Марат Галиев Татарстан Президентының юлламасы турында: «Без үзгәрешләр чорында яшибез»

ТР Дәүләт Советы депутаты «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының еллык Юлламасына карата үз фикерләрен белдерде.
ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев «Татар-информ» агентлыгына цифрлы икътисадның уңай һәм тискәре яклары, республика сәнәгатенең торышы хакында сөйләде, шулай ук Татарстанның өч елга исәпләнгән бюджет проектына үз бәясен бирде.

- Татарстанда цифрлы икътисад ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Әлеге тема нәрсәсе белән актуаль?

- Цифрлы икътисад тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк үтеп керә. Асылда, ул икътисадның күп кенә өлкәләренә кагыла, кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәртә. Татарстанны Россиянең башка субъектлары белән чагыштырып карасак, үзебезнең лидерлар рәтендә булуыбызны күрәбез, чөнки бу эш белән башкалардан алдарак шөгыльләнә башладык. Биредә күп кенә мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, «Электрон Хөкүмәт» системасы аша төрле дәүләт хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеге. Ул кешеләрнең вакытын сизелерлек янга калдыра, аның актив кулланучылары да, хезмәтләр саны да арта бара.



- Цифрлы икътисадка нинди проблемалар килеп тоташа?

- Бу - җәмгыятьне контрольдә тоту алымына әверелер, алдау, мошенниклык очракларына яшел юл ачылыр дигән курку бар. Күреп торабыз бит: бер яктан, бу хезмәтләр өчен түләгәндә уңайлыклар тудырса, икенче яктан – шәхси мәгълүматлар төрле хезмәтләр тәкъдим итә торган киң кулланучылар даирәсенә (хәтта кибетләрне дә кертеп) эләгә. Моннан кемнәрдер файдаланырга мөмкин бит дигән шөбһә тынгылык бирми. Шәхси мәгълүматларны саклау турындагы закон гамәлдә булуга да карамастан, мәгълүматлар бөтен дөньяга тарала. Фәлсәфи күзлектән караганда да безгә биредә барысы да аңлашылып бетми әле. Без ясалма интеллект элементлары белән эш итәбез. Әлеге элементлар күпмедер күләмдә үз өлкәләрен киңәйтергә дә мөмкин. Моның асылына төшенәсе бар әле.

Әмма бу теләсә нинди техник яңалык белән бәйле. Телефон элемтәсе барлыкка килгәч, дөнья тамырдан үзгәрде. Кешелек дөньясы үсеш кичерүен дәвам итә, XXI гасыр бу җәһәттән икътисадны цифрлаштыру билгесе астында узачак. Әгәр алга киткән илләр белән чагыштырып карасак, безгә биредә, йомшак кына әйткәндә, эшлисе дә эшлисе әле. Россиядә цифрлы икътисад һичшиксез булачак, әмма ул, әйтик, хәрби-сәнәгать тармагына (ул беренче чиратта үсеш кичерә) гына кагылса, бу иң яхшы вариант булмаячак. Чөнки дөньяда технологик яңалыклар еш кына киң таралыш ала һәм нәтиҗәдә икътисадның нәтиҗәлелеге арта.

- Нинди мисаллар китерә аласыз?

- Әйтик, XX гасырның икенче яртысында кешенең Айга очуы. Асылда, ул сәнәгатьнең барлык тармакларын диярлек үзгәртеп корды. Әлеге технологияләр барлык тармакларда да кулланышка кертелде. Илебездә әлеге конверсия, базар тармакларына күчү һәрвакытта да начар бара. Безнең бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле. Цифрлы икътисад уңышлы үсеш кичерсен өчен эшне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга, мәгариф системасын үзгәртергә кирәк. Без үзебез дә үзгәрәбез, әмма әлеге үзгәрешләрнең тизлегенә бәйле сораулар калкып чыга. Бу җәһәттән фикер алышулар бара, тәнкыйть утына да тоталар. Сүз уңаеннан, Президент үзенең Юллмасында моңа җитди игътибар бирә.

- Татарстан цифрлы икътисадны гамәлгә кертү җәһәтеннән кайсы юнәлешләрдә әйдәп бара?

