Модада — «тимерле» елмаю

Тыныч кына яшәп ятканда, өске казналыктагы ике тешем сынды. Төбеннән. Берсе күп еллар элек бәхилләшкән иде инде. 38 яшемдә үземне карчык кебек хис иттем. Матур итеп елмаясы килә бит. Тешләр куйдыру турында уйлана башладым.

Элек тешенә брекет куелган кешене үртәсәләр, хәзер бу - тренд. Брекет-системаны популярлаштыруда «Не родись красивой» сериалының төп героинясы Катя Пушкарева (аны актриса Нелли Уварова уйнады) зур өлеш кертте кебек.

Тешләрем тигез түгел, эшне шуннан башларга кирәк. Брекет-система белән төзәтү мөмкин икәнен ишетеп беләм, кыйммәтле процедура булуыннан да хәбәрдар, әлбәттә. Шул мизгелдә ипотека түләү графигы: «Мине дә уйла!» — дип баш калкытты. Тешләрне турайтуга киткән акча кредитны капларга да ярап куяр иде анысы.

Ипотека белән брекетлар арасындагы көрәш ярты елга сузылды. Ниһаять, икенчесе җиңде. Иң төп дәлил — «ике тапкыр яшәмибез ләбаса». Танышларым тарафыннан сыналган, ышанычлы ортодонт табарга кирәк. Иң яхшы киңәшче — интернет, ярдәм сорап шунда яздым. Бер табибның номерын бирделәр, консультациягә килгәч үк аны ошаттым. Ике танышымның шунда дәвалануын белүем дә, өлешләп түләү мөмкинлеге булу да күңелгә җылы өстәде. Шулай итеп, белгеч Гүзәл Хөсәенова белән кәкре тешләргә каршы сугыш игълан иттек. Йөз формаң матураячак, тешләр күчеп, казналыктагы буш урыннар капланачак, диде.

Бер елдан нәтиҗәсе ничек булыр — күрербез.

Клиниканы сайлаган вакытта соцчелтәрләрен күзәтеп барырга киңәш итәм. Яңа ел алдыннан игълан ителгән акциягә туры килеп, брекетларны шактый зур ташлама белән куйдырдым (70 меңлек конструкцияне 54 меңгә).

Тешкә куелган тимерләр башта уңайсызлык тудыра, тырный. Яралап интектермәсен өчен махсус балавыз алырга киңәш итәләр. Кечкенә генә тартмачыкта, 500 сум тора — кыйбатсындым һәм аны алыштырырдай вариантлар эзли башладым. Брекетларның «усал» почмакларына сыларга иреннәр ярылудан саклый торган бальзам ярап куйды.

Кайнар-салкын, каты, ябыша торган ризыклар ашарга ярамый, бәрелеп-сугылып йөрүдән дә сакланасы. Шулай да сакланып бетеп булмый икән. Бер ай эчендә ике җәрәхәт була язды — урамда бозга таеп егылдым, өйдә аяк ялгыш басты да ишеккә яңагым белән сыландым. Шөкер, үземә дә, тештәге тимерләргә дә берни булмады.

Клиника белән килешү кәгазенә акка кара белән язылган: «Конструкциягә зыян килсә, аны төзәтү пациент хисабыннан». Атка атланып фотога төшәргә теләгән идем, кире уйладым, егылу куркынычы бар бит. Озын сүзнең кыскасы, брекетлар куйдыру гадәти яшәү рәвешенә шактый чикләүләр кертә. Кесәне дә юкарта, ләкин нәтиҗәсе шәп була, диләр.

Бүген кызыклы хәл булды. Миңа плитка шоколад бүләк иттеләр. Ашык-пошык эшләп утырганда шуны авызга капкан идем, чырт-чырт иткән тавышлар ишетелә башлады, шартлый торган шоколад икән ул. Мин берничә секунд эчендә шок кичердем, брекетларым шулай сына башлады дип торам.

Бер дустым: «Шулкадәр авыртты ки, ник кенә куйдырдым дип, аларны бөтенләй салдырып ташларга уйлаган чак та булды», — дип сөйләде. Мин сабыр гына, бераз өркеп, шул мизгелне көтеп йөрим, әлегә түзәрлек. Брекетларны куйгач, өч көн казналыклар магнитланып бер-берсенә ябышкан кебек булды, авызны бер япсам, авырлык белән генә ача алдым.

Брекетлар куйдыручы ир-егетләр сирәк күренеш дип уйлый идем, юк, алар да еш мөрәҗәгать итә икән. Ә брекетларны кем генә куйдырмаган!

