Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Рак хроник чиргә әверелә”: онокологиягә шик булганда кая барырга, нинди ысуллар белән дәваланмаска

Россиядә яман шеш белән авыручылар саны арта. Бу хаста белән бәйле уйдырмалар саны да артканнан арта бара. Яман шеш турында иң киң таралган сорауларга Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Владимир Жаворонков җавап бирде. Түләүсез медицина ярдәме, онкологияне дәвалауның иң сәер һәм нәтиҗәсез ысуллары, онкология белән авыручылар өчен социаль пакет, яман шешне кисәтү – "Татар-информ”дагы интервьюда шулар хакында.

news_top_970_100
“Рак хроник чиргә әверелә”: онокологиягә шик булганда кая барырга, нинди ысуллар белән дәваланмаска

Яман шеш очракларының 80 проценты диспансеризация вакытында, башлангыч стадиядә ачыклана

Россиядә “Онкология” диагнозы 30 көндә куела, һәм бу дөньядагы иң озын срок түгел

Яман шешкә шик туганда им-томчыларга түгел, ә терапевтка барырга кирәк

Мумие, сода һәм тылсымлы черкиләр – яман шешне дәвалауның иң сәер ысуллары. Аларның нәтиҗәле булуы дәлилләнмәгән.

Онкология белән авыручыларга Татарстанда бушлай медицина ярдәме күрсәтелә

Социаль пакеттан баш тартып, үзегезне куркыныч астына куясыз

Рухи тернәкләндерү алымы буларак психология һәм онкодиспансерда гыйбадәт бүлмәләре эшли

Татарстан онкодиспансеры Россиянең һәм Европаның әйдәп баручы хастаханәләре дәрәҗәсендә җиһазландырылган

Яман шешкә скринингны ничә яшьтән башлап ясарга кирәк?

Яман шеш очракларының 80 проценты диспансеризация вакытында башлангыч стадиядә ачыклана

- Татарстанда онкология белән авыручы ничә кеше яши?

- Ел саен Татарстанда “яман шеш” диагнозы куелган 16 300 яңа пациент ачыклана. Мондый авырулар төркеме канцер-регистрларда туплана. Бу регистрда яман шеш белән авыручы, хәзерге вакытта исән булган пациентлар теркәлә. Хәзерге вакытта регистрда 112 мең авыру исәпләнә.

- Диспансеризация узганда рак ни дәрәҗәдә еш ачыклана?

- Татарстанда диспансеризация кысаларында ел саен якынча 2400 кешедә яман шеш ачыклана. Бу республикада онкология ачыкланган пациентларның якынча 16 проценты. Диспансеризация – Россиядә ракны башлангыч стадиядә ачыклауны арттырырга ярдәм итә торган бердәнбер чара. Безнең статистика буенча, диспансеризация узганда яман шешнең 80 процент очрагы башлангыч стадиядә ачыклана. Димәк, 85 процент авыру тулысынча дәвалана ала.

Россиядә “Онкология” диагнозы 30 көндә куела, һәм бу дөньядагы иң озын срок түгел

- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология белән авыручыларны дәвалый башлау вакытын 14 көн итеп билгеләргә җыена. Сез моны ничек бәялисез?

- Чыннан да, ярдәм күрсәтү вакытын тәртипкә сала торган кануннар бар. Бу сроклар буенча, яман шешкә шик туганнан башлап махсус дәвалауга кадәр вакыт 35 көннән дә артмаска тиеш. Тик норматив документны алу һәм барысын да практикада куллану – икесе ике әйбер.

Мөгаен мин бик каршылыклы фикер әйтермен, әмма яман шешкә диагностика экстрен хәл түгел. Парадигма үзгәрә – рак хроник авыруга әверелә. Радиотерапиянең, дару терапиясенең һәм хирургиянең хәзерге торышы һәм үсеше бу халәтне хроник итеп үзгәртергә сәләтле. Монда билгеле бер тәртипне саклау мөһим, сроклар артыннан куарга кирәкми.

