«Атны әзерләү бала укытуга тиң» - Сабантуйларда ни өчен атлар кинәт ярсый? | intertat.tatar

«Атны әзерләү бала укытуга тиң» - Сабантуйларда ни өчен атлар кинәт ярсый?

Балтач һәм Бөгелмәдә Сабан туенда катнашкан атларның кинәт ярсып китүе турындагы хәбәрләр бәйрәмнең ямен җибәрде. Атлар ник дуамаллана? Чабышка атларны әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәсе? Бу турыда ат үрчетү осталары — Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллин һәм Башкортстаннан Хәсән Идиятуллиннан сораштык.

Бөгелмәдә сабан туенда ат чабып киткән, арбасын җимергән һәм җайдагын ташлап калдырган. Ипподром буйлап берничә тапкыр әйләнгәч кенә аны туктата алганнар.

Балтачта җигүле ат бәйрәмгә килгән кешеләр өстенә барып кергән. Видеодан күренгәнчә, арбалы ат зур тизлектә тамаша караучыларга бәрелә. Кычкырышкан тавышлар ишетелә.

Лениногорск районында атлар үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин үзенең дә Бөгелмә Сабан туенда катнашканы булганын әйтте. 

— Анда атлар чапкан җир уратып алынмаган, ә мәйданны торбалар белән уратып алырга кирәк. Лениногорскта әйбәт эшләнгән, халык трибуналардан карап тора. Атлар чапкан җирне куркынычсызлык техникасы ягыннан уратып алу кирәк ул.

Казахлар, мәсәлән, аударышны уратмыйча уздыра, ә без унике багана, киртә куябыз. Бала да керә алмый, ат типсә дип тә куркасы юк. Ә уратмыйча чаптырсалар, куркыныч та. Ат чаба, бернинди ара юк, халык юлга чыгып карый. Куркынычсызлык техникасы юк дигән сүз.

Бөгелмәдәге хәлгә килгәндә, андый очраклар булгалый, кайчак арбаның я тәгәрмәче оча, шартлый, я спицалары бетә, — диде фермер.

Ләкин өйрәтү технологиясе үтәлмәгән булуы да мөмкин, ди ул.

— Атны белә торган белгечләребез бетеп бара.


Әзерләүнең технологиясе бар. Атны куркытып өйрәтәсең яки елга бер генә аны арбага кертеп чыгарып карыйсың икән, дулый, сикерә башлый. Алдың да, чабышка бер атна кала, әйдә, чыгып карыйм әле, дип чыгарга ярамый. Алай атны да бетерәсең, аяксыз кала.

Балтачтагы хәлне дә күрдем, шундый таза ат шулкадәр күтәрелеп китте, хәйран таптагандыр ул анда. Көндәлек шөгыльләнү кирәк шул, бу атның хуҗасы я холыксыз, я атның холкын аңламый торган кеше. Атны тоемлый белә торган кеше булса, алай булмас иде. Атның төрлесе бар бит. Һәрберсенә аерым мөнәсәбәт кирәк. Кайсындыр катырак тотасың, кайберсе йомшагракны ярата. Матур гына, үз көенә, тигез генә эшләгән кешегә ышана башлыйбыз бит. Ат та шулай, хуҗасы тәртипле икән, акырып-бакырып, дулап, авызлыгын ертып йөрмәсә, тыңлый, санлый. Балтачтагы хәлдә хуҗасының атны тоемлый белмәве ихтимал, — дип саный Фәрит Нәбиуллин. 

«Көрәшчеләргә генә түгел, атта чабучыларга да зур бүләк бирелергә тиеш»

Әңгәмәдәш фикеренчә, ат белән шөгыльләнүчеләргә тиешле игътибар да юк. 

— Күп районнарда көрәшчеләргә беренче урынга 100, 150 мең сум, машина бирәләр. Ул үзен генә әзерли, ә без үзебезне дә, атны да әзерлибез, атны әле ел буе ашатырга да кирәк. Шуңа бер Сабан туе өчен бер атна кала әз генә йөреп чыгалар да, шундый хәлләр килеп чыга. Бу әзерлек түгел бит инде. 

Дәрәҗәле түгел бит бүләкләре. Көрәшчеләргә шулай бирәләр икән, атлар белән шөгыльләнүчеләргә дә яхшы бүләк бирелергә тиеш. Беренче урын 100 мең сум, мәсәлән. Икенчесенә 50 мең, өченче урынга - 25. Калган катнашучыларга һичьюлы 3-5әр мең сум булсын. Бездә Лениногорскида әле әйбәт, беренче урынга - 35, икенче урынга - 25, өченче урынга 15 мең сум. Ат белән катнашкан һәркемгә грамота һәм үтүк бирделәр. Барыбер кешенең күңеле була. Ә болай арба юллап, күпме мәшәкате белән киләсең, бернәрсә дә бүләк итмәү дөрес түгел. 

Күп районнарда беренче урынга 10 мең, икенчесенә - 5, өченчесенә - 3, урынсызга берни юк, — ди эшмәкәр. 

Фәрит Нәбиуллин атка карашны үзгәртү әһәмиятен дә әйтте. 