- Электрон хезмәтләр турында әйттем инде, асылда, без аны беренчеләрдән булып гамәлгә керттек. Бездә (ТР Дәүләт Советында – Редакция иск.) электрон парламент эшли. Инде күптәннән закон проектлары әзерләгәндә һәм тикшергәндә кәгазь кулланмыйбыз. Бу моннан 6-7 ел элек нормага әверелде. РФ Дәүләт Думасында да аңа күчәргә уйлыйлар. Биредә күптән түгел Нью-Йорк штатының закон чыгару органы депутатлары булып киткән иде. Алар да электрон версиягә күчәргә уйлый. Ә бездә инде ул практикага әверелде.

Бездә мәктәпләрне компьютерлаштыру да Россиядәгедән алданрак башланды. Биредә моның перспективасы зур булуын аңлап, бу эш белән нәкъ вакытында шөгыльләнә башлаган республика җитәкчелеге зур роль уйнады. Бездә технопарклар (IT-парк, Иннополис) бик күп, аларның барысы да – цифрлы икътисад белән бәйле инновацияле үзәкләр. Дәүләт тарафыннан инфраструктура булдыруга башка субъектларга караганда алдарак керештеләр һәм монда темпны югалтмау мөһим. Чөнки алданрак башларга мөмкин әле, әмма тоткарланасың икән, бик тиз артта калуың да ихтимал. Бу җәһәттән ТР Президенты туктап калмасыннар өчен һәрвакыт барысын да селкеткәләп тора. Без дөрестән дә дөньяда бара торган зур үзгәрешләр чорында яшибез. Әгәр кайдадыр тоткарланабыз икән, бөтенләйгә артта калуыбыз да ихтимал.




- Татарстанда машина төзелеше тармагында хәлләр ничек?

- Машина төзелеше – зур инвестицияләр таләп итә торган өлкә, анда үзгәртеп корулар шактый кыйммәткә төшә. Бу – республикабызның үзенчәлеге белән бәйле. Бездә әлеге өлкәдә билгеле бер традицион база предприятиеләре бар, аларны югалтмау мөһим иде һәм без аларны саклап калдык. Әмма көндәшлеккә сәләтле булу өчен, продукцияне яңарту турында уйларга кирәк. Өстәвенә, «КАМАЗ» кебек автогигантлар турында сүз барганда. Чөнки ул безгә советлар чорыннан мирас булып калган. Завод зур серияле масштаблы продукция эшләп чыгаруга исәпләнгән һәм анда номенклатураны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган.

- Республикада бу өлкәдә нинди кыенлыклар бар?

- Бездә автомобиль төзелеше тармагы дөньядан изоляцияләнгән иде. Үз вакытынла «КАМАЗ»ның үз акцияләрен Daimler концернына сатуы дөрес адым булды дип саныйм, ул технологик үсешкә этәргеч бирде. Башка компанияләр белән хезмәттәшлек тә көндәшлеккә сәләтлелекне арттырды. Шуннан башка инде күптән заводны югалткан булыр идек дип саныйм. Әгәр авиация, вертолетлар төзү хакында сүз алып барсак, бүгенге көндә анда яңа модель рәте формалаштырыла, яңа номенклатурага күчү процессы бара. Ә бу бер дә җиңелләрдән түгел. Әлеге шартларда, кагыйдә буларак, җитештерү күләме кими, әмма шул ук вакытта базарга яңа машиналар белән чыгу перспективалары барлыкка килә. Базарда үзең хакында белдерергә һәм заказлар алу өчен дөнья базарын үзләштерә башларга кирәк. Бу эш бара, Россиянең башка шундый предприятиеләре белән чагыштырсак, безнең хәлебез яхшырак.

Татарстанның күп кенә машина төзү предприятиеләре авиация тармагына бәйле, алар бары тик дәүләт заказына гына йөз тота ала. Биредә дәүләт заказы зур була алмый, шунлыктан якын киләчәктә әлеге предприятиеләрнең табышка эшли башлавына өметләнергә кирәкми, әмма алар да аякка басып килә. Бу җәһәттән федераль Хөкүмәт дәрәҗәсендә принципиаль карарлар кабул ителде. Хәзер технологияләрне яңарту һәм кадрлар туплау процессы бара.



- Тышкы базарларга ни рәвешле чыгарга мөмкин?

- Тышкы базарлар бар – моңа Советлар Союзы таркалганнан соң барлыкка килгән илләр дә, башка дәүләтләр дә керә. Аларда көндәшлек бик көчле. Базар бик төрле, аны киңәйтү эшләре алып барыла.

- Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы турында нәрсә әйтә аласыз?

