Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балага стресс паникер әти-әниләрдән һәм һаман куркытып торучы укытучылардан күчә". БДИ алдыннан психолог киңәшләре

Чебешләрне көзен саныйлар дигән мәкаль чыгарылыш сыйныф укучыларына туры килми. Алар чебешләрне язын саный. Мәктәпләрдә урак өсте якынлаша – алда чыгарылыш имтиханнары, БДИ.

news_top_970_100
"Балага стресс паникер әти-әниләрдән һәм һаман куркытып торучы укытучылардан күчә". БДИ алдыннан психолог киңәшләре

Имтиханнарга ничек дөрес әзерләнергә, стрессны ничек кичерергә? Әти-әниләргә баланың бу җаваплы чорында үзләрен ничек тотарга? Бу сорауларга Казан медицина академиясе доценты, медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Марина Белоусова җавап бирде.

Төп киңәшләр:

1.БДИны бала мәктәптән котылу чарасы, ниндидер баллар эшләү чарасы дип түгел, ә киләчәк тормышына ачкыч итеп кабул итәргә бурычлы.

2. Җайдаклар чабышкы атны финишка җиткәндә генә куалый башлый. БДИга карата максатчыл мөнәсәбәт булырга тиеш.

3. Балалар өчен ышаныч тудыру үтә дә мөһим. БДИга әзерләнү – гаиләне берләштерә торган вакыт та.

4.БДИ әле ул травма түгел, дөрес, бу җитди сынау. Бу – шуның берсе генә. Бу сынау безне көчлерәк тә, акыллырак та итә.

5. Психоневрологиядә организм үзенә кыен икәнне психологик симптомнар белән түгел, ә тән сиптомнары белән күрсәтә. Әти-әниләр шуңа игътибарлы булырга тиеш.

6. Имтиханга әзерләнгәндә эшкәртү өчен көч сарыф ителми торган ризыклар белән тукланырга кирәк.

7.Баланың үз-үзенә кул салу уе – ярдәм сорап кычкыру сигналы.

8. Бала үзе карар кабул итәргә, үзе ялгышырга, проблемаларны үзе чишәргә өйрәнергә тиеш.

9. Балага үзе сайлаган фәннән имтихан бирергә ирек бирегез.

10. Инде имтиханнар узган, ә укучы һаман тынычлана алмый: йокысы качкан, аппетиты юк, төнлә имтихан бирүен күреп уяна икән, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


– Марина Владимировна, БДИ – бала өчен ни дәрәҗәдә җитди стресс? Бу сынау чыннан да аның психикасына куркыныч тудырамы?

– Бу стресс, әмма безнең нерв системасының түземлелеге бу стресска каршы тора ала. Ә менә эчке тыкшынулар бу стрессны тагын да тирәнәйтергә яки, киресенчә, БДИга әзерләнү кебек куркыныч шаукымны җиңәргә ярдәм итә. Иң мөһиме үзең өчен шул сорауга җавап бирергә кирәк? БДИ миңа нәрсәгә? Күпләр аны нәрсәнедер йомгаклый торган, соң чик итеп кабул итә. Ә чынлыкта ул нәрсәнеңдер ахыргы ноктасы түгел, ә киләчәк юлыбыз. Бер карасаң, әлеге юлга бала беренче сыйныфта ук баса. Ә күпләр аны 11 сыйныфта, имтихан елы булганга гына кабул итә. Шулвакытта аеруча да аңлау мөһим: БДИны бала мәктәптән котылу чарасы, ниндидер баллар эшләү чарасы дип түгел, ә киләчәк тормышына ачкыч итеп кабул итәргә бурычлы. Һәм ул ачкычлар мөмкин кадәр күбрәк булырга, алда торган сайлауның һәркайсына ирешерлек итеп ярдәм итәргә тиеш. Укучы үз алдындагы иң мөһим сайлауның шушы икәнен һәм ул аның үзеннән торуын аңларга тиеш. 

Психотерапевтлар аңлатуы буенча, һәр кеше алдында ике сайлау тора. Беренчесе - үзе яраткан һөнәрне, икенчесе үзенең гомерен бәйләрлек кеше сайлау. Кеше бу сайлауның икесенә дә үзе йогынты ясый, үзе катнаша, үзе сайлый ала.

– Имтихан - ни дисәң дә имтихан, стресс чоры ул. Әти-әниләр, укытучыларның борчылуы балага ни дәрәҗәдә уңай һәм тискәре тәэсир итә?

