Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы шәбрәк? - Татарстанның тау чаңгысы базаларына күзәтү

Тау чаңгысында шуар өчен Татарстанда кар җитәрлек яуды. «Интертат» актив ял яратучылар өчен республиканың тау чаңгысы базаларын һәм комплексларын барлап чыкты.

news_top_970_100
Кайсы шәбрәк? - Татарстанның тау чаңгысы базаларына күзәтү
Владимир Васильев

«Бакыр тау»

Кукмарадагы «Бакыр тау» комплексы Казаннан 150 километр ераклыкта, табигать тыюлыгында урнашкан. Чаңгы шуучылар өчен 370 метрдан алып 600 метрга кадәрле дүрт трасса бар. Тау биеклеге - 97 метр. Өйрәнчекләр һәм профессионаллар өчен трассалар аерым. Тюбингта шуу өчен аерым урын бүленгән. Тау чаңгысында шуарга өйрәнү теләге булганнарга инструктор хезмәте каралган. Администратор инструкторларның тәҗрибәле, халыкара ярышларда һәрдаим катнашып торучылар икәнен әйтте.

Тауга күтәргечкә тагылып менәргә була.

Ерак җирләрдән килүчеләр өчен ике кунак йорты бар. Алты кешелек йортта бер кешегә кич кунып чыгу 1 мең сум тора. 16 кешелек йортны тәүлегенә 25 мең сумга арендага алырга мөмкин. Монда шулай ук мунча да бар. Кафеда да тамак ялгап алырга мөмкин.

Ял көне бәяләре:

Тау чаңгысын һәм сноубордны прокатка алуның сәгате — 250-350 сум, көне — 500-800 сум. Бәяләр аерылуы инвентарьнең яңа яки берничә ел кулланышта булуы белән бәйле.

Өстәмә маска-күзлек алу 200 сум, шлем — 100 сум тора.

Тюбингны бер сәгатькә прокатка алу — 200 сум.

Күтәргечтә күтәрелүнең бер сәгате — 250 сум, көне — 700 сум.

Инструктор белән бер сәгать шөгыльләнү — 700 сум.

Чаңгы трассалары 10.00-16.00 сәгатьләрдә ачык. Профессионаллар трассасы яктыртылган һәм ул 21:00 сәгатькә кадәр эшли. Тюбинг трассасының эшләү вакыты — 09:00–22:00.

Комплексның өстенлеге — табигать тыюлыгында урнашуы, тәҗрибәле инструкторлар эшләве һәм бәяләрнең уртача булуы.

Кимчелеге — Казанга (эре шәһәргә) чагыштырмача ерак булуы.

«Свияжские холмы»

Югары Ослан районының Савино авылында урнашкан «Свияжские холмы» - Татарстандагы иң популяр тау чаңгысы комплексы булып санала. Җиһазлар белән тәэмин ителеше һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе буенча ул дөньякүләм стандартларга җавап бирә. Биредә дүрт трасса бар, иң озыны 1100 метрга җитә. Тау биеклеге - 165 метр. Инструктор хезмәте дә каралган. Тауга күтәргечкә утырып менәсе.

Ял көне бәяләре:

Тау чаңгысын һәм сноубордны прокатка алуның ике сәгате (кимендә ике сәгатькә бирелә) — 800-1000 сум, көне — 1700-2300 сум.

Маска яки шлемның ике сәгате — 300 сум.

Күтәргечтә күтәрелүнең ике сәгате — 1200 сум, өч сәгате — 1400 сум.

Инструктор белән бер сәгать шөгыльләнү — 2000 сум.

Биредә кунып калырга да мөмкин, 1500 кеше кунак сыйдырышлы кунакханәләр, йортлар бар. Кунакханәдә бүлмәнең бәясе тәүлегенә 8200 сумнан 27500 сумга кадәр тора. Бүлмәдәге өстәмә кеше өчен 2500 сум түләргә кирәк. Бу бәягә иртәнге аш та кергән.

Кунаклар унлап ресторан һәм кафеда сыйлана ала.

Комплексның өстенлеге — Казанга якын булуы, яхшы инфраструктура, Европа дәрәҗәсендәге сервис.

