Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым мине типкәли-типкәли кыйный» - гомергә интегеп яшәгән Тәслимә апа тынычлык эзли

Әгерҗедән Тәслимә Галиева иреннән, улларыннан гомердә кадер-хөрмәт күрмәгән, һаман изелеп, мәсхәрәләнеп яшәгән. Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Башыннан ук мәхәббәтсез корылган тормышның еллар дәвамында бер рәте булмаган, балалардан да игелек юк...

news_top_970_100
«Улым мине типкәли-типкәли кыйный» - гомергә интегеп яшәгән Тәслимә апа тынычлык эзли
https://pixabay.com/ru

— Мин тумыштан эпилепсия белән чирлим, икенче группа инвалид. Икенче улыма эпилепсия һәм шизофрения диагнозы куйдылар. Ул да инвалид, Чаллыдагы психик авырулар больницасында дәвалана, ләкин ике ай саен улымны өйгә кайтарып җибәрәләр. Аннан өянәкләре башланып, кире шунда китә.

Менә шул өйдә булган чагында миңа якты көн юк — туктаусыз кыйный. Башымны төя, колакка, яңакка суга, диварга китереп сылый, типкәли… Башларымның түбәләрен тотсам да авырта, бөтен җирем сызлана. «Ничек кенә котылыйм инде синнән?» — ди. Миңа аның белән яшәргә куркыныч. Эпилепсия өянәгем башланган чак булса, үтерергә дә мөмкин. Улым Рушанны ничек тә психиатрия клиникасыннан кайтмый торган итеп ясыйсы иде, ярдәм итегез әле. Ирем аерым яши, «Миңа тынычлык кирәк», — ди. Кемгә кирәкми ул тынычлык? Мине башта ирем кыйнады, аннан олы улым дөмбәсләде, хәзер кече улым көн күрсәтми… Нинди генә мыскыллы сүзләр ишетмим мин…

Ничек булса да, зинһар, миңа шушы хәлләрдән арынырга ярдәм итегез. Кама Тамагында, Арчада да бар шундый урыннар. Әгәр шунда яшәсә, барып йөрер идем әле. Тик болай бергә бүтән яшәп булмый, — дип сөйләде ул.

Тәслимә апага быел 66 яшь тула, ире Заһир (Тәслимә апаның ире үтенече буенча исеме үзгәртелде) үзеннән биш яшькә кечерәк. Алар 1984 елда өйләнешкәннәр, тик Тәслимә апа аңа яратып чыкмаганын әйтте. 1986 елда беренче баласы Зөлфәтне таба, икенчесе Рушан 1988 елда туа. Бүген аларга берсенә — 35, икенчесенә 33 яшь.

— Без яшь чакта иремнең туганнан-туганы белән тулай торакта бергә тордык. Заһирның яшәр урыны да юк иде, берсендә безгә килгәч, мине ошаткан бу. «Миңа да берәр эш булсын иде, минем дә кеше кебек яшисем килә», — дип елый башлады. Аннары берсендә Аксубайга минем авылга үзе кайтып җиткән, аны кире борып җибәрсәң, хурлык була дип, кияүгә чыгарга ризалаштым инде. Ул балалар йортында үскән, әтиләр баштанаяк киендерделәр үзен. Туйлар ясап өйләнештек.

Туганнары чакыруы буенча Әгерҗе якларына киттек. Иж-Бубый кырыендагы тимер юл станциясендә эшләдек. Эшкә урнаштырдылар, тик йөкле вакытта авыр булды, эчемә авырлык килде, олы улымның сукырлыгы да шуннан булды.

Соңрак балага яшь ярымлык вакытта Әгерҗенең үзенә күчендек. Ирем кирпеч заводына эшкә керде. Аның исеменә бер баракта 27 квадрат метрлы фатир бирделәр. Үзем балалар бакчасында идән юучы булып урнаштым.

Декретка икенче малай белән киткәч, ул малайга бер яшь була дигәндә, эпилепсия өянәге генә түгел, көзән җыерып, катып калып авырый башладым. 1990 елның гыйнварыннан ике тапкыр Аксубайда, дүрт тапкыр Әгерҗедә хастаханәдә дәваланып чыктым. Мин кайткан җиргә Заһир милициягә аерылышуга дип гаризалар язып куйган. «Ник аерылышасыз, ник алдың?» — диләр. «Чирли бит», — ди. «Чирләгәнен белеп алдыңмы соң?» — диләр. «Белеп алдым», — ди. Ә мин бит аңа яшь чакта, «кирәкми, чыкмыйм, ташларсың» дип тә әйткән идем. Мине чирли дип, хыянәт итеп, өстемнән йөрде, кемнәргәдер кредитлар да алып бирде, шуларны түләдек. Ә үзе миндә ашап ятты. 2019 елның 1 июлендә: «Мин монда тора алмыйм, миңа тынычлык кирәк», — дип чыгып китте, — дип уртаклашты ачы язмышы турында Тәслимә апа.

