«Чандыр гәүдәле булгач, елан чагуын авыр кичердем» - Еланнар кайсы районнарда күбрәк?

«Елан чагу хәйран үзәккә үтә торган бәла икән», — дигән нәтиҗәгә килгән кара елан корбаны Мария Самарина (фамилиясе үзгәртелгән). Ул бер атнадан артык Казанның 7нче хастаханәсенең токсикология бүлегендә дәвалана. Мария хастаханәдән «Интертат» хәбәрчесенә үзе дучар булган вакыйга хакында сөйләде.

«Җиләккә беренче тапкыр барган идем»

Мария Самарина, алты яшьлек кызын ияртеп, үзләре яши торган Югары Ослан районы Введенская Слобода бистәсе янындагы бер аланга җиләк җыярга барган булган.

— Бистәдән ерак түгел җиргә каен җиләге җыярга барган идек. Быел җиләк күп диделәр дә чыгып киттек. Җиләк җыйдык та, елга яры буйлап кайтырга чыктык. Анда таулырак, куе печәнле җир иде, күрәсең, елан эсседән бераз суынырга түбәнгәрәк төшкән. Үлән биек булгач, мин аны абайламадым да, өстенә басканмын һәм ул аягымны чакты.

Өйдән ерак түгел идек. Кайтып, интернеттан тиз генә мондый очракта нишлисе икәнен эзли башладык. Иң беренче, көчле аллергия булмасын өчен, супрастин эчәргә кирәк диелгән — эчтем. Ашыгыч ярдәм чакырмадык, ирем мине Иннополиска табибларга алып килде, тик аларда елан агуына каршы сүл (сыворотка) юк иде. Мин артык хафаланмыйча гына, хастаханәгә килермен дә сүл кертерләр, бар да әйбәт булыр дип уйлаган идем. Ә Иннополиста безгә, мондый хәлләрдә стационарда гына дәвалыйлар, дип аңлаттылар.

Эш чыннан да җитди булып чыкты. Елан чагып 20 минут үткәч тә аяк шеште, бик сызлый башлады. Югыйсә, интернетта бернәрсәсе юк, борчылмагыз, дип юатканнар иде. Үлүчеләр буенча да статистика түбән икән, — дип сөйләде Мария.

Шушы хәлгә тарыгач, атна узса да, ул әле һаман авырту тоюын, аягына да баса алмавын әйтте.

— Аякның балтыры өч тапкыр зуррак булып шешкән иде. Хәзер аяк зәңгәрләнде, күгәргән урын кебек тора. Елан чагу - шулкадәр авыр нәрсә икән! Ай-һай! Болай стационарда озак ятармын дип башыма да китермәдем. Капельница астында озак яттым, антибиотиклар да, канны сыекландыра торганидарулар да, витаминнар да кадыйлар. Температура берничә тапкыр 37,4-37,6га хәтле күтәрелеп алды, кара елан тешләгәндә, бу нормаль күренеш икән. Озак дәвалануым да тикмәгә генә түгел. Хастаханәгә шул ук көнне эләксәм дә, без килеп җиткәнче шактый вакыт югалтканбыз булып чыкты. Никадәр тизрәк килсәң, шулкадәр яхшырак икән, — ди әңгәмәдәш.

Мариянең җиләктән тәмам күңеле кайткан, җиләк җыярга бөтенләй бармас булуын әйтте.

— Җиләккә беренче тапкыр барган идем, хәзер инде базардан гына алачакмын. Аякта кроссовки булса да, шундый бәлагә тарыдым. Үзебезнең тирәдә төлке, куян, керпеләр яшәгәнен белсәм дә, еланнар булуын ишеткәнем юк иде. Әле җитмәсә, балалар белән барган идем, ярый аларны чакмаган дип куандым. Кешенең гәүдә авырлыгы кечерәк булган саен, елан агуын авыррак кичерә икән. Үзем кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле, шуңа миңа да зыяны зур булды, — ди ул.

Мария Самаринаны шушы көннәрдә хастаханәдән чыгардылар, ләкин аңа табиблар күпмедер вакыт өйдә ятарга, аякка басып йөрмәскә киңәш иткән.

Елан чакмасын өчен һәм чаккан очракта иң кирәкле киңәшләр

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов киңәшләрен бирде.

