Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укучы акча белән тавыш бирә»: «Татмедиа» журналлар сатуны 92 процентка арттырган

«Татмедиа» медиахолдингы 2021 елның беренче яртысында журналлар сатуны 12,9 меңнән 24,8 мең данәгә кадәр арттырган. Бу — моңарчы күрелмәгән үсеш. Ни өчен кәгазьгә басылган матбугатка игътибар арта? Бу хакта «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

news_top_970_100
«Укучы акча белән тавыш бирә»: «Татмедиа» журналлар сатуны 92 процентка арттырган
https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2021/9/9/3fb44c86b82f4bc66a70737c64310771.jpg

Журналлар укучыларга өстәмә сервислар булган медиатирәлек формалаштыра

Медиахолдингның хисапларына караганда, быелның беренче яртысында «Татмедиа» басма матбугатының барлык товар төркемнәрендә үсеш күзәтелә. 2020 елның язында күпчелек татарстанлылар Covid 19 пандемиясе аркасында өйләрендә утырганны исәпкә алсак, кибетләрдә һәм киосклардагы сатуның артуын кичектерелгән ихтыяҗ белән аңлатып була әле. Гәрчә «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков алай санамый. Аның фикеренчә, сатуның артуына китергән берничә сәбәп бар.

«Кәгазьгә басылган матбугат үсешенең сәбәбе нидә? Беренчедән, без газета-журналларны республиканың барлык киоскларына тараттык, анда да үз продукциябезне фирма „стойка“ларына урнаштырдык. „Татмедиа“ның газета һәм журналларына өстенлек бирелде: киоскка керүгә барысы да күренә. Икенче сәбәп — без контентны социаль челтәрләрдә тарату эшен җайга салдык. Газета һәм журналлар контентны тәкъдим итү форматын үзгәртә, аны тагын да эчтәлеклерәк, кызыклырак итә. Шундый продукцияне интернетта һәм социаль челтәрләрдә таратканда, нәтиҗәсе сизелерлек арта», — дип сөйләде Садыйков.

Генераль директор «Татмедиа» медиахолдингының бик күп төрле полиграфик продукция, шул исәптән район газеталары белән дә сәүдә итүен әйтте. Һәрбер филиалга укучыларны яздыру гына түгел, матбаганы турыдан-туры сатуны көйләү бурычы да куелган. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә мондый эш челтәрле партнерлар — киосклар һәм якындагы кибетләр аша башкарыла. Авыл җирләрендә — почта бүлекчәләре аша сатабыз. Бүген Татарстанда «Татмедиа» басмалары сатылучы дүрт йөз илледән артык сәүдә ноктасы бар.

Шамил Садыйков сүзләренчә, соңгы елда медиахолдинг җитәкчелегенең ныклы игътибарында булган журналлар күбрәк сатыла. Шушы вакыт эчендә журналистларны укыту эше алып барылды, редакцияләрнең материаль базалары ныгытылды, басмаларның концепцияләре үзгәрде. Аеруча зур игътибар социаль челтәрләрдә таратуга, журналларны күргәзмә һәм форумнарда тәкъдим итүгә бирелде.

 «Без журналлар сатылышын 92 процентка, ягъни ике тапкырга арттырдык. Бу моңарчы күрелмәгән нәтиҗә. Ә бит республикада журналларны ябу турында сүз барган чорлар да булды. Хәзер бу хакта беркем дә уйламый — без журнал продукциясенә ихтыяҗның чынлап торып үсүен күрәбез. Турыдан-туры сатуны ясалма арттырып булмый, чөнки кешеләр үз акчаларын түли. Укучы „Татмедиа“ журналы өчен акчасы белән тавыш биргән икән, бу — безнең хезмәтебезгә бәя, басманың сыйфатын күрсәтүче төп күрсәткеч», — диде Садыйков.

