Дүрт телдә сөйләшүче биш яшьлек балалар: Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше, мәгариф системасындагы яңалыклар

Туксанынчы елларда демографик күрсәткечләрнең кимүеннән соң, Татарстан 18 ел эчендә балаларны 100 процентка диярлек балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүгә, туучылар саны артуга, мәктәпләр төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча масштаблы программаларны гамәлгә ашыруга иреште.

Туксанынчы еллар кризисы

1990 нчы елларда республикада туучылар саны кимү күзәтелде. Демографик кризис һәм балалар бакчаларын коммерциализацияләү башлану сәбәпле, хәтта кайсыбер мәктәпләрне башкача җиһазладылар йә шәхси эшмәкәрләргә саттылар. Ул биналарда офислар, фирмалар һәм кибетләр ачылды. Нәтиҗәдә, республикадагы меңнәрчә бала профессиональ дәрәҗәдә мәктәпкәчә белем алудан мәхрүм ителде. Туксанынчы еллар узды, туучылар саны артты, балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы барлыкка килде.

2011 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1890 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшләгән. Аларга 1 дән 7 яшькә кадәрге 169 меңнән артык бала йөргән. Мәктәпкәчә белем алучы балалар саны 71,6 процент булган. Балалар бакчасына йөрми торган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның олыраклары өчен, республикадагы 734 белем бирү оешмасы базасында мәктәпкә кадәр белем бирү оештырылган. Балаларның 85 процентына мәктәпкә кадәр белем бирелгән. Ул вакытта 2164 мәктәптә 385 мең бала белем алган.


Беби-бум һәм яңа балалар бакчалары

2011 елдан башлап, Татарстанда “Бәләкәч” - “Малыш” программасы гамәлгә керде. Бу программа, алдарак профилен алмаштырган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен кабат яңарту, яңа балалар бакчалары төзү, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын куллану ярдәмендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерү өчен оештырылган.

Россиядә демография сәясәте үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаганын Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга мөрәҗәгатендә әйтте. Хакимият ирешелгән нәтиҗәләр белән генә тукталып калырга җыенмый. Моны ана капиталы программасын озайту, беренче, икенче, өченче бала туганда, адреслы түләүләр булдыру исбатлый. Биш ел дәвамында балалары булган ярты миллионнан артык гаилә льготалы ипотека ярдәмендә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеген алды. Шулай ук балалар поликлиникаларын һәм хастаханәләрдә балалар поликлиникасы бүлекләрен яңарту программасы гамәлгә кертелә башлады.

“Әлегә чишелеп бетмәгән мәсьәләләр булса да, балалар бакчалары белән тәэмин тулысынча тәмамланган, дип әйтергә була. Хәзер яследә урын кирәк булган гаиләләрне тәэмин итәргә кирәк. Шул рәвешле яшь аналарга белем алырга, теләге булганнарга, квалификацияләрен югалтмыйча,  эшкә чыгарга мөмкинлек бирергә кирәк. Өч ел эчендә яслеләрдә 270 мең урын булдырылды. Бу мәсьәләне чишү өчен, регионнарга финанс ярдәме буларак, федераль бюджеттан 50 млрд чамасы бүлеп бирәбез”, - дип әйтте Россия Президенты Владимир Путин.

Татарстан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа урыннар булдыру буенча Россиядә алдынгылар рәтендә. Республикада “Бәләкәч” масштаблы программасы уңышлы гамәлгә ашырылды. Бу программа буенча мәктәпкәчә кадәр 11 мең урын булдырылды. Өч ел эчендә барысы 30 мең урынлык 158 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы төзелде. Программаны тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан 2 млрд сум, республиканың үз чыганакларыннан 10 млрд сумнан артык акча сарыф ителде. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны 100 процентка балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү бу программаның нәтиҗәсе булды.