Үз чире генә җитмәгән, икенче улы Рушан да ун ел элек эпилепсия белән авырый башлый.

— Зөлфәтнең иптәшләренә ияреп, Пермь өлкәсендәге бер авылга киткән иде безнең малайлар. Әтиләре үз балаларын шулай куып җибәрде. «Миңа тынычлык булсын» — бөтен сүзе шул булды. Ә анда Пермьдә аларны бик каты кыйнаганнар. Шунда, балта үткенлим дә башыгызны чабып өзәм, дип куркытканнар. Шуннан Рушанда курку калган, ул әле кайткач та «әнә, балта үткенлиләр» дип, саташып уяна иде. Шуннан психиатрга сөйләдем. Дарулар да эчтек, тик чире гел кабатланып торды, — диде Тәслимә апа.

«Улымнан беркайчан да „әни“ дигән сүзне ишеткәнем юк»

Тәслимә апа беркайчан улларыннан җылы сүз ишеткән, наз тойган кеше түгеллеген әйтте. Ә «җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән әйтемне ишеткәннәре бармы икән малайларының?! Анага бер җылы сүз җитә, югыйсә.

— Әтиләре кыйнаганда, Рушан әле бераз яклый иде, ә Зөлфәт мине беркайчан якламады, кызганмады, ә мин аны күпме поездда Лаешка сукырлар мәктәбенә укырга йөрттем.

Зөлфәт ничә тапкыр кулларымны-аякларымны җәрәхәтләде, кабыргаларымны сындырды. Инде ул башлар нәрсә генә күрмәде, Зөлфәт чәчләремнән йомарлап тотып, таш стенага сылап кыйнаган иде. Аптырагач, бер өйдән дә чыгып киттем бит инде мин. Ничә көн эчендә өйне исерекләр белән абзарга әйләндергәннәр иде.

«Әни» дигән сүзне олысыннан бөтенләй ишеткәнем юк. Әле менә авылга туганнарыма кайтып, бер ай торып килдем. Зөлфәт хәзер бер хатын белән торып ята. Күптән түгел ашказанына операция булды. Әгерҗегә кайткач, такси белән икешәр сумка азык-төлек, күчтәнәчләр илттем. Шунда да «рәхмәт, әни» димәде. Аннары көн саен миндә ашады, ашап-эчеп тора да, «рәхмәт, әни» дип әйтмәсме дип, «туйдыңмы?» дип юри сорыйм. «Туйдым, туйдым» ди дә торып китә, беркайчан «рәхмәт, әни» дигән сүз юк, — диде әни кеше.

Тәслимә апа белән сөйләшкәндә, улы Рушан белән бушлай даруга заказ бирү юлында йөрүләре иде.

— Әле менә ашханәдә 240 сумлык ашаттым. Пылау, ашлар алдым, соклар эчердем. Монысы да: «Рәхмәт, әни, тукландырдың, тәмле ашаттың», — да дими.

«Мин орыша башласам, „тимә аларга“ дип, аталары каршы төшә иде»

Балаларының шундый булуын Тәслимә апа тәрбия булмаудан күрә.

— Балачактан «улым, алай ярамый» дигәндә дә, әтиләре һаман кысыла иде. Шабашка акчаларын сорасам да, «Үзләре көчәнеп эшләгән акча, алма аларныкын», — дия иде.

Мин орыша башласам, «тимә аларга» дип, аталары каршы төшә иде. Бүтән малайлар белән тәмәке тарта башласалар, «Тартсыннар, алар егетләр бит», — диде. Аннары үсә төшкәч, эчеп кайттылар. «Бер генә рюмка эчтем, күп эчмәдем», — дисәләр дә, «бүтән эчмисең» дидем. «Эчсен, егет кеше ул, сыра гына эчә бит», — дип әтиләре каршы төште.

Улым пенсиясенә эчә, аннары шабашкага товар ташырга йөрде. Меңәр сум алып кайта да, аннары рәхәтләнеп эчәләр. Бер тиен акчасын миңа бирмиләр, ә мин пешергәнне ашарга утырырга яраталар иде, — дип сөйләде гарьләнгән ана.

Заводская урамында 30 ел яшәгәч, бу гаиләгә 2017 елда Пушкин урамында зуррак мәйданлы фатир бирәләр. Элекке торакларында бүген Тәслимә апаның улы Зөлфәт тора икән.

