Буа бренды нинди булырга тиеш? Метеорит, шикәр, сарык һәм башка фаразлар

Теләк булса, һәр төбәкне кәттә туристик үзәк итергә буламы? Буадан башлыйбыз....

Татарстан бөтен нәрсәдә дә иң беренче! Хәтта Россиягә төшкән метеоритның да иң зурысы Татарстан җиренә, төгәлрәк әйтсәк, Буа районы биләмәләренә төшкән булган.

Метеоритны биш - алты миллион ел элек төшкән дип фаразлыйлар. Зур да түгел, кечкенә дә түгел, диаметры 10 гына километр. Зөя елгасының сул як кушылдыгы булган Карлы елгасы хөрмәтенә Карлы метеориты (Карлинский) дип аталган. Бу метеорит халыкара каталогларга да кертелгән.

Буа дәүләт театры директоры, юмор остасы Раил Садриев күктән төшкән бу табышны әрәм итеп калдырмаска кирәк дип уйлап булса кирәк, аннан файда күрергә җыена. Ул районга туристларны җәлеп итүче маршрут төзергә ниятли.

Буаны туристлар өчен кызыклы итү идеясенең нигезендә март аенда Бөтенроссия югарылыгында уздырылачак “Идел - Буа – Урал” театр фестивале ята. Фестивальгә кунаклар инде чакырылган, ә менә ул кунакларга Буада нәрсә күрсәтергә мөмкин? Шул Карлы метеоритын кулланмасак, Буаның фестиваль кунакларына күрсәтердәй башка әйбере юк дип борчыла ул. Фестивальнең статуэткасына да битлекле метеорит куелачак.

Әлбәттә, хәзерге вакытта җир астында метеорит яткан урында бары тик иңкүлек кенә. Протопопово авылына барганда юл түбәнгә таба тәгәри. Метеорит төшкәнлеге турында искәртеп торучы бердәнбер әйбер әнә шул. Кыскасы, метеорит бөтендөнья каталогларында һәм Раил Садриев хыялында бар. Ә менә туристларга күрсәтү мәсьәләсе катлаулырак.

Шунысы да кызык - Буа районында яшәүчеләрнең күбесе, бик белемлеләре дә хәтта, бу метеорит турында бөтенләй ишетмәгән булып чыкты.

- Минем 85 яшьлек абыем да белми Буа җирендә шушындый метеорит ятуын. Шундый кызыклы мәгълүматны белми яшәгәнбез, - дип гаҗәпләнә балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз Шәрапова. Журналист һәм яучы, Борһан Шаһидиның авылдашы Гөлназ Мөхәммәт тә метеоритлы районда туып үскәнен белмәгән.

Әлегә Буада, Алабуга, Чистай яклары белән чагыштырсак, киң пиарланган бернәрсә дә юк дияргә мөмкин. Әмма татарның: “Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга”, дигән сүзенә таянып уйлап карасак...

Intertat.ru Буа брендларын эзләү нияте белән Буада туып үскән танылган шәхесләргә мөрәҗәгать иттек. Нәрсә Буаның йөзе була ала дигән сорауны төрле профессия кешеләренә бирдек


Укытучы тәкъдиме: Ренат Хариска Путин бүләк иткән тәлинкәләр!

Гөлнур Айзатуллова, шагыйрә, Татарстанның атказанган укытучысы, Буа районы башлыгы Азат Айзатулловның хатыны берничә брендны атады.

Алар –
1) Буага Екатерина патшабикә шәһәр статусы биргәндәге кызыклы экспонатлар;

2) Үзәк паркка халык акчасына куелган алты Советлар Союзы героеның бюстлары;
3) Өлкән яшьтәгеләрнең “Гөлҗамал” фольклор җыр ансамбле;
4) Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән куелган Укытучыга һәйкәл.

Әмма безгә иң кызыклысы булып башкасы тоелды:

- Мин үзем районда халык шагыйре, якташыбыз Ренат Харис музеен оештырдым. Анда Ренат Хариска Россия Президенты Владимир Путин үзе бүләк иткән тәлинкәләр дә саклана. Ренат Мәгъсумович ел саен кайтып, алдынгы укучыларыбызга үз премиясен тапшыра, - диде Гөлнур Айзатуллова.


 “Шәһәрдә Аракы заводы булуын әйтеп тормам – кунаклар өчен анысы кызык булмас”, - дип өстәде. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шунысы кызык булыр иде...  Тәлинкә яки аракы шешәсе формасындагы статуэтканы күз алдына китереп була бит.

