Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит ил татарлары атыш фаҗигасе турында видео яздырган: «Күздә яшь, күңелдә ачу хисе»

Төрле илләрдә яшәүче татарлар 11 майда 175нче мәктәптә булган атыш фаҗигасенә багышлап шигырь укып, видео яздырган. Видеоны төшерүдә Төркия, Үзбәкстан, Франция, Канада, Чехия, Кипр, Бөекбритания, Беларусь, Азәрбайҗан, Австраля татарлары катнашкан. Идея инициаторы — «Анталия татарлары» оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова.

news_top_970_100
Чит ил татарлары атыш фаҗигасе турында видео яздырган: «Күздә яшь, күңелдә ачу хисе»
видеодан скриншот

Кипрдан Алсу Җиһангирова: «Кулларына мылтык тоткан тилеләр күп»

— Балаларны мәктәпкә илтеп, иремне эшкә озаткач, Татарстандагы хәбәрләрне карап чыга торган гадәтем бар. Беренче хәбәрләрне укыгач, җинаятьчене тотканнардыр дип өметләндем. Тәрәзәдән сикергән балалар кергән видеоязмаларны күргәч, бөтенләй шок хәлендә калдым — йөрәк туктагандай булды. Аллам сакласын, үземнең балаларым хәвеф-хәтәргә юлыккан сыман булып китте. Мәктәпкә йөгереп барып, дәрестән алып кайтасым килде.

Кулга бер эш тә бармый. Күп кенә кеше «хәлегезне аңлыйм» дип әйтә. Юк, аңлап булырлык хәл түгел ул, чөнки без аны үзебез кичермәгән. Балаларын, якыннарын югалткан кешеләрнең тормышы икегә бүленгәндер. Нәрсә генә әйтсәк, нәрсә генә эшләсәк тә, аларның кайгысын бу бер дә җиңеләйтми. Аларга сабырлык, түземлек телибез. Алга таба көч табып яшәсеннәр иде, дигән теләк белән шигырь яздырдык.

Улларымның берсе дүртенче сыйныфта, икенчесе тугызынчыда укый. Түзә алмадым, балаларымны мәктәпкә барып алдым. Кысып кочакладым, кочкан килеш елап тордым. Шундый хәл дә булырга мөмкин дип аңлаттым аларга.

11 май… Нинди көн булгандыр ул? Израильнең Ашкелон шәһәрендә танышларым бар. «Бездә мәктәпне шартлаттылар» — дип, төнлә хатлар җибәрделәр. Урамда калдык, дип елыйлар. Бу хәлдән бер кеше дә, бер ил дә сакланып кала алмас иде. Кулларына мылтык тоткан тилеләр күп чөнки. Шуңа күрә хәзерге вакытта куркынычсызлык чаралары сорау астында кала бирә. Шуңа тагын бер кат бөтенебез дә инандык.

Һәлак булганнарның гаиләләренә кулдан килгәнчә матди ярдәм күчердек. Бу хәл бар кешелек өчен дәрес. Яныбызда кемнәр яшәгәнен белеп, күршеләребезгә игътибарлы булып, битараф булмасак иде.

Шигырьне бер сәгать буе яздыра алмадым, еладым. Кайгы чит илдәге татарларны да берләштерде. Кемдер дога кылып, кемдер матди яктан ярдәм итте. Читтә яшәсәк тә, без ул кайгыдан ерак түгел.

Азәрбайҗаннан Зәйнәб Алиулова: «Күздә — яшь, күңелдә ачу хисе. Йөрәк ярсый»

— Без, төрле илләрдә яшәүче татарлар, Татарстанда барган хәлләрне кискен кичерәбез. Ватандашларыбызның кайгысы — уртак кайгы.

Фаҗига турында бер таныш хатыннан белдем. «Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел!» — дип уйлап куйдым шунда ук. Әмма бу чын хәл иде. Яңалыкларны, һәлак булганнарның фамилияләре һәм исемнәрен карап бардык… Күздә — яшь, күңелдә ачу хисе. Йөрәк ярсый.

Безнең дөньяда мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Ата-аналар балаларын югалтырга тиеш түгел!

Алар — безнең балалар, киләчәгебезнең бер өлеше һәлак булды дигән сүз. Башымны иеп, һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Аллаhының рәхмәтендә булсыннар.

Яралылар тизрәк терелсен, туганнарына, якыннарына кайтсыннар иде, амин. Җинаятьчегә катгый җәза эләгер дип ышанам (бу очракта мин үлем җәзасы өчен).

Беларусьтан Гөлсинә Аброськина-Шәрипова: «Шигырьне тыныч кына сөйли алмадым»

— 11 май Беларусьта ял көне иде, ул көнне иптәшем белән бакчада булдык. Кайгылы хәбәрне «Ләйсән» фольклор ансамбле кызларыннан белеп алдык. Исем китте, тизрәк интернетка кереп, хәбәрләрне карый башладык.

Фаҗига турында Беларусьтагы барлык татарлар, Беларусь халкы белә. Шигырьне тыныч кына сөйли алмадым.

«Анталия татарлары» рәисе Оксана Назарова: «Мондый вакыйгалар башка беркайчан да, беркайда да кабатланмасын иде»

— Татарстандагы фаҗига безнең өчен дә кайгы. Бу хәлләрне белеп алу белән бер-беребезгә яза башладык, барыбыз да борчылдык. Үзем хәбәрләрне укыйм, үзем елыйм… Үземне көч-хәл белән кулга алдым. Балаларны мәктәпкә җибәреп, кире кайтачакларын белмичә утыр инде…

Төркиядә социаль челтәрләрдә 11 һәм 12 майда күңелне күтәрә торган клиплар куелмады. Казандагы булган хәлләр турында сөйләштеләр.

Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез бу фаҗигагә битараф түгел. Шигырь юлларында якыннарыңны югалту ачысы сизелә. Кайда гына булсак та, без һәрчак янәшәдә. Татарстандагы хәлләрне гел белеп торабыз.

Мондый вакыйгалар башка беркайчан да, беркайда да кабатланмасын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100