Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колумбайннар хроникасы: Россия мәктәпләрендә һөҗүм очраклары

Казанның 175 нче мәктәбендә атыш булды. Һөҗүм итүче Илназ Галәвиев кулга алынды.

news_top_970_100
Колумбайннар хроникасы: Россия мәктәпләрендә һөҗүм очраклары
2gis.ru

Казан гимназиясендәге атышта 9 кеше һәлак булды, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. «Агора» хокук саклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков әйтүенчә, Казандагы атыш, Колумбайн мәктәбендәге фаҗига кебек үк, мәктәп шутингы (җәмәгать урыннарында коралсыз кешеләргә ату) булып тора.

«Интертат» һәм «События недели» соңгы елларда Россия мәктәпләрендә булган колумбайннар тарихын барлады. Мондый очракларның күбесен һөҗүм итүчеләрнең Америкадагы «Колумбайн» мәктәбендәге фаҗига белән кызыксынуы һәм яшьтәшләренә үпкә-рәнҗү берләштерә.

Бу исемлеккә Бесландагы фаҗига кертелмәде, чөнки ул - террор акты.

3 февраль, 2014. Мәскәү, № 263 мәктәп

Унынчы класс укучысы Сергей Гордеев, карабин һәм мылтык белән коралланып мәктәпкә килә. Каравылчы, аннан куркып, мәктәп эченә үткәрә, әмма сигнализациягә басып, полицияне чакырырга өлгерә. Сергей беренче каттагы география дәресе барган класска керә. Анда 20 укучы була. Ул керүгә үк география укытучысы Андрей Кирилловны атып үтерә. Аннары ул исәнме дип сорый һәм башына тагын бер ата.

Полиция килгәч, җинаятьче аларга ата. Бер полицейский үлә, берсе яралана. Җинаятьченең әтисен алып киләләр, аның белән сөйләшкәч, ул тоткын итеп торган укучыларны җибәрә. Сергей Гордеев акылга сау түгел дип табыла һәм психиатрик хастаханәгә җибәрелә. Бу — Россия мәктәпләрендә атышның беренче очрагы.

Сергей бишлегә генә укыган, олимпиадаларда җиңгән, яхшы укучы буларак телгә алынган. Әтисе - полицейский, әнисе - ата-аналар комитеты әгъзасы. Сергейның мәктәптә дуслары булмый, аны "сәер" дип атыйлар. Ул төрле кораллар белән кызыксынган. Гордеев "Минем беркемне дә үтерәсем килмәде, үләсем килде. Аннан соң нәрсә булыр икән дип уйладым. Мин корал белән килгәч, кешеләрнең реакциясе нинди булыр икән дип уйладым. География укытучысы белән конфликтларым булмады, без әйбәт мөнәсәбәттә иде. Нигә аңа атканымны белмим, бәлки беркем дә мине атмас дип уйлагангадыр", - дигән. Ул тагын классташларына үз-үзен үтерә алачагына ышадырырга теләвен, бу дөньяның иллюзия булуын, күзен ачып йомуга бу дөнья юкка чыгачагын сөйли торган булган. Бу фаҗигагә кадәр бер көн алдан Сергейны рус теле укытучысы һәм директор орыша, Сергей аларга янагач, мәктәп психологын чакыралар. Аңа кадәр Сергей класстагы белән сугышкан була.

7 елның сентябре. Ивантеевка (Мәскәү өлкәсе)

Мәскәү өлкәсендәге Ивантеевка шәһәренең 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы пневматик пистолет, төтен чыгара торган шашкалар һәм кечкенә балта алып килә. Информатика кабинетына кергәч, укытучыга балта белән суга, төтен шашкаларын шартлата һәм укучыларга ата башлый.

Баш сөяге ватылган һәм баш мие җәрәхәтләнгән укытучыны хастаханәгә алып китәләр. Тәрәзәдән сикергән өч укучының сөякләре сына, имгәнәләр. Һөҗүм иткән малайны полиция һәм росгвардия хезмәткәрләре кулга ала. Ул гаебен таный. Ивантеевка шәһәр суды аны 7,3 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук ул зыян күрүчеләргә 2 млн сум түләргә тиеш.

Яшүсмер яхшы гаиләдә яши саналган. Әмма укучы үзе мәктәптәге проблемаларга зарланган, психотерапевтка йөргән. Ул 1999 елда атыш булган «Колумбайн» Америка мәктәбе турында документаль фильм карый, корбаннарының исемлеген төзи. Укучы егетнең планнары турында белгән таныш кызлар атыш әзерләнүе турында директорны кисәтергә тырышкан.

2018 елның гыйнвары. Пермь

127 нче мәктәптә ике яшүсмер — Леонид һәм Алексей дүртенче сыйныф укучыларына пычак белән һөҗүм итә. 15 укучы һәм аларны якларга омтылган укытучы зыян күрә.

Леонид бу мәктәптән куылган булган (психик проблемалары аркасында өйдә укуга күчерелгән дип тә язалар). Пермь шәһәре матбугат чаралары язганча, ул укытучылардан һәм укучылардан үч алган. Һөҗүм алдыннан ул социаль челтәрдә «С Новым Годом, псы» дип язган була.

Суд аны 9,8 елга төрмәгә хөкем итә. Леонидның гаиләсе зыян күрүчеләргә 10 млн сум түләде. Икенче һөҗүмчене үз акылында түгел дип табалар һәм мәҗбүри дәвалануга җибәрәләр.

