Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы бердәнбер барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән: ничек, кайда, ничә сум?

Казанның Идел ярындагы Иске Аракчино урамында «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» - егермеләп гөмбәзе һәм егермеләп залы булган бина бер дә кешесез тормый. Мондый үзенчәлекле биналар башка бер җирдә дә юк. «Интертат» өчен гыйбадәтханәдә экскурсия оештырдылар.

news_top_970_100
Дөньядагы бердәнбер барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән: ничек, кайда, ничә сум?
Салават Камалетдинов

«Аллаһ — бер»

Әлеге үзенчәлекле берничә катлы бинаны «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» дип тә, «Галәм гыйбадәтханәсе» дип тә, «Халыкара рухи бердәмлек мәдәни үзәге» дип тә атыйлар. Туристлардан, килгән кешеләрдән җыелган акчалар — барысы да шушы бинаның төзелешенә китә. Гыйбадәтханә бары тик иганә акчасына төзелгән. Ул Илдар Ханов мирасчыларының шәхси бинасы.

Гыйбадәтханәнең җитәкчесе һәм төзүчесе танылган рәссам, архитектор һәм скульптур Илдар Ханов. Ул аңа 1992 елда нигез сала, чынлап торып төзелеш эшләре 1994 елда башлана, 19 ел дәвам итә. 2013 елда Илдар Ханов вафат булгач, гыйбадәтханәне төзү эшләре туктатыла.

2017дә анда янгын чыгып, күп кенә кул эшләре, бүлмәләр, гөмбәзләр янып бетә. Янгын махсус оештырылган дип фаразлана. Илдар Ханов үлгәч, аның ярдәмчесе - прораб Мансур Зиннәтов белән мирасчылар арасында ызгыш чыга. Мансур Зиннәтов бина төзелешенә зур көч керттем, шуңа мин хуҗа булырга тиеш ди, кешеләрне кертмәячәген белдерә. Бинаның бурычлары җыела башлый. Ул үзен дә, бинаны да яндырачагы белән куркыта, дөрестән дә бинада янгын чыга һәм Мансур Зиннәтов шул янгында һәлак була. Әмма никадәр генә каршылыклар булуга карамастан, бинаның хуҗасы булырга дәгъва итүчеләр үзара килешә ала, ремонттан соң анда кабат туристлар килеп йөри башлый.

Хәзерге көндә бинаны төзекләндерү эше белән Илдар Хановның бертуган энесе Илгиз Ханов шөгыльләнә. «Аллаһ — бер. Аллаһ бөтен җирдә дә Аллаһ», — ди хуҗа гыйбадәтханәнең идеясе турында.

Иске Аракчино урамында урнашкан 4 нче санлы гадәти генә йорт була бу. Туган-үскән йортлары нигезендә 1992 елны гыйбадәтханә төзи башлый Илдар Ханов. Хәзерге гыйбадәтханәнең кайбер өлешләре шул чордагы йортның диварлары.

Гыйбадәтханәне төзү уе да кызык рәвештә килә аңа — дәвалау сәләте булган Илдар медитация вакытында Иисусны күрдем, дип әйтә.

— 1940 елның 3 ноябрендә туа Илдар Ханов, өч яшендә клиник үлем кичерә. Аны чынлап торып күмә язалар, гәүдәсен салкынга да чыгаралар. Тик ул кайта. «Өч көн буе Иисусның кулларында утырдым. Ул үзе килде», — дип сөйли иде Илдар Ханов. Ул аңа җәннәт белән җәһәннәмнең нәрсә икәнен сөйләгән. Аннан инде ул көч, сәләт белән уяна, дәвалау сәләте белән.

Илдар исән чакта аның янына дәваланырга килергә дип чиратлар тезелә торган иде, аның дәвалау сессиясенә эләгергә теләүчеләр күп иде.

Илле елдан соң Илдар янына Иисус тагын бер кат килә, бу юлы медитация вакытында. Һәм төгәл эш куша: иртәнге алтыда тор, кулына көрәк ал да, гыйбадәтханә төзи башла, аны «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» дип атарсың, ул гыйбадәтханә кешеләрне диннәр буенча берләштерсен дип әйтә, — дип сөйләде гыйбадәтханәдә эшләүче Маргарита.

Борынгы диннәр залы

Беренче зал борынгы диннәргә багышланган. Зороастризм — кояш культы, Тәңрелек — зәңгәр күк культы, славяннарда — күп Аллалык. Чыңгызханның гербы, борынгы руннар, славяннарның Велес белән Хирон Аллаларының символлары.

«Ә хакыйкать — ул берәү генә, шулай булып калачак та. Ә диннәр — ул шушы хакыйкатьтә илтүче юллар. Бары тик алар төрле вакытта, төрле кешеләр аша һәм төрле телләрдә бирелгән», — дип сөйли Маргарита.

