Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клон»га — 20: сериал актерлары белән эксклюзив интервью

«Беренче канал»дан барган сериалны кичә карап утырган кебек. Баксаң, 20 ел сизелмичә узган. Танылган Бразилия сериалы турында күпме генә язсалар да, аның кызыклы фактлары әле дә ачыла бара. «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина сериалда төшкән актерлардан, шәрык җырларын башкарган җырчыдан эксклюзив интервью алды.

news_top_970_100
«Клон»га — 20: сериал актерлары белән эксклюзив интервью
Сериалдан скриншот

Халык «туеп беткән» сериалны акча түләп булса да карарга риза

«Клон» сериалы турында сүз кузгатканда аның ни дәрәҗәдә популярлык казанганын әйтеп тору кирәк тә түгелдер. 2000 еллар башында инде һәр гаиләдә телевизор булыр һәм телеканаллардан барган сериалларны бар да карый иде.

«Клон» — үз тамашачыларының миенә сеңгән сериал ул. «Бер сериалны күпме карарга була инде?» — диючеләр дә аз түгел. Шулай да, Бразилиянең Viva каналы сериалның юбилее уңаеннан аны үзендә кабат күрсәтте. Түләүле каналның рейтингы беренче урынга менгән, дип яздылар. Димәк, халык «туеп беткән» сериалны акча түләп булса да карарга риза.

Актерлардан бигрәк, сериалны төшерүгә күп кеше хезмәт куйган. Сериал диюгә, шунда ук шәрык биюләре һәм, әлбәттә, музыкасы искә төшә! Очраклы гына Инстаграмда сез һәм без тыңлап үскән, кушылып биегән җырларның башкаручысына — Бразилиядә танылган гарәп җырчысы Тони Мозаикка юлыктым. Гарәп музыкасын танытып йөргән музыкант белән электрон почта аша язышуыбыз да уңышлы килеп чыкты.

Тони Мозаик: «Җырларым „Клон“ да яңгырый башлагач, берьюлы 500 мең компакт-дискым сатылды»

Тони, үзегез белән таныштырсагыз иде. Бразилиядә гарәп кешесе булып яшәп буламы?

Мин Сириянең Алеппо шәһәрендә тудым. 1970 елда гаиләбез белән Бразилиягә күченергә карар кылдык. Әтием һәм абыемның тавышлары бик моңлы. Миңа исә тавышым табигатьтән бирелгән дип саныйм. 11 яшь булганда Бразилиядә яшәүче бер гарәп кешесе мине үзенең концертына алды. Аның хорында тамбурин уен коралында уйнадым. Нәкъ шул чакта музыкантлар җырлау сәләтемне ачты. Озак та үтми, 14 яшемдә үземнең төркемне туплап, чыгыш ясый башладым.

«Derbake» дигән гарәп барабанында, «snuj» бармак тәлинкәләрендә, көртләрнең һәм фарсыларның «daff» барабанында, «dehola» шөлдерле барабанда ишетеп уйныйм. Бердәнбер укытучым миңа 15 яшь булганда вокалга өйрәтә башлады һәм 5 ел дәвамында тавышымны куйды. Гаиләм католик динендә.

Бразилия һәм гарәп җырлары — икесе ике төрле мәдәният. Бразилия кешеләре шәрык мәдәниятенә ничек карый, җырларны кабул итәме?

Бразилия музыкасы үзе дә зур ритмга ия, мәсәлән, самба кебек, һәм ул гарәп музыкасын хәтерләтә. Бразилиядә гарәпләр күпләп яши. Соңгы 40 ел эчендә шәрык биюләре бөтен Латин Америкасы буйлап таралды. Гомумән алганда, бразилиялеләр башка мәдәниятләрне тиз отып ала, кабул итә.

Мин инглизчә сөйләшмим, әмма гарәп, португалия һәм испан телләрен яхшы беләм. Италия, Панама, Майами, Португалия, Испания, Африка һәм бөтен Көньяк Америкада буйлап чыгыш ясаганым бар.

Сезнең иҗатыгыз күбесенчә бию җырларыннан тора. Сез аларны үзегез язасызмы яисә авторлар белән эш итәсезме?

