Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала куркудан елый иде»: Әлмәттә янгын сүндерүчеләр ике кечкенә баланы коткарган

Әлмәттә ике нәни бала әниләре белән ут һәм төтен камап алган фатирда бикләнеп кала. Әгәр янгын сүндерүчеләр вакытында килеп өлгермәгән булса, моның ничегрәк беткән булуын күз алдына китерү дә куркыныч. Әлмәттә ут капкан фатирдан балаларны ничек коткарганнарын «Татар-информ»га янгын сүндерүчеләр сөйләде.

news_top_970_100
«Бала куркудан елый иде»: Әлмәттә янгын сүндерүчеләр ике кечкенә баланы коткарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Әлмәттә өч катлы йорттагы бер фатирда янгын 11 гыйнвар көнне көндез чыккан. Ут өченче каттагы фатирда чыга, ә эчтә өч һәм бер яшьлек балалары белән әни кеше бикләнеп кала.

«Без янгын урынына кузгалганда диспетчер фатирда балалар булуын әйтте. Мондый очракларда „балалар“ сүзен ишеткәч, дулкынлану хисе бермә-бер арта. Ә машина шоферы газ педаленә ныграк баса», — дип сөйләде 65нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Андрей Иванов.

Янгын кухняда башлана — суыткычка ут каба. Күршеләре беренче булып төтен исен сизеп ала һәм балалар кычкырганны ишетә. Алар шундук ут капкан фатирга ашыга һәм ишеккә шакый башлый.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут кухняда тулысынча таралган, ә фатирда суларга һава калмаган була. Хатын-кыз балалары белән подъездга чыга алмаган, шуңа күрә ул балаларын алып балконга чыга һәм ярдәмгә чакыра башлый.

Нәкъ шушы мизгелдә янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Алар ике төркемгә бүленә. Бер төркем өскә менеп ишекне ачарга һәм утны сүндерергә, ә икенчеләре баскыч куеп, ут капкан фатирдан балаларны һәм әниләрен тизрәк чыгарырга тиеш була. Баскычтан беренче булып 25 яшьлек янгын сүндерүче Турал Кирхиев менә.

«Өскә менеп җиткәч, ялангач ике баланы күрдем. Олысы бик нык елый иде, ә кечкенәсе тыныч, күрәсең, ни булганын аңлап бетермәгән», — дип сөйләде Кирхиев.

Янгын сүндерүче кулына беренче эләккән юрган һәм пледка балаларны төрә. Турал Кирхиевка бер кулы белән баскычка тотынырга, ә икенче кулына әнисеннән баланы алып астагы янгын сүндерүчеләр Андрей Ивановка һәм Максим Миңнуллинга тапшырырга туры килә. Берничә минуттан балалар иминлектә була.

Ә янгын сүндерүчеләрнең икенче өлеше өченче катка күтәрелә һәм бензорез ярдәмендә фатир ишеген ачып, эчкә үтә. Куе төтен арасында алар фатир хуҗасын күрә, аңа битлек кидертеп, өйдән алып чыгалар.

«Берәүләре хатын-кызны фатирдан алып чыкканда, икенчеләре ут капкан суыткычны сүндерде. Шуннан соң бүлмәне тагын да ныграк төтен сарды, без битлекләр киеп, фатирдан чыгып киттек», — дип исенә төшерде Кирхиев.

Турал Кирхиев балаларны янгыннан беренче мәртәбә генә коткармый икән. Ике ел элек егет ут капкан фатирдан өйдә үзләре генә калган өч баланы коткарган. Өске катта яшәүчеләр ташлаган тәмәке төпчеге балконда яткан матраска төшә. Ут бик тиз тарала — каушап калган балалар төтен баскан фатирдан үзләре генә чыга алмаган.

Кирхиев баскыч куеп балконга менә һәм төтен тулган бүлмәдә балаларны эзләп таба. Аларга битлек кидертеп, фатирдан алып чыга.

«Кичәге очрак та бик дулкынландыргыч булды, чөнки куркыныч зур иде. Барыбыз да бик борчылдык, чит балалар булмый. Баланы бик сак кына аска төшерергә тырыштык», — диде Кирхиев.

Максим Миңнуллин һәм Андрей Иванов янгында балалар булганын белгәч бик борчылуларын һәм хата җибәрүдән куркуларын әйтте. Әмма урынга килгәч курку юкка чыга, төгәл схема буенча эшлиләр һәм игътибарларын читкә юнәлтмәскә тырышалар.

«Бу янгында мондый коткаруның беренче очрагы булды. Бик борчылдым, үземнең балама да әле бер яшь тә тулмаган. Читтән карап торган кешеләрдә бу көчле тәэсир уята, ә безнең өчен гадәти эш, без моны эшләргә тиеш», — дип йомгаклады янгын сүндерүче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100