– Стресс паникага бирелгән әти-әниләр һәм һаман куркытып торган укытучылардан да күчә. Бу ике якның куркуы, шөбһәләнүе аңлашыла. Алар бала имтиханны тапшыра алмасын дип түгел, киресенчә, балалар җыелсын, укысыннар дип тырыша. Әмма мондый мобильләшү аерым ресурслар булганда гына эшли. Атны чабышка әзерләгәндә ел буе камчылап тору кирәкми. Җайдаклар чабышкы атны финишка җиткәндә генә куалый башлый. БДИга карата максатчыл мөнәсәбәт булырга тиеш. “Нигә шөгыльләнмәдең, мин репититорга акчаны юкка түгәммени, син нигә бүген аз утырдың?” кебек сораулар яудырмыйча, балага ялга да, яраткан шөгыленә дә вакыт бирергә кирәк.

– Баласы имтиханга әзерләгәндә әти-әниләрнең бурычы нидән гыйбарәт?

– Әти-әниләр өстендә аеруча да зур җаваплылык ята. Балагызның тыныч, сыйфатлы йоклавын тәкъдим итегез. БДИ – зур түземлелелек сорый. Түземлелек ул – ирек һәм игътибар киеренкелеге. Игътибар – энергия яндыра торган процесс. Үзеңне нәрсәдер тыңларга яки эшләргә мәҗбүр итә алыр өчен бик күп энергия һәм көч кирәк. “Нигә кирәк миңа бу математика?” дип ярсыган балага әтисе яки әнисе: “Улым (кызым), бу синең киләчәк тормышыңа билет, бу синең баш миең өчен тагын бер күнекмә дип үсендереп торса, “син булдырасың”, “син аны гына булдырмаска инде?”, “син тәпи китәргә маташканда да егылдың, әмма тордың”, “велосипедта да егыла-егыла тиз өйрәндең” дип үсендереп тору кирәк. Янәсе, син теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга аласың, синең алдыңдагы теләсә нинди сынау - синең түземлелелегең өчен күнекмә. Ә син инде мондый сынауларны җиңә аласың”, дип кабатлау кирәк. Балалар өчен ышаныч тудыру үтә дә мөһим. БДИга әзерләнү – гаиләне берләштерә торган вакыт та. Баланы шулай ук “Бу тормышның ахыры түгел, берәр сәбәп аркасында түбәнрәк балл җыйсаң да, без сине ташламыйбыз” кебек сүзләр белән юатырга кирәк.

– Имтихан алдыннан сезгә мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Минем янга еш кына БДИ алдыннан түгел, бу сынауларны узганнан соң сыгылган лимон кебек калган балалар килә. Аларның күңелләрендә берни юк. Дөньяда ни бара, тирә-юньдә нинди хәлләр күзәтелә - алар өчен барыбер. Гадәттә, болар - имтиханны 90-100 баллга тапшыручылар. Алар күңелләрендәге бар ресурсны, көчне шушы имтиханга биргән һәм хәзер берни кирәкми. Җәй дә, ял да кызык түгел аларга.

Имтихан – бар көчеңне суырып ала торган түгел, яңа тәҗрибә, үз көчеңне сыный торган бер этап булырга тиеш. Иртәме-соңгы кош баласы үзе туып-үскән оядан очып китәргә маташа бит. Хәтта бу оя тауның иң биек түбәсендә булса да. Кош әле оча беләме-юкмы, яки егылып төшәме – бу хакта белми, әмма очарга талпына. Ул үзенең канат көчен сынарга, тоярга маташа. Балалар да шуны ук аңларга тиеш. БДИ әле ул травма түгел, дөрес, бу җитди сынау. Әмма безнең тормыш җитди сынаулардан тора инде ул. Бу – шуның берсе генә. Бу сынау безне көчлерәк тә, акыллырак та итә. Менә балалар БДИга шушы фикер белән әзерләнсен иде.

    – Кайвакытта укытучылар тарафыннан дөрес йогынты булмыйча, укучылар стресска бирешә. Әти-әниләр баласының мондый ситуациядә калуын ничек аңларга тиеш?

    – Укытучылар да, әти-әниләр дә төрле. Әти-әниләр һәр укытучының уңай якларын табарга, балага шуны аңлатырга тиеш. Укучылар күпвакытта балага йогынты ясый, әмма начар ният белән түгел, имтиханны бирә алмыйча калмасын, таркау булмасын дигән нияттән эшли ул аны. Укытучылар куркыту өчен түгел, алар өчен борчылганга әйтә.