Әгәр дә сроклар иң төп мәсьәлә дип билгеләсәк, сыйфатлы диагностиканың кайбер өлешләре кулдан ычкынырга мөмкин дип куркам. Пациентны 30 көн дәвамында тикшерүдә без ниндидер катгый проблемалар күрмибез. Чөнки һәрвакытта да норматив срокларда билгеләнгән вакытта диагностиканы уздырып булмый. Кайвакыт бер гистология тикшеренүе дә ике атнага сузылырга мөмкин. Монда бит пыяла савыт кына карап утыру түгел, ә 7-10 көндә препаратка тирәнтен иммуногистохимик диагностика уздыру таләп ителә. Безнең өчен дөрес диагноз кую һәм пациентны дөрес итеп, мультидисциплинар рәвештә дәвалау мөһимрәк.

- Ягъни, срокларны киметкәндә сыйфат ягы да аксарга мөмкин?

- Хәзер гамәлдә булган документация идеаль модель тәкъдим итә. Монда мәгълүматлаштыру, беренчел медицина ярдәме челтәрләрен җиһазлар һәм кадрлар белән тәэмин итү буенча бар да яхшы. Әлбәттә, дөньяның бер генә илендә дә идеаль модель юк, моны да һичшиксез игътибар үзәгенә алырга кирәк.

Объектив күзлектән караганда 30 көн ул бик аз вакыт. Мин чит илләрдә һәм Сингапурның онкология үзәгендә стажировка уздым. Һәм аларда диагностика өчен күпме вакыт бирелгәне белән кызыксындым. Аларда бу өч-дүрт айга сузыла икән. Бу ил сәламәтлек саклау дәрәҗәсе буенча дөнья рейтингларында икенче яки алтынчы урынны алып тора. Һәм Япониядә дә диагнозларны ике көн эчендә генә куймыйлар.

Бу шактый озакка сузыла торган процесс, чөнки дөрес ачыкланган диагноз бик мөһим. Диагнозны 30 көндә билгеләү пациентның авыруын көчәйтә дигән сүз түгел.

Яман шешкә шик туганда им-томчыларга түгел, ә беренче чиратта терапевтка барырга кирәк

- Яман шешкә шик уянганда нәрсә эшләргә кирәк? Еш кына кешеләр куркып, каушап кала, нәрсә эшләргә икәнен аңлап җиткерми?

- Һич тә куркырга кирәкми. Пациент курыкканда ул үзенә зыян генә китерә: шәхси үзәкләргә, им-томчыларга мөрәҗәгать итә башлый.

Болай эшләргә кирәкми. Чөнки Татарстан Республикасында медицина ярдәме күрсәтүнең дәвамлы системасы эшли. Яман шешкә шиге булган пациент терапевт карамагында була. Башта терапевт аны берничә тикшеренү узарга җибәрә. Сүз уңаеннан, тикшеренү исемлеге зур түгел. Мәсәлән, ашказаны яман шеше дигән шик булса, пациент өчен биопсия белән гастроскопия, корсак куышлыгы органнарына УЗИ һәм күкрәк читлеге органнарына рентгенография ясау да җитә.

Шуннан соң пациент икенче этапка – беренчел онкология кабинетына күчә. Бу хастаханәдәге структур бүлекчә. Анда эшләүче онкологның төп бурычы - пациентка алдагы тикшеренүләрне дөрес билгеләү яки онкодиспансерга дәвалануга җибәрү.

Соңыннан пациент билгеләнгән вакытка онкология диспансерына килә. Анда аның белән онкологлар амбулатор шартларда эшли башлый. Аларның бурычы – чирне төгәл ачыклау.

Диагноз куелгач, тагын бер мөһим этап уза – консилиум җыела. Әлеге яңалык Россиядә 2019 елда барлыкка килде. Хәзер пациентны дәвалауны элекке кебек бер хирург яки хастаханә табибы түгел, ә өч табиб: онколог-хирург, онколог-химиотерапевт һәм радиотерапевт билгели. Алар бергәләп план төзи. Пациентны ничек дәваларга икәнен, беренче этапта химиотерапия яки хирургия кирәклеген, икенче этапка күчү өчен аның ничә химиотерапия курсы узарга тиешлеген билгелиләр.

