Сыер савучы блогер Тәнзилә Идиятуллина: «Авыл кешесе шәһәрнекеннән бер дә ким яшәми»

Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Тәнзилә ханым бер ел элек ничек блогер булып китүе, авыл хатынының тормышы хакында «Интертат»ка сөйләде.

«2019 елның көзендә чып-чын блогер булдым»

Тәнзилә апа, «блогер» нәрсә ул? Аның татарчасы ничек була икән?

«Блогер» сүзенең татарчасы бар микән аның? «О, блогер», — диләр бит миңа да. Блогер булу — ул үзеңнең тормышыңны телефонга төшереп йөрү. Мин шулай аңлыйм. Үзеңне кешегә таныту ысулы ул. Мине хәзер таныйлар, бары тик исемемне генә белмиләр. «Блогер апа», — диләр.

Беренче видеоларыгызны ничек төшерә башладыгыз?

Ел ярым элек миңа Инстаграмны сеңлем ачып бирде. Аңа кадәр шушы кушымтаның барлыгын гына белә идем, әмма аны нәрсә белән ашарга кирәк икәнен аңламый идем. Бары тик кызымның сәхифәсеннән генә калганнарның нәрсә ашаганнарын, ниләр эшләгәннәрен карый идем. Башта картинкалар гына куя идем. «Сторис»лар төшерә белми идем.

Бер көнне фермада эшләгәнемне видеога төшердем дә Инстаграмга кертергә булдым. Карасам, шушы видео Инстаграм буенча таралып, күп караулар җыйган. Шуннан менә видеолар төшерү, тормышымны күрсәтү кызык булып китте.

Әмма видео төшереп кенә, тиз арада блогер булып китеп булмый. Алга таба ниләр булды?

Килешәм, болай караганда гына бик җиңел күренә ул. Вакыт, тырышлык, түземлек кирәк. Безнең Кукмара районы Вахит авылында Василий исемле блогер бар бит. Кыш көне безнең фермага Василий турында сюжет төшерергә журналист Рамил Гарипов килде. Ул вакытта Вася инде танылып килүче блогер иде. Өч мең язылучысы бар иде дип хәтерлим. Шулчак ул өч мең кешене күп дип күзаллый идем. Мин моңа кызыга идем! Рамил Гарипов миңа: «Синең дә блогер буласың килмиме?» — диде. Ә мин фермадан кала, тагын нәрсә төшерим инде? Аннан соң шулай әкрен-әкрен генә язылучыларым да артты. Хәзер инде менә 24 мең язылучым бар. Үзем 2019 елның көз көне чып-чын блогер булдым.

Видеоларыгызда нәрсә күрсәтәсез?

Сыер савучының көнкүрешен, аның хезмәтен, авыл тормышын күрсәтәм. «Әй, ул сыер савучы гына бит», — димәсеннәр. Аллаһка шөкер, гөрләтеп яшибез. Блогер булу эшен олы кызым белән бергә башлап җибәрдек. Ул язылучылар санын арттыруда да миңа ярдәм итте. Ә менә кече кызым: «Төшермә инде, әни», — дия иде. Хәзер инде анысы да хуплады.

Татар блогерлары арасында көндәшлек, көнчелек бармы ул?

Бар, көнчелеге дә, көндәшлеге дә бар. Хәтта дошман урынына күрүчеләр дә булгалый. Берәр нәрсә сорап мөрәҗәгать итәсең, әмма ул я күрмәмешкә салыша, я соравыңны кире кага. Дус булырга кирәк! Мин үзем кеше белән талашып, нәрсәдер бүләргә яратмыйм. Инстаграмны кулланучылар күп. Язылучылар барыбызга да җитә.

Сез тумышыгыз белән Вахит авылыннанмы, әллә бу авылга килен булып төштегезме?