Мин үземә ошаган музыканы яңадан үзем аша үткәреп җырлыйм. Кешеләр еш кына төп авторны белмичә кала. Хәзерге вакытта миндә авторлык җырларым да бар. Ике юнәлештә дә эшлим. «El Hob Nadami», «Azez alaya», «Laguetek» һ.б. җырлар — «Клон» ның хитлары.

Җырларыгызны тамашачылар бик тиз отып алды. «Globo» каналында җырларың яңгырау бәхеттер инде ул?

Минем өчен «Globo» милли телевидениесендә, ул вакытта Бразилиядәге иң күп аудиториясе булган һәм инде бөтен дөнья буйлап иң күп каралган сериалда эшләү зур хыял иде. Җырларны элегрәк тә яздыргаладым, чөнки гарәп җырчысы һәм музыкант буларак таныла башлаган идем. Лас-Вегаста булганда Клаудия Ченчи исемле танылган Бразилия биючесе шалтыратты. Ул «Клон» да катнашкан актерларны биергә өйрәтте. Шул шалтырутында ук ул мине «Globo» ның җырларым белән кызыксынулары турында кисәтте. Алга таба «Globo» белән 30 җырыма контракт төзелде. Җырларым «Клон»да яңгырый башлагач, берьюлы 500 мең компакт-дискым сатылды.

«Үземне 20 ел үткәч кенә телеэкраннардан күрдем»

«Клон» сериалы иҗатыгызга ничек тәэсир итте?

«Клон»га кадәр, мине бөтен Бразилия буенча беләләр иде, сериал чыкканнан соң исемем Бразилиядә һәм «Клон» күрсәтелгән барлык илләрдә танылды. «Клон»га кадәр мин күбрәк туйларда, гарәп аудиториясе белән эшләдем. Сериал күрсәтелгәннән соң бию шоуларын оештырдым, күбесенчә шәрык биюләре музыкасын таныттым. «Клон» сериалы өчен махсус көйләр язган композитор Маркус Виана белән «Azez alaya» җырының махсус версиясен яздырдык, мин җырлаган вариантны алдык һәм яңа эшкәртмә ясадык.

Сериалда җырларыгыз гына түгел, үзегез дә катнашасыз. Ул вакытны кыскача булса да, искә алыгыз әле.

«Клон» чыкканга инде 20 ел үтте. Аңлыйсыздыр, күп нәрсә үзгәрде, кайбер актерлар башка уйнамый, кайберләре вафат булды. Әлбәттә, мин барысы белән дә элемтәдә тордым, чөнки сериалда бергә булдык. «Клон» төшерелгән студия искиткеч иде, без үзебезне икенче бер шәһәрдә итеп хис иттек. Съемкалар иң элек 40 көн дәвамында Мароккода барды, ә шуннан соң «Globo» командасы нәкъ шундагы Фес шәһәрчегенең макетын ясады, өйләр, диварлар, урамнар — барысы да яңадан охшатып ясалган әйберләр.

Хәзер Viva каналында «Клон»ны кабатлап күрсәтәләр. Үземне 20 ел үткәч кенә телеэкраннардан күрдем, чөнки сериалда төшкән вакытта җыр яздыру, шоу оештыру, бизнес белән мәшгуль идем. Дискларымны саттык, биюләр куйдык, гарәпчә язмалар чыгардык… Шуңа күрә карарга вакытым булмады.

Тони, иҗатыгыз ничек? Сез диннәргә ничек карыйсыз?

Хәзер яңа проектларым бар. Яңа материалларны яздыруны дәвам итәм. Миндә 78 компакт-диск коллекциясе бар. Эпидемия аркасында, 4 альбомым чыкмый калды. Мин ел дәвамында Бразилиядә һәм дөнья буйлап, биючеләр һәм гарәп тамашачылары өчен концертлар куям. Аллага шөкер, музыка белән эшләвемне әлегәчә дәвам итәм. Хыялым — Россиядә шоу-программа ясау. Диннәрнең бердәм булуына ышанам, без барыбыз да бер Аллаһның балалары.

Лучано Сзафир: «Терактан соң мөселманнарга карата тискәре караш барлыкка килде, әмма „Клон“ бу карашларга нокта куйды»

Сериалда кара чәчле, кара сакаллы Зейн роле истә калган. Икенче планда булса да, ул күпләрнең йөрәгенә үтеп керде. Лучано Сзафир белән Wats’App кушымтасыннан аралаштык. Юк, ул «йолдыз булдым» чире белән дә авырмый, «син кем дә, мин кем» дип тә тормады. Киресенчә, Россиядән татар журналисты булам дип үземне таныштыргач, исемем белән дәшеп, һәр соравыма шатлана-шатлана җавап бирде. Ихлас күңелле актер сериал, фильм һәм телевизион шоуларда төшкәнен һәм 15тән артык рольдә уйнаганын әйтте.