Яшерен җәмгыятьләр залы

Киләсе залда гади авыл малаеның Советлар Союзында танылган рәссам булуы турында фильм күрсәтелә. Бу зал "яшерен җәмгыятьләр залы" дип атала, төрле яшерен җәмгыятьләрнең символлары белән бизәлә. Мәсәлән, биредә розенкрей, масон, мальта ордены җәмгыятьләре элементларын күрергә була.

Православие залы

Православие залы төрле размердагы, төрле төстәге, төрле графикадагы иконалар белән әйләндереп алынган. Илгиз Ханов үзе дә данлыклы икона ясаучы буларак танылган кеше. Аның Мәскәүдә икона язу буенча мәктәбе дә була. Гыйбадәтханә белән ныклап шөгыльләнә башлагач, аңа мәктәбен калдырырга туры килә. Үз тормыш юлында ул 89 иконастас язган.

Хановның агачтан кисеп ясалган, кулдан язылган, мозаика техникасы белән эшләнгән иконалары булган.

Шушы ук залда иудаизм символы да урнаштырылган, чөнки иудаизм диненә багышланган аерым зал әле әзер түгел. Алты таҗлы «Давид йолдызы» һәм җиде шәмле «Менора» да бар.

Гыйбадәтханәдә тагын бер кечкенәрәк православие бүлмәсе дә бар. Аңа өч ишек аша кереп була. Беренчесе аша иелеп керергә кирәк, анысы "ярлы ишек". Икенчесе — төз атлап керә торган "бай ишек". Өченчесе — күз белән генә кереп була торган ишек — дөресрәге дивардагы тишек. Курыксаң, кермичә генә карар өчен. Кеше үзе теләгән ишектән керә ала. Ә эчтә көзге идән һәм көзге түшәм. Диварларда — иконалар. 

Мисыр залы

Борынгы Мисыр дине безнең эрага кадәр 6 гасырлардан башланып, безнең эраның 1 гасырына кадәр дәвам иткән. Борынгы Мисыр цивилизациясе тарихта үзенчәлекле урын алган, гыйбадәтханәдә шундый аерым зал бар. Залның эче Мисыр пирамидаларын хәтерләтә, чөнки бөтен дивар буйлап шул чордагы рәсемнәр төшерелгән. Алар төсле һәм күбесе мозаикадан эшләнелгән. Залга кергәндә Нефертити патшабикә белән скарабей коңгызы каршы ала. Диварларда күз рәсемнәрен («глаз Гора») күпләп очратырга була.

Шул ук залда почмактагы пыяла шкафта йөзекләр тезелеп тора. Көмеш йөзекләрнең бер үзенчәлеге бар — аларның ташы Мисыр пирамидаларыныкы кебек — очлы ягы өскә карап тора. Гадәттә, кашның очлы ягын аска каратып куялар, ә монда — киресенчә. Һәр ташта көчле энергия бар дип әйтәләр — Омск шәһәре янында табылучы «Окуневский крисстал» дигән таш икән ул. Йөзекләрне кулга алып "тыңларга" да, сатып алырга да була.

Татар залы

Ислам диненә багышланган залны татарларга багышланган дияргә дә була. Ул бөтенләй мәчетне хәтерләтми. Монда мөнбәр юк, намазлыклар идәнгә тезелеп куелмаган. Гомумән, гыйбадәтханәдә дини ритуаллар уздырылмый, бу табыну урыны түгел. «Барлык диннәр гыйбадәтханәсен» сәнгать галереясы итеп карасак, дөресрәк тә була торгандыр.

Татар залының диварларында хатын-кыз рәсемнәре күп. Икона стилендә ясалган картиналардагы кызларның йөзләре — Сөембикәнеке, күзләре — Хановларның әниләре Әсма апаныкы икән.

Бер почмакта шамаил, намазлык, Коръән урнаштырылган. Икенче өстәлдә — татар киеменә киендерелгән курчаклар. Ә фонда татар көйләре уйный. Мәсәлән, без йөргәндә Динә Гарипова «Былбылым» җыры яңгырый иде.

Шушы залда Казаннан Гөлнара Гыйлфанованы очраттым. Ул Первоуральсктан килгән кунакларына Казанның кызыклы урыннарын күрсәтергә алып килгән булган.

— Беренче тапкыр алты ел тирәсе элек булганмындыр. Ул чакта заллар ачык түгел, без тыштан гына карап йөргән идек. Уралдан кайткан кунакларыбызны да алып килдек. Бик кызыклы җир. Кыскача гына мәгълүмат та бирелгән. Хуҗалары үзләре дә сәнгать кешеләре булгач, тагын да кызык. Монда барысы да шундый якты, төсле. Иң яхшы тәэсирләр генә калдырды бу урын. Мәскәүдә юк, Петербургта юк, ә без дә бар, — дип сөйләде ул.