Мин тумышым белән Кукмара районы Вахит авылыннан. Гаиләдә без алты кыз үстек. Әти белән әни безне эш эшләтеп тәрбияләде. Укуга барасы бармы, юкмы — ул безне иртәнге алтыда уята иде. «Башта эшегезне эшләп бетерегез, соңыннан ял итәрсез», — ди иде әни. Эш белеп үстергәннәре өчен аларга мең рәхмәт. Һәм безнең гаиләдә каядыр шәһәргә барып, анда яшәү дигән хыяллар юк иде. «Әнә, сезгә ферма», — ди иделәр. Шөкер, алтыбыз да авылда яши.

Бер гаиләдә алты кыз булу әз түгел. Әти-әниләрегезнең игътибары, назы җиттеме?

Эшләп үстек, дим бит. Алай иркәләп, назлап тормадылар. Шулай да, мин төпчек кыз булгач, иркәләүнең, назларның күбесе миңа тигәндер. Әмма шуны әйтә алам: мин алтынчы сыйныфка кадәр әти белән йокладым. Ул елларны йоклар урын күп түгел иде. Сандык өсләрендә дә йоклаган чаклар булды.

Сез фермада ничә ел эшлисез инде хәзер?

28 ел фермада эшлим, сеңлем. Әле һаман да беренче тапкыр сыер саварга барган көнемне хәтерлим. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, дус кызым белән сыер саварга киттек. Ул вакытта сыерлар урамга чыга иде. Аларны, фермага алып кереп, бәйли идек. Иң беренче сыер сауган көнем Сабан туена туры килгән иде.

Сәхифәгезгә язылучылар арасында тискәре сүзләр язучылар бармы?

Андыйлар да булгалый, әмма күп түгел. Атнасына бер-ике начар комментарий калдырырга мөмкиннәр. Әгәр начар сүз язалар икән, «кара исемлек»кә кертәм. Шөкер, миндә яхшы кешеләр. Миңа язылучыларга рәхмәт! Алар мине яратып карый. Әгәр аларга ошый икән, видеоларны күбрәк кертәсе, алар белән күбрәк аралашасы килә башлый.

Блогер булырга җыенучыларга ни әйтерсез? Киңәшләрегез бармы?

Беренчедән, оялмаска кирәк. Кеше игътибарын үзеңә җәлеп итә белсәң, блогер була аласың.

«Кияүгә чыкканда, „секс“ сүзенең нәрсә икәнен дә белми идек»

Гаилә хәлегез турында сөйләгезче.

Мин унсигез яшемдә кияүгә чыктым. Ирем белән яшь аермабыз - ике ел. Ул армиядән кайтты да минем кулымны сорады. Аллаһка шөкер, ике кыз үстердек. Алар икесе дә үзебезнең авыл егетләренә кияүгә чыкты. Хәзер авылда яшиләр. 45 яшемдә өч оныклы әби мин. Менә инде 28 ел кайнанам белән яшим. Кайнатам быел апрель аенда үлеп китте.

Үзегезнең әти-әниегез?

Әтиебезнең безне ташлап китүенә 31 ел була. Әнинең үлгәненә ике ел. Үзебезнең төп йортны һаман да саклыйм. Ул өйдә беркем дә яшәми, әмма уты да, газы да өзелмәгән. Хәтта әни үзе утыртып калдырган гөлләрне дә карыйм, аларга су сибәм. Шул өйдә әнинең төсе, исе сакланган. Ә ул ис шундый якын!

Ирегез блогер булуыгызга каршы түгелме?

Ирем башта зарлана иде. «Пешергән ризыкларның барысын да ник куясың?» — ди иде. «Шушы Инстаграмыңа куяр өчен генә ашарга пешерәсең. Көне буе шунда утырасың», — дип әйткәне дә бар. Кешеләр белән аралашасы, аларга җавап бирәсе килә бит. Үзен төшерә башласам, коты алына иде.

