Чиләк тулы җиләк: аннан нинди үзенчәлекле ризыклар әзерләп була?

Июль аенда халык рәхәтләнеп, тәгәри-тәгәри җиләк җыя. Башта бакча җиләген җыйсалар, аннары каен белән җир җиләге дә пешеп өлгерә. Җиләкне җыюын җыялар, ә аннары ул дистәләгән чиләк җиләкне нәрсә эшләтәләр соң? «Татар-информ» хәбәрчесе җиләктән яңа төрле рецептлар туплады.

Гадәттә, бакча җиләген дә, каен, җир җиләген дә шикәр комы кушып, блендер белән изәләр дә, кышка кадәр дип туңдыргычка озаталар. Андый очракта кыш көне нарат урманнарына барып кергән кебек буласың, чөнки исе бөтен тирә-юньгә тарала. Шулай ук, җиләкне бернәрсә эшләтмичә генә дә суыткычка туңдырырга куючылар бар. Монысы туңган җиләкне кайнар чәйгә салып эчү өчен. Өченче төркем кешеләр исә әбиләрдән калган ысул белән җиләктән варенье кайната. Тәмләп варенье кайнатучыларга кыш көне бернәрсәне дә эретеп торасы юк. Баздан әзер вареньены чыгарасы гына.

Ә шулай да, кайнатмалардан кала башка төрле «тәмнүшкәләр» ясаучылар да бар бит. Без җиләк яратучыларның фантазиясен тикшереп карарга булдык. Кем кайсы җиләктән нинди татлы ризыклар пешерә икән?

Гөлназ Рәхмәтуллинадан җиләкле шарлотка

«Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын тәмен. Чәйләрегез тәмле булсын. Шарлотканы универсаль булганы өчен яратам – алма белән пешергәндә генә түгел, карлыган, кура җиләге, слива һәм дә бүгенгечә виктория белән дә шәп чыга, тиз пешә», – дип язып, авыздан сулар китерә торган фото урнаштырган Гөлназ Рәхмәтуллина үз инстаграм битендә. ТНВ алып баручысыннан әлеге татлы ризыкның рецепты белән бүлешүен сорадым.

3-4 йомырканы 150-200 грамм шикәр комы белән күбекләнедереп, миксер белән күпертергә. Аннары 100 грамм эреткән атланмай, чама белән он, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), йә сода салып, кабат миксер белән болгатырга кирәк.

Онны камыр каймак куелыгында булырлык итеп саласы. Ванилин, уылган лимон кабыгы өстәргә мөмкин.

Атланмай белән майланган табага, йә пыяла формага камырның яртысын агызгач, өстенә җиләк тезәргә. Кечерәк җиләкләрне урталай кисеп, бик эре булса, дүрткә бүлеп тезәбез. Өстенә калган камырны агызып, духовкага куясы. 180-200 градуслы мичтә 25-35 минут пешә. Духовкасына карап, вакыты төрлечә булырга мөмкин.

Тәлинкәләргә бүлгәч, өстен шоколадлы туңдырма, җиләк кайнатмасы белән бизәп җибәрсәгез, гади шарлотка затлы десерт рәвешенә керәчәк, – ди Гөлназ Рәхмәтуллина.

Бакча җиләгеннән мохито

Бакча җиләгеннән мохито дигән эчемлекне рәхәтләнеп кыш буе эчәргә була. Банка капкачын ачу белән җәйгә кайткан кебек булачаксыз. Шул гадәти компотның аналогы дип атар идем мин аны.

Мохито ясар өчен өч литрлы банка, бакча җиләге, кызыл карлыган, лимон, бөтнек яфрагы, шикәр комы һәм салкын су кирәк.

Лимонны башта урталайга, аннары юка кисәкләргә бүләбез. Өч литрлы банкага бакча җиләген берничә кисәккә бүлеп салабыз. Банканың төбе җиләк белән туларга тиеш. Җиләк өстенә берничә лимон кисәге, берничә кызыл карлыган тәлгәше һәм бөтнек яфрагы салабыз. Аннары кабаттан берничә җиләк өстибез. Алга таба 250 грамм шикәр комы һәм банканы тутырып салкын су салабыз. Банканың авызын япмыйча гына капкач белән каплап куябыз.

Зур савытка (кәстрүл) салкын су салып, газга утыртабыз. Савытның төбенә чүпрәкләр дә куеп, банкаларны шунда тезәбез. Су кайнап чыккач, 15-20 минут тотарга кирәк. Судан алгач, капкачларын ябабыз һәм башы белән бастырып, сакларга куябыз. Капкачларын япкач, идәндә тәгәрәтеп тә алсагыз була. Бу процесс шикәр комына суда бөтен килеш эреп бетәргә ярдәм итәчәк.

Сабалылар җиләктән какны ничек ясый?