Балалар бакчасындагы полиглотлар

Республика мәгариф системасында, бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән беррәттән, коммерцияле сектор да бик зур үсештә. 7 мең квадрат метр мәйданлы, Татарстандагы иң зур шәхси балалар бакчасы Казанда 2016 елда Халыкара балаларны яклау көнендә ачылды. Бу – чып-чын балалар шәһәре. Ул “Имәнлек” экопаркында, урман янындагы бик матур урында урнашкан. Биредә төркемнәр урынына “бал кортлары”, “дельфиннар”, “күбәләкләр” һәм “алмалар” берләшмәләре оештырганнар. Балалар дүрт телдә сөйләшә. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, балаларны чит телләргә чит ил кешеләре өйрәтә.

Балаларны өйрәтү өчен, эшкә төрле ил кешеләрен конкурс нигезендә җәлеп иткәннәр. Алар Испания, Кытай, Америка һәм Англиядән килгән. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инглиз телен Рут Илесании укыта. Ул Казанга Нигериядән килгән. Биредә КФУда “балалар психологиясе” юнәлеше буенча аспирантура тәмамлаган.  Татарстан башкаласында яши башлаганына дүрт ел булган. Балалар бакчасында эшләү Рутка бик ошый.

“Әгәр балаларны өйрәтәсең килсә, барысын балалар кебек эшләргә кирәк: алар белән уйнарга, күңел ачарга, җырлар җырларга. Нәни балалар чит телләрне бик тиз өйрәнә. Тел өйрәтүне бик кечкенә вакыттан ук башларга кирәк”, - дип сөйләде инглиз теле укытучысы “Татар-информ” агентылыгы хәбәрчесенә.

Телләрне үзләштерүнең бу методикасы иң нәтиҗәлесе дип исәпләнә. Моннан тыш, биредә балаларны тәрбияләгәндә лидерлык һәм креатив фикерләүне үстерүнең Америка программасы файдаланыла. Балалар бакчасы базасында балалар телевидениесы мәктәбе эшли. Балалар күңел ачу һәм белем алу программаларында алып баручылар сыйфатында катнаша. Моннан тыш, балалар фехтование, айкидо, карате, хореография, йога белән шөгыльләнә, танылган актерлар белән актерлык осталыгына өйрәнә.


Бөтен Татарстанда яңа мәктәпләр

Татарстанда мәктәпләр төзүгә зур игътибар бирелә. Яр Чаллыда 1200 урынлык иң зур мәктәп 2017 елның 1 сентябрендә ачылды. Анда берьюлы унөч беренче сыйныфка балалар кабул иттеләр. Бу  - соңгы ике елда Чаллыда ачылган шундый зур икенче мәктәп. Моңа кадәр 20 елдан артык вакыт дәвамында Чаллыда мәктәпләр ачылмаган. Яңа ачылган мәктәптә ике бассейн бар. Шуларның зурысында 25 метр озынлыктагы дүрт һөнәри юл ясалган. Мәктәптә ике спорт залы, скалодром, футбол мәйданчыгы булган спорт зонасы бар. Концерт залы 500 урынлы итеп ясалган. Беренче сыйныф балалары өчен аерым ишектән керү мөмкинлеге булдырылган.

“Шәһәрегезнең перспективалары бик зур. Балалар күп туу бик яхшы. Хакимиятнең бурычы – тормыш өчен шартлар тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр, йортлар төзү. Хәерле юл сезгә”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпне ачу тантанасында.

Бинаның гомуми мәйданы 24,6 мең кв. м чамасы. Биредә интерактив такталы уку класслары, башлангычлар һәм озайтылган көн төркемнәре өчен йокы бүлмәләре, медиалы студия, мәгълүмат үзәге бар. Укучылар башка мәктәпләр, югары уку йортлары белән видеоконференцияләр оештыра, тәҗрибә уртаклаша ала. Китапханә, заманча актлар залы, ашханә, медицина блогы да эшләнгән. 41 нче мәктәпне 11 ай эчендә төзеп бетергәннәр. Төзелеш өчен 1 млрд сум чамасы федераль һәм республика финанслары сарыф ителгән.