Марина Карпова, җырчы:

Тешләремнең тигез булмавы яшүсмер чактан күңелне борчып тора иде. Әти-әнием махсус пластинкалар куйдырырга уйлаган иде дә, еракка — район үзәгенә йөрисе булгач, шулай ният кенә булып калды. Инде менә хәзер бу эшкә тотынырга булдым. Сәхнә кешесе булганга, керамикадан ясалганын сайладым, алар текәлеп караганда гына күренә. Брекет куйдырган көнне үк оркестрга кушылып җырларга туры килде. Ниләр кичергәнемне сүзләр белән аңлатып булмый — иягем сынып төшә дип торам!..

Барлык нәрсәгә күнеккән кебек, авыз куышлыгындагы чит нәрсәгә дә әкренләп ияләнәсең. Башта авырта, тимерләре кыра, брекетларны гел үзгәртеп, тарттырып торалар. Матурлык һәм сәламәтлек хакына барысына да түзәсең. Бер киңәш: әгәр тимерләр кырып авырттырган вакытта кул астыгызда берни дә булмаса, ул урынга вакытлыча сагыз ябыштырып торырга була.

Апрельдә брекет куйдырганыма ике ел була. Тиздән аларны салып, рәхәтләнеп, киң итеп елмаеп йөрермен дип өметләнәм.

Ясмин, җырчы:

Тешләремне турайту зур хыялым иде. Кечкенәдән кәкре тешләремнән читенсендем. Гаиләбездә барысының да тешләре тигез, матур, минеке генә шундый булды. Мин дөньяга килгән вакытта акушер казналыгымнан эләктереп тарткан, аны яңадан үз урынына утыртырга кирәклеген белмәгән. Шуңа күрә ул дөрес формалашмаган. «Елмаюың матур, тешләрең генә ямьсез», — диләр иде миңа. Көзгедән үзем дә күрәм ич инде. Бигрәк тә малайларның: «Син елмайма инде, алай яхшырак», — дип әйтүләре күңелгә тия иде. Авызымны ачмыйча гына көләргә, елмаерга тырыштым.

30 яшемдә брекет куйдырырга булдым. Бәясе 100 мең сумга якын иде. Кесәмдә шулкадәр акчам булмаса да, ничек тә җыярмын, дидем. Брекет-системаны куйгач, тешләрем бер атна эчендә тигезләнде. И шатландым инде!.. Брекетлы килеш сәхнәдә җырламам дигән идем, ул вакытта мин авырга да уздым. Бу чорны тыныч кына, үз җаема гына кичерермен дип уйладым. Ләкин башкача килеп чыкты, җырларга чакырулар кисәк артты.

Ах, ул көннәрне искә төшерүләре дә кыен! Җырлаганда авазларның әйтелеше дөрес түгел, сызгырган шикелле. Шулай тырыша торгач, акча да тупланды, клиникага булган бурычны түләп бетердем. Шуңа күрә ниятегез бар икән, кыйммәт дип тормагыз.

Тешләрдән брекетларны салдырганда нык авыртты. Аларны уколдан башка гына суырып алган кебек тоелды. Шәфкать туташы бөтенләй авыртмый дип алдан әйтеп куйган иде югыйсә. Казналыкны мин теләгәнчә тулысынча төзәтә алмадылар, бу бик кыен, сөяк инде ныклап формалашкан, диделәр. Алгы тешләрем тигезләнде, мин нәтиҗәсеннән канәгать. Танышларым да брекетлар белән төзәткәннән соң, йөзеңнең формасы үзгәрде, тагын да матурайдың, диделәр.

Акушерларга әйтер сүзем бар — балаларның язмышын бозмагыз, зинһар, игътибарлы булыгыз.

Лилия Хәйруллина, җырчы:

Тешләргә брекетларны икенче тапкыр куйдырдым. Беренче тапкыр алты ел элек куйдырган идем. Тешләрем ямьсез, кәкре иде, шуңа төзәтергә булдым. Ул чакта уңайсызланып кына куйдырдым, ояла идем. Шуңа күрә тимерне түгел, керамик материалны сайладым, ул ак, теш төсендә булганга, күзгә ташланып тормый. Тора-бара миңа мондый кыяфәтем ошый башлады, хәтта вакыты җиткәч, аларны салдырасым да килмәде.

Минемчә, брекетлар белән йөрү кешегә үзенчәлек өсти, үзенә карата игътибарлы булуның, сәламәтлеген, матурлыгын кайгыртуның, камиллеккә омтылуның күрсәткече ул.

