«Алтын каләм» фестивале: 7 яшьлек журналист, телевидение йолдызлары һәм «Салкын чәй»

«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестивале быел 25нче тапкыр үткәрелә. Быел фестивальдә барлыгы 120 бала катнаша.

Фестивальнең юнәлешләре

«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестивале кысаларында сигез юнәлеш булдырылган. Алар арасында татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, фотожурналистика, дизайн һәм верстка, радиожурналистика, SMM һәм видеоблоинг бар.

Яшь журналистлар, «ТАССРның 100 еллыгы», «Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы», «Фестивальгә 25: бары тик алга», «XXI гасыр журналисты», «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте» темалары арасыннан берне сайлап алып, әлеге темага материал язарга тиеш.

Телевидение юнәлешендә 29 бала. Бу юнәлеш иң зуры. Ә менә радиода бары тик дүрт кенә катнаша. SMM — 7, видеоблогинг — 12, дизайн һәм верстка — 5, рус журналистикасы — 21, татар журналистикасы — 19, фото — 9 бала.

«Алтын каләм»дә катнашмасам, журналист булмас идем»

Татар матбугаты юнәлешендә 19 катнашучы бар. Аларның күбесе Арча, Әгерҗе, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан. Иң мөһиме һәм сөендергәне: әлеге 19 бала арасында ике егет бар.

Фестивальдә дүртенче тапкыр катнашучы Рүзәл Шәрипов Арчадан, ул 2003 елгы. Ә Ильяс Хаҗиев Кукмара районы егете, 2000 елгы. Ул әле фестивальдә үзен беренче тапкыр гына сыный.

Әлеге юнәлешнең кураторларына да тукталып үтик. Алар — «Шәһри Казан» газетасы журналисты, «Алтын каләм -1996» фестиваленең гран-при иясе Рәсимә Галиева һәм ТНВ телеканалының яңалыклар бүлеге журналисты, «Алтын каләм-2016» фестиваленең гран-при җиңүчесе Илгиз Шәкүров.

«Бу — 25 еллык фестиваль, бу — юбилей елы! Чын күңелдән барыгызны да котлыйм! Каләмле булуыгызны телим! Һәрвакыт актив эшләргә, көн-төн йокламаска, иҗат итәргә чакырам. Фестивальдә иҗат итәр өчен актив та булырга кирәк, йокламаска кирәк. Монда бер генә дә очраклы бала юк дип уйлыйм. Уңышлар сезгә!» — дип сөйләде Рәсимә Галиева.

Бүгенге көндә Рәсимә ханым актив эшләүче журналистларның берсе. Шулай ук Казан дәүләт университетының татар журналистика бүлегендә укытучы булып та эшли. Рәсимә апа — минем дә укытучым. Без аның белән 24 ел элек булган җиңүе турында сөйләштек.

«Татар бүлегенең җиңүчесе буларак сайланган идем. Ялгышмасам, 1995 елда гран-при иясе берәү генә булган. Һәм әлеге җиңүче рус яшь журналистлары арасыннан сайланган. Димәк, 1996 елда мин беренче тапкыр татар яшь журналистлары арасында җиңү яулаганмын.

Без катнашканда, «Алтын каләм» һәрвакыт биш көн дәвамында теплоходта уза иде. Әле ул елны фестивалебез Россиякүләм масштабта үткәрелде. Мурмансктан, Мәскәүдән теле-радиокомпания вәкилләре килгән иде. Аларның төрле мастер-класслар үткәргәнен хәтерлим. Без бер зур төркем булып, Самара, Саратов, Ульяновск шәһәрләренә сәфәр кылган идек. Шушы шәһәрләрдә яшәүче татарлар белән очрашып, аларның ничек яшәүләрен белә идек. Кызык иде! Теплоходта сәяхәт итү — «Алтын каләм»нең үз фишкасы иде. Ул еллардагы төп тема берәү — «яшьләр сәясәте» темасы иде. Җиде-сигез битлек материал язган идем шулчак. Тәнкыйди фикерләремне дә белдергән идем. Мин беркайчан да битараф кала торган кеше түгел.