Лучано, сериал барышында бөтен хатын-кызның күзе Сездә генә булды. Рольне ничек эләктерә алдыгыз?

«Globo» телеканалы Зейн роленә тыңлаулар үткәргән иде. Зейнга берничә актер дәгъва итте. Финалда исә мин һәм тагын бер актер калдык. Бәхеткә, ул роль миңа эләкте, шунда ук контрактка кул куйдым. Зейн минем өчен иң истә калган роль булды.

«Клон» 60тан артык илдә күрсәтелде. Россиядә һәм башка илләрдә ничек булганын белмим, әмма Бразилиядә «Клон» үз вакытында чыга алмады. Аның премьерасы 2001 елның сентябрь аена туры килде, тик, белгәнегезчә, Нью-Йоркта теракт булды. Шулай итеп, сериал 1 октябрьдә генә дөнья күрде. Шушы терактан соң халыкта мөселманнарга карата тискәре караш барлыкка килә башлаган иде, әмма «Клон» бу карашларга нокта куйды.

Зейн ролен күрүгә, Бразилия тамашачылары аның төп герой — Жади белән бергә калуын теләделәр. Шуңа күрә канәгатьсезлек белдерүчеләр юк түгел иде. Шулай да, игътибар күбрәк икенче төп рольне башкаручы — Мурило Бенисиога (Лукас) төште. Икенче пландагы рольне башкарсам да, аны бик яратып уйнадым. Тамашачылар ошатты.

Зейн белән охшашлык булдымы соң?

Әйе, актер буларак, Зейндагы кайбер үзенчәлекләрне үземдә дә булдырдым, һәм киресенчә, үземдә булганнары да Зейнда чагылыш тапты. Яшь чагымда оялчан идем. «Клон» да уйнаганда холкым бераз ачыла төште, әмма мин романтик кеше, хатын-кызларның әйткәннәренә колак салам. Шуны әйтәсем килә: мин Зейн кебек хатын-кызлар алмаштырып торучы кеше түгел, ләкин гүзәл затларны һәрвакыт хөрмәт итәм. Охшаш ягыбыз — хатын-кызның матурлыгын күрә белү.

Һәр рольнең үз авырлыгы бар. Сериалда төшкәндә нинди кыенлыкка юлыктыгыз?

Ышанасыңмы-юкмы, «Клон»да төшүнең иң авыр ягы бию өлеше иде, чөнки, әйткәнемчә, оялчан булдым. Съемкалар вакытында барлык актерлар диярлек гарәп биюләрен биергә өйрәнергә тиеш иде. Сериалда төшкән актерлар, режиссерлар составы искиткеч. Андагы «Нефертити» дигән төнге клуб бары съемкалар өчен генә төзелде. Минемчә, һәр актер бераз гына булса да дулкынланырга тиеш, әгәр дә дулкынлану булмаса, актерлык һөнәреннән китсәң дә була.

Гарәп дөньясында нәрсә сәер булып тоелды?

Рольне уйнар алдыннан махсус тренерга йөрдем. Ул рухи яктан бай кеше иде, мине бию хәрәкәтләренә, гарәп ризыкларын дөрес ашарга, гомумән, үземне гарәп кешесе итеп хис итәргә өйрәтте. Бердәнбер күңелгә тигән нәрсә — хатын-кызларның хокуклары чикләнүе, алар ир-атлардан аерыла. Мин моның белән риза түгел. Хатын-кызлар көчле, гаҗәп, оста, аларның да ир-атларныкы кебек хокуклары булырга тиеш. Тренерымны хөрмәт итәм. Әмма мин дискриминациягә каршы.

«Күбесе мине гарәп дип белә» — дингә караш һәм иҗат турында

Лучано, үзегез турында да сөйләгез әле…

Милләтем буенча мин — яһүд, әби-бабаларым Польшадан китеп, Россиягә күченгәннәр. Күбесе мине гарәп дип белә, чөнки тәнем караңгырак төстә. Мин һәр динне дә хөрмәт итәм, барлык дин дә кешелекне яхшылыкка өнди. Экстремистлар һәр диндә дә җәмгыятькә карата куркыныч тудыра.