Бу ни өчен эшләнә? Хәзер медицина шулкадәр тиз үсә, алга бара, хәтта табиблар һәр өлкәдә дә бер тигез дәрәҗәдә укымышлы белгечләр булырга өлгерә дә алмый. Химиотерапевтларда һәрдаим дәвалауның яңа схемалары эшләнә, терапиягә карата күрсәткечләр арта һәм башкалар. Радиотерапевтларда да шуңа охшаш хәл. Һәрберсенең үз алымы. Бер генә табибның дөрес тактика билгели алмавын аңлыйбыз. Бу бөтенләй дөрес түгел, шуңа күрә без эш форматын үзгәрттек һәм бездә консилиумнар эшли.

- Консилиум вакытында табиблар диагноз куя алмаска яки дәвалау буенча уртак фикергә килә алмаска мөмкинме?

- Юк, илкүләмендә кабул ителгән киңәшләр бар һәм эш шуларга нигезләнә. Әлбәттә, барлык пациентларның да стандарт була алмавын, аларның бу киңәшләргә туры килмәвен дә без яхшы аңлыйбыз. Консилиумнар шуның өчен кирәк тә инде. Пациент консилиумнан барыбер дәвалауның төгәл билгеләнгән тактикасы белән чыга.

Мумие, сода һәм тылсымлы черкиләр – яман шешне дәвалауның сәер ысуллары. Аларның нәтиҗәле булуы дәлилләнмәгән

- Кешеләр әле һаман да “ракны йоктырып була” дигән уйдырмаларга ышана һәм күрәзәчеләрдән, им-томчылардан дәва эзли. Сезнеңчә бу нәрсә белән бәйле? Гомуми кулланышта онкология турында мәгълүмат җитәрлекме?

- Белем бервакытта да җитәрлек булмый, бу ап-ачык әйбер. Сез дөрес әйтәсез: соңгы бер-ике елда без медицинага охшаган дәвалау ысулларының бик нык артуын күзәтәбез. Бу кешеләрнең “яман шеш” диагнозы куелгач, үзләре өчен мөмкин булган дәвалану төрләрен эзләү белән бәйле. Әгәр традицион булмаган медицина төрләренә ихтыяҗ булмаса, алар Интернетта ул кадәр үк популяр булмас та иде.

Безнең бурыч – дәлилләнгән медицина принципларына таянып, югары дәрәҗәдә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү. Кызганычка, традицион булмаган дәвалау төрләренең нәтиҗәле булуына карата нинди дә булса дәлилләр базасы юк.

Бу тема буенча да халык белән ныклап эшлибез, алар белән гел контактта булырга, “беренче чиратта традицион юлдан барырга” кирәклеген аңлатырга тырышабыз. Әгәр пациент традицион булмаган медицина белән дәваланырга тели икән инде һәм ул онкология диспансерында дәвалау ысулларын кулланганда зыян салмаса, без каршы түгел. Ләкин традицион медицина “урынына” булмаска тиеш.

- Сезгә очраган иң сәер дәвалау ысуллары нинди булды?

- Алар гаять күп. Мумиедән башлап сода куллануга кадәр. Имеш ниндидер тылсымлы черкиләр бар һәм алар онкологияне дәвалый икән. Шулай ук им-томчыларның онкология авырулары өчен өшкерү алымнары бар. Боларны без адым саен очратып торабыз. Шушы дәвалау ысулларын ишеткәч, кешенең фантазиясе никадәр бай булуга таң каласың.

Онкология белән авыручыларга Татарстанда бушлай медицина ярдәме күрсәтелә

- Еш кына интернетта һәм телевизорда онкология белән авыручыларның акча җыю тарихлары сөйләнә. Онкология булганда ярдәм алу өчен, чыннан да кредитлар алырга, фатирларны залогка салырга кирәкме?

