Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз өемдә — үз көем иде»: 78 яшьлек әбинең йорты янган

Саба районы Мишәбаш авылында яшәүче Гөлсәхрә Шәрәфиева бер мизгелдә йортсыз калган. Әби әлеге өендә гомер буе яшәгән. Хәзерге вакытта балалары һәм оныклары әбигә йорт торгызырга тели.

news_top_970_100
«Үз өемдә — үз көем иде»: 78 яшьлек әбинең йорты янган
Сиринә Әсхәдуллинаның шәхси архивыннан

1 ноябрь көнне Саба районы Мишәбаш авылында яшәүче Гөлсәхрә әбинең йортында янгын чыга. Бәхеткә, әби йортта үзе генә булмый. Аның янына кызы кунакка кайткан була. «Мин гаиләм белән Казанда торам хәзер. Иртән әни шалтыратып, шул куркыныч хәбәрне сөйләде. Янгынны күрше урамдагы Рушан абый тәрәзәсеннән күргән дә, йөгереп менгән. Ишекләрне шакып, апа белән әбине уяткан. «Каты итеп ишек шакыган тавышка уянып киттем», — диде әни. Ишекне ачып, Рушан абый әби белән Айгөл апаны алып чыккан. Алар чыкканчы иске йортның чормасына дөрт итеп ут капкан.

Янгынны иртәнге 4 тулырга 10 минутта иске йорттагы электр чыбыкларының ялганышыннан килеп чыккан, диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Капканың уң ягында иске йорт тора, баз өсте, мунча рәттән эшләнелгән иде. Артта буйдан буйга лапас. Ут ишегалдыннан сикергән һәм төп йорт та яна башлаган аннары», — дип сөйли башлады әбинең оныгы Сиринә.

Йорт каралты-куралары белән бергә бик тиз янып бетә. Ут күрше йорт ягына таба авыша. «Янгын сүндерүчеләр дә тиз генә килеп җитә алмаган. Әгәр дә алар тизрәк килеп җиткән булса, өйне бәлки, алып калып та булгандыр да… Аннан соң күрше йорттагы гараж яна башлый. Аларның анда бөтенесе тоташ — мунчалары да өйгә терәлеп салынган. Гел шул яктан сиптереп торып, күрше йортны саклап калдылар. Дөрес, гаражлары һәм мал тора торган абзарлары янган. Мунчаларына да әзрәк зыян килгән.

Әбигә беренче көнне укол кададылар. Яше дә булгач, без инде йөрәгенә бәрер дип курыктык. Алай да ул бирешмәде, үзен тыныч тотарга тырышты. Икенче көнне кеше килгәч кенә, «Искә төшерәләр», — дип елап алды инде. Бернәрсәсез калды бит ул берничә минут эчендә. Гомер буе шул йортта яшәгән. Бабайга кияүгә чыгып, килен булып төшкәннән бирле», — дип дәвам итте Сиринә.

Гөлсәхрә әбинең бераз киемнәрен, документларын гына алып чыгып өлгергәннәр. «Өйне алып калырбыз дип, өйдән әйбер дә ташымаганнар. Әни сөйләве буенча, гомумән, шок хәлендә булганнар.

Рушан абый кире кереп, шкафта эленеп торган бөтен киемне, апа кереп, чемодандагы документларны алып чыкканнар. Ул безнең элеккеге ике яклы гына йорт иде инде: арткы — аш бүлмәсе ягы бөтенләй янып беткән. Тыштан караганда, өйнең алгы бүрәнәләре генә утырып калган иде. Эчке ягы көлгә әйләнгән. Йортны торгызырлык түгел, шуңа көнендә үк бөтен җирне чистарттылар, анда тип-тигез җир калды хәзер», — диде ул.

Әби бу йортта ялгызы гына торган. Балалары үзләренә чакырса да, төп йортыннан беркая да китәсе килмәгән. Картлык көнендә әбигә башка җирдә яшәү җиңелләрдән түгел. Аның үз өендә, үз көе булган… Хәзерге вакытта Гөлсәхрә әби Мишәбаш авылында күрше урамда гына яши торган кызында тора.

«Без үзебез әбигә бик якын — 3 йорт аша гына торабыз. Исенә төшкән саен урамга чыгып шунда барыр дип, шуңа аны өстәге урамдагы апалар үзләренә алып китте. Әбинең бер күзе күрмәсә дә, үзе генә тора иде, тавыклары бар иде. Төн кунарга гына булса да, алып китеп йөрик дип тә карадык. Юк, риза булмады. Килсә дә, кунарга калмый иде. Үз тәртибенә үзе ияләнгән иде әби. Хәзер ул инде бик тә үз йортын торгызуларын тели. «Шунда берәр ел гына булса да тора алсам иде», — ди.

Без төзелешкә ризалык алдык инде. Төрле оешмаларга да мәрәҗәгать иткән идек, бәлки, төзелеш материаллары белән ярдәм итә алырга теләүчеләр булыр», — ди Сиринә.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен Гөлсәхрә әбинең кызы — Алия Ахмиеваның телефон номеры: 89393605145

4276 6200 1571 1629 — Ахмиева Алия Ануровна (Сбербанк)

5209 8594 2540 9957 — Ахмиева Алия Ануровна (Акбарс)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100