Татарның асыл уллары китә: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату

Бүген Казанның «Ак Барс Арена»сында әле 40 яше дә тулмый вафат булган Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу булды.

Җомга кич вафат булган Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу «Ак Барс Арена»да узды. Иртәнге 9лар тулганчы ук кеше күп җыелган иде. Кешеләр берөзлексез әкрен генә килә торды.

«Ак барс Арена» холлында Ирек Миңнәхмәтовның узыш машинасы һәм аның кубоклары куелган. Эчтәрәк мәрхүмнең фотосурәте астына күпләп веноклар тезелеп киткән.

Хушлашу мәрасиме берничә сәгать дәвам итте. Килүчеләр Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашып, гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

  • Миңнәхмәтовлар — республикада иң танылган шәхесләрнең берсе. Җәүдәт Миңнәхмәтов — Сабаның Тимершык авылыннан, ветеринар институтта укыган. Биектау районы башлыгы булып эшләде, 1998 елдан — республиканы газлаштыру фонды җитәкчесе. Татарстандагы авылларны газлаштыру программасы аның җитәкчелегендә башкарылды. Ул шулай ук Россиянең көрәш федерациясе рәисе дә. Хатыны Фәридә белән алар өч бала тәрбияләп үстерде — Ирек, Лилия, Радик. Радик — «Казан Арена» директоры.
  • Ирек Миңнәхмәтов — белеме буенча икътисадчы, финанс институтын тәмамлагач, ул КГУның юрфагында да белем ала. Укыганда ук ул көнкүреш техникасы сату белән шөгыльләнгән «Чингисхан» сәүдә йортын җитәкли. Шул ук вакытта «Казанские аптеки» челтәрен дә булдыра. Аннары Миңнәхмәтов «Татспиртпром» да урынбасар булып эшли. 2012 елда ул «Татмедиа» агентлыгына җитәкче итеп билгеләнә. 2015 елда кабат «Татспиртпром»га, бу юлы инде генераль директор булып әйләнеп кайта.
  • Миңнәхмәтовлар гаиләсе Татарстандагы иң популяр Сабан туен — Миңгәр Сабан туен оештыручылар иде. Ирек Миңнәхмәтов инициативасы белән Казанда Red Bull Air Race авиашоуы уздырыла башлады.

Әле күптән түгел генә Татарстан шулай ук бик билгеле эшмәкәрне — Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаткан иде…

Аталы-уллы Миңнәхмәтовлар автокросс белән шөгыльләнә иде. Җәүдәт Миңнәхмәтов — халыкара класслы спорт мастеры. Радик та, Ирек тә — автокросс буенча Россиянең спорт мастерлары. Ирек Миңнәхмәтов сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы кеше буларак та билгеле иде. Аның вафаты да тренажер залында… Ул җомга кичендә, шөгыльләнгән вакытта үзен начар хис итә башлый. Ашыгыч ярдәм чакыралар, әмма табиблар килгәндә ул инде үлгән була. Вафат булуының сәбәбе — тромб.

Ирек Миңнәхмәтовның хатыны Алинә, бер генә минутка да иренең җәсәде яныннан китмичә, басып торды. Вакыт-вакыт иренең өстен рәтләп, сыйпап куя иде ул…

Шунда ук Ирекнең әти-әнисе һәм туганнары утырган.

Бинада шомлы, талгын музыка… Берәү дә сөйләшми. Татарның асыл улын югалту кайгысы кешеләрнең сүзсез йөзләренә язылган кебек.

«Ишеткәч, шок хәлендә, сүзсез калдым, дөресен генә әйткәндә. Кәбисә елы шундый начармы? Ел башыннан булдыклы, шәп яшьләр китә… — диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. — Ирек белән без күп эшләдек. Һәрвакыт аның пөхтә, әдәпле, тәрбияле булуына соклана идем. Шул ук вакытта эчке ниндидер каты үзәге дә булды. Бик эшлекле кеше иде. Кызганыч, гомеренең яртысын да яшәмәгән килеш үткән заман турында сөйләргә туры килә. Бик кызганыч…

Исән булса, бик күп эшләр иде. Үзенең изге гамәлләре белән әле күпләрне сөендергән булыр иде дә бит. Талантлы кеше, аны бик хөрмәт иттем.