- Бу - уйдырма. Һәм без Татарстан Республикасының бушка ярдәм күрсәтә торган онкология хезмәтен төрлечә танытырга телибез. Пациент бернәрсә өчен дә түләргә тиеш түгел. Ә икенче яктан караганда, монда бер әйбер бар. Ел саен күп күләмдә дарулар барлыкка килә һәм алар Россиядә берничек тә теркәлмәгән. Шундый-шундый дару барлыгын кешеләр интернатта мәгълүмат укып, күреп белә. Ә ул даруларның Россиядә теркәлү таныклыклары юк. Кешеләр үзләре һәм туганнары өчен яхшыракны тели һәм шушы даруларны ала. Әмма киңәшләрдә күрсәтелгән дәвалау төрләре гомер өчен әһәмиятле дәвалаулар исемлегенә керә, алар бушлай тәкъдим ителә.

- Онкология белән авыручылар өчен безнең республикада нинди бушлай хезмәтләр күрсәтелә?

- Татарстанда онкология белән авыручылар өчен тулысынча түләүле хезмәтләр юк. Әмма кайбер нәрсәләр турында ачыктан ачык сөйләргә кирәк. Мәсәлән, пациент көтәргә теләми ди. Без дәүләт гарантиясе программалары кысаларында эшлибез. Әлбәттә дәүләт секундында ук ярдәм күрсәтүне тәэмин итә алмый. Бу бөтен дөнья буенча нормаль күренеш. Дәүләт хисабына бер көн эчендә тулысынча чек-ап ясау бер җирдә дә кабул ителмәгән. Мәсәлән, УЗИга чират – ике атна. Пациент көтәргә теләми һәм бүген үк УЗИ ясатырга тели. Ул шәхси үзәкләргә бара һәм шушы хезмәт өчен түли. Гәрчә, аңа бу хезмәтне бушлай күрсәтергә әзер булсалар да.

Социаль пакеттан баш тартып, үзегезне куркыныч астына куясыз

- Яман шеш белән авыручылар өчен булган социаль пакетлар турында нәрсә әйтә аласыз? Алардан мәгънәсе бармы һәм алардан баш тарту отышлымы?

- Нәрсә ул социаль пакет? Бу - бушлай дарулар алу мөмкинлеге. Гражданинны сайлау алдына куялар дияргә була: яки ул ай саен зур булмаган суммада акча алып бара (800 сумнан аз гына артык) яки дарулар белән дәвалаган өчен акча түлисе булудан үзен иминиятләштерә. Социаль пакеттан баш тарту – халыкның сәламәтлеген саклауда әһәмиятле момент. Кеше социаль пакеттан баш тартып, үзенә куркыныч астына куя.

Аңлыйм, бу чагыштыру бик үк дөрес тә түгелдер, әмма бу иминиятләштерелмәгән машина да йөрү белән бер. Бу очракта аңлы рәвештә без барлык куркынычларны үзебезгә алабыз. Әгәр машина авариягә очрый икән, ремонт өчен үзебезгә түләргә кирәклеген аңлыйбыз. Нишләптер машинага кагылышлы булганда, кешеләр иминиятләштерә һәм моны кирәкле әйбер дип кабул итә. Ә үзләренә килгәндә исә, еш кына социаль пакеттан баш тарталар. Нинди дә булса чир табылса, критик момент барлыкка килә. Бу инде җитди нәрсә, чөнки онкология белән авыручы кешене дәвалау берничә миллион сумга җитәргә мөмкин.

Заманча дарулар индустриясе елдан-ел кыйммәтрәк дарулар чыгара. Халыкара дәрәҗәдәге мәкаләләрдә күренгәнчә, яман шеш белән авыручы пациентларны дәвалау бәясе ел саен 6-9 процентка арта. Бу бик зур саннар. Һәм дөньядагы бер генә икътисади система да моның белән нәрсә эшләргә икәнен белми. Әмма дәүләт кайбер вазифаларны үз кулына алды. Һәм “Бушлай дарулар белән тәэмин итү буенча үз бурычларыбызны үтәрбез, бары тик аны алу мөмкинлегеннән баш тармагыз”, ди. Бу эш башкарыла. Әмма пациентның яки сәламәт гражданинның үз сәламәтлеген иминиятләштерүдән баш тартуын аңламыйм һәм беркайчан да аңламаячакмын.