Католиклар залы

Католицизм диненә багышланган зал башкаларыннан аерылып тора. Беренчедән, бу залда урындыклар, балкон һәм сәхнә бар. Чит ил киноларында, гадәттә, католикларның чиркәүләрен шулай итеп күрсәтәләр. Икенчедән, түшәм бөтенләй башка төрле. Һәр миллиметры үзенчәлекле итеп ясалган тулы бер сәнгать әсәре ул түшәм.

Кызганыч, бу зал янгын вакытында бераз зыян күрә. Бөтен нәрсә агачтан — идәннәр дә, урындыклыр да, башка җиһазлар да агачтан булган шул, әмма бәхеткә алар исән калган. Идәндәге линолиумда янгынның эзләре әле дә күренештереп тора. Менә могҗиза.

Буддистлар залы

Буддизмга багышланган зал әле эшләнеп кенә килә. Түшәмнәре тәмам, диварлары һәм идәне генә әзер түгел әле. Тәрәзә кырыйларын сырлап-сырлап буяп яталар. Тоттың да, капка баганасы буяган кебек, дөбер-шатыр сыладың түгел шул бу. Ипләп кенә, тиешле миллиметрына тиешле буяуны буяп кына утыра торган эш. Сәнгать бит, нишләтәсең инде.

Буддистлар залыннан бакча ягына чыгып була. Урам яктан күренмәгән гөмбәзләрне бу яктан рәхәтләнеп күзәтеп була. Дөрес, бакча дигәнендә чүп үләннәре күбрәк инде.

— Гаҗәеп урын. Тизрәк төзелеп бетсен, матур итеп урнаштырылсын иде. Гыйбадәтханә тирәли чүп үләннәре дә булмасаҺ Без беренче тапкыр Казанда. «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” нә барып карагыз дигәч килдек. Чүп үләннәре генә бераз кәефне төшерә. Ә болай бит матур, — дип сөйләде Дондагы Ростов шәһәреннән килгән кунаклар да. 

Анысына гына күз йомарга була. Ни дисәк тә, җир йөзендәге бердәнбер барлык диннәрне бергә туплый торган гыйбадәтханә ич бу. Шуңа өстәп, Дәүләт объекты да түгел. Өлгермиләрдер.

Буддизмга багышланган икенче бер залда йога буенча остаханәләр үтә. Йоганы 73 яшьлек Илгиз Ханов үзе үткәрә. Гомеренең 55 елын ул йога белән шөгыльләнә икән. Шул ук бүлмәдә янгында бер җире дә зыян күрмәгән Будда сыны тора. Кешеләр Будданың тезен сыйпап, теләк әйтеп китәләр. Шунда ук кадакларда да басып торып була.

Гыйбадәтханә — тулы бер сәнгать галереясы

Диннәргә багышланган заллар арасында сәнгатькә генә багышланган залларны да күрергә була. Мәсәлән, берсендә абыйлы-энеле Хановларның Чаллы шәһәрендә эшләгән хезмәтләре күрсәтелгән. Сүз уңаеннан, Чаллының Муса Җәлил проспектында урнашкан «Ватан-Ана» монументы да аларның иҗат җимеше.

Һәрбер залда күргәзмәләр үтә. Ни дисәк тә, хуҗалары рәссамнар бит. Мәсәлән, бер зал тулаем Илдар Хановның күләмле эшләренә багышланган. Монда «Хиросимо Нагасаки», «Хиросимо — 2», «Апокалипсис» дип аталучы рәсемнәрне күрергә була. Кубизм юнәлеше белән эшләнгәннәр. Дөнья барлыкка килү турындагы сәнгать әсәре күләме буенча иң зурларның берсе. Гаҗәп - янгында әлеге полотноның сугышка багышланган өлеше генә зыян күрә. Ул өлешне Илгиз Ханов яңадан ясаган.

Икенче бер зал кеше рәсемнәреннән тора. Монда төп игътибар — күзгә, ягъни карашка юнәлдерелгән. Үл бүлмәгә керүгә берьюлы берничә дистә төрле-төрле караш тоясың. Икенче бер зал балаларның рәсемнәреннән тора.

Тагын бер бүлмә — аерым остаханә. Өстәлләре дә, кирәкле материаллары да, буяулары да, мозаикалары да — барысы да бар. Рәхәтләнеп, сәнгать йортында сәнгать белән шөгыльләнеп кайтып була. Гөсләдә дә уйнарга өйрәтәләр әле монда.