Журналист: Чиркәү һәм мәчет!

Гакыйл Камалетдинов, “Байрак” район газетасының баш мөхәррире:

Журналист кеше теге толерант булырга тиештер инде. Гакыйл әфәнде Буаның символы дип чиркәү һәм мәчетне тәкъдим итте.

- Зур Фролов авылында совет чорында да эшләүдә туктамаган орнаментлар белән бизәлгән бик матур борынгы чиркәү бар. (Чиркәү эклектика стилендә 1780-90 елларда төзелгән. Р.М.). Буаның үзендә ике мәдрәсә эшли. Берсе борынгы агач бинада урнашкан.

Шәхесләргә килгәндә дә Гакыйл толерант булып калды – зур түрәләрне дә, гади кешеләрне дә Буаның символлары дип атарга тәкъдим итте.

- Күл Черкен авылында күренекле рәссам Бакый Урманче туган. Анда аның музее эшләп килә. Ул Буадан 10 км. ераклыкта гына урнашкан. Кишер Аксуында Кытай халык республикасы дәүләте эшлеклесе, галим Борһан Шаһиди туган. Адав-Толымбайда Роальд Сәгъдиевнең әнисе туып үскән.

Гакыйл Буа якларында оста куллы һөнәрчеләр булуына басым ясады:

- Күл Черкене авылында оста итеп кәрзиннәр үрәләр. Буаның үзендә тимердән челтәр бизәкләр коялар. Буада курчаклар ясаучы Роза апа бар, балчыктан төрле эшләнмәләр ясаучы Павел Ярхунов, Кишер Аксуында агач эшләре остасы Хәмзә Зиннәтуллин... - дип санап китте ул.

 Радиожурналист: “Байрак” газетасы, Мәхәббәт чишмәсе һәм шикәр-аракы заводлары

Радиожурналист Фаил Гыймадов та толерант кеше булып чыкты. Гакыйл әфәнденең үзен Буа символы дип тәкъдим итте.

- Район газетасы редакциясен күрсәтергә мөмкин! Газета өч телдә – татарча, русча һәм чувашча чыга, тиражы да кайбер республика газеталары көнләшерлек.

Фаил романтик та икән әле – район газетасыннан тыш, Буадагы Мәхәббәт чишмәсен дә символ булырга яраклы дип саный икән.
 
- Язылышкан парларның шул чишмәгә килүе традициягә кергән, - диде ул. Аннары бөтен романтиканы бетереп һәм үзенең бик практик кеше икәнен күрсәтеп:

- Буа шикәр заводы һәм спирт заводы белән данлыклы инде, - дип төгәлләде.

Шагыйрә: Шикәр һәм Иман

Хатын-кызның хатын-кызча инде. Шагыйрә Йолдыз Шәрапова башта ук практик әйбер тәкъдим итте.

- Буа шикәре белән дан тота, халыкта “Буа шикәре” дигән гыйбарә дә бар. Кунакларга кара туфрактан чыккан чөгендердән ак шикәр ясалуын күрсәтергә кирәк. Һичшиксез, минем туган авылым Яңа Тинчәлегә алып килергә кирәк. Татарстанда беренче мәчетнең биредә төзелүе тарихи фактлар белән расланган. Беренче тарихи роман язган Касыйм Бикколов һәм аның нәселе шушы мәчеттә имамлык иткән. Татарстанның иң иманлы авылын кунакларга күрсәтергә кирәк”.


Эшмәкәр: Көмеш!


Азат Исмәгыйлев, эшмәкәр, Буа муниципаль районында эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле бизнесмен буларак, кыйммәтле әйберне тәкъдим итте:

- Зур Фролово авылы янында Фрол чишмәсе бар. Суы көмешле диләр. Шул чишмәгә Россиядән генә түгел, бөтен дөньядан киләләр. Анда кыш көне суга да чумалар, җәй көне дә коенып чыгу урыны бар. Үземнең дә коенганым бар.

Яучы: Кеше тормышы!

Яучы Гөлназ Мөхәммәт кунакларга авыл халкы яшәешен күрсәтү кызыклы булыр иде дип саный.

Мондый зур фестиваль башлангач, район хакимияте кызыксынып, шаккатырырлык әйберләр дә ясап куяр әле

Автор һәм башкаручы: Шикәр заводы!

Җырчы, композитор Фирзәр Мортазин:


- Буада шикәр заводы бар. Аны бөтен кеше белә. Башка нәрсә булсын?! Бер әйбер юк! Шулай да мин туган ягымны яратам.