Өстәвенә, кызыклы гына статистика да бар. Бездә 113 мең пациент исәптә тора. Алар арасыннан 46 мең авыру федераль ташлама алырга мөмкин. Аларның 41 проценты социаль хезмәтләр пакетыннан баш тартты. Еш кына бу ремиссия стадиясендәге кешеләр. Аларны дәвалаганнар, алар үзләрен бер-ике ел эчендә яхшы хис итә. Чир кире кайтмый һәм шул вакытта кешеләр социаль пакеттан баш тартырга һәм 800 сум тирәсе акча алырга мөмкин дип уйлый башлый.

Онкология систематик авыру булуы белән дә куркыныч. Ракка карата рецидив яки авыруның көчәюе дигән төшенчә кулланыла. Яман шеш булган пациентларда рецидив куркынычы бар. Мондый хәл килеп чыга икән, дарудан баш тарткан пациентдиспансерда дару терапиясе таләп итә башлый. Ә без, кызганычка, моңа бара алмыйбыз. Чөнки законы шундый – кеше бөтен рискларны үзенә алган.

Әлбәттә, без бу юлның дөрес түгеллеген пациентларга аңлатырга тырышабыз. Мин онкология белән авыручыларны күздә тотам. Ә сәламәт кешеләргә килгәндә, аларның мантыйгын аңлый алмыйм: хәзерге икътисади шартларда аена 800 сум акча сәламәтлеккә янаган потенциаль зыянны алыштыра алмый. Бу минем шәхси фикер, кемдер минем белән килешмәскә дә мөмкин. Әмма социаль пакеттан баш тартырга кирәкми, бу көн кебек ачык.

- Соцпакетлардан баш тартуның бер сәбәбе – анда бары тик безнең илдә җитештерелгән дарулар гына каралган. Ә кайбер пациентлар аларны тиешле нәтиҗә бирми дип саный. Эксперт буларак сезнең фикер нинди, үзебездә җитештерелгән дарулар чит илнекеләргә конкурент була аламы?

- Нәтиҗәлелек буенча юк. Әйдәгез сорауны болайрак куйыйк. Соңгы биш елда дәүләт фармацевтика сәнәгатен җайга салу өчен зур көч куя. Бу стратегик карар һәм ул илнең мәнфәгатьләрен яклауга кагыла. Даруларны чит илдән кайтаруга өметләнмичә, үзебезнекеләрне ясау мөмкинлеге бар. Илебездәге фармация өлкәсенең елдан-ел камилләшә баруын күрәбез. Әгәр бу мәсьәләнең актуальлеге турында берничә ел элек сораган булсагыз, мөгаен мин сезнең белән килешкән булыр идем.

Хәзер Россиянең үзенең фармгигантлары барлыкка килде һәм барлык тиешле сертификация һәм тикшерү этапларын уза. Илдә бу өлкәне бик нык контрольдә тоталар. Нәтиҗәлелеге исбатланмаган дарулар базарга чыгарылмый. Кулланылышка чыгару алдыннан теләсә кайсы препарат бик күп клиник тикшеренүләр уза. Бездә әлеге клиник тикшеренүләр нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән препарат һәм аның чит ил аналогының бик нык аерылуы турында мәгълүмат юк.

- Соцпакеттан баш тартканнан соң аны ничек кире алып була? Теләсә кайсы вакыттамы?

- Әлеге карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Халык соцпакетлардан баш тармасын өчен, без диспансерда җитди эш алып барабыз. Мәсәлән, кеше октябрьдә соцпакеттан баш тарта, ә гыйнварда авырып китә. Бездә дистәләгән шушындый очрак булды. Һәм кеше үзенең киләсе елга кадәр дарулар алу мөмкинлеге булмавын аңлый.