Хәзер инде алай сүз әйтми. Гаиләм минем блогер булуыма ияләнде. Әмма һәр әйбернең чамасы булырга тиеш. Көне-төне телефонда утырырга була, әмма мин алай итмим. Вакыт булгач, Инстаграмга кереп чыгам да урамга чыгып китәм, ашарга пешерәм. Авыл кешесенең эше бетә торган түгел бит инде аның.

Авыл хатынының бер көнен сөйләгезче.

Авыл хатынының көне битен, күзен юганчы ук башлана. Тиз генә киенә дә, маллары, чебешләре янына йөгерә. Алар яныннан бер сәгатьтән соң кергәч, юынып, чәй эчә. Соңыннан өйләрне җыештырырга, ашарга пешерергә кирәк. Тагын маллары янына чыга. Авыл кешесенең эше күп инде аның. Әле өстәвенә эшенә дә барырга кирәк. Кич белән йокларга ятканда җеп өзәрлек тә хәл калмый. Авыл хатыннары шуңа тиз, иртә картая , чөнки аның үзен карарга вакыты юк.

Унсигездә кияүгә чыгу иртәрәк түгелме ул?

Минем апаларымның барысы да 18 яшьтә кияүгә чыкты. Ул заман өчен иртә булмагандыр ул. Без бик матур йөрдек, яратышып өйләнештек. Хәзер менә уйланам да, бер дә үкенмәвемне аңлыйм. Кызларым үсте, оныкларым үсеп килә. Мин кырыкта әби булдым. Утыз яшьләрдә генә кияүгә чыксам, хәзер балаларыма унбиштән дә күп булмас иде. Кемнең тәкъдиренә нәрсә язылган инде.

Элек яшьләр оялчанрак, тыйнаграк булгандыр?

Әйе, безнең тәрбиябез башка. Авыл урамы буенча кулга-кул тотынып йөрергә дә ояла идек. Үбешү, бергә йоклау турында әйтәсе дә юк. Кияүгә чыкканда, «секс» сүзенең нәрсә икәнен дә белми идек. Хәзерге яшьләр барысын белеп, күреп үсә. Урамда авыз тутырып үбешүне оят эш дип уйламыйлар да. Интернет бар бит, ә анда барысы да күрсәтелгән, язылган. Никахсыз әти-әниләре янына кунакка кайталар.

Без ирем белән бер авылдан. «Каршыма очрый гына күрмәсеннәр», — дип, аның әтисе белән әнисеннән качып йөри идем. Аларның өйләренә мин Ришатны армиягә озатканда гына кердем. Оялуымны һаман да хәтерлим, җир астына кереп китәргә әзер идем.

Еллар узган саен, мәхәббәт сыналамы?

Мәхәббәт сынала да, кайчак сыгыла да, сеңлем. Гаилә тормышында сабырлыксыз булмый. Төрле хәлләр була, гел яратышып кына торып булмый. Шуңа күрә бер-береңә хөрмәт хисе белән яшәргә кирәк. Еллар узгач, мәхәббәт бетә, диләр. Аның бетүе һәм бетмәве бары тик сезнең икегездән генә тора. Менә гөлләр бар бит. Гөлгә су сипмәсәң, ул сулачак, үләчәк. Сөю белән дә шулай!

Нишләп соңгы елларда аерылулар саны арта икән?

Сабыр булырга кирәк, дидем бит. Яшьләр бер дә сабыр түгел хәзер. Күпләр авырлыклар, сынаулар аша үтүдән курка. Язмыш сезгә биргән авырлыкларны бергә кичсәң, ярату көче арта гына. Ә алар нәрсәдер барып чыкмаганны аңлый да, аерылуга гариза яза. Болай булмый! Әле ул аерылуларның сәбәпләре вак-төяк була. Кайбер сүзләрне ишетмәскә, кайчак телеңне тыеп торырга кирәк.

Хатын-кыз, кияүгә чыккач, чибәрлеген югалтырга тиеш түгелдер? Әллә кияүгә чыктым бит инде, дип кул селтәргә тиешме?