    Психоневрологиядә организм үзенә кыен икәнне психологик симптомнар белән түгел, ә тән сиптомнары белән күрсәтә. Әйтик, 3-5 сыйныф укучысы “Әни, минем башым авырта” дисә, без аны бу көнне мәктәпкә илтмибез, табибка алып барабыз, тикшерәбез. Ә “Миңа мәктәптә күңелсез”, “Бүген контроль эш, мин куркам” дисә, “Өйдә кал!” дип кем әйтә? Беребез дә! Әти-әниләр психологик симптомнарга (куркам, күңелсез) игътибар итми, ә тән симптомнарына колак сала. Шуңа күрә веталь симптомнар безнең өчен мөһимрәк. Әгәр бала йокыга китә алмый, начар йоклый, иртән бөтенләй йокламаган кебек уяна, башы эшләми икән – бу шөбһәле сигнал. 

    Әгәр аппетиты югала икән – бу да мөһим шарт. Димәк, бала коры-сары белән мавыга дигән сүз. Чипсы, кириешки, энергетик эчемлекләрне тыярга кирәк, бу балага, бигрәк тә җитди сынау алдыннан, файдага түгел. Бала гамбургер, пицца түгел, аш, ботка, компот, кисель ише ризыклар белән, шифаханәдәге кебек тукланырга тиеш. Алар тиз үзләштерелә, мондый ризыкларны эшкәртүгә организм күп вакыт һәм көч сарыф итми.

    Шулай ук балаларның неврологик билгеләренә дә колак салырга кирәк. Әгәр балада күзне еш ачып-йомып алу, борын белән ниндидер хәрәкәтләр ясау, тамак кыру күзәтелсә, болар кич белән тагын да көчәйсә, шуңа өстәп, бу баланың үзен дә шикләндерә башласа, бу – организмның баш күтәрүе дигән сүз.

    Тән авыртулары, башның еш авыртуы – тикшеренгәч тә сәбәпләр табылмаса, бу киеренкелектән. Гадәттә, мондый вакытта бала ярсый, үчен якын, кадерле кешеләреннән ала, кычкыра. Аффект вакыты узганнан соң да гафу үтенергә ашыкмый. 17-18 яшьлек баланың горурлыгы гафу сорар дәрәҗәдә түгел. Әмма баланың бу халәте гаиләдәгеләрне генә түгел, башкаларны да борчый, әйтик, элек тыныч саналган бала сыйныфташлары белән сүзгә килә, укытучылар белән конфликтка керә икән, әти-әниләр алдында җаваплылык тагын да арта.

    – БДИ алдыннан, нәкъ шул халәткә җиткән укучылар үз-үзенә кул сала...

    – Монысы бигрәк тә кызганыч. Баланың бу уе - йөрәгендә. “Алгебраны биргәнче, үлүең хәерле” – күпләр шулай фикер йөртә. Еш кына баланың үз-үзенә кул салуы турындагы уйларын әти-әниләр эмоциональ шантаж итеп кабул итә. Кайбер очракларда ул шулай да булып чыга. Әмма балагызның бу сүзләрен ярдәм сорап кычкыру дип кабул итсәгез иде. Бу “Миңа аның кадәр үк кыен түгел, сез мине БДИда “2” ле алсам да яратыгыз, без ситуациядән чыгу юлын бергәләп табарбыз” диюе.

      Чыгарылыш сыйныф укучылары сайлый торган тагын бер юл – икенче реальлеккә китү. Ягъни, компьютер уеннары. Ул күңеленә җыелган стрессны шулай җиңә. Дөньяга булган ачуын компьютерда атышлы уйнап баса. Әмма компьютерга берегеп утыру, аннан аерыла алмау, күп вакытын шуның каршында үткәрү – бу дөрес гамәл түгел.

      – Димәк, бар җаваплылык әти-әниләр өстендә? Алар баланың һәр адымын күзәтеп, һәр үзгәрешен үз вакытында сизеп алырга тиеш.

      – Әйе. Мин 20 ел психиатр, психотерапевт булып эшлим һәм шуны күзәтәм. Иң яхшы диагноз - баласына игътибарлы әти-әниләр. Алар әле күпвакытта баласының ни белән “авыруын” да белми, әмма нәрсәдер күзәтелүен, аның проблемасы барлыгын сизеп ала. Әгәр балада нинди дә булса күренешләр күзәтелә икән, аның белән сөйләшергә, аны ачарга кирәк. Сөйләшергә теләмәсә, укытучылардан, дуслашырдан сорашырга була. Компьютер уенарында үскән хәзерге балалар ярдәм сорый белми.

      – Имтихан алдыннан, әти-әниләр балаларга караганда да ныграк борчыла бугай. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?