Без, олы буын яшьләргә һәрвакыт нәрсә булса да әйтергә, киңәш бирергә яратабыз. Ирек белән очрашудан соң безгә өйрәнергә кирәк икән аннан, дигән фикер туа иде миндә.

Күз алдымда үсте ул. Кызганыч һәм авыр мондый кешеләрне югалту. Гаиләсе, туганнары бик авыр кичерә. Урыны җәннәттә булсын».

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков бу югалтуны бик авыр кабул иткән, ахры. Сөйләшүе авыр иде күрәсең аңа, бераз үзенә вакыт бирүләрен сорады.

Сүзләр табу, сөйләшү һәркемгә дә авыр бирелә иде бүген. Кемдер күз яшьләрен кара күзлек артына яшергән, кайберәүләр, тыела алмыйча, тавышсыз гына почмакта елый. Хәтта ирләр дә күз яшьләрен тыя алмаган мизгелләр бу…

Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында яшьләр дә, олылар да, түбәтәйле бабалар да, әбиләр дә бар иде.

«Мин аны шәхсән белә идем. Әлегә ниндидер сүзләр әйтергә авыр. Соңгы елларда сирәгрәк аралашсак та, сәхнәгә чыгу юлымның башында ук таныштык без Ирек белән. Үзенең гаилә бәйрәмнәренә дә чакыргалый иде. Ул бик күп яхшы, төпле киңәшләр бирә иде миңа, хәзер дә хәтерлим. Һәрвакыт төгәл һәм нык була белде ул. Бүгенге көн яшьләр өчен үрнәк кеше ул. Аның турында күп әйбер сөйләп була, тик мондый мизгелдә сөйләве авыр. Мең рәхмәт аңа. Милләтебез, Татарстаныбыз өчен зур югалту дип саныйм. Зур кайгы бу. Аның кебек лидер һәм хыялларны чынга ашыру мөмкинлегенә ия булган кешеләрне мин белмим. Гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашам», — дип сөйләде җырчы Илназ Сафиуллин.

«Без аның белән бергә эшләдек. Һәрвакыт яхшылык эшләргә омтылды. Кешеләргә дә мөнәсәбәте яхшы иде. Һәрберсенең хәленә керергә тырышты, бик ачык, якты кеше булды. Ул «Татмедиа»дан киткәч тә берничә тапкыр журналист ветераннарга ярдәм итү белән мөрәҗәгать иткәнем булды. Төрле авыр хәлгә эләккән кешеләргә булышып килде, бервакытта да юк димәде. Олы йөрәкле кеше иде. Һичшиксез, зур югалту», — диде «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

2008-2010 елларда Ирек Миңнәхмәтов Казан шәһәр думасы депутаты булып торган. «Әле сишәмбе көне генә очрашып, планнар корып утырдык. Яшь, талантлы, перспективалы кешенең вакытсыз китүе — зур фаҗига», — ди Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Ирек Миңнәхмәтовны мондый сүзләр белән искә алды: «2012 елда Ирек Миңнәхмәтов безнең җитәкче булды. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткәндә «Чын мирас» «Безнең мирас» итеп үзгәртелде. Бер ай эчендә журнал «Безнең мирас» дигән исем белән чыга да башлады. Эшне озакка сузмыйча, вакытында, шунда ук хәл итә иде. Җитәкчелек таланты көчле, 20 яшендә үк җитәкче булган кеше. Лидерлык сыйфатлары көчле булган, энергияле, талантлы шәхес иде ул».

Сәгать уннар тирәсендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул вакытка хушлашырга теләүчеләр тагын да арткан иде, халык шулай ук агыла торды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кыска гына итеп, «Без Ирекне чын профессионал һәм креатив итеп беләбез. Ул һәрвакытта да бик кешелекле иде», - дип сүзне Президентка бирде.

