«Формалары бер елга чыдаса, әйбәт инде» - бүгенге мәктәпләрдә ничек киенәләр?

Мәктәпкә барырга ике атна вакыт калып бара. Кемдер узган елгы формасыннан әле үсмәгән дип шатлана. Кемдер баласын баштан аяк киендереп, мәктәпкә җыя. Формалар табып буламы, мәктәпләрдә күбесенчә нинди төс хөкем сөрә, бәяләре бик тешләмиме икән?

«Форманы фабрикадан барып алабыз»

Равия Гарипова, Казанның 26нчы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

Башлангыч мәктәптә форма соры төстә: кызлар ачыграк төстәгене кияләр, малайлар өчен караңгырак соры төс каралган. 5 сыйныфтан инде куе зәңгәр төстәге форма кияләр. Миңа калса, бу иң киң таралган төсләр. Форма табуда кыенлыклар туарга тиеш түгел. Безнең мәктәп өчен аны тегәләр, шуңа күрә ата-аналарны фабрика кибетенә җибәрәбез.

Әни кеше буларак, форма алганда җайлы, уңайлы, тирләтми торган тукымалардан булсын дип тырышасың. Синтетик кушылма булмаса әйбәт инде. Табигый тукымалардан тегелгәнне табу җиңел түгел, булса да ул кыйммәт. Бәясенә карамыйча, ата-аналар алырга тырыша, чөнки ул чыдам. Дөрес, кия-кия кыяфәте бозыла, таушала инде, составында йон булгач, бөгәрләнеп тә чыга.

Балаларның үзләренә ошаганны алырга тырышабыз. Беренче сыйныфка баручы кызыма форма алдык инде, якынча 3500 сумлык булды. Алай кыйбат дип әйтмәс идем. Фабрикасында кыйммәтрәк, тик анда сыйфаты да яхшы. Базарда арзанрактыр да, бәлки.

Һәр мәктәпнең үз уставы бар, форма турында шунда язылган. Баласын мәктәпкә биргәндә һәр ата-ана бу документ белән таныша.

Гүзәл Газизова, Казанның 2нче гимназиясенең 1 сыйныф укучысы әнисе:

Форма алдык, әзер без. Яшел төстә аларның формалары. Сыйфаты турында әйтүе кыенрак, әле киеп карамагач. Тегелеше дә, төсе дә бик матур. Ошады үзебезгә. Бәясе бар, арзан дип әйтеп булмый. Аннары, бу төстәге форманы башка кибетләрдә табып та булмый.

Лира Ибраһимова, Казанның 9нчы гимназиясенең 3 сыйныф укучысы әнисе:

Безнең форма ак һәм кара төсләрдән генә торырга тиеш. Башка төстәге әйбер киеп килү тыела. Аяк киеме дә шулай ук. Малайларга көн саен кара галстук тагу мәҗбүри. Кем, каян, нәрсә таба — шуны алып киябез. Узган елларда сыйфатлы әйбер табуы җиңел булмады, быел әле караган юк. Бәя һәм сыйфат һәрвакытта да туры килми. Кыйбат булуы гына әле син сыйфатлы әйбер алдың дигән сүз түгел.

Гөлнур Шәйхетдинова, Әлмәтнең 17нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:

Безнең мәктәптә форма катгый дип әйтмәс идем. Соры төстә булырга тиеш ул. Нәрсә генә кисәләр дә, соры төс хөкем сөрергә тиеш. Соры күлмәк тә, сарафан, итәк тә ярый. Ул яктан җайлы инде. Иң мөһиме — чиста, пөхтә, чәч-башлары җыелган булсын. Күлмәкнең агын яисә күген кияләр. Һәрвакытта да бик сыйфатлы әйберләр табып та булмый. Тузса, яңасын барабыз да алабыз. Үземнең балаларга ел башында күбрәк итеп, бер елга җитәрлек итеп алып куярга тырышам.

«Киемнәре бер елга чыдаса әйбәт инде»

Алсу Талипова, Казанның 10нчы гимназиясе укучысы әнисе:

Безнекеләр куе зәңгәр төстәге форма кияләр. Жилеты һәм галстук шакмаклы тукымадан. Табуы кыен түгел. Безне ательега җибәрәләр. Анда инде тегеп куелганнары да бар, без беренче елны кирәкле үлчәмдәгесен шунда тектердек. Сыйфаты бик начар булды. Анда алынган чалбар тиз тузды, тезләре ямьсезләнде, тукымасы юка иде. Шуннан соң калынрак тукымадан башка чалбар алдык. Мондый чалбар ярамады. Төсе буенча туры килсә дә, классик чалбар булмагач, аны кияргә рөхсәт итмәделәр. Менә монысы бераз кыенрак инде. Һәр вак нәрсәгә дә игътибар итәләр. Аякка да ботинка киеп йөрергә кушалар. Көн саен галстук тагу да рәхәт булмады минем улыма. Формасы матур, сүз дә юк.

Бәяләрне белмим, чагыштырып әйтә алмыйм. Безнең өчен ярый иде. Сыйфаты яхшы булса, бәясенә иң соңгы чиратта гына игътибар итәр идем. Быел башка ательега барачакмын. Төсе буенча туры килгән, стрелкасыз чалбарларны кияргә рөхсәт итсәләр, яхшы булыр иде.