Ничек шулай килеп чыккандыр, белмим — теге вакытта ортодонт барысы да әйбәт дип кайтарган иде. Хәзер башка клиникада дәваланам, күптән түгел анда тикшеренү уздым — «прикус» (тешләм) дөрес түгел, диделәр. Брекет куйдыруга шатланып ризалаштым, хәзер алар модада да бит әле. Бер ел чамасы йөртергә диделәр, вакытны санамыйм, нәтиҗәсенә карап хәл итәрбез. Кая гына барсам да, брекетлы кешеләрне күрәм. Кайберәүләр аны болай гына, тешләре тигез булса да, тренд белән бәйле булганга куйдыра. Ул миңа уңайсызлык тудырмый, комачауламый да, күнеккәнмендер. Оялмыйм, киресенчә, матур дип саныйм. Брекет куйдырган кешенең оялганын сизеп алсам, «иптәшләрчә» рухландырып, мөмкин булганча киңрәк итеп елмаерга тырышам.

Ләйсәрә Шәйхелмәрданова, Казан филармониясе методисты:

Брекетны 38 яшемдә куйдырдым. Тешләрем тигез һәм матур булмагач, көлгәндә оялып, авызны капларга мәҗбүр идем. Башкалардан үрнәк алып, табибка консультациягә бардым, ике ел брекет-система йөрттем. Нәтиҗәсе яхшы булды, дөньялар киңәеп, яктырып китте. Тешләр яңадан үз урынына кайтырга да мөмкин, шуңа күрә тигезләп бетергәч, арткы яктан ретейнер дип аталган тимер конструкция куела. Аны бөтенләй алдырмасаң, яхшырак, купкан очракта тизрәк беркеттерергә кирәк.

Кызыбыз Алинәгә дә 12 яшендә брекет куйдырдык, хәзерге матур тешләре өчен безгә гел рәхмәт укый.

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:

Тешләремә брекет-системаны унике ел элек куйдырдым. Өске казналыктагы бер тешем кыек иде. Брекет белән ел ярым йөрергә кирәк дигәннәр иде, ул бер елдан үз урынына күчте. Ләкин ахыргача йөреп бетермәдем, моңа үкенәм. Ул вакытта андый яхшы ортодонтлар да юк иде. Тешләмне тигезләү өчен күбрәк вакыт кирәк булганга, дәвам итәргә ризалашмадым. Концертларда күп чыгышлар ясаганга, видеоларга актив төшкәнгә, эстетик яктан бик матур түгел дип кабул иттем, тышкы кыяфәтемнең андый булуыннан арыган идем.

«Татар җыры» фестивалендә дә бер елны брекетлы тешләр белән җырладым. Хәзер сайлау мөмкинлеге киң — күренми торганын сайларга, тешнең арткы ягына да куеп була, диләр. Брекетларны тагын бер кат куйдырырга җыенам, тешләмне төзәтәсем килә.

Яшь һәм матур күренүебездә тешләрнең матурлыгы, казналыкларыбызның дөрес торышы зур роль уйный. Игътибар иткәнегез бардыр, әбиләрнең тешләре коелып беткәч, кисәк картаеп китәләр. Шуңа күрә яшәрткеч уколлар кадатырга ашыкмаска, башта тешләрне карарга кирәк дип саныйм.

Алмаз Сабиров, фотограф:

Сәламәт яшәү рәвеше алып барам: тәмәке тартмыйм, спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, спорт залында шөгыльләнәм. Үз-үземне кайгыртырга карар кылдым, картаясым килми. Үзеңне яратырга һәм сакларга кирәк. Узган елның җәендә тешләремне тәртипкә китерергә булдым. Брекет бәясе арзан түгел, күп танышларым бәясе югары булу сәбәпле куйдырырга җөрьәт итми.

Айгөл Сагынбаева, җырчы:

Брекетны беренче тапкыр Казанда 2005 елда куйдырдым. Ул вакытта «Барс медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек итә идем, тешләрне тигезләтү мөмкинлеге бар, дип тәкъдим иттеләр. Моның өчен аларга рәхмәтлемен, ул вакытта андый эшкә тотынырлык финанс мөмкинлекләрем юк иде. Брекетлар белән озак - алты ел йөрдем. Соңгы елларында үзем түләп йөрисе булганга, төрле чак булды: йә акча юк, йә гастрольләр вакытына туры килә, дәваланырга даими йөреп булмады. Тешләрем сизелерлек тигезләнгән иде, 2011 елда брекетларны салдырдым.

Болай озак йөртү дөрес әйбер түгел, тешемнең эмаленә зыян китердем. Минем хатаны кабатламагыз, брекетлар куйдырырга уйлагансыз икән, ортодонтны тыңларга кирәк, очрашуларны алай кичектереп йөрергә ярамый.

2015 елда тешләремә янәдән брекет куйдырдым. Бу юлы Уфадагы клиникага бардым, табибка тиешенчә йөрдем, ул кушканның барысын төгәл үтәдем һәм брекетларны ике ел йөрттем. Яшь чакта куйдырсаң гына файдасы була дип сөйлиләр, килешмим, кайчан куйдырсаң да нәтиҗәсе яхшы, тешләр тигезләнә. Андый ысулның булуы әйбәт.