Дөресен әйткәндә, «Алтын каләм»дә җиңүне артык көтеп булмый. Биредә бары тик катнашып кына була. Миңа 17 яшь тулган иде. Казанга журналистика факультетына укырга керәсе килә. Әмма ничегрәк укырга керермен икән дип борчыла идем. Мин бит авыл кызы. Танышлар арасында абруйлы абзыйлар да юк. Шулай, Аллаһка шөкер, җиңеп, татар журналистика бүлегенә укырга кердем. Әмма җиңгәч тә, әле үземнең укырга керүемә тәгаен ышанып бетә алмый идем. Шулай да чын журналист буларак үз миссиямне үтәргә тырыштым.

Бәлки, хәзер без заманча журналистикадан артта да калабыздыр. Әмма мин һәрвакыт социаль темаларны күтәреп чыктым. Әгәр дә син журналист икән, син башкаларның проблемаларын чишәргә, тормышларын яхшыртырга тиеш. Кемгәдер күпер салуда өлешемне керткәнем булды, ә кемгәдер ут төрмә идем. Хәтта ветераннарга торак урын да алып биргәнем булды. Журналистның миссиясе бар!

Бу фестиваль күп кенә яшьләргә журналист булуга мөмкинлекләр тудыра. Бәлки «Алтын каләм»дә катнашмасам, журналист булып китмәгән дә булыр идем, кем белгән бит. Журналист башкаларга ярдәм итәргә тиеш. «Рәхмәт сезгә», — дип шалтыратып әйтсәләр, моннан да зур бәхет юк. Шуңа күрә «Алтын каләм» фестиваленә уңышлар телим. Ул әле бик күп еллар безгә яңадан-яңа яшь талантлы журналистларны бүләк итсен иде», — диде Рәсимә ханым.

Илгиз Шәкүров та «Алтын каләм» фестивале турында сөйләп үтте:

«Беренчедән, «Алтын каләм» тормышымда мөһим урын алып тора. Әгәр дә әлеге фестивальгә эләкмәсәм, журналист булып китмәгән дә булыр идем. Мин фестивальдә биш ел катнаштым. Беренче елны нәрсә эшләргә кирәк икәнен, фестивальнең нигә нәкъ менә биш көн барганын белмисең. Нигә барысының да кулында каләм, нигә һәркем нидер яза?! Беренче ел — һәр катнашучы өчен танышу елы. Ә инде аннары, кабат-кабат катнашкач, эш тәртибе белән танышып бетәсең. Кешеләр дә сиңа таныш була башлый.

«Алтын каләм» — ул беренче хис-кичерешләр, синең журналист буларак беренче хаталарың, беренче уңышлар, якын таныш кешеләр һәм, әлбәттә, КФУның журналистика бүлегенә укырга керү мөмкинлеге. Быел кулыма алынган дипломымда «Алтын каләм»нең өлеше бик зур. Мин фестивальгә, аны оештыручыларга бик рәхмәтле! Фестиваль озаграк яшәсен иде. Татар юнәлешенә игътибар күбрәк булсын, ул югалмасын иде. Кызганыч, төрле өлкәләрдә хәзер югалу күзәтелә. Журналист булырга теләгән егет-кызларга юл күрсәтүче проект булып яшәсен иде ул», — ди Илгиз.

«Татар журналистлары буласыбыз килә…»

Мин дә «Алтын каләм» фестиваленең ачылыштда булдым. Балалар, яшүсмерләр… Аларның өмет тулы күзләре яна, елмаюлары йөзләреннән бер дә төшми. Кайсыдыр әле биредә беренче тапкыр, ә кемгәдер исә бу мохит инде берничә ел дәвамында таныш. Фестивальдә берничә тапкыр булучыларның инде дуслары да бар. Алар, шатланышып, бер-берсе сәламли, яңалыклары белән уртаклаша. Ә кулларында — кәгазь белән каләм. Алар бирегә ял итәргә килмәгән. Максатлары — тәҗрибә туплау, журналист булу өчен берничә адым ясау.

Күрәм, үзебезчә рәхәтләнеп татарча сөйләшүче өч кыз басып тора. Эх, татарча матур сөйләшәләр дә соң!