Генераль директор «Татмедиа»ның журнал продукциясенә ихтыяҗ артуның тагын бер сәбәбен атады. Ул — мультимедиалы цифрлы платформаларга кушылу. Журналлардагы күп кенә язмалар QR-код белән тәкъдим ителә. Аны сканлаштырып, эчтәлекне киңәйтергә мөмкин. Әйтик, тарихи вакыйгалар турында язылган язмаларда сылтама буенча кереп видеоматериалны яисә өстәмә иллюстрацияләрне карарга була. Балалар журналларында исә QR-кодлар белемне арттыручы онлайн-уенга яки буйый торган цифрлы рәсемнәргә күчү мөмкинлеген бирә.

«Хәзер „Татмедиа“ журналлары үз тирәләрендә укучыларга өстәмә сервислар тәкъдим ителә торган медиапространство, күпкатлы мәгълүмати тирәлек булдыра. Болар барысы да нәтиҗәдә безнең продуктларга булган ихтыяҗны арттыра», — дип аңлатты Садыйков.

«Китап укырга гадәтләнгән кешеләр газета һәм журналлар сатып ала»

TikTok дәверендә видеопродукция кәгазь матбугатны медиабазардан бөтенләй кысрыклап чыгарырга тиеш кебек. «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры укучыларга контентны куллану өчен уңайлы форматлар тәкъдим иткәндә, әлеге процессны кирегә таба борырга мөмкин дип саный.

«Журнал басмаларын яңа форматка күчереп, һәм сатуны арттырып, укучылар аудиториясенең кимемәвен аңладык. Кешеләр элеккечә үк укырга, күзаллауларын арттырырга, белем дәрәҗәләрен күтәрергә тели. Алар белемгә, мәгълүматка омтыла. Шул ук вакытта күпләр өчен мәгълүматны җиткерүче — журнал яки китапны кулга тотып уку мөһим. Быел без яңа продукт чыгара башладык. Ул — кесә форматындагы китаплар. PocketBook бүген бөтен дөньяда бик популяр. Аларны транспортта да, офиста, эшкә барганда да, өйдә дә укырга уңай. Бу — җиңел эчтәлекле китаплар: хикәяләр, детектив тарихлар, романнар һәм башка шундый жанрлар. Бу продукцияне без татар телендә чыгарабыз», — дип сөйләде Шамил Садыйков. 

 Медиахолдинг җитәкчесе PocketBook нәшир итү өчен әсәрләрне конкурс нигезендә «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре сайлавын белдерде. Әлеге формат өчен җитди уйлануларга этәрми торган җиңел һәм җете әсәрләр сайлана.

«Без укучыларның күбесенә кызыклы булган авторларны һәм әсәрләрне махсус сайлыйбыз. Алар яшьләр яратып укый торган хикәя һәм повестьлар яза», — дип ачыклык кертте Садыйков.

Аның сүзләренчә, кесә форматындагы китаплар сату тәҗрибәсе халыкның бу төр продукциягә ихтыяҗы булуын күрсәтте, алар китаплар укырга тели. Күп кенә тиражлар базарда ажиотаж тудырды һәм беренче айда ук сатылып бетте.

«Татарстанда китап нәшрияты эшчәнлегендә мондый уңышлы продуктларның әлегәчә булганы юк иде. Асылда без китап нәшер итү өлкәсендә революция ясадык. Китапларыбызның тагын бер үзенчәлеге шунда, алар аша авторның үзе белән хәбәрләшергә була. QR-код ярдәмендә китапка фикер язарга мөмкин», — дип аңлатты холдинг җитәкчесе.

Китап нәшир итү өлкәсендә яңа проектларны җәелдереп, медиахолдинг җитәкчелегенең балалар өчен татар телендә яңа китаплар бастыру кирәклеген дә истән чыгармавын әйтте Шамил Садыйков. Әлеге продукциягә сканвордлар да, буйый торган рәсемле китаплар да керә. «Татмедиа» киләчәктә дә балалар өчен китаплар чыгаруны арттырырга тели, чөнки әлеге продукция яшь татарстанлыларга өйрәнергә, дөньяны танырга ярдәм итә.