Тагын бер яңа мәктәп 2018 елның сентябрендә Казанда “Салават күпере” торак комплексында ачылачак. Объектның бәясе 986 млн тәшкил итә, акчалар тулысынча бүлеп бирелгән.

“Быел мәктәпне төзеп, тапшырачаклар. Август башына төп төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнер дип көтәбез. Август азагына кадәр кертү өчен рөхсәт булачак. Объектны төгәлләү өчен бернинди каршылыклар да юк, проекттан тайпылышлар да юк”, - дип әйтте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм коммуналь хезмәтләр министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Микрорайондагы яңа йортларга күчкән кешеләрнең күбесе хәзерге вакытта кыенлыклар белән очраша. Алар балаларын Казандагы мәктәпләргә илтеп йөртергә мәҗбүр. Яңа мәктәп эшли башлагач, аларның бу борчулары бетәчәк. Мәктәпне, “Салават күпере”нең 13 нче кварталын тапшыргач ук, 2017 елның апрелендә төзи башлаганнар. Бинаны балаларның яшенә карап, зоналарга бүлү планлаштырылган. Башлангыч сыйныфлар өчен аерым керү, класслар блогы, йокы бүлмәләре булачак.

“Мәктәпкә керү юлында металл эзли торган рамкалар булачак. Аларны махсус элемтәсе булган сакчы контрольдә тотачак. Югары сыйныф укучылары турыдан-туры өстәге катларга менеп китәчәк. Мәктәп тулысынча бөтен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителгән. Биредә куркынычсызлык, һаваны көйләп тору, янгын куркынычсызлыгы, кондиционерлар системалары булачак. Шулай ук полиграфия өчен аерым класслар, китапханә, мәгълүмат заллары аерым җиһазландырылачак”, - дип сөйләде “Ак таш” компаниясенең төзелеш буенча директор урынбасары Дмитрий Клыков.

Яңа мәктәптә башлангыч һәм югары сыйныф укучылары өчен аерым ике бассейн булачак. Спорт залы ике өлештән тора: зур (уеннар өчен) һәм кечкенә (снарядлар өчен һәм гимнастика зонасы). Хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен, аерым чишенү бүлмәләре каралган. Балаларның буыннары сәламәт булсын өчен, бөтен залларда идән амортизацияле булачак.

Тагын нәрсәләр эшләнәчәк

2018 елда Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү дәвам иттереләчәк. Бу программаны финанслау күләме 2 млрд 579 млн сум тәшкил итә. 1981 елга кадәр төзелгән мәктәпләр, 1983 елдан да иртәрәк төзелмәгән балалар бакчалары биналары бу программага керәчәк.

Татарстанда 2018 елда гомуми суммасы 6,05 млрд булган ун гомуми белем бирү оешмасы төзергә планлаштырылган. “Соловьиная роща”, “Салават Күпере” һәм “Светлая долина” торак комплексларында гомуми белем бирү учреждениеләре төзү каралган. Моннан тыш, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында мәктәпләр төзеләчәк. Төзелеш “2016-2025 елларга Россия субъектларында гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруны тәэмин итүгә ярдәм итү” программасын, “Торак” федераль максатчан программасын, “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә.

2018 елда, 751,11 млн сум финанслау ярдәмендә, 960 урынга алты балалар бакчасы кертү планлаштырыла. Төзелеш “Бәләкәч”, “Юл картасы” программаларын, “Торак” федераль максатчан программасын, “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә төзелеш реформасы саннарда

  • 2010-2017 елларда Татарстанда 16,9 млрд сумга 203 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы төзелде.

  • 2011 елдан 2017 елга кадәр республикада 11,79 млрд сумга 42 мәктәп төзелде.

  • 2012 елдан 2017 елга кадәр балалар бакчаларында 47 меңнән артык яңа урын булдырылды, 35 шәхси балалар бакчасы ачылды.

  • 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның 99 проценты балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителде.

  • Биш ел эчендә мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерү өчен 15 млрд сум сарыф ителде.

  • Биш ел эчендә 701 урта мәктәп, 49 коррекция мәктәбе, 173 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы төзекләндерелде.