Кимчелеге — кыйммәт бәяләр. Акчаны сакчыл тоткан кешеләр чаңгыларны Казаннан прокатка алып бару отышлырак дип саный.

 «Каскад»

Биектау районы Дөбъяз авылында урнашкан «Каскад» тау чаңгысы базасы Казаннан нибары 40 километр ераклыкта булуы һәм чагыштырмача түбән бәяләр белән актив ял яратучыларны җәлеп итә. Чаңгы шуучылар өчен 350 метрлы ике трасса салынган, тауның биеклеге 60 метр. Кулланучылар сүзләренә караганда, трассалар текә һәм катлаулы түгел.

Тәҗрибәсез спортчыларга инструктор хезмәте дә каралган. Биредә тау чаңгысы комплектын прокатка алырга мөмкин. Арасында искеләре дә, яңалары да бар. Алар бер үк бәядән бирелә. Сноубордта шуарга теләүчеләр инвентарьне үзләре белән алып килә. Кунып калу һәм җылы ризык белән туклану мөмкинлеге юк. Кайнар чәй һәм баллы тәм-томнар белән тамак ялгап алырга була.

Ял һәм бәйрәм көннәре бәяләре:

Тау чаңгысын прокатка алуның бер сәгате — 300 сум, ике сәгате — 500 сум.

Күтәргечтә менүнең бер сәгате — 250 сум, ике сәгате — 400 сум.

Инструктор белән шөгыльләнүнең сәгате 500 сум.

Трассалар яктыртылган, эш вакыты — 9.00-20.00.

Комплексның өстенлеге — Казанга якын булуы һәм чагыштырмача түбән бәяләр.

Кимчелеге — ял итүчеләр өчен ашханә һәм кунакханә юк.

 «Печищи»

«Печищи» тау чаңгысы базасы Югары Ослан районының Печище авылы янында урнашкан. 52 ел элек оешкан базада Татарстанда беренчеләрдән булып профессиональ спортчыларны әзерләгәннәр. Бүгенге көндә дә ул спортчылар һәм экстрим яратучылар өчен ачык. Әзерлеге булмаган кешегә монда шуу куркыныч. Биредә төрле озынлыктагы биш катлаулы трасса бар, иң озыны 500 метр. Тауның биеклеге 92 метр. Кар техника ярдәмендә тапталмый, тигезләнми. Шуның өчен трассалар оста шуучыларны җәлеп итә. Тагылып менә торган ике күтәргеч эшли.

 «Печищи» базасы директоры Анатолий Тюрин әйтүенчә, биредә күтәргечтән, прокаттан кергән акчага спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны тау чаңгысында шуарга бушлай өйрәтәләр. База җомга, ял һәм бәйрәм көннәрендә иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр эшли. Башка көннәрдә тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнергә теләгән 5-6 кешелек төркем тупланса, күтәргечне кушалар. Инструкторлар юк, чөнки монда кыю шуучылар килә.

Инвентарьне прокатка алырга була, ләкин сайлау мөмкинлеге аз.

Өс киемнәрен алыштырырга җылытылган бүлмә бар. Ризыкны һәркем үзе белән алып килә. Аны бүлмәдә җылытып алырга һәм кайнар чәй ясарга мөмкин.

Бәяләр:

Тау чаңгысын прокатка алуның бер сәгате — 200 сум, ике сәгате — 300 сум, өч сәгате — 400 сум.

Күтәргечтән файдалануның бер сәгате — 400 сум, ике сәгате — 500 сум, өч сәгате — 600 сум.

— Дүрт ел бәяләрне арттырган юк иде, быел 100 сумга арттырасы булыр, чөнки бездәге бәяләр беркайда да калмады, — диде Анатолий Тюрин.

Өстенлеге — түбән бәяләр һәм Казанга якын булуы. Автомобиль юлыннан 50 километр булса, боз кичүеннән — 11 километр чамасы.

Кимчелеге — катлаулы трассалар, ашханә һәм уңайлы сервис булмавы.

