Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатынының күз алдында батып үлгән: суда батуның сәбәбе эсселекме, саксызлыкмы?

Эссе һава торышы башлангач, республикада яшәүчеләр сулыкларга күпләп килә башлады. Нәтиҗә буларак, суларда бәхетсезлек очраклары да артты. Ай башыннан бирле 25 кеше батып үлде, алар арасында өч бала да бар. Суда һәлак булуларның төп сәбәпләре турында «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Хатынының күз алдында батып үлгән: суда батуның сәбәбе эсселекме, саксызлыкмы?

COVID-19 эпидемиясенә карамастан, быел Татарстандагы комлыклар ял итүчеләр белән мыжлап тора — челләдән шулай гына котылып буладыр кебек.

Шул ук вакытта суларда бәхетсезлек очраклары да сизелерлек артты — ай башыннан бирле республикада 25 кеше батып үлгән, алар арасында өч бала да бар. Сүз уңаеннан, аларның берсе якшәмбе көнне югалды, мәетен дүшәмбе Мишә елгасында таптылар.

Хатынының күз алдында батып үлгән...

Суда ял иткәндә балалар бигрәк тә контрольгә мохтаҗ. Еш кына әти-әниләр балаларын мизгелгә генә күз уңыннан югалта, әмма ул да фаҗигагә әйләнергә мөмкин.

Мәсәлән, узган ялларда Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлде. Малай абыйсы белән бергә суга уйнарга керә, ләкин тиздән күз уңыннан юкка чыга. Аны тапкач, аңына китерә алмыйлар инде.

Зурлар арасында суда һәлак булуның төп сәбәбе — алкоголь. Кагыйдә буларак, исерек кеше куркыныч янавын оныта, шуңа күрә су коенганда үз көчен аек акыл белән бәяли алмый. Шушы көннәрдә Чаллыда бер исерек ир-ат каршы ярдагы кафега бару өчен елганы йөзеп чыгарга тели. Ул аңа кадәр йөзеп чыга, әмма кире кайту юлына инде көче җитми, хатынының күз алдында батып үлә.

Шушындый ук фаҗига Бөгелмә районында да була. Бер ир-ат дуслары белән шәһәр буасына су коенырга китә, шунда шактый гына эчәләр. Аннан соң исерек ир-ат су коенырга керә, бата башлый. Шаһитләр аны ярга чыгара, әмма бу вакытта ул үлгән була инде.

Җиһазландырылмаган комлыклар кайсы яклары белән куркыныч?

Сулыкларда бәхетсезлек очракларына таруның тагын бер еш очрый торган сәбәбе — тиеш булмаган урында су коену. Гәрчә, мондый сулыкларның күпчелегендә кисәтү билгеләре булса да, күпләр аңа игътибар итми.

Мәсәлән, Кукмара районында бер ир-ат күлгә су коенырга төшә һәм анда куелган билгегә карап тормый. Коткаручылар берничә сәгать узгач кына аның мәетен өч метр тирәнлектән таба.

Шуңа охшаш очрак бу көннәрдә Казан тирәсендә дә булды. 35 яшьлек ир-ат Идел култыгына су коенырга килә, әмма бу урында суга керү тыелган була. Ир-ат шулай ук моңа игътибар итеп тормый һәм нәтиҗәдә, ярга кире йөзеп чыга алмый.

Махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда һәлак булуның бер сәбәбе — су асты чишмәләре. Салкын су агымы аркасында кешеләрнең аякларын көзән җыерып, шулай һәлак булу очраклары республикада берничә мәртәбә булды. Кыргый пляжларның тагын бер куркынычы — су төбенең тикшерелмәгән булуы, анда балык тоту ятьмәләре һәм чүп-чар ятарга мөмкин.  

Җиһазландырылмаган комлыклар суда астында чокырлар булуы белән аеруча куркыныч. Түбән Кама янында шундый урында су кергәндә 13 яшьлек үсмер малай батып үлде. Малай дусты белән бергә күлгә су коенырга килә. Шундагы шаһитләр сүзләренчә, алар суның сай җирләрендә генә йөргән. Бер мизгелдә яшүсмер судан күренеп тормаган чокырга төшеп китә. Бала начар йөзә, шуңа күрә шундук батып та үлә. Малайның мәетен шул урыннан ерак булмаган балыкчылар алып чыга.

«Бу - су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарның үзенчәлеге. Кеше яхшы гына комлы ярдан барган кебек була, ә аннан соң чокырга эләгә. Бала өчен бу аеруча куркыныч — ул курка, суда тын ала, ә икенче тапкыр сулыш ала алмый инде», — дип сөйләде Юрий Венедиктов.

Күңел ачу буларак, күпердән суга сикерүне сайлаучылар бар. Ял итүчеләр суның тирәнлеген һәм суда нинди куркыныч янавын чамалап бетерә алмый.

Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче өч кеше тимер юл күпереннән суга сикерде. Нәтиҗәдә, аларның икесе исән калды, ә берсе һәлак булды. Һәлак булган ирнең мәетен су төбеннән коткаручылар алып чыкты.

Суда һәлак булучылар саны арту сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ял итүчеләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Юрий Венедиктов сүзләренчә, узган ялларда гына да административ хокук бозулар буенча 38 беркетмә төзелгән. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенган, пляжларда алкоголь кулланган һәм баланы караусыз калдырган өчен штрафлар салынган. Әмма коткаручылар шундук штраф салмаган, беренче чиратта кешеләр белән куркынычсызлык турында сөйләшүләр алып барган, дип әйтте Венедиктов.

Суда батучы кешегә ничек ярдәм итәргә?

Әгәр суда батучы кеше күргәнсез икән, беренче чиратта, коткаручыларга шалтыратырга кирәк. Ярдәм итәр алдыннан үз көчеңне һәм нәрсә эшли алуыңны аек акыл белән бәяләргә кушыла. Еш кына кемнедер коткарырга кергән кеше үзе дә су төбенә китә. Бу очракта иң яхшысы — әгәр ераклык мөмкинлек бирә икән, кул астындагы әйберләр белән батучыны коткарырга тырышу. Шулай ук ярдәмгә кешеләр чакырырга да онытмагыз.

«Әгәр кешене судан тартып чыгарып булган икән, аның тын алуы һәм йөрәк тибеше сизелсә, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Суны чыгарырга, авызга-авыз куеп ясалма сулыш бирергә һәм күкрәк читлегенә туры булмаган массаж ясарга кушыла. Ашыгыч ярдәм килгәнче шушыларны эшләргә кирәк», — диде ведомство вәкиле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100