Саба районы Урта Нырты авылыннан Фирдания Сәфәргалиева исә җир җиләгеннән как кою рецепты белән бүлеште.

Как ясарга бик яратам. Җир җиләгеннән дә, кура җиләгеннән дә, алмадан да ясаганым бар. Быел җир җиләге күп булгач, шуннан ясадым. Мин аны чистартып тормыйм. Башта салкын су белән юып, суын саркытам. Аннары дуршлагка салып, тукмак белән изәм. Шулай иткәч, желесы аска төшә, чүплесе өстә кала.

Желесын бик юка итмичә генә майланган табага агызам. Әгәр баллырак как кирәк булса, шикәр комы да өстәргә була.

Кызу булмаган духовкада ярты сәгатьләп киптерәм, аннары духовканы сүндерәм, ә как шунда тора. Бераздан тагын кушып алам. Шулай ике-өч тапкыр эшлим. Кибеп бетә язгач, җылы килеш, уңайлы җайланмалар белән табадан аерам.

Духовка белән эшләгәндә бик сак булырга кирәк. Онытылып китсәң, көеп тә куя. Ниндидер тәмләткечләр, катырыр өчен бернәрсә дә салмыйм. Бик тәмле була һәм бер авырлыгы да юк, – ди Фирдания ханым.

Ә кактан калган изелгән җиләкне Фирдания ханым боз савытларына салып, суыткычта куя икән. «Кыш көне мунчадан чыккач, кайнар чәйгә салып җибәрсәң, бик шәп була», – ди ул.

Җиләкле галета

Интернет челтәрләрендә җаның ни тели – шуны табарга була. Җиләкне дә нәрсә генә эшләтмиләр. Инстаграм челтәрендә фотосына кызыгып кергән сәхифәдә җиләктән галета ясау серләренә төшенеп чыктым. Исеме бераз икенче төрлерәк яңгыраса да, пешергәндә бер катлаулылыгы да юк икән.

Зур савытка яки куна тактасына онны илибез, вак итеп туралган салкын ак майны, салкын эремчекне, йомырка сарысын кушып, тиз генә камыр басарга кирәк. Әзер камырны 30-40 минутка суыткычка куеп тору мәҗбүри.

Шул арада җиләкләрне юып, зур булмаган кисәкләргә бүләргә, аннары он, шикәр комы белән куша торырга була. Суы күп чыкса, аны саркытырга кирәк.

30-40 минуттан соң камырны суыткычтан алып, 25 см диаметрда җәяләр. Кырыйдан 4-5 см калдырып, уртасына җиләкләрне салырга, ә кырыйларын капларга кирәк (урта ачык кала). Галетаның камырлы җиренә йомырка агын сөртеп, шикәр комы сибеп, 180 градуслы мичкә озатырга кирәк. Әлеге татлы ризык 25-30 минут эчендә пешеп чыгачак.

Мичтән алганда галетаның бераз суланып торуы да бар. Аны шул килеш суынырга калдырырга кирәк, чөнки җиләк суы камырга сеңеп бетәчәк.

Җиләкле мармелад

Бакча җиләгеннән мармелад ясау серләренә дә теләгән һәркем төшенә ала. Кул астыгызда җиләк, су, шикәр комы, агар-агар дип аталган тәмләткеч һәм теләк булса, гаиләгезне рәхәтләнеп мармелад белән сыйлый аласыз.

Мармеладны ничек ясарга соң? Уртача кәстрүлгә 300 мл тирәсе салкын су салабыз. Суга 6 грамм агар-агар өстибез. Ут өстендә агар-агар кабарып чыкканчы тотабыз. Бу арада 300 грамм җиләкне юып, яфракларыннан аера торырга була. Алга таба җиләккә 150 грамм шикәр комы салабыз һәм блендер белән ваклыйбыз. Җиләк пюре рәвешенә керергә тиеш.

Утта утырган суны, кашык белән болгата-болгата, бер-ике минут кайнатабыз. Аннары суга җиләк пюресы салабыз, шулай ук берничә минут кайнатабыз. Агар-агар төпкә ябышмасын өчен гел болгатып торырга кирәк.

Әлеге кайнатманы суытмыйча гына кечкенә формаларга салабыз. Мисал өчен, шул ук боз савытына. Мармелад бүлмә температурасына хәтле төшкәннән соң суыткычка куярга кирәк. Ярты сәгать дигәндә ул үз формасын алачак. Әзер мармеладны суыткычта да, бүлмә температурасы булган җирдә дә сакларга ярый. Тик өстенә шикәр комы тидерергә ярамый, чөнки мармеладның эри башлавы бар.

Җиләктән мармеладны җәен көн кызуында гына ясарга димәгән. Туңдырып куйган җиләкләрдән дә мармелад искиткеч тәмле килеп чыгачак. Моның өчен бары җәй көне күпләп җиләк туңдырырга гына кирәк.

Ашларыгыз тәмле булсын!