Алинә Минхатыпова, Спас районы, 8 сыйныф укучы:

«Биредә өченче тапкыр катнашам. Бик тә журналист буласым килә! Мин күбрәк сугышлар, ТАССРның 100 еллыгы һәм башка темаларны яктыртырга яратам. Минемчә, журналист актив, яхшы кеше булырга тиеш».

Әдилә Галимҗанова, Арча районы, 9 сыйныф укучысы:

«Быел мин «Алтын каләм» дә икенче тапкыр. Узган ел бөтен нәрсәне карап, танышып кайткан идем. Былтыр рус төркемендә идем, быел татарча язарга булдым. Журналист, минемчә, кешене сөйләштерә белергә тиеш.

Туган телем, туган ягым турында язарга яратам. Интервью алу да миңа ошый. Әлегә журналист булу-булмавымны төгәл әйтә алмыйм. Минем әнием төрле иншалар язарга ярата. Ул китапханәче, шуңа күрә безнең кулыбыздан китап төшми. Киләчәктә татар журналистикасы югалмасын һәм артта калмасын иде».

Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районы, 11 сыйныф укучысы:

«Журналист буласым килә. Минем уйлавымча, иң беренче чиратта, журналист белән сөйләшәсе килергә тиеш. Кайберәүләр белән бер дә аралашасы килми бит. Әгәр журналист телгә оста, ул үзенә кешеләрне җәлеп итеп торачак. Журналист шулай ук, минемчә, үзе туплаган мәгълүматны башкаларга дөрес һәм төгәл итеп тапшыра белергә тиеш. Бу бик мөһим.

«Алтын каләм»гә беренче тапкыр килдем. Бирегә мин камилләшер өчен, үземә үрнәк булырдай кешеләр белән танышу, дәресләр алу өчен килдем.

Мин күпчелек проблемалы сораулар турында язарга яратам. Мәсәлән, туган телебезнең хәле бик авыр. «Алтын каләм»гә туган телебез турында яздым. Кемнеңдер аны өйрәнәсе килми… Ә безнең бурычыбыз — аны өйрәнү, уку, чөнки без татар балалары. Фестивальгә җибәрелгән икенче язмам Бөек җиңүнең 75 еллыгы турында. «Хатын-кызлар сугышта була аламы?» дигән темага яздым. Бу темага еш язмыйлар, ә минем аны күтәреп чыгасым килде».

Рүзәл Шәрипов, Арча районы, 11 сыйныф укучысы:

«Фестивальдә дүртенче тапкыр катнашам. Ел саен яңа мәгълүмат, яңа тәҗрибә туплар өчен киләм. Биредә үземне төрле яктан ачарга тырышам. Журналистика бүлегенә укырга керергә теләгем бар. Алга таба үземнең тормышымны нәкъ менә шушы өлкә белән бәйлисем килә. Әлегә мин татар матбугаты юнәлешендә, ләкин үземне телевидение өлкәсендә дә сынап карар идем. Даими рәвештә «Ялкын» журналына язам. Биредә яшьләргә кызыклы булган темаларны яктыртам.

Минемчә, журналист курыкмаска, яңадан-яңа яңалыкларга омтылырга тиеш. Һәм, әлбәттә, булган белем белән генә чикләнергә кирәкми. Киресенчә, белемен тулыландырып торырга тиеш. Һәм, әлбәттә, алдарга ярамый. Мәгълүматны укучыга кызыклырак итеп, кеше күрмәгән ракурслардан тәкъдим итәргә кирәк».

Ильяс Хаҗиев, Кукмара районы, 20 яшь.

«Мин тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә укырга кердем. 2019 елда, кондитер-технолог профессиясен үзләштереп, дипломлы булдым. Кечкенә чактан пешерү эше ошый иде. Менә быел татар журналистикасы бүлегенә укырга керәсем килә. Хәзер журналистика белән кызыксынам. Март аенда журналистика кафедрасына бардым. Шунда Дмитрий Туманов белән очраклы гына күрештек, аннан киңәшләр сорадым. Ул миңа «Алтын каләм» фестивале турында әйтте. Быел, Аллаһка шөкер, фестивальгә эләктем, хыялым чынга ашты. Киләсе елда мин инде фестивальдә катнаша алмас идем. Ярый әле быел белдем!

