Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан кою, кеше үтерү — бөтен кешелекне үтерүгә тиң»

Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Казандагы 175 нче мәктәптә атышта һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

news_top_970_100
«Кан кою, кеше үтерү — бөтен кешелекне үтерүгә тиң»
Полина Шевчук

Хөрмәтле дин кардәшләрем, хөрмәтле милләттәшләрем, хөрмәтле татарстанлылар. Бүген Казаннан фаҗигале, коточкыч хәбәр килде.

Казанда кешелексез фаҗига ясалды. Берәү мәктәпкә кереп уку өчен килгән, тәрбия алу өчен килгән, гыйлем алу өчен килгән балаларны үтерде, җаннарын тәслим итте.

Мин үзем дә әти-әни, әби-бабалы гаилә, минем дә оныкларым мәктәпкә йөри. Мин тетрәнеп, бүген балаларын югалткан, без бүген балаларын югалткан әти-әниләр белән бергә. Без бүген фаҗига булган мәктәптә, без бүген җәрәхәтләнгән, авыр хәлдә булган, операцияләр үткәргән балалар янында, хастаханәдә. Без бүген Аллаһ Раббыбыз каршысында изге Рамазан шәриф аебызда әти-әниләргә, әби-бабаларга, газиз балаларын югалтканнарга Раббыбыз Аллаһ күркәм сабырлык бир. Безне балаларны югалту фаҗигасеннән үзең сакла, Ярабби.

Җир йөзендә Раббыбыз Аллаһның кан кою, кеше гомерен кисә, кеше үтерү ул бөтен кешелек дөньясын үтергәннең гөнаһысы Раббыбыз каршысында шулай кабул ителә дигәнне аңласак идек. Аллаһ Раббыбыз безгә барыбызга да мәрхүмнәргә урыннарын җәннәттә кыл Ярабби дип, бүген хастаханәдә булган, дәвалана торган сабыйларга, җәрәхәтләнгән кешеләргә шифаңны бир Ярабби дип, әти-әниләргә, әби-бабаларына, туганнарына күркәм сабырлык белән бу фаҗига ахырын күтәрергә көч һәм куәт бир Ярабби, дип догада калабыз.

Без бүген бөтен Россия, бөтен мөселман өммәтебез белән Раббыбыз Аллаһ безне төрле афәт, бәла-каза, кайгы-хәсрәттән үзең саклап, имин, сау-сәламәтле, бәхетле гомерләр итәргә, ике дөньяның сәгадәтенә ирештерә торган изге гомер кичерергә насыйп кыл, Раббыбыз, дип догада калабыз.

Ихлас күңелдән, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән безнең имамнарыбыз, мөселманнарыбыз исеменнән Татарстан халкына, әти-әниләргә, барчагызга теләктәшлегебезне, догаларыбызны җиткерәбез, кайгыларыгызны уртаклашабыз. Бу кайгы барыбыз өчен дә уртак кайгы. Аллаһ Раббыбыз безнең кылган догаларыбызны кабул итсен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100