Журналист, тарих фәннәре кандидаты, җитәкче урыннарда эшләгән кеше: Халыкның кунакчыллыгы һәм театр!

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам Әхмәтҗанов Буада Раил Садриев тырышлыгы белән ачылган дәүләт театрын бренд дип саный:

- Буада узган гасырлардан калган берничә архитектура үрнәге бар. Әлбәттә, ул Чистай, Мамадышлар белән ярыша алмый, үлчәме белән дә кечерәк. Әмма ул халкының кунакчыллыгы белән аерылып тора. Буа халкы иҗат интеллигенциясе белән очрашуларга сусаган. Аның биш-алты урта мәктәбендә очрашулар уздырырга мөмкин. Буада театр ачылу районга яңа рух алып килде. Туфан абыйның: “Театрсыз шәһәр булмый”, - дигән сүзләре бар. Хак сүзләр.

Әби патша: Сарык!

Әңгәмәдәшләрнең берсе дә Буа гербына төшерелгән сарыкны бренд дип санамады. “Элек сарык үрчеткәннәр инде, хәзер дә күпләп сарык тотучы хуҗалыклар бар”, - дип кенә куйдылар.


Сез Буада яшисез, әгәр...

1. Әгәр сез Тау ягындагы (Заволжье) шәһәрдә яшисез икән, димәк, сез - Буа кешесе.
2. Сезнең нинди дә булса танышыгыз шикәр заводында эшли.
3. Сездән хәтта ришвәтне дә "бер капчык песок" белән сорыйлар.
4. Икенче танышыгыз аракы заводында эшли.
5. Сез дөньядагы иң яхшы театр Буада дип ышанып яшисез.
6. Чын татар кешесе “әйе” урынына “да” ди, “менә” урынына - “мыни”.
7. “Өйгә” түгел “үгә”. Аннан да яхшырагы – “ызба”.
8. Саф чишмә суы кирәк булганда сез шәһәр читенә чыкмыйсыз, ә шәһәр үзәгендәге паркка киләсез.
9. Орхидея ул чәчәк түгел, ә ял итә торган урын.
10. Ә “Колготки”- кием түгел, “җүн” бәягә азык-төлек алырга мөмкин булган кибет.
11. Ә әбиләр өчен шәһәрдәге иң данлыклы кибет - "Хлебный": аның атамасы инде күптән башка, әмма ул һаман да “Хлебный”.
12. Сез шәһәрдәге бөтен акча Шәйхетдиновлар кулында дип ышанып яшисез.
13. Шәһәргә килгән һәр җырчы Фирзәр Мортазин янына кунакка бара.
14. Сез үзегез дә Фирзәр Мортазинның кайда яшәгәнен беләсез.
15. Татарстанның башкаласы Казан икәнен белгәч, гаҗәпкә каласыз. Чөнки сезнең фикерегезчә, Татарстанның башкаласы - Ульяновск.
16. “Западный” – ул җил юнәлеше түгел, шәһәрнең бер өлеше.
17. “Мөхәррәм” – кеше исеме түгел, шәһәрдәге бер йорт.
18. Ни өчендер бөтен халык Буада мишәрләр яши дип уйлый, бары тик сез генә мишәрләрнең Суыксуда яшәгәнен беләсез.
19. “Десятирублевка” ул акча купюрасы түгел, такси.
20. Шәфкать туташы үзегезнең шәһәр/район кызы булырга тиешлеген беләсез. 
21. Сезнең фикерегезчә, Татарстандагы барлык ветеринарлар Буа егетләре.
22. Сез татарлардан кала икенче урында руслар икәнен белгәч, гаҗәпкә каласыз. Чөнки сезнең фикерегезчә, сан буенча татарлардан кала икенче халык - чувашлар.
23. Шәһәргә кергәндә язылган “Буа” сүзен сез ни өчендер “Голливуд” дип укыйсыз.
24. "Әйдә, урамда йөреп кайтабыз" дигән сүзне ишеткәч, ни өчендер күз алдына Роза Люксембург урамы килә.
25. "Свияга" ул суыткыч түгел, балык тота торган урын.
26. Ә “Тургай” – кош түгел, сәүдә комплексы.
27. Иң мөһиме – ЗD кинофильмнарның премьералары Казан белән бер көнне үткәрелә.
28. Гомумән, Буа - Җир шарының кендеге.

Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз? Буа нәрсәсе белән данлыклы?