Татарстан шәһәрләрендәге элмә такталарда татар теле ни дәрәҗәдә кулланыла?

Җәмәгать транспортында, вокзалларда аудиобелдерүләрне татарча ишетеп колак сөенә башласа дә, күзләрнең ләззәтләнеп туярлык көннәре һаман юк әле. Урам исемнәре, юл күрсәткеч билгеләр, оешма-учреждениеләрдә элмәләрдә, элмә такталарда русчасы белән беррәттән татарчасын язу ягыннан һаман аксыйбыз. Булган очракта да, әвеш-тәвеш, чалыш тәрҗемәләр дә күп.

Белгечләр Гөлнара Габдрахманова, Зөфәр Мәхмүтов, Эльвина Сәгъдиева 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы шәһәрләренең этнотел ландшафтын өйрәнгән. Авторлар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай шәһәрләрен сайлаган.

Казан

Казанның җиде, Әлмәтнең дүрт, Буаның өч, Яшел Үзәннең өч, Алабуганың өч, Чаллының биш, Нурлатның өч, Чистайның өч урамы билгеләнеп, һәр шәһәрдә үзәк урам өйрәнелгән. Нәтиҗәдә, 12886 язудан торган база формалаша. Аларның һәр шәһәргә күпме өлеше туры килгәне таблицада күрсәтелә.

Дәүләт учреждениеләрендәге, тукталышлардагы язулар, урам исемнәре, реклама афишалары тикшерелгән. Оешма исеме зур хәрефләр белән язылган һәм ерактан күренеп торучы язулар; учреждение һәм фирманың тулысынча рәсми исеме язылган рәсми элмә такталар; эш сәгатьләре турында мәгълүмат; белдерү тактасы; урам исеме язулары, реклама, түләү формасы турында мәгълүмат; бина, гараж диварларында чернила һәм буяу белән язылган язулар өйрәнелгән.

Анализ күрсәткәнчә, Татарстанның ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре тикшерелгән шәһәрләрдәге барлык элмәләрнең, алтакталарның 4 процентында күзәтелә. Һәр өйрәнелгән торак пунктта берьюлы татар һәм рус телләре кулланылган язулар бертигез дәрәҗәдә – 3 проценттан алып 8 процентка кадәр. Калган 85 процент очраккта бер теллелек күзәтелә (рус, татар яки инглиз), 11 процент очракта – өч теллелек (рус, татар һәм инглиз телләре). Бары тик рус телендә генә булган язулар 80 процент күләмендә, бары тик татар телендә генә булганнары – 1 проценттан ким.

Казан

Ике дәүләт телендә булган элмә такталар буенча мәгълүмат түбәндәгечә:

Казанда 120 язуның 5,1 проценты, Әлмәттә 93 язуның 4,8 проценты, Буада 75 язуның 8,4 проценты, Алабугада 74 язуның 2,7 проценты, Яшел Үзәндә 31 язуның 2,8 проценты, Чаллыда 58 язуның 2,6 проценты, Нурлатта 57 язуның 6,2 проценты, Чистайда 35 язуның 5,3 процентында элмә такталар рус һәм татар телләрендә.

Ике дәүләт теленең бертигез кулланышы урам, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемнәре язылган табличкаларда еш очрый. Тикшерүчеләр хакимият һәм идарә органнары эше белән бәйле язуларга игътибар юнәлткән. Төбәкнең тел сәясәте, дәүләт учреждениеләренең “телләр турында” законны ничек үтәве бигрәк тә аларда чагылыш таба. Мондый төр 353 элмә тактаның иң күбе Буа, Нурлат һәм Казанда тәкъдим ителгән. Аларның 31е ике дәүләт телендә, 43е – татар телендә, 260ы – бары тик рус телендә генә.