2018 елның гыйнвары. Улан-Удэдагы Сосновый Бор бистәсе (Бурятия)

5 нче мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы, балта һәм пычак белән коралланып, 7 нче сыйныф укучылары дәресенә керә. Ул чүпрәкне яндырып җибәрә һәм аны укытучыга ыргыта. Соңыннан укучыларга һөҗүм итә. Янгын башлана, әмма утны тиз сүндерәләр. Мәктәпне эвакуациялиләр. Бер кыз кулындагы ике бармагын югалта, икенче кыз комага китә. Укытучылар фикеренчә, бу һөҗүм икеле билгесе өчен үч алу булган.

Тугызынчы сыйныф укучысын хастаханәдә кулга алалар. Тикшерүчеләр үсмергә «Молотов коктейле» ясарга булышкан ике ярдәмчесенең дә эзенә төшә. Суд экспертизасы һөҗүм иткән егетне үз акылында түгел дип таныды, аны психиатрик дәвалануга җибәрде.

2018 елның апреле. Стәрлетамак (Башкортстан)

Стәрлетамакның 1 нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укучы Артем информатика кабинетына канцелярия пычагы тотып керә һәм классташ кызына һөҗүм итә, аны яралый. Укытучы һөҗүм иткән малайның игътибарын үзенә җәлеп итә, ә шул вакытта калган балалар лаборатория бүлмәсенә бикләнеп өлгерә. Егет укытучыга пычак кадый, укытучы коридорга йөгереп чыга. Үзе генә калгач, Артем янгын чыгарырга уйлый, кабинетка янучан сыеклык сибә. Янгын сигнализациясе эшли. Лаборатория бүлмәсенә качкан укучыларда паника башлана. Бер укучы кыз икенче каттан тәрәзәдән сикерә һәм сөякләрен сындыра. Һөҗүм иткән егет кача. Укытучы балаларны лабораториядән чыгара.

Һөҗүм иткән егет үз-үзенә кул салырга тели, әмма аны коткарып калалар. Янгынны сүндерәләр. Биш кеше, шул исәптән укытучы һәм Артем үзе дә зыян күрде. Фаҗига урынына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде.

Егетне үсешендәге үзенчәлекләре өчен мәктәптә кимсеткән булганнар. һәм ул берничә ай дәвамында «үч алу акциясе» әзерләгән. Ул алдан ук пычаклар, травмат әзерләп куйган, үзен кимсеткән кешеләрнең исемлеген алып барган. Суд Артемны 1 елга психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәрә.

2018 елның октябре. Керчь (Кырым)

Иң коточкыч шутинг Кырымда булды. Керчь политехника көллиятенең 4 курс студенты Владислав Росляков укучыларга һәм педагогларга ата, шартлаткыч шартлата. Массакүләм үтерүдә 21 кеше һәлак булды, 50 кеше зыян күрде. Студент китапханәдә үз-үзенә кул сала.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин хәбәр иткәнчә, егет «байлык дәрәҗәсе ким булган өчен» кимсетүләр аркасында җинаятькә барган. Кайбер мәгълүматлар буенча, Росляков Америка колумбайнерларына охшарга тырышкан.

Казанда һөҗүм оештырган Илназ Галәвиев Hatsan Escort дип аталган төрек коралын кулланган. Росляковта да шундый ук корал булган. Бу — иң арзанлы утлы корал.

2019 елның ноябре. Благовещенск (Амур өлкәсе)

Амурдагы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллияте студенты Даниил Засорин дәресләргә соңга кала һәм коридорда тәмәке тарта башлый. Олылар аңа кисәтү ясагач, ау коралы чыгарып ата башлый. Паникага бирелгән студентлар урамга йөгереп чыга. Янәшәдәге урамда патрульдә булган ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпкә килә. Засорин хокук сакчыларына да ата башлый. Полиция хезмәткәрләре аңа ут ача һәм аны бер кабинетта ябып куя.

Студент үз-үзенә кул сала. Тагын бер укучы һәлак була, өч кеше җәрәхәтләнә. Бу фаҗигагә яшьтәшләр белән конфликт сәбәп булган диделәр.

 

Мәктәпләргә һөҗүмне "колумбайн" дип атыйлар. 1999 елда АКШның Колорадо штатында ике укучы - Эрик Харрис һәм Дилан Клиболд мәктәпкә һөҗүм оештыра.

Бу фаҗигага кадәр 3 ел алдан Эрик Харрис "Doom" атышлы уены белән мавыга. Ул ата-аналар, мәктәп, укытучылар турында садистик шаяртулардан торган язмалар урнаштыра башлый, шартлаткычлар турында инструкцияләр яза. Бу хакта ата-аналар полициягә хәбәр итсә дә, беркем дә игътибар итми. Фатирда тикшерү уздырырга телиләр, әмма өлгермиләр.

Эрик һәм Дилан карабин, пистолет һәм мылтык белән кораллана. Мәктәп янында шартлаткыч калдыралар, әмма бәхеткә, ул өлешчә генә шартлый. Мәктәпкә урнаштырылган бомба да шартламый. Аннары болар икесе дә мәктәпкә кереп, ата башлыйлар. Алар 13 кешене - 12 укучы һәм бер укытучыны үтерә, 23 кешене яралый һәм үзләрен атып үтерәләр.

Үлүчеләр саны буенча өченче урында булса да, матбугатта шаулау аркасында бу һөҗүм башкаларына караганда да күбрәк яңгыраш таба, чөнки моннан соңгы һөҗүм ясаучылар "колумбайн" белән рухлануларын әйтәләр.

Бу һөҗүмнең сәбәпләре дип компьютер уеннары, "авыр металл" музыка, антидепрессантлар куллану, готик культура һәм мәктәптә җәберләнүне атыйлар Классташлары Эрик Харрис һәм Дилан Клеболдтан көлә торган булган дип әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100