      – Әти-әниләрнең борчылуының төп сәбәбе – балага булган бәйлелек. Әмма тормыш бит этаплап аерылудан тора. Башта әни кеше баласын күкрәктән аера, аннан соң үзеннән аерып бакчага бирә, мәктәпкә илтә. Еллар узган саен әни белән баланың арасы ерагая бара һәм бу дөрес тә. Әмма кендек бәйлелеге барыбер кала. Гадәттә, бала әнисеннән 12 яшьтә читләшә башлый. Әмма хәзер күпчеклек әниләр эшләми һәм бала тәрбияләү белән мәшгуль. Менә аларга баласын җибәрү аеруча да авыр. Ул бу көнгә кадәр аның тормышы, аның шатлыгы һәм проблемалары белән яшәргә өйрәнгән. Алар баласын төрле түгәрәкләргә йөртә, мәктәпкә илтә һәм үзе дә сизмәстән баласының тормышы белән яши башлый. Һәм бала имтихан алдына килеп баскач, бу сынауны әни кеше үзе түгел, ә баласы тапшырасы икәнен аңлау, чыннан да аңа зур стресс. Әмма бу очракта ул, ярдәм итәргә тырышам дип, балага басым ясап, начарлык кына эшләргә мөмкин. Бала үзе карар кабул итәргә, үзе ялгышырга, проблемаларны үзе чишәргә өйрәнергә тиеш.
        – Әти-әнисе мәҗбүр иткән фәннән имтихан тапшырырга туры килгән балалар бу сынауны ничек кичерә?

        – Әйтик, бала киләчәктә дизайнер булырга тели, бу аның балачак хыялы икән, билгеле, ул бу максатына ирешү өчен, имтиханда югары балл җыярга тырыша. Әгәр аңа әти-әнисе: “Нинди дизайнер?! Без – табиблар, әби-бабаң табиб, син дә медицина университетына керәсең” дип мәҗбүр итсә, билгеле, аңа икеләтә авырга туры килә. Белемне дә күрсәтергә, баллар да җыярга, әти-әни сүзенә дә каршы чыкмаска кирәк. Һөнәр сайлау бит ул пирчәткә сайлау түгел. Ул синең алдагы тормышыңның барометры. Әгәр бала ничек тә булса, имтиханын тапшырып, медицина университетына керә икән, укый алмаса, нишли? Билгеле, әти-әнисен гаепли! Шуңа күрә моңа йә әзер булырга, йә баланың сайлавын хөрмәт итәргә кирәк.
          – Имтиханнардан соң сезгә кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә, кызлармы, егетләрме?

          – Егетләр. Гомумән, психологларга егетләр күбрәк йөри. Мәктәптән кайтып, аш җылытып ашый, аннан хоккей уйнарга китә, өйгә кайтып “синягын” буяп куя да сеңлесен бакчадан алрга китә, аннан кайтып, үзе белгәнчә өй эшләрен эшли – мондый малайлар юк хәзер. Хәзер малайларны мәктәптән алалар да, машинага утыртып, каратэга илтәләр, аннан каршы алып, хоккей киемен бирәләр дә, боз сараена озаталар. Менә замана малайлар шундый хәзер. Шуңа күрә алар максатның ни икәнен белми үсә. Әзергә-бәзер булып. Бүген балалар кем булырга теләвен дә белми. Замана балалары - гаджет коллары. Нигә свиданиега йөрергә, чәчәкләр алырга, кая барырга дип баш ватарга? Диванга яткан килеш тә аралашып була бит. Бу – заманча саклану, качу чарасы.

          – Сезгә нинди чиккә җиткәч мөрәҗәгать итәләр?

          – Психотерапевтка килер өчен көчле булырга кирәк. Безгә көчлеләр генә килә. Ә калганнар гаилә белән ял итә, санаторийларга бара. Ял, әгәр ул дөрес оештырыла икән, чыннан да, ярдәм итә ала. Әмма көне-төне үз балларыңны санап утырсаң, “Менә моның кадәр булса, шул җиргә укырга керер идем” дип борчылсаң, бу инде ял түгел, үзеңне бимазалау гына. Былтыр 50ләп укучы мөрәҗәгать итте. Билгеләре: инде имтиханнар узган, ә укучы һаман тынычлана алмый: йокысы качкан, аппетиты юк, төнлә имтихан бирүен күреп уяна һ.б.

            Комментарийлар (0)
            Калган символлар:
            news_right_column_1_240_400
            news_right_column_2_240_400
            news_right_column_3_240_400
            news_bot_970_100