- Оборона-сәнәгать комплексы – икътисадның үзенчәлекле сегменты, ул аерым үзенчәлекләргә ия. Аны гадәти базар продукциясе белән чагыштырырга ярамый. Шунлыктан бу тема турында берәү дә күп сөйләргә яратмый. Шуны гына әйтә алам – алар тик утырмый. Яңадан коралландыру программасы (Россиядә ул инде 7-8 ел дәвамында гамәлгә ашырыла) үтәлә, анда безнең предприятиеләр дә катнаша. Монда да заказлар күктән төшми, бу – бәйгеләр нәтиҗәсе. Иң мөһиме – әлеге өлкәдә 90нчы елларда күзәтелгән торгынлык чоры узды. Теләсә кайсы предприятие, беренче чиратта, кешеләр ул. Барысы да аларның кәефенә һәм эшкә сәләтлелегенә бәйле. 90нчы елларда заказлар мизгел эчендә бетте бит. Ә хәзер хәл башкача. 1991 елда республика Хөкүмәте әлеге предприятиеләрне саклап калу өчен барысын да эшләде. Әмма анда үз эшен туктаткан 2-3 предприятие бар, аларда технологияләр шулкадәр искергән иде. Турысын әйтәм: республика бюджетыннан коллективларга предприятиене саклап калу өчен генә ярдәм күрсәтелде. Бүген исә сүз бу хакта түгел, әлеге предприятиеләрнең сыйфатлы эшләве турында бара.

- Республикада полимер продукциясен эшкәртү кластеры ни рәвешле үсеш кичерә?

- Татарстан – нефть чыгара торган республика. Моннан 25 ел элек һәм бүгенге көндә нефть табу – икесе ике әйбер. Без биредә технологияләр ягыннан бик нык алга киттек. Бездә «кара алтын» чыгаруда яңа технологияләрне гамәлгә кертүче «Татнефть», кече нефть компанияләре төркеме бар. Хәзер нефть табу елдан-ел кыенлаша бара. Әлеге күзлектән караганда, Татарстан - «кара алтын» чыгаруда яңа алымнар кертү буенча дөнья күләмендә әйдәп бара торган төбәкләр рәтендә. Моңа кооперация элемтәләре, әлеге тема буенча ике елга бер тапкыр зур конференцияләр һәм ярминкәләр үткәрү нәтиҗәсендә ирешелде. Икенче баскыч – нефть эшкәртү. Моның республика өчен әһәмияте зур, чөнки «кара алтын» бәясе һәрвакыт үзгәреп тора. 1991 елда без 7 миллион тонна нефть эшкәрттек, өстәвенә, аны эшкәртү тирәнлеге 64-67 процент тәшкил итте. Хәзерге вакытта гамәлгә керетлә торган яңа технологияләр «кара алтын» эшкәртү күләмен 97-98 процентка җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, ягъни калдыклар бөтенләй калмаячак дигән сүз. Нефть химиясе – шундый технология ул, әгәр бер юлдан китсәң – бер төрле, технологияне үзгәртсәң – икенче төрле продукт аласың. Биредә кайсылары иң нәтиҗәле икәнлеген белү өчен дөнья базарын өйрәнергә кирәк. Без бу юнәлештә шактый актив хәрәкәт итәбез һәм киләчәктә Татарстанда табылган «кара алтын»ның өчтән ике өлешен үзебездә эшкәртә башларбыз дип уйлыйм.

- Бу өлкәдә университетлар белән хезмәттәшлек җайга салынганмы?

- Дөньяның күп кенә университетлары фәнни һәм фәнни-гамәли продукция бирегә тиеш, университет эшләгән төбәктә әлеге продукция икътисадка файда китерәчәк. Бу – дөнья күләмендәге, бик катлаулы тенденция. Казан федераль университеты да шул юлдан бара һәм кайбер уңышлары да бар. Әлеге уңайдан бер мисал китерәсем килә. Нефть эшкәртү производстволары өчен зур акчага катализаторлар сатып алдылар. КФУда аның аналогын булдырдылар һәм хәзер катализаторларны читтән сатып алмыйбыз, үзебездә җитештерәбез. Икътисадның нәтиҗәлелеге билгеле бер күләмдә шуңа да бәйле, чөнки соңгы берничә елда Россия акчасы ике тапкырга арзанайгач, шул ук продукцияне читтән кертү бәясе дә шуның кадәр үк кыйммәтләнде. Мондый шартларда чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру – бары тик яхшыга гына. Икенче яктан, үзебезнең продукцияне читкә чыгару мөмкинлеге дә арта. Шунлыктан Татарстан бөтен резервлардан файдаланырга омтыла да.



- Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасындагы нинди аспектларны аерым билгеләп үтәр идегез?

- Без бүген үзгәрешләр чорында яшибез. Президент Юлламасының кереш өлешендә нәкъ шул хакта сүз бара. Әгәр моны үзләштерәбез икән, яшьләргә таянып эш итәргә кирәк. Яңа технологияләр, икътисадта яңа өлкәләр – яшьләр моңа җайлашырга тиеш. Соңгы елларда төрле технопарклар рәвешендә яңа икътисадның инфраструктурасын булдырдык, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка килә. Мондый статусны Федераль Хөкүмәт бирә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай кебек моношәһәрләр өчен бу уңайдан актив эш алып барылды. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре кысаларында әлеге төбәкләрдә зур перспективалар ачыла. Өстәвенә, аларда авыл хуҗалыгы тармагында мәшгульлек мәсьәләсе бик кискен тора, шунлыктан анда сәнәгать мәйданчыклары эшли дә. Сәнәгать мәйданчыклары, эшкуарлар анда үз бизнесын җәелдерсен өчен, республика җитәкчелеге башлангычы белән булдырыла.

- Тагын кайсы тезислар аеруча игътибарга лаек дип уйлыйсыз?

- Юллама бөтен өлкәләрне колачлый, мин исә икътисадчы буларак, күбрәк шул тармак турында сөйлим. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикабызда торак төзелеше темплары күпкә югары. Без Идел буе федераль округында бу өлкәдә инде күп еллар лидерлар рәтендә: Татарстанда ел саен уртача 2 миллион 400 мең квадрат метр торак сафка бастырыла. Республикада базар ихтыяҗын киңәйтү юнәлешендә күп нәрсә эшләнде, социаль ипотека программасы киңәя, файдалануга тапшырылган торак ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Социаль ипотека программасы буенча бер квадрат метрның бәясе уртача базар бәясеннән ике мәртәбә диярлек арзанрак. Әлеге программа – Россия өчен уникаль. Моннан тыш, соңгы елларда иҗтимагый киңлекләр программасы актив үсеш кичерә. Үзегез дә игътибар иткәнсездер: паркларда яшьләр, балалар, төрле яшьтәге кешеләрне ел саен күбрәк очратырга мөмкин. Өстәвенә, Президент әлеге программаның һәр муниципаль районда ни рәвешле гамәлгә ашырылуын шәхсән үзе контрольдә тота.


- Алдагы 3 елга Татарстан бюджеты турындагы закон проектын ничек бәялисез?

- Бюджет һәрвакытта да икътисадның торышын чагылдыра. Без шул рәвешле алга таба зур булмаган бер адым ясыйбыз дип уйлыйм. Ул чынбарлыктан ерак китмәскә, тормышка ашмаслык теләкләрдән азат булырга тиеш. Мин әлегә аны өстән-өстән генә күздән кичердем. Бюджет проекты өч елга исәпләнгән, аңа ел саен төзәтмәләр кертелә. Шуны истә тотып, моннан алдагыларын без, нигездә, яхшы үтәгәнбез дияргә мөмкин.

Проект төзелеш, хастаханәләр, мәктәпләр, юлларны ремонтлау һ.б. белән бәйле 37 республика программасы үтәлешен күздә тота.

- Проектта нинди дә булса яңалыклар бармы?

- Программалар саны ел саен арта бара, эшчәнлек кыры киңәя. Моннан берничә ел элек хастаханәләрне ремонтлау белән бәйле программа юк иде бит. Президент бу җәһәттән тормышка аек карый, барысын да берьюлы эшләп булмаганын яхшы белә. Моның белән шөгыльләнергә кирәклеген барысы да аңлый, әмма кайбер этапларда эшләрне тәмамлыйсы бар иде. Иң элек мәктәпкәчә учреждениеләрдән башладык. Бүген анда эшләр төгәлләнде, мәктәпләр дә танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде чират хастаханәләргә җитте. Бу – тулы бер программа. Һәр торак пунктта модульле конструкцияләр барлыкка киләчәк. Иң мөһиме: Президентыбыз төпле, үз дигәнендә нык тора – моның нәтиҗәсе дә бар. Болар барысы да мине куандыра.