— Аягым сынгач, ике ай урын өстендә яттым, фатир булмасмы дип башта телефоннан гына сораша идем. Аннары кабул итү көнендә култыклап алып бардылар. Ул вакытта Макаров иде (Валерий Макаров — Әгерҗе районының элекке башлыгы — Т.И. искәрмәсе). «Зинһар өчен, фатир бирегез, өч инвалид булып, 30 ел яшәдек бит инде. Бер фатир биреп булмыймы инде шунда? Бәдрәфтә өянәк белән егылам. Анда бетон идән», — дидем. «Нүжәли өч инвалид сездә?» — дип аптырап калдылар. Әйе, 2011 елда Рушан да чирләде бит, дидем. Макаров ике генә инвалид дип уйлаган, гәрчә Рушанның документларын алып килгән идем, — дип искә алды Тәслимә апа яңа фатир сорап йөргән көннәрен.

Дүрт ел элек наймга бирелгән фатирда бүген улы Рушан белән дер калдырап яшәгән көннәре.

— Көне-көне белән даруын да эчми бит ул, биш минут саен чыгып тәмәке тарта, аннан аңгы-миңге булып керә. Кайвакыт мин орышсам, «Ничек кенә юк итәргә сине, ничек кенә котылырга синнән?» — дип гел әйтеп тора. Мин куркып беткән инде аннан. Ул ярсыган көннәрне төннәр буе йокламыйм. Алар бит гел башны дөмбәсләде, аннары бугазга ябыштылар, инде ничә җирдән кискән, кадаган эзләр — бар да күренә.

Участковыйга әйткәнем бар, «Әнә, малаеңны иреңә бир», — ди. Әйткәнем дә бар Заһирга, «Рушанны үзеңә алып кит, бераз үзеңдә кундыр», — дим. «Рушан тавыш чыгара, миңа тынычлык кирәк», — дип сәбәпләрен таба инде. Кайчак килә дә, даруыңны эчтеңме, дип сорап китә ул. Рушан ярсый башласа, «бар барагыңа», — дип, атасын куа.

Гел үземне саклап, үләннәр, дарулар эчеп кенә яшим. Көне-көне белән бөтенләй хәлем юк, ничек кенә яшәрмен, дим. Бөтенләй хәлсезләнеп ятсаң, тизрәк котылыйк моннан диярләр дә, башыңа сугып куярлар дип уйлап йөрим. 

Үзем дә эпилепсияле булгач, безне бит бергә тотарга да тиеш түгелләр. Хөкүмәт бит андыйларны карый.

Рушанның пенсиясе 8 мең сум, минеке 10 меңгә тула. Шул акчага яшәп ятабыз. Эшкә урнаша алмыйбыз, икебез дә эшкә яраксыз без, — диде әни кеше. 

Тәслимә апаның тикмәгә генә шалтыратуы түгел, үзәгенә үткән аның шушы «иң кадерле» булырга тиешле ир-атлары. Олыгайган көннәрендә, югыйсә, аның да бәхет тоеп яшисе килә…

«Баш табиб исеменә хат язсыннар»

Тәслимә апа белән сөйләшү белән, беренче эш итеп, Әгерҗе шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиевка шалтыраттым.Ул бу проблеманы хәл итәр өчен, беренче чиратта, компетент органнарга мөрәҗәгать итеп, гариза язарга киңәш итте.

— Улының психик авыруы булгач, психиатр-табиб бәяләмәсе булырга тиештер. Баш табиб исеменә хат язарга буладыр. Әгәр кеше үзен адекват тотмаса, билгеле, психиатрия клиникасына алып китәләр.

Без ул ханымга болай да торак белән ярдәм иттек бит инде. Элек Заводская урамында яши иде, аңа Пушкин, 3 адресы буенча муниципаль фондтан торак бирелде, — диюдән узмады ул.

«Без кешеләрне законнан узып, хастаханәгә ябып куя алмыйбыз»

Әгерҗе Үзәк район хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников белән элемтәгә кердек.

 — Мин бу гаиләне яхшы беләм. Нигә ул полициягә мөрәҗәгать итми? Бу бит аның сүзләре генә, ул бер чарасын да күрми. Беренчедән, психиатрга барырга һәм эчке эшләр бүлегенә гариза язарга кирәк. Гариза нигезендә бөтен процессуаль нормалар үткәрелә. Гариза булмаса, берни юк. Сүзгә генә ышанып булмый бит, әгәр ул алдаса… Кыйналуы турында гариза да булырга тиеш бит. Гариза булмагач, ничек ышанып була соң аңа?!

