?

Аларга карата көчле аллергия дә, балаларны ярату да юк. Автобусларда аларга урын бирәм. Этика кануннарына буйсынам. Миңа комачауламасыннар гына. Кибеттә кычкырып елаган баланы ишетсәм ачуым килә инде, әлбәттә.

Ирегез бала алып кайтырга теләмәүгә ничек карый?

Ул минем фикерне хөрмәт итә. Олылар да мине аңлый. Тормышыма кысылмыйлар, яраталар. Рәхмәт аларга. Кызганыч, күпчелек җәмәгать фикереннән курка. Кешеләр толерант булсыннар иде. Ләкин чайлдфриларны аңлаучылар да бар. Алар аз, әмма бар.

«Сабыйларны җенем сөйми»

Казанның Совет районында торучы Рәзифә балаларны бөтенләй күрә алмый. «Кечкенә вакытта ук бала тапмаячагымны белә идем», — диде ул.

Рәзифә, ни өчен балаларга карата нәфрәт зур синдә?

Кечкенә вакытымда әти-әниләр мине гел кечкенә энекәшем белән калдыралар иде. Әни гел эштә, әтинең ял итәсе килә. Мин акырып елаган баланы карап утырырга тиеш. Башка кызлар клубка чыкканда, мин бала памперсы алыштырдым, сөт җылыттым. Баланы урамга да мин алып чыга идем. Парктагы әбиләр миңа «ш»га башланган сүзне артымнан әйтеп калалар иде. Болар барысы да миңа нык тәэсир итте. Хәзер балаларга якын да киләсем килми.

Кеше үз баласын ярата бит, бәлки синеке тугач, бар да үзгәрер?

Юк, үзгәрмәс. Мин кибеттә, поликлиникаларда балаларны очратсам, чыгып китәм. Аларга карый да алмыйм. Елаганда авызларын каплыйсым килә. Тавышлары башыма каба. Балаларны җенем сөйми.

Әти-әниең ни ди соң?

Мин алар белән сөйләшүдән туктадым. Әни тагын йөккә узган. Хәзер ди, аның баласын карап утырырмын!. Ул типтереп йөргәндә, мин вакытымны әрәм итеп, бала карамаячакмын.

Алай кырт кисмә әле син…

Үз сүземне әйттем. Бала тапмас өчен мин барысын да эшләргә әзер. Гомеремне үзем өчен үткәрәсем килә. Бу  — мин сайлаган юл, кысылырга беркемнең дә хакы юк.

«Бала таба алмыйм»

Төмәндә яшәүче Айгөл дә үз тарихын сөйләргә булды. «Бала табасым килмәде. Әниләр, кияүгә чыккач, бала алып кайтырга теләгем туар дип, сүз кузгатмадылар. Ул вакытта әйткән сүзләремә әлегә кадәр үкенәм. «Балам булмасын иде!» - дигән идем. Ирем белән сигез ел бергә тордык. Бала алып кайтмавыма ул башта тыныч карады. Соңыннан хыянәт итеп, башка хатынга китте. Без аерылганда ул хатынның ике айлык корсагы бар иде инде. Үкендем. Хәзер ничек кенә бәби алып кайтырга теләсәм дә, булмый. Күпме табибларга йөреп карадым. Йөккә уза алмыйм. Им-томчы әбиләргә дә барып карадым. Шул әйткән сүзләрем аркасында дип уйлыйм. Шуңа да кемне дә булса үгетләп әйтү түгел, уйлагыз диясем килә. Кызлар, үкенәсез, соң була», — дип сөйләде Айгөл.

Дин баласызлыкка каршы

Ислам баланы Аллаһның бүләге итеп кабул итәргә куша.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу темага ачыклык кертте. «Гөнаһ кылсак та, Аллаһ каршында җавап тотасыбыз бар. Әлбәттә, кемдер, хәзрәт, бала тапмау гөнаһ түгел дип әйтергә мөмкин. Саклану, баланы алдыру — болар гөнаһ дип санала. Әгәр дә Аллаһы бирә икән, баланы табарга кирәк. Бу тормышта, үзебезчә яшибез дип генә җәннәткә керә алмыйбыз. Әни булу — бик саваплы. Хатын-кыз бала тапканда беренче тулгак вакытында ук, Аллаһы аның бөтен гөнаһларын гафу итә, ди. Балалар табыгыз, гаилә корыгыз. Аллаһ һәр хатын-кызга иманлы бала бирсен иде», — диде Рөстәм хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100