Иврит, инглиз телләрен беләм. Әлбәттә, съемкалар вакытында бераз гарәп сүзләрен өйрәндем. Иң мөһиме — диннәргә хөрмәт булу. Будда дине, ислам, католиклык, христианлык, иудаизм — һәр дин үзенчә матур. Миңа калса, гаиләле булу — иң зур бәхет.

Ике ел элек «Globo» каналы белән килешүемне өздем. Рольләрне яхшырак башкару өчен, мастер-классларга йөрдем, дәресләр алдым. Аннан соң Record TV каналында эшләп алдым. Театр һәм кинода беркайчан да уйнаудан туктамадым. Театрда пандемия булганчыга кадәр, атнасына өч тапкыр уйный идем. Вакытым булганда радио өчен тапшырулар яздырдым.

Лучано, нинди хыяллар белән янып яшисез?

Моннан тыш, сценарийлар да язам әле мин. Хәзерге вакытта комедия әзерлим. Аның бөтен дөньяга танылуын телим, шуның өчен аны инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә кирәк булачак. Шушы сериалны дөнья буйлап тәкъдим итеп йөрисем килә.

Россиядән фанатлар әле дә хатлар язып тора, мин анда беркайчан да булганым юк, тик буласым килә. Россиядәге фанатларыма рәхмәт.

Пандемиядән соң ике фильмда төшәсем бар, киләсе елда өч фильмда төшәчәкмен. Телевидениягә кайтырмын дип ышанам. Гаиләгезгә сәламәтлек телим, фанатларыма кайнар сәлам! — дип тәмамлады сүзен актер.

Андресса Кац: «Эсселек аркасында камералар эшләүдән туктады, аяк киемнәре эреде»

«Клон»да икенче планда уйнаган тагын бер актриса — Андресс Кац. Үзенең кибетен булдырган Иветтиның дус кызларын хәтерлисезме? Йомшак кына, тыйнак кыз Сониньяга сериалда еш кына кассир булып эшләргә туры килә иде. Андрессаның ягымлы тавышын аудиохат аша ишетү бәхете татыды.

Сериалның баш режиссеры Жайме Монжардим белән эшләгәндә яшүсмер генә идем әле. Актерлык карьерам 6 яшемдә башланды. «Клон» сериалында Вера Фишер белән берлектә «Семейные узы» сериалында эшләргә туры килде. Жайме мине шунда күреп алган һәм уйнавымны ошаткан. Вера белән исә янәдән очраштык. «Клон”да уйнау искиткеч иде.

Сонинья ролен башкару — үземне уйнаган кебек иде, безнең холыкларыбыз охшаш. «Клон»ны Бразилиядә янәдән күрсәткәннәре өчен дә сөенеп туя алмыйм, мин үземне сериалның бер өлеше итеп тоям. Театрда уйнау техникасын кулланып, тәҗрибәм белән уртаклашу мөмкинлеге туды, чөнки мин күбесенчә спектакльләрдә уйныйм.

Коллегалар белән әле дә дустанә мөнәсәбәттә, съемка өчен мәйданчык та искитмәле иде. Сериал иң элек Марокконың Уарзазат, Эрфуд, Марракеш, Әл-Җәдид һәм Фес шәһәрләрендә төшерелде. 40 көн кояш астында көненә унышар күренеш төшерделәр. Алай гына да түгел, эсселек аркасында камералар эшләүдән туктаган, җир эссе булу сәбәпле, аяк киемнәре эри башлаган, шуңа да күпләп күн сандаллары сатып алырга туры килгән — ул кызудан эреми торган бердәнбер аяк киеме.

Мароккодан кайтканнан соң, гарәп шәһәрләрен Бразилиядә макет итеп яңадан торгыздылар. Съемкалар алга таба Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу шәһәрләрендә дәвам итте, — дип истәлекләре белән уртаклашты актриса.

Мароккодагы хәрабәләрдә булган Анастасия: «Бу — балачактагы хыялларның тормышка ашуы!»