Нурлат шәһәре

Төрле өлкә оешмаларындагы хәл

Элмә такталар фирма һәм оешмалар эшчәнлек төренә карап та бүленгән. Бу классификация буенча иң күп элмәләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән бәйле – 26 процент. ТКХ өлкәсендә подъездларда кар ишелү, су сүндерү турында кисәтүләр тулысынча диярлек русча тәкъдим ителгән.

Хосусый фирмаларга караган язуларның 3,6 процентында гына ике дәүләт теленең бертигез кулланышы күзәтелә. Бары тик рус теле генә элмәләрнең 78 процентында, татар теле генә 1,1 процентында күзәтелә. Инглиз телендә генә булган язулар 4 процент тәшкил иткән.

Татар теленең иң көчле позицияләре азык-төлек, кондитерлык, чәчәк кибетләре, супермаркетлар, гастрономнар, универмаг, кафе, даруханә, банклар, торакк-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, мәчет биналарында күзәтелә. Тикшеренү күрсәткәнчә, туристик агентлыклар, хосусый медицина учреждениеләре, кесә телефоннары, компьютерлар, кием-салым, парфюмерия, зәркән эшләнмәләре сатучы кибетләр, ательелар татар телен бөтенләй өнәми, инкарь итә. Аларның хуҗалары инглиз теленә һәм латин алфавитына өстенлек бирә.

Коммерция биналары фасадларында татар теле исемендә, эш сәгатьләре турында табличкада күренгәли, шулай да, татар теле рус теле белән генә түгел, инглиз теле белән дә көндәшлек итә алмый. 3,7 процент очракта гына эшмәкәрләр татар телендәге элмә такталарга өстенлек бирә, инглиз теленә исә – ике тапкыр ешрак. Фирма һәм оешмаларда ике теллелек буенча Әлмәттә, Буада, Чистайда башка җирләргә караганда хәл бераз гына яхшырак.

Яшел Үзән

Дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә мөстәкыйль язулар

Белгечләр дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә мөстәкыйль язуларда дәүләт телләре кулланылышын тикшергән. Бу төркемгә төрле күрсәткечләр, урам исемнәре табличкалары, җәмәгать транспорты тукталышларында мәгълүмат, балалар мәйданчыкларында һәм паркларда элмә такталар кертелгән. Барлыгы 588 берәмлекнең 50 проценты Татарстанның берьюлы ике дәүләт телендә. Бары тик татар телендә генә булган табличкалар күренмәгән. 48,8 проценты бары тик русча гына, 3,7 процентында берьюлы өч тел кулланылган.

Аерым шәһәрләрдә анализ үткәргәч, үзенчәлекләр ачыкланган. Учреждениеләрдә ике дәүләт телендәге элмәләргә анализ ясасак, ике дәүләт телендә иң күп язулар Чаллыда (64,3 процент) теркәлгән, иң азы – Чистайда (19 процент). Бу муниципаль хакимиятнең “Телләр турында...” Законга игътибары ни дәрәҗәдә булу дәлиле.

Ут чыгу яки электр тогы куркынычы турында кисәтүләр, балалар мәйданчыкларында кайбер язулар, биналарның фасадында буяу белән ясалган язулар, электән үк сакланган урам исемнәре күбесенчә рус телендә.

Бер үк урамда яңа табличкалар ике телдә, ә кайберләре бер рус телендә генә бирелгән. Татарча атамасы латин графикасы белән язылган урам исемнәре белән табличкалар да очрый.

Мондый мөстәкыйль язуларның иң күп өлеше Алабуга урамнарында (26,6 процент), Яр Чаллыда (20,4 процент), Казанда (17,4 процент), Әлмәттә (17,3 процент), Буада (1,6 процент), Чистайда (3,8 процент), Нурлатта (4,3 процент).

Буа

Нәтиҗә:

Тикшерү күрсәткәнчә, элмә такталарның 4 процентында гына берьюлы рус һәм татар телләре кулланыла, 1 процентыннан азрак өлешендә элмә такталар бер-берсен кабатлый. Нигездә, бу урам исемнәре белән табличкалар, дәүләт учреждениеләре фасадларындагы элмә язулар. Хәер, монда да рус телен генә файдалану белән бәйле хилафлыклар күзәтелә, - ди тикшеренү авторлары.