  • Урманга барганда калынрак кием-салым, калын табанлы аяк киеме кию, үзең белән аллергиягә каршы антигистаминлы препаратлар, эчәргә яраклы су алырга кирәк. Калын итеп киенсәң, елан теше тәнгә кадәр кереп җитмәскә мөмкин.
  • Елан тешләсә, симптомнарны җиңеләйтү өчен, бер дару һәм су эчәргә, аннары туры хастаханәгә юл тотарга кирәк. Табибка, һичшиксез, барырга кирәк, чөнки кан әйләнеше бозылса, дәвалау тактикасында үзенчәлекләр булырга мөмкин.
  • Тешләнгән урыннан өстәрәк жгут салырга ярамый, чөнки дәвалау кыенлаша. Кан тамырларына болай да зыян килгәч, салкын әйбер тотып торырга да киңәш ителми.
  • Кешене елан чакса, табибка күренгәнче, тешләнгән яраны каезлап, аннан агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый. Ярдәм күрсәтәм дип агу суырган кешенең авыз куышлыгында инфекция булуы ихтимал.
  • Өйдә мөстәкыйль рәвештә елан агуына каршы сүл (сыворотка) куллану бик куркыныч. Сүл стационарда, реанимация бүлеге булган җирдә генә кертелә ала, чөнки анафилактик, аллергик шок булуы ихтимал, ул шактый агрессив.
  • Кара елан белән очрашканда хафага бирелмәскә, әкренләп читкә тайпылырга, башка юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Гадәттә, кара елан өстенә бассаң, йә кагылсаң гына һөҗүм итә.
  • Табигатькә сәфәр маршрутын төзегәндә дә, тиз арада хастаханәгә, һичьюгы медицина пунктына барып җитәрлек итеп төзергә кирәк.
  • Елан чаккан кешене хастаханәдән бер-ике атна эчендә дәвалап чыгаралар. Аяк-куллары элеккечә хәрәкәтләнә алсын өчен, кеше тик ятарга, табиблар сүзеннән чыкмаска тиеш, юкса җәрәхәт озак төзәләчәк.

Елан чагу кемнәр өчен аеруча куркыныч?

— Елан чагу аеруча балалар өчен куркыныч, балаларда бу урын каты һәм тиз шешә. Шеш күләме шактый зур булырга мөмкин, йөрәккә кадәр күтәрелсә, куркыныч. Андый пациентларны реанимациягә күчерәбез, чөнки бу кеше тормышына куркыныч янаган очракка керә, — диде баш токсиколог.

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, аллергияләре булган кешеләр өчен дә елан һөҗүме аеруча куркыныч. «Даруларга, азык-төлеккә, цитруска, балга, башка төрле ризыкка аллергиясе булган кешенең елан тешләвен авыр кичерүе ихтимал», — диде ул.

Баш токсиколог кан оешуы бозылган, тромб барлыкка килү куркынычы һәм кан системасында тайпылышлар булган пациентларга да елан чагу нык зыян салырга мөмкинлеген әйтте.

Беренче ике-өч сәгатьтә пациентның тешләнгән урыны бик каты шешә, шеш сизелеп торачак, шул җир кайнар булачак. Хәлсезлек күзәтелергә, кан басымы төшәргә мөмкин. Зыян килгән аяк яки кулда кан оеша. Агу үзе, дөрес дәвалаганда, үлемгә китерми, ләкин гәүдәнең муен, җилкә өлешләре тешләнсә, шеш аркасында сулыш алу кыенлашырга, тын бетәргә мөмкин.

Татарстанда кара елан кайсы районнарда күбрәк очрый?

Яңа туган гади кара еланнар (обыкновенная гадюка) кызгылт-коңгырт төстә туа, мондый төстә ике-өч ел яшиләр, аннары төсләре үзгәрә.

— Соры һәм аксыл фонга зигзаг рәсеме төшерелгән кара еланнар күбрәк Иделнең уң як ярында очрый. Бу Югары Ослан, Тәтеш, Кама тамагы районнары. Шулай ук, көньяк-көнчыгыш, шул исәптән, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Мамадыш районнары. Башка районнарда еланның кара формасы яки меланистлар очрый. Шулай ук, бездә дала кара еланы да бар, ул Спас районында, сирәк очрый торган кызыл формасы бары тик Мамадыш районында булгалый. Нурлатта һәм Яшел Үзәндә кара елан кимүен күрәбез, — дип әйтте Алексей Павлов.

Аның сүзләренчә, еланнар җирдә черек бүрәнә ярыгы эчендә качып ятарга мөмкин. Шулай ук, корыган яфраклар, ботак-чатаклар эченәрәк кереп, кисек агач төпләре өстендә дә булулары ихтимал.

— Табигатьтә йөргәндә игътибарлы булырга кирәк. Кара елан республиканың бар территориясендә диярлек бар, күбрәк урман, сулыклар янында яшиләр. Урманнарның да үзенә кулай урыннарын гына сайлыйлар, — диде биология фәннәре кандидаты.

Былтыр республикада елан чагуга шикләнеп, иллеләп мөрәҗәгать булган. 37 кешенеке расланган, калганнарда тән шешү бөҗәк тешләвеннән булган. Быел Татарстанда алты, шул исәптән, Казанда дүрт кешене кара елан чаккан.