Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчәйтелгән иминлек чаралары, аерым бүлмәләр: 175 гимназия укучылары укыячак мәктәп

175нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларының Соңгы кыңгыраулары кайда булачак? Аларны имтиханнарга кемнәр әзерли? Бу турыда — «Интертат» материалында.

news_top_970_100
Көчәйтелгән иминлек чаралары, аерым бүлмәләр: 175 гимназия укучылары укыячак мәктәп
Владимир Васильев

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадән соң 4 көн узды. Халык әле дә елый, Җирнең төрле почмакларында яшәүчеләр кайгы уртаклаша, һөҗүмдә һәлак булучыларның якыннары өзгәләнә. Бу авыр, кайгылы, тирән хәсрәтле көннәрдә сабырлык ата-аналарга да, балалар, укытучыларга да кирәк. Ничек кенә авыр булмасын, үзеңдә көч табып, тормышны алга таба дәвам итәргә кирәк.

Бу сүзләр 175нче мәктәптә укучыларга да кагыла. Чөнки анда белем алган чыгарылыш сыйныф укучыларын алда зур сынаулар: 9 сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханнары, ә 11 класслар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Быел 175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныфлары әлеге сынауларны үз мәктәпләрендә түгел, ә күрше 174нче мәктәптә узачак. Уку елы ахырына кадәр дә алар шунда белем алачак. Болар турында бүген Казанның 174нче мәктәбендә журналистлар белән очрашуда сөйләделәр.

174 мәктәп фаҗига булган 175 гимназиядән ерак түгел. Шуңа да 9 һәм 11 классларны нәкъ менә шушы мәктәпкә күчерергә булганнар. 11 май көнне булган коточкыч фаҗигадән соң, әлбәттә, беренче чиратта, сүз имтиханнар турында түгел, ә балалар, укытучылар һәм барлык хезмәткәрләрнең иминлеге турында барырга тиеш. Шуңа да журналистлар өчен оештырылган пресс-тур башында 174нче мәктәптә күрелгән куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр.

Мәктәпкә кергән һәркем ишек төбеннән үк металл эзләгеч рамка аша үтә. Аннан соң балалар һәм укытучыларны икенче металл эзләүче җайланма белән сакчы тикшерә. Бары тик шуннан соң гына мәктәпкә керергә була.

«Фаҗигадән соң бездә куркынычсызлык чаралары тагын да көчәйтелде»

Резедә Харисова, 174нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

Металл эзләгечләр бездә элек тә бар иде. Барысы да эшли. Моннан тыш, мәктәптә полицияне ашыгыч чакыру төймәләре, магнитлы ачкыч, 18 камера бар. Камераларның җидесе мәктәп территориясендә, унбере бина эчендә урнаштырылган. Мониторны вахтада утыручы күзәтә. Полицияне ашыгыч чакыру төймәләре бездә өчәү: аларның берсе — вахтерда, икенчесе — сакчының муенына тагылган, соңгысы — мәктәп җитәкчесендә.

Безнең мәктәпне шәхси сакчылык агентлыгы саклый. Алар дәүләт тарафыннан түгел, ә бюджеттан тыш чаралар ярдәмендә эшли.

175нче мәктәптәге һөҗүм турында белгәч, бе бу турыда ата-аналарга хәбәр иттек. Мин үзем 174нче мәктәп капкалары янына чыгып, әти-әниләрне фамилияләре буенча кертеп тордым. Балаларны бары тик ата-аналарына яки законлы опекуннарга гына тапшырдык.

Фаҗигадән соң бездә куркынычсызлык чаралары тагын да көчәйтелде. Бөтен коллектив тагын бер кат инструктаж үтте. Аны Росгвардия хезмәткәрләре уздырды. Инструктаж вакытында мәктәп администрациясе һәм укучыларның гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә тиешлеге каралды. Мин әйтеп киткән әйберләрдән тыш, безне ике Росгвардия хезмәткәре белән тәэмин иттеләр. Алар иртәнге җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Алар уку елы тәмамланганчы булачак.

175нче гимназиядәге вакыйгадан соң бездә хәзер белем алучыларны, мәктәпне тәмамлаган укучыларны, риск төркеменә кергән балаларны тагын бер кат карап, барлап чыктык. Риск төркемендәге гаиләдәге балалар белән мәктәп һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.

«175нче гимназия укучыларын аерым кабинетларда үз укытучылары укытачак»

Журналистлар белән очрашуга Казанның Мәгариф идарәсе вәкиле дә килгән иде. Ул да мәктәп бусагасын атлап керүгә, 175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 174нче мәктәптә уку процессы ничек оештырылачагын сөйләде:

Альберт Әхмәтов, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары:

Шуны өстәп әйтәм, ата-аналар яңгыр һәм салкыннардан качып тора алсын өчен, монда өсте ябык урын бар. Алар балаларын шунда көтә. Сыйныф җитәкчеләре, директор урынбасарлары балаларын әти-әниләренә алып чыгып тапшыра. Моннан тыш, бинада янгын вакытында автомат рәвештә хәбәр итү системасы бар.