Хатын-кызлар, беренче чиратта, үзләре өчен чибәр булырга тиеш. Башта үзеңне ярат, соңыннан сине яратырлар, дип болай гына әйтмиләр. Ә ир-атларны аны чибәрлек белән генә янда тотып булмый шул. Чибәрлек туйда гына кирәк ул, соңыннан, әйткәнемчә, сабырлык һәм акыл кирәк.

Телевизор карыйсызмы? Татар җырчыларының кайсын яратып тыңлыйсыз?

Телевизор карарга бер генә дә вакытым юк. Ә җырчылардан Әнвәр Нургалиевны үлеп яратам! Аның белән фотом да бар. Шуның бөтен җире ошый миңа: тавышы да, үзе дә бик матур.

Ирегез мондый сүзләрдән соң Әнвәрдән көнләшмәсме?

Юк, нишләп көнләшсен инде?! Җырчы буларак кына ошый ич ул миңа. Кеше буларак ниндидер ул, белмим. Җырчыларның хатыннарына авырдыр, көнләшәләрдер. Ирләренең кайда, кем белән йөргәннәрен белми ич алар. Әнвәрнең: «Хатыныма әллә нәрсәләр әйтәләр», — дигәне бар. Имеш, Әнвәрнең шәһәр саен, авыл саен хатыны бар. Аларга бер дә рәхәт түгелдер. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм бирсен.

«Рекламадан эшләгән акча ипигә, тозга җитә»

Сезнең Инстаграмда язылучыларыгыз күп. Минем сәхифәмә дә «пиар» ясый алмассызмы? Рекламагыз ничә сум тора? Мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

Матур итеп язып чыксаң, бушлай куярмын. Ә болай реклама ясыйм үзем. Бөтенесен билгеләп барам, акча да алмыйм. Әмма кайбер блогерлар: «Тәнзилә апай», — дип сөйли, әмма сәхифәмнең сылтамасын язып куймый. Әгәр шунда минем кем икәнне язсаң, караган кешеләр минем сәхифәмә кереп язылыр иде, югыйсә.

Рекламаның бәясен сораган идем.

Башта реклама 350 сум иде, хәзер инде, язылучылар саны арткач, биш йөзгә кадәр күтәрдем. Рекламасы килеп тора, Аллаһка шөкер. Әллә ни күп эшләп булмаса да, ипигә, тозга җитә.

Үзегез бай яшисезме?

Шәһәр кешесеннән бер дә ким яшәмибез. Өйләребез зур, суы, газы кергән. Душ кабиналары да бар. Мунча өйгә терәтеп салынган. Бүлмә саен бер телевизор. Шулай ук малларыбыз да җитәрлек.

Сыер савучының хезмәт хакы күпме ул?

Көнгә 1300 сум чыга. Кулга бирелүе әзрәк була. Яшибез, Аллаһка шөкер. Раббым үзе саулыктан аермасын.

Кеше усалмы хәзер?

Уууу, кеше бик усал хәзер. Туган туганның кадерен белми торган замана, Аллам сакласын. Бераз гына башың исән икән, батыралар, бераз гына артта калсаң, таптап китәләр. Дуслар да бик сирәк хәзер. Бер-берсен сатарга гына торалар.

Интернет аша аралашу бераз читенрәк, Тәнзилә апа. Бу коронавирусы тәмамлансын да, сезнең белән очрашып сөйләшербез әле, яме?

Коронавирус бар, диләр шул. Бер әйбер әйтәсем килә: битлек кимәгән кеше җинаятьче түгел! Штраф салалар, протокол төзиләр… Бу бер дә дөрес түгел бу. Чын җинаятьчеләрне, шулай итеп эзләп, утыртсыннар, штраф салсыннар. Авылга кайтырсыз, Алла боерса! Дөньялар тынычлансын инде. Фермабызга алып барырмын! Анда бик кызык. Матур үкчәле туфлиләреңне киеп кайтма «түлке»...