— Халыкның дәрәҗәсен үзебез югалтабыз. Казахстанда, Дагыстанда 2-3 ишегалдында бер айгыр бар. Кемнең аты бар, үзен абруйлы итеп күрсәтә. Байлар бар икән, кызганмыйлар, милли гореф-гадәт дип, җайдакларга әйбәт бүләкләр бирәләр. Ә безнең байлар кемдә күбрәк акча дип ярыша. Бүген бар ул акча, иртәгә юк. Ә болай матур исемеңне калдырасың. Безнең бай егетләр - чын егетләр түгел, милли аң уянмаган. Үзләре ат асрый башласа, алар ат үстерүнең нинди хезмәт булуын аңлар иде. 

Казахлар да бәйге үткәрә, алар анда джиплар куялар. Атның, җайдакның дәрәҗәсен, үз халкын күтәрәләр. Атны яратабыз икән, аның дәрәҗәсен үзебез күтәрергә тиеш. Безнең өчен аны кыргыз та, казах та килеп күтәрми. Уянып китсәк, яхшы булачак. Кавказда, Казахстанда, Алтайда бит бөтенләй башка хәрәкәт. Башкортстанда да авылларда атлар күп.

Аударыш ул яктан әйбәт күренеш. Актанышта әйбәт кенә үткән, аларга ике ат биреп торган идек. «Фәрит абый, шәп булды, ел саен уздырачакбыз», - диләр. Быел менә Тукай районында үткәрәләр, без кичә күрсәттек. Питрәчтә, Балык Бистәсендә, Теләчедә дә татар атларын чаптырганнар. 

Аударышны беренче булып күтәргән идек. Хәзер Башкортстанда, Дагыстанда, Карачайда да көрәшәләр. Аударыш үсә», — диде ул. 

Эшмәкәр җитәкчелек колагына да үз фикерен әйтте. 

— Бездә җитәкчеләр ел буена атчыларны күрмиләр. Атчыларның 365 көндә бер генә көн бәйрәм — ул Сабан туе. Анда глава да, җитәкчеләр дә шалтырата: «Килә алмассызмы, әйдәгез, сездә арба бар бит», - диләр, — ди.

Ул Лениногрскида балаларны класс белән экскурсиягә чакыруларын әйтте. Иң гаҗәпләндергәне шул: атларга кызыксыну кызларда хәтта күбрәк икән. 

— Элек ат белән үскән егетләр бар иде. Ат чабып килгәндә, кинәт кенә ябышып, асылынып туктата алалар иде. Хәзер туктатырга куркалар. Экскурсиядә яшь малайлар атка килми, кызлар гына. Малайлар телефонга кереп киткән. Без нәрсәдер югалтабыз. Кавказ яшьләре батыр булып үсә, ирләр итеп үстерәләр. Бездә ирләр югалып бара кебек. 

«Улым, барма, тибәр, үтерер» дисә, ул чын хатын-кыз түгел, «булдырдың» дип, йөгереп чыгучы хатын-кызлар булырга тиеш. Алар, оялып булса да, ат муенына яулык бәйләргә тиеш. Бездә шулай булды. Бу инде безнең хатын-кызларның характеры, — дип сөйләде. 

Фәрит Нәбиуллин ат бәйрәмнәрендә тотализаторны кертеп җибәрергә кирәк, дигән фикердә.

— Электрон ясап була бит аны. Әйтик, мин Лениногорскта яшим, иртәгә, мәсәлән, тотализатор белән Казанда ипподромда уйныйм, Сарман Сабан туенда нинди атлар куела, акча түлим дә, мин дә катнашам. Графигы булырга тиеш. Отсам отам, отмасам - зыяны юк. Бөтен дөньяда шушы бар, ник безнекеләр шуны эшли алмый? Без заманча технологияләр дибез, татар милләтенә дә борырга кирәк бит шул технологияләрне, — диде эшмәкәр. 

«Ат түгел, кешеләр гаепле»

Башкортстанда атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Хәсән Идиятуллин да Балтач белән Бөгелмәдәге хәлләргә карата фикерен әйтте. 

— Атны утка, суга керергә, музыка астында биергә өйрәтергә дә була… Бу очракта вакыт жәлләгәннәрме, өлгермәгәннәрме — атны әзерләмәгәннәр. Гаеп атта түгел, гаеп атны шушы чарага алып чыккан кешеләрдә. 

Атны музыкага, кешеләргә, тавышка күндерергә кирәк. Аның моңа кадәр чуар, милли киемле кешеләрне күрмәгән булуы да бар. Атның холкын белергә кирәк, аның төрлесе бар. Кайсындыр берничек тә кузгатып булмый, ул «тау» кебек, бик уңган, җитез аттан да «тау» ясарга була әкертен генә. Атта гаеп юк, ат белән нинди генә хәл тумасын, гаеп кешедә. 

Алар тиз-тиз генә әзерләгән дә, «булды, без чыгабыз, булдырабыз» дип уйлаганнардыр, ә булмаган, вакыт җитмәгән. Бала берне, икенче, өченче… классларны үтә, өч ел эчендә ун классны үттереп булмый, аның өчен ун ел кирәк. Атка да шулай. Аны әзерләү бала әзерләү белән тәңгәл, — дип төгәлләде сүзен Хәсән Идиятуллин.