Әгәр табибтан гомерлек дәвалануга күрсәтмә бар икән, әлбәттә, кеше анда ятарга тиеш. Ләкин моны табиблар гына хәл итми, суд аша хәл ителә ул, судка мөрәҗәгать итсен.

Закон буенча ничек тиеш, шулай булачак, без кешеләрне законсыз гына хастаханәгә ябып куя алмыйбыз. Кеше килеп, аны «психушка»га ябыгыз, дип әйтә алмый. Барысы да закон, суд карары нигезендә эшләнә.

«Мин улымны нык жәллим»

Тәслимә апаның тормыш иптәше Заһир (исеме үзгәртелгән) Галиев белән дә озак кына аралаштык. Аның әйтүенчә, Рушан әле моннан ике атналап элек кенә дәваланып кайткан. Табиб кушкан яңа даруларны эчә башлагач, хәле әйбәтләнгән. Ул безгә Рушанда шизофрения, эпилепсия диагнозлары булуын, ә Тәслимә апаның эпилепсия белән авыруын раслады.

 Рушан даруларны эчкәч, көйләнде инде, башта гына агрессив иде. Моңарчы күпме дару эчте, ярдәм итми иде. Соңгы баруында яңа дарулар билгеләгәннәр, шуны эчкәч, яхшы хис итә ул хәзер үзен, Аллаһка шөкер.

Күптән түгел генә кайтты, ике ай саен ятып ала бит инде ул. Хәзер үзем контрольгә алдым. Минем белән сөйләшкәч, көйләнде, элекке кебек түгел. Әти җылысы җитми инде, шул гына. Күңелем шулай сизә. Гомерлеккә психиатрия хастаханәсенә яткырырга кирәкми аны, йөрәккә авыр булачак юкса минем. Мескен бала болай да елап кайта. Алай ярамый. Мин аны нык жәллим. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт булыр, — дигән ышанычын җиткерде әти кеше.

Әңгәмә барышында, улына әти назы җитмәвен әйтсә дә, Заһир абый үзен гаепле дип танымады.

— Кешене беркайчан гаепләргә ярамый, уңай ягын да, тискәресен дә карарга кирәк. Чыгып китсәм дә, Әгерҗедә торам, аларны ташлап китмәгән бит мин. Тәслимә әйбәт кеше инде ул, сабыр. Аның, бер уйлаганда, гаебе юк инде. Бер мескен инде ул гомере буе, шулай да, аның туганнары күп, ә мин үзем ятим балалар йортында үскән кеше, беркемем дә юк, — диде ул.

Заһир абый хатынының кыйналып яшәгәнен инкарь итмәде.

— Тәслимәне кыйналган килеш күргән бар. Олы малай да тия иде шул, эчкәч холкы начар. Берсендә шулай пычак алып, әнисенең кулына пычак белән чәнчи башлады. Мин пычак астына кереп тартып алдым. Мин булмасам, бәлки, үтергән дә булыр иде. Ул вакытта үзем турында түгел, Тәслимә турында уйладым. Мескен күрде инде нужаны. Мин эштә вакытта, исерек килеш чәчләреннән йомарлап, стенага китереп бәргән. Бер күрше малае аякларын боргалаганда да, исерек килеш басып карап торган, әнкәсен якламаган. Барысын да сөйләп бетерсәң, роман язарлык.

Кече малай авыруы аркасында гына шулай, күңеле әйбәт аның. Соңгысын бирә торган бала, — диде ул.

Әти кеше улы Рушанга «әниеңне рәнҗетмә» дип аңлатачагын һәм ярдәм итәчәген әйтте.

— Ярдәм итәм бит инде, ипиләре дә юк, ашарларына беткән, менә ипи алып килдем. Олы малайның да бер тиен акчасы юк, операциядән соң кая барып сугылырга белми. Даруга акча бирдем, аңа да ярдәм иттем. 2,5 мең сумлык әйберләр алдым. Дару эчмәсә, табиб ашказаны җәрәхәте ачыла дип әйткән. Тәслимә апаң да олы малайга ашамлыклар илткән булган.

Барысы да әйбәт булыр, мин шулай ышанам. Рушанның бер-ике атна элек кенә эчә башлаган дарулары булыша, алар 2 мең сумнан артык тора. Беткәч, тагын аласы була. Яңа елдан, бәлки, ул дарулар бушка да булыр әле, — дип өметләнә Заһир абый.

Без дә, үз чиратыбызда, Тәслимә апа белән элемтәне өзмибез, әлеге хәлләрне контрольдә тотарбыз.

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100