«Ни өчен без „Татмедиа“да китаплар белән шулай җитди шөгыльләнәбезме? Чөнки бу укучылар аудиториясен киңәйтергә булыша. Китап укырга гадәтләнгән кеше газета һәм журналларны да сатып ала. Һәм киресенчә. Әлеге бәйләнеш ике юнәлештә дә яхшы эшли һәм безгә татар телен популярлаштыру мөмкинлеген бирә», — диде генераль директор. 

«Бурыч — дөньяның барлык почмакларындагы татар диаспораларын туган телле газета, журнал һәм китаплар белән тәэмин итү» 

Шамил Садыйков сүзләренчә, «Татмедиа» продукция таратуның яңа каналларын актив рәвештә үстерә. Пандемия чорында вендинг автоматлар аша сату проекты эшли башлады. Хәзер бу аппаратлар Казандагы сәүдә үзәкләрендә, шәһәрнең үзәк тимер юл вокзалында, Габдулла Тукай исемендәге аэропортта урнаштырылган. Алар шулай ук Казан метросының барлык станцияләрендә дә бар. 

 Вендинг автоматлары зур урын алмый, алар халык күп йөри торган, ләкин газета киоскы ачып булмаган урыннарда урнаштырырга кулай. Гадәти сәүдә нокталарына караганда, алардан кимрәк сатып алалар, ләкин монда сатучы кирәкми, сатып алу контактсыз гына башкарыла, ә бу коронавирус таралган шартларда бик мөһим.

«Вендинг аппаратларда безнең логотиплар куелган, ул „Татмедиа“ газета һәм журналларының танылуын арттыра. Ә иң мөһиме: алар бик уңайлы һәм теләсә нинди продукцияне, шул исәптән китапларны сатарга да мөмкинлек бирә. Без автоматлар челтәрен һичшиксез киңәйтәчәкбез, чөнки бу сатуны арттырырга булыша. Бу безнең укучыга таба атлаган адымыбыз», — диде Садыйков.

Моннан тыш, медиахолдинг хезмәткәрләре интернетта, шул исәптән маркетплейсларда сатуларны да актив үстерә. «Татмедиа» продукциясе Ozon, Wildberries, KazanExpress, Яндекс.Маркет һәм башкалар кебек зур электрон мәйданнарда сатыла.

 «Татмедиа» сайтында фирма интернет-кибете эшли башлады, инде ул да сатуның тотрыклы күрсәткечләрен бирә. Журналлар арасында онлай-сәүдә лидерлары — балалар өчен «Салават күпере», хатын-кызларга аталган «Сөембикә» һәм «Чаян» журналы. «Чаян»ны Мәскәүдә һәм Россиянең регионнарында да яратып алалар.

«Маркетплейслар безгә басма продукцияне бөтен дөньяга тарату мөмкинлеген бирә. Бу бигрәк тә бүгенге пандемия чорында актуаль. Безнең бурычыбыз — дөньяның барлык почмакларындагы татар диаспораларын туган телле газета, журнал һәм китаплар белән тәэмин итү. Татарстанның басма продукциясенә дә ихтыяҗ бар, монысына шигебез юк», — дип әйтте генераль директор.

«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте 2007 елың 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырылды. Медиахолдинг 98 район, шәһәр һәм республика газеталарын, 20 журналны, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета һәм журналлар бастыра. Холдингта 1,7 мең кеше эшли. Медиахолдинг составына елына 19 миллионнан артыграк китап бастыручы «Идел-Пресс» полиграфия комбинаты керә. Предприятиенең территориясе 16 мең квадрат метрны тәшкил итә.

 Русчадан Лилия Гәрәева тәрҗемәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100