Рухи тернәкләндерү алымы буларак психология һәм онкодиспансерда гыйбадәт бүлмәләре

- Бер ел элек мин Санкт-Петербургта яшәүче онколог-хирург Андрей Павленко тарихын белдем. Ул үзендә ашказаны яман шеше тапкан. Пациент ролендә буларак, ул онкология белән авыручыларга һәм аларның туганнарына психологик ярдәм күрсәтүгә аз игътибар бирелүен аңлаган. Чыннан да мондый проблема бармы?

- Андрей Николаевич Павленко белән без таныш һәм шәхсән үзем моның белән бик горурланам. Ул безгә Татарстанга килде, конференцияләрдә катнашты, Әлмәт, Түбән Камадагы табиблар белән сөйләште. Ул күтәргән мәсьәлә чыннан да бик дөрес. Әмма без Татарстанда бу мәсьәлә берничә юнәлештә үсеш алган дип курыкмыйча әйтә алабыз. Беренчедән, бездә күп еллар инде күчмә паллиатив хезмәт эшли. Казанда дүртенче стадия рак белән авыручыларга ярдәм итә торган сигез бригада көн саен эшли. Мондый бригадалар составында һичшиксез психолог була, ул пациентларга ярдәм итә, аларны җайлый-көйли. Казаннан тыш мондый бригадалар Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чаллыда да бар.

Икенчесе, бездә бер елдан артык инде тернәкләндерү бүлеге эшли. Тернәкләнү ул операциядән соң яхшы физик формага кайту гына түгел, ә менталь һәм рухи савыгу да. Монда без шушы бүлектәге психологлар белән бергә эшлибез.

Ике ел элек гыйбадәт бүлмәләре ачтык. Диспансер пациентлары белән рухи әңгәмәләр алып барыла. Онкология белән авыручыларга рухи ярдәм күрсәтү актуаль мәсьәлә. Татарстанда, аерым алганда Казанда моның белән яхшы гына шөгыльләнәләр. Ләкин без моның беркайчан да җитәрлек булмаячагын аңлыйбыз.

Яман шеш белән авыручы барлык пациентларга да психологик ярдәм күрсәтү онкология хезмәтенең хәленнән килми. Әмма без пациентка уңайлы булган экосистема булдырырга омтылырга тиеш. Бу бик принципиаль мизгел, шуңа күрә без соңгы вакытларда хастаханәләрнең эчке ягын башкачарак бизи башладык. “Ап-ак түшәмнәр – ап-ак диварлар” дигән стереотип булмасын иде. Онкодиспансерда пациент кирәкле бөтен әйбер белән дә тәэмин ителергә тиеш, аның туганнары нәрсәдер сатып алу өчен кибетләргә йөрерлек булмасын. Без пациентларга яраклаштырылган экосистема төзүгә таба барабыз. Шул вакытта, пациентларга шартлар булдырып, без аларның психологик халәтен контрольдә тотабыз дип әйтә алачакбыз.

Татарстан онкодиспансеры Россиянең һәм Европаның әйдәп баручы хастаханәләре дәрәҗәсендә җиһазландырылган

- Онкодиспансер турында сөйләсәгез иде. Безнең белгечләр башка төбәкләрдәге коллегаларын нәрсәләр буенча уздыра?

Һәрбер бүлекчә – җитди профессионаллар командасы. Алар иң заманча, алдынгы ысулларны куллана. Онкодиспансер Россиянең һәм Европаның әйдәп баручы хастаханәләре дәрәҗәсендә җиһазландырылган. Безгә Европадагы коллегаларыбыз килгәч, мәсәлән алар операция бүлмәләренең яки нурланыш терапиясе бүлекләренең җиһазланышында бернинди дә аерма күрми.