«Ян»

 «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексы Әлмәт шәһәреннән 15 километр ераклыкта урнашкан. Кунакханә, санаторий-профилакторий, гольф-клуб һәм тау чаңгысы үзәгеннән торган комплекс «Татнефть» оешмасы карамагында эшли. «Ян» тау чаңгысы үзәгендә төрле дәрәҗәдәге спортчылар өчен биш трасса бар. Иң озыны — 922 метр, тауның биеклеге — 126 метр. Тауга дүрт кеше сыешлы күтәргечкә утырып менәргә була. Шулай ук «Ян» комплексы территориясендә шугалак һәм 2500 метр озынлыкта чаңгы трассасы бар. Шәхси хезмәт күрсәтүче инструкторларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ял көне бәяләре:

Тау чаңгысын прокатка алуның бер сәгате — 200 сум, ике сәгате - 300 сум.

Сноуборд комплектын прокатка алуның бер сәгате — 300 сум, ике сәгате - 450 сум.

Гади чаңгының сәгате - 200 сум.

Өстәмә маска-күзлек яки шлем алу 120 сум тора.

Тюбингны бер сәгатькә прокатка алу — 200 сум.

Күтәргеч ярдәмендә тауга өч мәртәбә менү — 250 сум, алты мәртәбә — 400 сум.

Инструкторларның хезмәте тау чаңгысы үзәгенә катнашы булмау сәбәпле, администратор бәяләрен әйтә алмады.

500 машинага исәпләнгән парковка бар. Парковкага җиңел машина белән керү бәясе - 50 сум, сәгатьләп түләү юк.

Тау чаңгысы комплексы 9.00-22.00 сәгатьләрдә эшли.

Комплексның өстенлеге — Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләргә якын, бәяләрнең уртача булуы, тузган спорт инвентаренең яңага алыштырылып торуы, урман эчендәге шифаханә мәйданында урнашуы.

Кимчелеген таба алмадык, социаль челтәрләрдә дә бары уңай кайтавазлар гына күренде.

 «Федотово»

 «Федотово» тау чаңгысы комплексы Зәй районы Федотово авылы янында агачлар әйләнәсендәге табигый калкулыкта урнашкан. Таудан шуучылар өчен 300 метрдан алып 870 метрга кадәр җиде трасса салынган. Шуларның икесе — аз тәҗрибәлеләр өчен. Тау биеклеге - 150 метр. Тюбингта шуу өчен аерым урын бүленгән. Тау чаңгысында шуарга өйрәнү теләге булганнарга инструктор хезмәте каралган.

«Федотово» комплексы территориясендә атка атланып йөрү мөмкинлеге дә бар. Кунакханәдә бильярд, өстәл теннисы уйнарга, саунага керергә була. Монда кафе һәм рестораны кунакларны сыйлаудан тыш, 70 кешелек банкет оештырырга да әзер. Кунакханәдә ике кешелек бүлмәнең тәүлек бәясе 2,5 мең сумнан башлана. Иң кыйммәтле дүрт кешелек бүлмә 12 мең сумга төшәчәк.

Ял көне бәяләре:

Тау чаңгысын прокатка алуның беренче сәгате — 300 сум, киләсе ярты сәгать саен 100 сум өстәлә.

Сноубордның беренче сәгате 400 сум, киләсе ярты сәгать саен 150 сум өстәлә.

Тюбингның сәгате — 300 сум, киләсе ярты сәгать саен 120 сум өстәлә.

Күтәргечкә тагылып, тауга бер мәртәбә менү 100 сум тора, биш мәртәбә менү — 400 сум.

Инструкторның хезмәте бер кеше өчен 1,5 мең сум белән бәяләнә.

Трассалар яктыртылган, 9.00-21.00 сәгатьләрдә ачык.

Комплексның өстенлеге — Татарстанның көнчыгышындагы эре шәһәрләргә якын булуы. Ул Зәйдән — 23, Түбән Камадан — 25, Яр Чаллыдан — 40 километр ераклыкта урнашкан. Атка атланып йөрү, фотосессия ясау мөмкинлеген дә өстенлеккә кертергә була.

Кимчелеге — чагыштырмача югары бәяләр. Социаль челтәрләрдә кулланучылар тагылып менә торган күтәргечнең иске һәм уңайсыз булуын искәртәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100