Әле гыйбадәтханә территориясендә чишмә дә бар. Чишмә суын кулердан алып та эчеп була.

Бинада һәр нәрсә үзенчәлекле. Менә баскычларны гына алыйк. Аларның барысы да бик текәз. Ә берсенә менгәндә дә, төшкәндә дә башта уйларга кирәк. Уйламыйча, карамыйча гына менеп яки төшеп китсәң, мәтәлеп китүең бар. Хезмәткәрләре әйтмешли, монда бар нәрсә дә аек акыл һәм тулы аң турында. Дин мәсьәләсе дә, шул ук баскыч мәсьәләсе дә.

— Мин үзем Казанныкы. Тик инде егерме ел Казанда булганым юк иде. Шундый үзгәргән, менә хәзер Казаным белән яңадан танышып йөрим. Монда миңа барысы да ошый. Искиткеч картиналар. Менә Высоцкий бөтенләй үзе утырган кебек, — дип үзенең хис хис-кичерешләре белән уртаклашты турист буларак килгән Елена. 

Илгиз Ханов: «Дошманнар бик күп»

2017 елны янгын нәтиҗәләрен Илгиз Ханов әле һаман да бетерә алмый. Ремонт бара, шуңа өстәп, бинаның икенче ягын төзү эшләре башланып киткән. Икенче өлеш дигәне тулаем татар һәм мөселман культурасына багышланган булачак. Проектның авторы да, җитәкчесе дә Илгиз Ханов үзе.

Татар культурасына багышланган бу якта берничә этаж, дистәләгән бүлмә, зур гөмбәз күтәрү күздә тотыла. «Татарның Тадж махалы, Бохарасы булачак бу. Гөмбәздә Аллаһның 99 исеме язылган булачак. Күп илләрдә булдым мин. Бу дөньяның сигезенче могҗизасы булачак. Татар теле бетә, үлә, чөнки татарча беркем дә сөйләшми. Мин татар нәселенең барлыгын һәм булганын күрсәтергә телим. Чөнки милли үзаң хисе булырга тиеш. Ансыз бернәрсә дә булмый», — ди, Илгиз Ханов. Тик акча ягы гына кыса.

— Беркем дә булышмый, бөтен җирдә дошманнар, кара йөрәкләр, комачаулыйлар гына. «Пусть моя корова сдохнет, чем у соседа будет две», — дип әйтәләр руслар. Монда да шундый тормыш. Бик көнләшәләр. Дошманнар бик күп. Динара бәрелешләр бик начар нәрсә.

Ташлар җыям, тырышам, эшлим. Кирпич эзлим. Сугышам. Дөрсесен әйткәндә акча бик юк. Бөтен дөньядан килә кеше, ничек матур, ничек әйбәт дип елап китәләр. Себердән күп киләләр. Бик матур ясалган бит. Аннары монда күп мәхәббәт салынган. Илдар башлады, мин бу эшне бетерергә тиеш. Бу минеке генә түгел бит, бу Казанныкы, Татарстанныкы. Бөтен дөньядан килә кеше. Миңа Алла куәт бирә, шуңа эшлим. Өстән карап тора «Сабыр ит», ди. Татарстанның булышмавы — оят. Миңа күп калмаган, бу эшне бетерергә кирәк, — дип сөйләде Илгиз Ханов. 

Ничек, кайда, ничә сум?

Казан үзәгеннән унбиш чакрымда, Идел елгасының ярында урнашкан дөньяның сигезенче могҗизасы шундыйрак хәлдә яшәп ята. Динара бәрелешләр булмасын, кешеләр берләшсен дип башланган эш хәзерге көндә дә шул девиз белән алга барырга тырыша. Казанның үзенчәлекле урыны булган бу гыйбадәтханәгә кеше чыннан да бик күп йөри. Дөньядагы бердәнбер барлык диннәр гыйбадәтханәсе сәнгать могҗизасы дип атасак та буладыр. Кеше бирегә дини мотивлар белән генә түгел, сәнгать әсәрләрен күрер өчен дә килә. Һәр миллиметры үзе бер сәнгать әсәрен хәтерләтүче бинаның ишекләре һәрвакыт ачык. 

Сүз уңаеннан, гыйбадәтханәгә керү нибары йөз сум. Ун яше тулмаган балаларга — бушлай. Гыйбадәтханәнең эче буйлап экскурсия — биш йөз сум, эче һәм тышы буйлап — җиде йөз. Гыйбадәтханә иртәнге сигездән кичке сигезгә хәтле эшли. 

Иске Аракчино урамында урнашкан гыйбадәтханәгә 2 нче һәм 45 нче номерлы автобуслар йөри. Шулай тимер юл белән «Иске Аракчино» станциясендә төшеп калып, ун минутлап җәяү барып та була. 



Галерея: Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100