Фирдания Садриеваның кызы: «Әнине күмәргә кайта алмау - әйтеп бетергесез авыр хәл» | intertat.tatar

Фирдания Садриеваның кызы: «Әнине күмәргә кайта алмау - әйтеп бетергесез авыр хәл»

Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева былтыр 5 апрель көнне вафат булды. Финляндиядә яшәгән бердәнбер кызы Эльвира Низаметдин, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен соңгы юлга озата алмаган иде.

Бүген мәдәният институтында Фирдания Садриева истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә узды. Анда профессор ханымның хезмәттәшләре, дуслары, кызы, оныгы килгән иде.

Эльвира Низаметдин әнисе каберенә беренче тапкыр ярты елга якын вакыт узгач, август аенда гына кайткан. «Ул вакытта да самолетлар очмый иде әле, авыр юллар белән кайтырга мөмкинлек таптым. Әнине күмәргә кайта алмаудан булган хисне сүзләр белән әйтеп булмый. Ул бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый торган хәл иде. Әнине күмәргә кайта алмау — әйтеп бетергесез авыр, коточкыч», — дип сөйләде ул.

Ул кызы Ширин белән әнисенең фатирына кайткан. Хәзер ул фатирны тынычлану, күңелне юату урыны кебек кабул итсә дә, беренче кайтуда анда булу бик авыр бирелгән. «Хәзер миңа шундый рәхәт аның фатирында. Август аенда беренче тапкыр кайткач бик авыр иде, елап кына утырдым. Анда әни исе килә иде. Киемнәре, әйберләре — барысы да ничек бар — шулай тора иде. Хәзер ул фатирда шундый җылы кебек, әни аурасы сакланган. Мин әнине үлгән килеш күрмәдем, минем өчен ул әле дә исән. Ул уйны мин әле дә кабул итә алмыйм. Фатирда безнең янда кебек», — дип сөйләде ханым.

Эльвира Низаметдин үзенең балачак хатирәләрен яңартты. Ул әнисенең холкы, хезмәтенә карашы турында сөйләде.

«Әнинең миңа тавыш күтәргәнен, начар сүз әйткәнен, орышканын хәтерләмим. Мин үземне бик җиңел бала булдым дип уйлыйм. Мин тиз кызучан. Балаларны сүгеп куясы килгән вакытта әнием миңа: «Кызым, сүгә күрмә, сүгәсе булсаң, Алланың рәхмәтләре, дип кенә әйт. Хәзер дә сүгәсем килгәндә: «Ах сез, Алланың рәхмәтләре», — дип әйтәм.

Әни бик түзем иде, миңа карата мәхәббәте бик зур булды. Мин аны күңелсез килеш хәтерләмим, ул бәйрәм кебек иде. Ул мине ялгыз тәрбияләде. Эше күп булса да, минем өчен һәрвакыт вакыт тапкан. Кичләрен әкиятләр, китаплар укый иде, ял көннәрендә театр, циркка алып бара иде, җәй көннәрендә Кырым, Мәскәү, Ленинградларга бардык. Ул мине бервакытта да ачуланмады, әмма аның авторитеты, тәэсир итә торган көче бар иде.

Әнием эшен бик яратты. Мин Финляндиядә яшим, без аның белән елына бер-ике тапкыр гына күрешә идек. Финляндиягә ул гадәттә август аенда ике-өч атнага килә иде. Ике атнасын тыныч кына минем белән тора, ә өченче атнада күңелсезләнә, хезмәттәшләренә шалтырата башлый иде. Миңа килгәч, әни һәрвакыт: «Миңа ике күлмәк алырга кирәк. Яңа уку елына башлана», — дип әйтә иде. Ул беренче сентябрь бәйрәменә бик җентекләп әзерләнде. Институтка туйга яки зур бәйрәмгә барган кебек бара иде.

Студентлары турында сөйләргә яратты, авылдан килгән укучыларга ярдәм итәргә теләде. Әни бик көчле, позитив, юмарт булды. Ул миңа җитми.

Чикләр ябык вакытта үлеп китте. Ул аның теләге булгандыр. Әни кешеләрне мәшәкатьләргә яратмады. Ул авыруы турында сөйләмәде. Йөрәге белән барысы да әйбәт түгел иде. Бездә тикшеренү үтәргә үгетләдем. «Үзебездә дә бик әйбәт тикшерәләр, барысы да әйбәт. Мин беләм: барысы да әйбәт», — дип җавап кайтара иде. Еш кына үл авыруы, аягын сындыруы, хастаханәдә ятуы, ашыгыч ярдәм килүен миңа әйтми иде. Мин күбесен соңыннан гына белдем. «Кеше кулына каласым килми», — ди иде. Аның шул рәвешле китүе үз теләге булгандыр», — ди Эльвира ханым.

Соңгы тапкыр алар декабрь аенда күрешкән булганнар. Эльвира ханым әнисе янына кайткан булган. «Әни бик актив иде, мин үзем дә шундый, гел хәрәкәттә, бер урында тормыйм, гел нәрсәдер эшләргә кирәк. Соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәндә ул ашыгыч ярдәм машинасында иде. „Кызым, сөйләшә алмыйм әле, мин табиб янында, иртәгә сөйләшербез“, — диде. Аның тавышында шундый көч, дәрт иде, тик үзенең йөрәге янган. Ике сәгатьтән әнинең үлеме турында хәбәр иттеләр. Ул бөтенләй көтелмәгән хәл иде…» — дип искә алды ул.

Эльвира ханым да әнисе эзләреннән китеп, театр юлын сайлаган иде. Хәзер аның хезмәте театр белән бәйле түгел. «Хәзер мин театр белән шөгыльләнергә теләмим», — ди ул. Кызы да ул якка тартылмаган, тик җырга бирелгән. Фирдания Садриеваның оныгы Ширин әбисе истәлегенә «Кайчан гына килерсең син» җырын башкарды.