Федераль билгеләнештәге дәүләт учреждениеләренең барысында да татар телендә визуаль мәгълүмат юк. Урам исемнәре белән кайбер табличкаларның тәрҗемәсе юк яки ирекле тәртиптә (кайчак хаталар белән) тәрҗемә ителгән. Дәүләт учреждениеләре фасадларында ике дәүләт телендә элмә такталар ешрак Чаллыда, иң сирәге Чистайда очрый.

Татарстан шәһәрләренең тел ландшафтында бары тик рус теле 80 процент очракта кулланыла.

Шәһәрләрдә татар теле позицияләре дәүләт теле статусына тәңгәл килми. Дәүләт телләрендә мәгълүмат урнаштыруны катгый контроль алырга кирәк, - дип нәтиҗә чыгарган белгечләр.

Татарстанның Фәннәр академиясе Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова:

Татар теле, татар мәдәнияте кулланышы артты

– Ике дәүләт теле бертигез кулланышы вазгыяте яхшыра. 2015 елда элмә такталарның 6-7 проценты гына ике телдә булса, хәзер уңай якка хәрәкәт бар. “Югары”да бу тема турында фикер алышулар, сөйләшүләр күбрәк ишетелә башлады. Бу тема түрәләрнең игътибар үзәгенә керде. Киләсе елга без тикшеренү үткәрүне ниятлибез. Татарстанда телләрне саклау буенча дәүләт программасы кысаларында финанслау булса, элмә такталарда дәүләт телләре куллынылышын өйрәнергә планлаштырабыз.

Без халык санына, милләтләр составына карап, шәһәрләргә чыгарга уйлыйбыз. Төрле милләтләр яшәгән, татарлар күбрәк яки руслар күп булган шәһәрләрне сайлыйбыз.

Ә татар теле, татар мәдәнияте кулланышы артты дип әйтергә була. Соңгы ике елда шәһәрләр мохитендә татарлык күбрәк күзәтелә башлады. Ниндидер сүзләр, символлар, образлар шәһәр мохитенә яхшы үтеп керә. Бу безнең бренд, безне аерылып торган үзенчәлек, туристлар шуңа игътибар итә. “Түбәтәй” компаниясе дә татарлык алып килде, дизайнерлар да актив эш итә. Чаралар үткәрелгәндә, татар элементлары барыбер керә. “Ворлдскиллс” элмә такталарында да лалә чәчәге сурәте. Универсиадада да татарлык элементлары, татар тарихы булды.

Инглиз теле рус теле үкчәсенә дә басачак

Инглиз теле телисеңме, теләмисеңме керәчәк. Инглиз теленә йөз тоткан бизнес булгач, инглиз телендә реклама такталары да күбрәк булачак. Инглиз теле татар гына түгел, рус теле үкчәсенә дә басачак. Элмә такталарның бер өлеше инглиз телендә кулланылачак, - ди Гөлнара Габдрахманова.

“Вокзалларда икетеллелек кирәк”

Бөтендөнья татар конгрессының Бөтендөнья татар яшьләре форумы да ТР дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча мониторинг уздырган. Әгерҗе, Мамадыш, Казан шәһәре (аэропорт юлы – Кольцо сәүдә үзәге), Буа, Чистай, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат, Спас районы, Болгар шәһәре, Питрәч районында район үзәкләренең урам исемнәре, администрация, социаль объектларның элмә такталары тикшерелгән.

– Без икетеллелек буенча тикшергән һәр районның автовокзалларында, станцияләрендә игъланнар бары тик русча гына, мәгълүмати такталар да шулай ук рус телендә. Гәрчә халыкны беренче булып вокзаллар каршы ала бит, шуңа бу мәсьәләгә зур игътибар кирәк дип саныйм. Күпчелек районнарда шәхси йортларның диварларында урам исемнәре бер рус телендә генә.