Татар журналисты буласым килә. Рус журналистлары күп бит. Татар журналистларыннан үзем өчен Илшат Әминовны үрнәк итеп куям. Журналист бернәрсәгә дә битараф була алмый. «Алтын каләм» фестивале бу яктан балаларны тәрбияли».

«Күбесе телевидение „йолдызы“ булырга тели»

Биредә яшь журналистлар биш көн дәвамында журналистика серләренә төшенәчәкләр. Аларның кайберләре: «Әйе, журналистика нәкъ минеке», — дип үз-үзенә кабатларга мөмкин. Ә кемдер, киресенчә, журналист булуны үз итмичә, башка өлкәне сайлар. ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әгәр биредә берәрсе журналистика өлкәсенең аныкы булмавын аңласа, бу да зур эш һәм нәтиҗә. Аның фикеренчә, журналистикага җаваплы караш белән килергә кирәк. «Журналист тарафыннан әйтелгән сүз зур кыйммәткә ия», — диде ул «Алтын каләм» фестиваленең ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.

Катнашучыларның иң кечесенә 7 яшь. Аның исеме — Ева Абдуллина. Еваның әнисе Яна Енькова үзе дә журналист һәм «Алтын каләм» фестивалендә куратор. Фестивальдә яшь журналистларны 10 яшьтән кабул итсәләр дә, Ева очрагында искәрмә ясарга булганнар.

«Мин дә, ирем дә журналистлар, шуңа күрә Ева кечкенә чагыннан бирле әлеге өлкәдә. Без аның белән төрле сюжетлар төшерәбез. Иҗади гаиләдә үскәч, ул, әлбәттә, журналистикага тартыла. Фестивальдә ул телевидение юнәлешендә катнаша. Аның әтисе кебек алып баручы буласы килә», — ди Яна ханым.

Фестивальдә катнашучыларның кайсыннан гына сорама, алар барысы да: «Журналист буласыбыз килә», — диләр. Күбесенең телевидениедә алып баручысы булып эшлисе килә. «Алтын каләм» фестиваленең кураторы Алла Абросимова сүзләренчә, яшь егетләр-кызлар, телевидениедә эшләп, «йолдыз» булырга тели.

«Балалар хыяллана! Әмма фестивальгә килү — ул эшләү. Без аларга картинаның матур ягын гына күрсәтмибез, аларны авыр эш көтүен дә аңлатабыз», — ди ул.

«Татар журналистикасының киләчәге бар дип уйлыйбыз»

Ачылыш тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та бар иде. Ул яшь журналистларга уңышлар теләде.

«Иҗтимагый тормыш, мохит, аралашу ысуллары үзгәреп тора. ВКонтакте социаль челтәренә ияләшкән идек. 2-3 ел элек Инстаграмга күчтек. Хәзер Тикток беренче урында. Сез, яңа проектлар тудырып, үзгәрә аласыз. Хәтта журналист һөнәрен сайламасагыз да, биредә алган күнекмәләр сезгә файдалы булачак», — диде агентлык җитәкчесе.

Форсаттан файдаланып, без аның белән аерым да сөйләшеп алдык.

Айдар Сәетгәрәвич, татар журналистикасы турында ни әйтә аласыз?

Бүген татар журналистикасының ренессанс вакыты уза. Менә яңа «Тәртип» радиосын ачабыз. Аннан тыш, Интернет-радио, менә ике радиостанция күптән түгел генә ачылды. Аннан соң балалар өчен «Шаян ТВ» эшләп килә. Күп-күп татар телендәге проектларны эшлибез. Шуңа күрә татар журналистикасының киләчәге бар дип уйлыйбыз.

Үзегез нинди басмаларны укырга яратасыз? Соңгы укыган текстыгызны әйтә аласызмы?

Мин күбрәк балаларныкын укыйм.

Нишләп?

Үземнең балалар бәләкәй. Күбрәк «Салават күпере»н укыйбыз.

«Тәҗрибәле белгечләр кими»

Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев та яшь журналистларны сәламләде.

«25 ел — яшьләр проекты өчен җитди вакыт. Бу әлеге фестивальнең балаларга һәм яшьләргә, массакүләм матбугат чараларына кирәк булуы турында сөйли. Биредә катнашучылар бөтен дөнья буенча эшли. Әгәр дә теләгегез, сәләтегез бар икән, сезгә ярдәм итә алырлык журналистларыбыз бар», — диде ул. 