«Бу бөтен республика өчен дә зур югалту. Уйламаганда, көтмәгәндә шундый күңелсез хәл килеп чыкты. Ирек күз алдында үсте. Ул һәрвакыт яңалыкка, алга омтылды. Зур кайгыларны безгә бергә кичерергә насыйп булгандыр. Эшләре, планнары зур иде. Чын күңелдән, гаиләм һәм республика җитәкчеләре исеменнән кайгыгыз белән уртаклашам. Җире җиңел, урыны оҗмахта булсын. Без аны һәрвакыт истә тотарбыз», — дип Президент Миңнәхмәтовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

«Аның тәвәккәл булуына, фикеренең эзлеклелегенә сокланып кала идем. Нык ихтыярлы, максатчан булуы күренеп тора иде. Күп эшләр эшләп өлгерде. Авыр кайгыгызны ихлас уртаклашабыз. Бала хакының бәһасы юк, чөнки әти-әни өчен ул үз җаныннан да кыйммәтрәк. Вакыт, бәлки, дәвалар бу ярагызны. Үзебезнең догаларыбыз белән Аллаһы Тәгаләдән аңа җәннәтнең түреннән урын сорыйк», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров чыгыш ясады: «Ирек турында күп сөйләп була. Көчле, принципиаль иде, үзенә дә, башкаларга да тын торырга ирек бирми иде, өзлексез эшләде. Иң мөһиме: нәтиҗәле эшли иде. Бу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Кызганыч, бу бик зур югалту. Авыр туфрагы җиңел булсын».

Аннары Ирек Миңнәхмәтовның дуслары, спортчылар исеменнән Олег Петриков сөйләде.

«Минем абый бөтен республика өчен үрнәк ул», — диде Ирекнең энесе Радик Миңнәхмәтов. Ул абыйсы белән хушлашу өчен Америкадан кайткан иде. АКШта коронавирус таралган, шул сәбәпле, ул битлектән иде.

Мәрхүмнең әтисе Җәүдәт Миңнәхмәтовның сүзләре берәүне дә битараф калдырмады. Әти кешегә никадәр авыр булуы аның һәр авазыннан, ишарәсеннән аңлашыла иде.

«Безнең гаиләбез өчен зур югалту. Берни белән дә чагыштырып булмый. Ирек һәрвакыт алда, коллективта да беренче булды. Эшләгән эшләре дә кешенекеннән зур, яхшы булды. Фикерләре дә башка иде аның. Яшәгән 39 ел гомерен бик дөрес, тарихта калдыра торган итеп яшәде. Рәхмәт сиңа, улым. Дөрес, син безне ташлап китәсең. Сиңа бик күп өметләребез бар иде. Дусларың да шаккаттылар син үлгәч, планнар корган идең. Ул соңгы бер атнада 4 шәһәрдә булды. Кая чабасың, тукта, тынычлан, мин әйтәм. Юк. Эшләп бетереп үләсе килгәндер инде…

Монда килгәннәргә дә әйтәсем килә. Балаларыгызны — олымы алар, бәләкәйме, онытмагыз. Алар белән уйнарга, күбрәк вакыт уздырырга тырышыгыз. Балаларның кадерен югалткач кына беләсең. Ике көн дә булмады әле Ирекне югалтканга. Сөйләшеп булмый, аралашып булмый. Шуңа күрә бөтен кешегә дә телим: кадерен белегез балаларның. Матур итеп яшәргә тырышыгыз. Калган вакытыгызны юкка уздырмагыз. Бу дөнья шулкадәр кадерле, ул тиз узып китә. Саклагыз балаларыгызны барыгыз да. Ирекнең авыр көнендә монда аны озатырга килүегезгә рәхмәт», — диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Соңыннан «Ак Барс Арена» каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җеназа намазын укыды.

Ирек Миңнәхмәтовны Саба районы Миңгәр авылы зиратында җирләделәр.