Татфорум оештырган “Татар дозор” уены гражданлык позициямне көчәйтте. Икетеллелеккә 19 яшькә кадәр, шушы уенга автор булып килгәнче игътибар итми идем. Балалар административ биналарга, сәүдә үзәкләренә кереп, нигә татарча күбрәк язмыйсыз, бездә ике дәүләт теле, дип позитив формада аңлата. Бу әһәмиятле.

Әниләрем дә шул яклардан булу сәбәпле, Уфада еш булам. Андагы элмә такталарга игътибар итә башладым. Дәүләт биналары, административ булмаган объектлар да, матурлык салоны, кибетләр ике теллелеккә бик игътибарлы. Анда Казандагы кебек проблема күптән юк. Моның сәбәбе штрафлар урнаштыру дип аңлатканнар иде. Теләсә нинди кеше, кибет, салон, оешма ачканда, Башкортстанның ике дәүләт телендә язарга тиеш. Уфада менә шулай элементар рәвештә икетеллелек урнашкан, анда җаваплылык көчлерәк, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Чистай

“Элмәләрдә башта башкорт, аннары рус телендә”

Башкортстан адвокаты, Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Альфред Дәүләтшин:

Башкортстанда ике телдә язу эше егерме еллап алып барыла. Бу дәүләт тарафыннан каралган. Һәр муниципаль берәмлектә, бездә биләмә диләр, дәүләт телләрен саклау һәм аларның куллынышы буенча аерым административ комиссия бар. Гадәттә ул комиссияне шәһәр, я район хакимияте башлыгы урынбасары җитәкли. Штрафлар салынмый, ләкин кисәтүләр ясала. Бөтен җирдә, дәүләт, муниципаль органнарда, кибетләрдә язулар, табиб, белгечләрнең вазифалары ике телдә. Әгәр Башкортстан буенча барсагыз, федераль трассаларда, төбәкара юлларда географик атамалар ике телдә. Бездә закон буенча башта башкорт телендә, аннары рус телендә языла. Әгәр ике телдә язылса да, урыннарның дөрес булмавы буенча да административ комиссия кисәтү ясый.

Башкортстанда Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән вакытта ук авыл исемнәрен үзгәрттеләр хәтта. Әйтик, Арсланово, Муллино авыллары бар иде, хәзер русча да, башкортча да Арслан, Мулла авыллары.

Татарча элмә такталарны да очратырга була. Әйтик, минем әтинең авылы – Гафури районы Ялгыз Каен авылында авыл турында татарча язылган плакат бар. Әле яңа гына Шаран районы Зирекле авылына бардым. “Рәхим итегез, авылыбызга!” дигән плакат бар иде.

Уфа

Татарстанда бу мәсьәлә чишелмәве кызганыч. Ни өчен Татарстанда андый административ комиссияләр эшләми?! Күрше Башкортстанның тәҗрибәсен алып, рәхәтләнеп эшләргә була, югыйсә. Казанга килгәч, кызыксынам, күзәтәм. Хәтта федераль Уфа-Казан юлында 90 проценты русча гына язылган.

2017 елның июлендә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, элмә такта ике дәүләт телендә язылмаган очракта, җирле хакимият органнары оешма җитәкчесен штрафка тарта алуын күздә тоткан закон проектын караган иде. Аны ул вакытта мәгариф һәм фән министры булган Энгель Фәттахов тәкъдим итте. Ул мондый документлар Башкортстан, Саха-Якутия, Кабарда-Балкар, Бурятия республикаларында кабул ителеп, тулы көченә эшләгәнен әйткән иде. Дөрес, кагыйдә бозучыларга штраф зур түгел - 500 сумнан алып 1 мең сумга кадәр генә. Штрафыннан курыкмасалар да, оятыннан куркып, күңел теләгәнчә, хатасыз, дөрес итеп ике телдә язылган элмә такталарны күрәсе иде.

Спас районы

Питрәч

Биектау