Гөлнара Гыйләҗиева, Казанның 14нче гимназиясе укучысы әнисе:

Бездәге форма кара яки куе зәңгәр төстә булырга тиеш. Ак, күк төстәге күлмәкләр рөхсәт ителгән. Быел әле форма караган юк. Ел да мәктәп формалары күргәзмәсеннән ала идек. Бәясенә күрә сыйфаты әйбәт булды. Итәк һәм жакет 6500 сум чамасы иде. Югач, үтүкләп тә торасы юк аны, бөгәрләнми. Алмашка арзанрагын да алабыз инде.

Гүзәл Шәфигуллина, Казанның 102нче мәктәбенең 2 сыйныф укучысы әнисе:

Форма тектерү буенча билгеле бер ательега беркетмәделәр. Яшел галстук тегеп бирделәр бөтенесенә дә. Һәр параллельнең галстук төсләре аерыла. Бер яктан караганда, матур да, әллә каян аерылып, күренеп тә торалар — безгә ошый. Ак яки күк төстәге күлмәк, калган әйберләре кара төстә. Алган форма бозылмыйча бер елга чыдаса, әйбәт инде, аннары балалар барыбер үсеп китәләр.

Руфия Хөснетдинова, Казанның 149нчы лицееның укыту эшләре буенча директор урынбасары:

Билгеләнгән формабыз бар: башлангыч мәктәп укучыларының — куе зәңгәр, ә 5 сыйныфтан куе соры төстәге форма кию каралган.

Казанның 1нче мәктәбенең директор урынбасары (исемен әйтергә теләмәде):

Бездәге форма куе зәңгәр төстә. Безнең мәктәптә төрле дәрәҗәдәге керемле кешеләрнең балалары һәм иммигрантлар укый, шуңа күрә артык бәйләнмибез, ата-аналарның да хәлләренә керергә тырышабыз. Әгәр бала мәктәпкә формадан түгел, ләкин шул ук вакытта классик һәм куе зәңгәр төсле чалбар киеп килә икән, рөхсәт итәбез. Ата-аналар үзләре дә форма яклы, булсын, диләр.

«Мәктәп формасы турында уставта язылган»

Татьяна Матлина, Казанның 36нчы гимназиясе директоры:

Башлангыч сыйныфта укучылар яшел төстәге кәчтүмнәре белән аерылып торалар. Урта сыйныфларда кура җиләге төсендәгесен кияләр, олы класслар — караны. Форма бары пиджак төсе белән генә аерыла. Әти-әниләргә аны тектерү өчен ателье тәкъдим итәбез. Алар үзләре бәя һәм сыйфат ягыннан канәгатьләндерә торган тукыма сайлап алып, кирәкле үлчәмдәгесен тектерә алалар.

Сергей Емельянов, Казанның 15нче мәктәбе директор урынбасары:

Мәктәп формасы турында уставта язылган. Ул куе зәңгәр төстә булырга тиеш, аерым бер ательега бәйлелек юк. Әти-әниләр үзләре табып алалар, моның белән проблема тумый. Мәктәбебезнең үзенең эмблемасы бар, аны киемгә аерым тегеп кенә куялар.

Фәридә Насырова, Казанның 8нче мәктәп директоры урынбасары:

Башлангыч сыйныф укучылары элеккеге кебек коңгырт төстәге күлмәк һәм кара яки ак алъяпкычтан йөриләр. Ата-аналар арасында моңа ризасызлык белдерүчеләр юк. Калган классларның киемнәренең өсте ак, асты куе зәңгәр булырга тиеш. Кызлар итәк тә, классик чалбар да кия алалар. Болар барысы да мәктәпнең уставында язылган. Шулай да без матди хәлләре бик үк яхшы булмаган гаиләләрнең хәлләренә керергә тырышабыз. Безнең Киров районында бер без генә элеккеге формадан түгел, андый мәктәпләр әле тагын бар.

Инна Праздникова, Казанның 73нче мәктәбе директоры:

Безнең кабул ителгән локаль актта форманың төсе һәм нәрсәләр кияргә яраклыгы турында язылган. Куе зәңгәр төс, кызлар өчен — сарафаннар, малалайларга — костюм каралган. Бик салкын вакытларда кызлар чалбар да кия. Әмма әлегә бу документаль рәвештә хәл ителмәгән. Аны үзгәртү өчен укучылар һәм ата-аналар арасында сораштыру үткәреп, җыелыш җыярга кирәк. Без аны үзгәртергә телибез инде. Болай әлегә бернинди проблемалар туганы юк.

Базарда күпмедән саталар?

Сораштыруда катнашкан бер генә әни дә: «Нәрсәгә кирәк инде ул форма?» - димәде, кыйбатсынмадылар. Барысы да балалары өчен иң яхшысын алырга тырыша. Шул ук вакытта аның балалар өчен, бигрәк тә кечкенә сыйныфлар өчен җайлы да, уңайлы да булуын тели. Кызлар турында сүз катучы булмады, ә менә кайбер тиктормас малайларга футболкадан рәхәтләнеп йөргәннән соң галстук һәм күлмәк кию кыенлыклар тудыра икән.

Базарга чыгып, андагы бәяләрне дә белешеп кайттык. Турада малайлар өчен костюм, жилет һәм чалбарны 2500-3200 сумга тәкъдим иттеләр.

Мәскәү базарында костюм белән чалбар 3900 сумга төшәчәк. Тагын бер чалбар алырга теләсәң — 1400 сум. Малайлар өчен күлмәкләр 500дән алып, 700 сумга кадәр. Кызлар өчен сарафан — 1500, ак блузка һәм кофта һәркайсы 1000-1200 сум чамасы тора. Итәкне 900 сумнан табып була.

Әти-әниләрнең бу уңайдан теләге шул: мәктәп формасының бәясенә күрә сыйфаты аксамасын иде.