Гамил Нур, журналист, супертамада:

Брекетларны 40 яшькә якынлашканда куйдырдым. Аңарчы 25 яшьтә бер төзәтеп караган идем, ул вакытта авызга тыга торган бик уңайсыз нәрсә иде. Ике ай тирәсе йөрттем дә, гарык булып, ташладым. Тешләр балачактан төзәтелмәгәнгә, стоматология тәрбиясе бирелмәгәнлектән кыек була инде. Аларны төзәтү мөмкин кадәр яшьрәк вакытта хәерле, бу эшкә картайгач тотынсаң да ярый.

Америкада 60-65 яшьлек ханымның брекетлар йөрткәнен күреп, кирәкле әйбер икәнен аңладым. Соңгы ун елда аларны кию җиңеләйде, ябыштырып куялар, салына торган түгел. Бик әйбәт, җиңел эш, мин уңай карашта. Брекетлар кыек тешләрне тигезләп кенә калмый, тешләмне дә төзәтә. Кайберәүләрнең ияге арткарак киткән була, кемнеңдер киресенчә — алга таба чыккан. Тешләмне төзәтү матур итеп елмаю максатыннан эшләнә. Брекетларны салдыргач та, арткы ягына тимер куялар, аның белән берничә ел йөриләр, шул рәвешле, турайган тешләрнең тамырлары ныгый. Брекетларны тешләренең ныклыгы, авыз куышлыгы, ашказаны системасының сәламәтлеге турында кайгырткан кешеләр кия.

Хәзер тешләрнең кадере нык артты. Танышларымның күбесе имплант куйдыра. Без яшь чакта көмеш, алтын тешләр бар иде, хәзер менә ак тешләр яраталар. «Коронка» киеп йөрүчеләр дә бар. Сәхнә кешеләренең күбесе киертә торганны сайлый, аларның тешләре энҗе кебек тезелеп киткән була.

Сораштыру уздырганда гүзәл затлар арасында тешләрен ни рәвешле тәртипкә китерүләрен сер итеп саклаучылар да очрады. Шәхси хокукларын хөрмәт итеп, бу хакта үзем генә белеп йөрим. Җырчы Иркәнең дә элегрәк брекетлар йөрткәнен хәтерлим. Ләкин ул соравыма комментарий бирмәде. Аңлыйм, соңгы арада аңа «не до этого» да бит әле…

Ләйлә Арсланова, журналист:

Брекетлар куйдыруымның төп сәбәбе – өске казналыкта уртадагы ике тешнең бер-берсенә менеп урнашуы. Нәкъ уртада булмаса, моңа күз дә йомган булыр идем бәлки. Ләкин, кыз кеше буларак, мәктәптә, университетта укыган еллар гел шуны уйлап үтте... Үземнең «авырткан» тема булгангадыр, аралашканда, иң беренче чиратта, әңгәмәдәшемнең тешләренә игътибар иттем. Бигрәк тә энҗе кебек тезелеп киткән тешләргә сокланып: «Эх, минекеләр дә шундый булсын иде!» – дип куя идем. Эшкә урнашып, хезмәт хакы ала башлагач, бераз акча җыйдым, әти-әнием белән киңәшләштем дә, аларның да ярдәме белән, брекетлар куйдыртырга булдым. Хәзер шатланып туя алмыйм, ортодонт үз эшен җиренә җиткереп эшләде, мин бик канәгать! Брекетларның керамик төрен сайладым, шуңа күрә, 2 ел эчендә бер тапкыр да минем брекетлар бик күренәдер, дигән уй башыма да кермәде. Күренсә дә, хәзер, Аллага шөкер, кешеләр брекет йөртүчеләргә лояль, хәтта сокланып карыйлар. Бу – үз сәламәтлегеңне кайгырту, үзеңә игътибарлы булу билгесе һәм монда бернинди яшь чикләре дә юк, минемчә. Тешләрем ике ай эчендә тигезләнде, хәзер елмаюлар да башкача – җыйнак, матур.

Металлдан ясалган брекетлар тизрәк турайта, диделәр, мин керамиканы сайладым, ел ярымга исәпләп куйдырган брекетларны 2 ел да 2 ай киеп йөрдем. Бүген менә аларны салдырдым! Шатлыгым бик зур! Кую кебек озак процесс түгел икән. Салдырыр алдыннан бер атна элек куйдырган ретейнерларга да ияләнеп киләм. Аларын инде 5 елга дип куйдылар. Матурлык һәм сәламәтлек өчен мин анысына да әзер!