Мин исә ачылыш тантанасы беткәч, аның янына килеп, үз сорауларымны бирдем. Әмма сорауларымны биргәнче, Марат әфәнде кулына шар тотты. Әлеге шарда кечкенә генә язулар калдырылган. Һәр шар эчендә төрле язу. Марат абый тырыша-тырыша шул шарны шартлатты һәм нәрсә язылганын укыды. Кәгазьдә: «Үзеңнең видеоң астында бер меңнән артык карау җый», — диелгән иде. Марат әфәнде: «Гади бирем түгел», — диде.

Татар журналистикасында нинди проблемалар бар икән?

Татар журналистикасында аерым проблемалар бар дип уйламыйм. Ул проблемалар бөтен журналистикага кагыла. Төп проблема — профессиональлек. Журналистлар яхшы белгечләр булырга тиеш. Журналистика — ул гаджет алып, аккаунт ясадым да, төшерә башладым дигән сүз түгел. Бу очракта син бары тик мәгълүмат кына җыясың. Аны күп кеше эшли ала. Ә журналист — ул бүтән кеше күрмәгәнне күрергә, моңа анализ ясый алырга, кешегә аңлатырга тиеш.

Кеше күрмәгәнне күрер өчен Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт булырга тиешме?

Анысы да булырга тиеш, әмма аның белән генә чикләнеп булмый. Эшләмәсәң, үзеңне үстермәсәң, белем алмасаң, ул сәләт югала. Шуңа күрә гел укып, белемеңне арттырырга кирәк. Бу кагыйдә журналистикага гына кагылмый.

Үзегез кайсы матбугат чараларын карап барасыз?

Мин аеруча ТНВ программаларын карыйм. Мөмкинлек булганда, «Шаян ТВ»ны күзәтәм. Аларның ничек алга баруларын карыйм. Оныкларым юк әлегә, әмма барыбер карыйм. Әле хәзер Мәскәүдән торам. Гаиләбез белән «Сөембикә»гә, «Казан утлары»на язылганбыз.

Татарда газета уку күренеше бетмәс микән?

Андый хәрәкәт бар. Әмма бу татар журналистикасына гына хас түгел. Зур җитәкчеләр дә: «Газета бетәчәк», — ди. Минемчә, юк, ул бетмәячәк. «Газеталы журналистика» нигә кимеде? Модага, социаль челтәрләр булуга гына карап түгел. Тәҗрибәле осталар кимегәнгәдер дип уйлыйм. Көчле журналистлар булса, аларның язмаларын, фикерләрен кеше гел эзләп ала, карый. Үзем өстен күргән 7-8 газета бар, мин аларны барыбер карап чыгам, чөнки андагы аналитика, фикерләр миңа кызыклы. Шул фикерләр миңа эштә дә ярдәм итә. Минемчә, әлеге чор узар һәм газеталарның роле, дәрәҗәсе үсәр. Бу журналистлардан тора.

Нинди китап укыйсыз хәзерге көндә, Марат әфәнде?

Берьюлы берничә китап укыйм. Узган ел Мәрҗанинең юбилеена чыккан китап кулыма эләкте. Хәзер менә шуны укыйм. Ул күбрәк тарихи-фәлсәфи китап. Ислам тарихы турында да язылган анда. Татарча әкренрәк укыйм. Шуңа күрә 1-2 ай шушы китапны укыячакмын. Ә болай миңа тарихи, икътисад белән бәйле басмалар кызык.

Сезне укып кына торасы килсен!

Аллаһка шөкер, фестивальдә гөрләтеп яшиләр! Бер әйбер генә күңелне тырнады: татарча җырлар куймадылар. Илгиз Шәкүровка: «Ник татарча җырлар куймыйлар?» — дидем. «Кем булса да барып әйтергә тиеш аны», — дигәч, үзем барып әйттем. Шуннан соң Элвин Грейның «Салкын чәен» куйдылар. Шуның белән бетте. Бу яшь малайлар-кызлар да үз сүзләрен әйтә алырдай танылган журналистлар булсыннар иде. Аларны укып яки тыңлап кына торасы килсен. Амин!