Без үзебезнең маммология һәм пластик хирургия бүлеге белән горурланабыз. Безнең белгечләр фәнгә билгеле булган барлык вариантларны эшли ала. Әйтик, сөт бизе яман шешен операция белән дәвалауны да, сөт бизе пластикасын да башкара алалар. Хатын-кыз өчен операция ясау гына түгел, аның кабаттан чәчәк атуы, балкуы бик мөһим. Аның тышкы кыяфәте үз-үзендә шикләнергә, ышанычын бетерүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Безнең маммологлар илдәге иң яхшы белгечләр өчлегенә керә дип саныйбыз.

Үңәчкә операцияләр ясау бүлегебез бик көчле. Бу Михаил Семенович Сигал мәктәбе вәкилләре. Казандагы бу онкология мәктәбенең нәкъ шушындый патологияләрне дәвалау буенча бик зур тәҗрибәсе бар. Без үңәчкә операцияләр ясау буенча Идел буенда күп еллар дәвамында бердәнбер үзәк булдык.

Онкодиспансер белгечләре ашказаны-эчәк тракты, онкогинекология патологияләре вакытында эндоскопик операцияләр ясау күнекмәләрен искиткеч дәрәҗәдә белә. Мондый күнекмәләр операцияләрдән соң пациентларның тормыш сыйфатын шактый яхшырта.

Яман шешкә скринингны ничә яшьтән ясый башларга кирәк?

- Яман шеш барлыкка килмәсен өчен сәламәт кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк? Үз-үзеңне ничек тә булса саклап буламы?

- Без халыкка яман шеш авырулары барлыкка килүне киметергә ярдәм итә торган киңәшләрне тотарга куша алабыз. 2016 елдан башлап Татарстанда “Образование против новообразований” дип аталган мәгълүмати кампания эшли. Бу халык арасына сәламәт тормыш рәвеше элементларын кертеп җибәрү. Алар дәлилләнгән медицинага нигезләнеп авыруларны киметә ала. Мәсәлән, бер үрнәк: 11:00 – 16:00 сәгатьләр аралыгында кояшта кызынырга ярамый. Әгәр даими кызынудан туктасаң, тире меланомасы барлыкка килү куркынычы шактый кими.

Профилактиканың икенче төре – скрининг ясау. Төгәл билгеләгән яшь аралары бар, шушы яшьләрдә скрининг ясатырга кирәк. Без Татарстанда аналык муентыгы яман шешенә, сөт бизе яман шешенә, ашказаны-эчәклек тракты яман шешенә, мәни бизе яман шешенә скрининг ясыйбыз. 

Һәр ысулның үзенең яшь аралыгы бар. 20 яшьлек кызларны маммографиягә чакыруның мәгънәсе юк. Чөнки аларда яман шеш табу ихтималы нульгә тигез. Моны 45-50 яшьләрдә эшләргә кирәк. Яшерен кан табу өчен тизәк анализын 45-50 яшьләрдә елына бер-ике тапкыр бирергә кирәк. Аналык муентыгы яман шешен ачыклау өчен цитологик мазокны 18 яшьтән башлап гинекологка һәр барган саен алырга кирәк. Болар - үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган ысуллар.

Ә дәүләт ягыннан караганда инде, тикшерү ысулының бәясен һәм аның нәтиҗәлелеген чагыштырып карарга кирәк. Яман шеш очракларын тиешле күләмдә ачыкларга ярдәм итми торган алымнарга акча туздыру дөрес түгел. Тәңкәнең икенче ягы да бар әле. Әллә никадәр шәхси үзәкләр бар, аларның “скрининг” терминын кулланып, нәрсә тәкъдим иткәннәре дә билгесез. Шартлы итеп әйткәндә, яман шешкә скрининг ясаган кебек бөтен гәүдәгә КТ (компьютер томографиясе – ред.) ясыйлар. Бу скрининг түгел, бу бары тик диагностиканың бер төре генә. Монда халык белән эшләү бик мөһим. Иң соңгы модалы тикшерү ысулы кешедә рак юклыгын һәрвакытта да дөрес билгели дигән сүз түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100