Һәр мәктәптә куркынычсызлык — техник һәм оештыру чаралары комплексы ул. Аларның барысы да үзара көйләнеп эшләргә тиеш.

175нче гимназиядә барысы да дөрес оештырылган иде. Директор беренче сигналлар булуга ук, сыйныфларны бикләргә кирәклеген хәбәр итте. Безнең фикеребезчә, бу бик күп гомерләрне коткарып калды. Укытучылар һәм гимназия администрациясе геройларча эшләгән дип саныйбыз. Һәм бу безнең фикеребез генә түгел, ил җитәкчелеге дә шундый ук фикергә килде.

Шул ук вакытта әлеге чаралар комплексы 175нче гимназиядәге һөҗүмдә балаларны саклап кала алмады. Бу проблема бар һәм ул Казан мәктәпләренә генә түгел, илебезнең барлык мәктәпләренә дә кагыла. Россия Президенты Владимир Путин да Хөкүмәткә гомуми белем бирү учреждениеләре иминлеге буенча бердәм концепцияне әзерләргә кушты. Яңа уку елына үзгәрешләр кертелер дип өметләнәбез.

Россия Президенты Владимир Путин да Хөкүмәткә гомуми белем бирү учреждениеләре иминлеге буенча бердәм концепцияне әзерләргә кушты. Яңа уку елына үзгәрешләр кертелер дип өметләнәбез.

175нче гимназиядәге фаҗигадән соң ата-аналар, балалар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының: «9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен белем бирү ничек дәвам итәчәк?» — дигән сораулары туды. Әти-әниләр һәм мәктәпләрнең администрациясе белән үткәргән киңәшмәдән соң, чыгарылыш сыйныф балалары укуларын 174нче мәктәптә дәвам итәчәк, дигән нәтиҗәгә килдек.

Бүгенге көндә 174нче мәктәптә якынча 1 мең бала укый. 175нче гимназиянең өч тугызынчы сыйныфында 86, 11 класста 28 укучы бар. Ул балалар биредә үз төркемнәре белән укыячак. Алар мондагы сыйныфлар белән кушылмый. Аларны үз мәктәпләрендәге укытучылар укытачак.

Бер атнадан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау яңгыраячак. 175нче гимназиянең 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме үз мәктәпләрендә түгел, ә 174нче мәктәптә була. Бәйрәмнең нинди форматта узачагы билгеле түгел әле. Әлегә бу турыда сөйләшүләр булмады. Уртак бәйрәм булырмы, 174 һәм 175 мәктәпләр өчен аерыммы, әлегә белмибез. 24 майдан имтиханнар башлана.

175нче гимназиянең беренче сыйныфында барлыгы 123 бала укый. Ата-аналар теләге буенча, алар өчен 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырылачак. Анда дистанцион рәвештә укый алмаган балалар йөри ала. Ә башка сыйныф укучылары дистанцион рәвештә белем алыр дип көтелә. Онлайн формат — Казан өчен дә, илебез өчен дә яңалык түгел. Монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк.

Шулай да бүген һәм иртәгә ата-аналар җыелышлары була. Әгәр дә алар гадәти режимда укырга теләк белдерсә, башка төрле вариантларны, шул исәптән бу балаларны 174нче мәктәптәге сыйныфларга кушу мөмкинлеген дә караячакбыз.

Әмма без 1нче сыйныфлар өчен дежур класслар, 9 һәм 11ләр өчен гадәти уку, ә калганнар өчен дистанцион формат дөресрәк, дип саныйбыз.

Әмма без 1нче сыйныфлар өчен дежур класслар, 9 һәм 11ләр өчен гадәти уку, ә калганнар өчен дистанцион формат дөресрәк, дип саныйбыз.

***

Аннан соң журналистларны мәктәпнең икенче катына алып менделәр. Биредә 175нче гимназиянең чыгарылыш класс укучылары өчен Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары әйткән аерым блок урнашкан. Баскычтан менүгә үк күзгә ишеккә эленгән язмалар ташлана. Бинаның бу өлешендә бары тик 175нче мәктәптән килүчеләр генә укыячак. Шуңа да ишекләргә махсус язмалар беркеткәннәр. «9 А Гимназия № 175», «9 Б Гимназия № 175» дип язып куйганнар. Башка сыйныфлар да шулай саналып киткән. Уку кабинетларына без дә кереп чыктык. Класслар якты, барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, өстәл-урындыклар матур, тигез итеп тезелеп куелган. Бу сыйныфлар яңа укучыларын көтә. Һәм кабул итәргә әзер дә инде. Тиздән, 17 май көнне, монда 175нче гимназиянең 9 һәм 11 класс балалары киләчәк.

Ләкин ничек кенә булмасын, 175нче гимназиядәге афәт балалар хәтереннән беркайда да китми. Ул көн календарь битләренә ата-аналар, балаларның күз яше белән сеңеп калды… Мондый фаҗигаләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.

Укучыларга яңа мәктәпләрендә яхшы билгеләр, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100