Әле дә ярый Интернет бар, шуңа шатланып туя алмыйм! Мароккога турлар оештыручы Анастасия Шумихина белән очраклы рәвештә таныштык. «Клон»ны карап үскән гади кыз, үскәч, хыялын тормышка ашыра. Хәзер ул кызларны җыеп, сериал төшерелгән Мароккодагы урыннарга алып бара. Максатына ирешер өчен күпме вакыт кирәк булганын ул миңа сөйләде.

«Клон» — Марокко тормышын, мәхәббәт тарихын һәм диннәр бәйләнешен чагылдырган сериал. Мин аны 9 яшемдә карый башладым. Балачактан ук яулыклар бәйләргә, матур бизәнү әйберләре, шәрык музыка турында хыялландым. Ислам диненә карата мәхәббәт, бәлки, мәчет янында яшәгәнгән күрә уянгандыр. Мулланың азан әйткән тавышын ишетер өчен ишегалдына чыга идем һәм бернисә тапкыр аның үзе белән аралашкан да булды.

«Клон» сериалы башлангач, мин бөтенләй катып калдым. Мин хыялланган әйберләрнең барысы да шул сериалда иде бит! Мин Мароккода яшәргә, Мәдинә шәһәре буйлап йөрергә, аларның татлы ризыкларын авыз итәргә хыялландым. Ул шәрык биюләренә исем китте, музыка яңгыраса, биергә тотына идем. Әти-әниләрем өйдә концерт куйганымны кул чабып карап торалар иде.

…Һәм менә инде дүрт ел кызларны җыеп, «Клон» төшерелгән урыннарга — Мароккога алып барам. Беренче елны шушы хәрабәләрне күргәч, күземә яшьләр тыгылды. Беләсезме, бу — балачактагы барыбер чынга ашмаячак дип, мең кат уйлаган хыялларның тормышка ашуы! Монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, әйтерсең, съемкалар кичә генә булган кебек. Әлеге XI гасырда төзелгән харәбәләр Айт-Бен-Хадду дигән шәһәрчектә урнашкан. Ул ЮНЕСКО тарафыннан саклана һәм анда кешеләр яшәми. Мондагы барлык харәбәләр дә кызыл-көрән балчыктан ясалган.

Мароккода һәр ел булам, монда килгән кызларның шатлыктан чыккан яшьләрен күреп, сөенәм. Балачак хыяллары чынга ашарга тиеш! Мароккодан һәрвакыт илһамланып кайтып китәм.

***

Посмотреть эту публикацию в Instagram

КЛОН. ЧАСТЬ 3. МЕСТА СЪЕМОК.. ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ Развалины. Третий год вожу сюда девушек, мечтающих воплотить марокканскую мечту.. ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
На видео впечатления, длинной в 3 года.. первый год, увидев в далеке эти развалины меня захлестнули слезы! «Неужели я здесь?»ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
Я организатор тура.. а слезы из детства предательски бегут по щекам)) Я думаю все девочки понимающе относились, но сдерживать их я не могла))ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
Это знаете.. о том, о чем ты мечтаешь с детства, даже не думал мечтать - воплотилось.. в настоящем времени и без внешних изменений.. как из фильма наяву.. с барашками этими.. все точь-в-точь..ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
Эти развалины действительно есть и они в неизменном виде.. Называется это место АЙт-Бен-Хадду. Это Ксар - люди там больше не живут и это место сокровище ЮНЕСКО)ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
с каждым годом мои чувства крепли)) сейчас накатывают слезы только тогда, когда вижу восторженные слезы девушек, кто так же мечтал и увидел в живую эти места)) Понимаю, как важно воплощать детские мечты.. именно это меня вдохновляет возить в Марокко туры еще и еще))ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ ᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠᅠ
❓Какое место в Марокко вам больше хочется посетить?) Развалины? Фес?

Публикация от Путешествия | Туры | Мехенди (@nastasya_shu)

Башка актерлар белән дә элемтәгә кердем, билгеле. Әмма, тыгыз графиклары булу сәбәпле, хатымны укып, җавап бирергә вакытлары табылмады. Шулай да, 20 ел элек төшерелгән «Клон» әле дә актуаль булып кала бирә. Наркотиклар, диннәр һәм мәдәниятләр бирелеше, кеше психологиясе, ата белән ана, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, һәм, фәннең алга китеше дөньяга карашны үзгәртергә, үз эчеңдә уйланырга мәҗбүр итә. Бразилиялеләр дөнья аренасына сериал белән чыга алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100