Кимсетү коралыннан стиль элементына: иске күзлеккә яңа караш

Вакыт узу белән һәрнәрсәгә караш үзгәрә, кайчандыр кимчелек булып күренгән әйбер бүген мода элементы булып китте. Яшүсмерләр «иске» күзлеккә бүген яңача карый, күзлекне матурлык өчен киеп йөрүчеләр саны арта бара.

Мин мәктәптә укыган вакытта күзлек киючеләрдән үзем генә идем һәм күзлек кигән балага сәер караш бар иде. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта малайлар «очкарик», «дүрт күз» дип кимсетәләр иде, шуңа күзлек киюдән оялдым. Күзем начар күрү сәбәпле күзлектән башка йөрү дә бик кыен иде, чекрәеп караудан күзләр күбрәк авырта иде. Күзлекнең кирәк булуын аңлагач, үртәүләргә игътибар итми башладым.

Берничә елдан мәктәптә күзлек киючеләр саны артты, күз күреме начар булуны яшерергә тырышулар да бетте. Хәзер күзе яхшы күргән баланы эзләп табып карагыз. Күзлекне аксессуар буларак кулланучы һәм күзлек киеп олырак күренергә теләүче яшүсмерләр дә шактый.

Мәктәпләрдә күзлек киюче балаларга мөнәсәбәт нинди?

Тәтеш районында биология укытучысы Роза Сәлимҗанова:

Хәзер күзлек кигән балаларны яшьтәшләре кимсетмиләр. Без укыган вакытта башка төрле караш бар иде, күзлек кигән дип кырын карап куялар иде. Күз күрмәгәнне яшерү бар иде. Хәзер һәр бала диярлек күзлек кия һәм күзлек кимәгән балалар әзрәк хәтта. Бу үзара мөнәсәбәт коруга да берничек тә тәэсир итми дип уйлыйм, чөнки хәзер күзлекне мода элементы буларак куллану күзәтелә.

Күзләре начар күрүдән интегүчеләрне беренче парталар артына утыртырга тырышабыз, ләкин барысын да беренче рәткә җыеп бетереп булмый, чөнки сыйныфтагы балаларның 50-60 проценты күзлек кия. Беренче рәткә утыртуга балалар үзләре дә каршы килми. Гомумән, балалар күзлеккә хәзер бик җиңел карый.

Казанда татар теле укытучысы Рузилә Сабирҗанова:

Күзлек кию үзара мөнәсәбәткә тәэсир итми. Күзләре начар күрүчеләрне беренче парта артына утыртабыз. Элегрәк ничек булганын әйтә алмыйм, тик хәзер күзлеккә бөтенләй игътибар итми балалар.

Күзлек кию турында яшүсмерләр нәрсә уйлый?

Күзлек киеп йөргән яшүсмерләрнең үзләре белән сөйләшеп алдым.

Айзилә Мәннанова, Әлмәт, 17 яшь:

Минем күз күреме начар, шуңа күзлек киеп йөрим. Дусларым аңа игътибар итми, чөнки күбесе үзләре дә күзлек кия. Безнең сыйныфта барысы утызлап кеше һәм якынча биш кешенең генә күзе яхшы күрә. Күзлекне аксессуар итеп киючеләр дә бар. Күзлек киюдән кимсенмиләр хәзер, Аллага шөкер, кимсетүчеләр дә юк. Үземнең олы яшьтәге туганнарым гына кайвакыт яратып «очкарик» дип әйтеп куялар.

Миңа бер апа турында сөйгәннәр иде. Ул күзлек киеп йөргән һәм яшьтәшләре аны бик кимсеткән, мәктәптән елап кайткан вакытлары да булган.

Әдилә Сабиева, Казан, 16 яшь:

Мин 8 яшьтән күзлек киеп йөрим. Беренче көннәрне бик оялган идем, күзләргә дә авыр булды, тик классташларым бик тыныч кабул итте күзлек киюемне. Бармак төртеп күрсәтү һәм кимсетүләр юк хәзер. Күзләре яхшы күргән сыйныфташларым арасында да матуррак күренү өчен күзлек киеп йөрүчеләр бар. Начар күрүчеләрне укытучылар беренче парта артына утыртырга тырыша, моңа каршы килүчеләр юк.

Егетләргә килгәндә, аларның күзлек киюе минем өчен бернинди роль уйнамый. Эчке дөньяга, күңел торышына, рухмэи кыйммәтләргә игътибар бирәм. Күзлек кию кешенең характерына берничек тә тәэсир итми дип уйлыйм.

Ксения Автономова, Казан, 18 яшь:

Интернетта күзлек кигән матур кызларның фотоларын күрдем һәм миңа бик ошады. Үземә дә үтә күренмәле, түгәрәк пыялалы күзлек сатып алдым. Күзлек киясе килгән күңел хәләте була, чөнки ул кышкы кыяфәткә җитдилек өсти.

Дусларым беренче тапкыр күргәч: «Син күзлек кия башладыңмы?» — дип сораганнар иде, аксессуар буларак куллануымны аңлаттым һәм тыныч кабул иттеләр.

Күз күреме белән проблема булган яшүсмерләр күзлек киюдән ояла икән, бу аларның үзләрендә проблема бар дигән сүз, чөнки күзлек киюнең бернинди кимчелеге юк.

Гөлназ Гусаинова, Кама Тамагы, 33 яшь:

Кызым беренче сыйныфтан күзлек кия башлады, аңа хәзер 11 яшь. Бер дә каршы килмәде, кирәк икәнлеген аңлады булса кирәк. Күзлекне хәзер бик яратып кия, линза киеп кара дип әйтеп караган идем, каршы килде. Күзлек сатып алганда ук сайлау мөмкинлеген бирәм, үзенә ошаганын сайлый. Күз күреме начарлану сәбәпле бассейнга йөрми башладык, йөзү белән шөгыльләнә иде. Суга сикергәндә күзгә басым артып, бөтенләй күрми башлау куркынычы булды.

Мин үзем дә башлангыч мәктәптән үк күзлек киям. Ул вакытта күзлек киючеләр юк иде һәм миңа бик кыен булды, комплекслар да булды. Дуслар, классташлар ягыннан кимсетү булмады. Әрләшкән вакытта гына «очкарик» дигән сүзләр ишеттем. 16 яшьтән линза кия башладым.

Психолог күзлек киюгә карата нинди фикердә?

Медицина психологы Рәзидә Акбирова:

Күзлек - яшүсмернең үз-үзен бәяләүгә зур тәэсир ясамый торган фактор. Хәзерге күзлекләр бик матур итеп ясала һәм кайбер яшүсмерләр күзлек киюләре белән горурлана хәтта. Тик баланың үз-үзен бәяләве башта ук түбән дәрәҗәдә булса, аның күзлек кия башлавы өстәмә басым ясау факторына әйләнәчәк.

Хәзер күзлек кию бик киң таралган күренеш. Утызга якын баладан торган сыйныфларда өч-дүрт бала гына күзлек кими, ә кигән бала үзенчәлекле булып кабул ителми.

Бала күзлек кияргә теләми икән, аны күренекле күзлекле кешеләрнең биографиясе белән таныштырырга кирәк. Балага кызыклы булган фильмда актер күзлекле булырга мөмкин, аны үрнәк итеп күрсәтергә була. Син яраткан герой аны кигәч тә матур дип аңлатырга була. Күзлек сайлауга баланың үзен җәлеп итәргә кирәк, шундыйны сатып алдым һәм син аны киячәксең дип басым ясарга ярамый.

Яшүсмерләр тышкы бәяләүгә бик сизгер, алар өчен тышкы кыяфәт бик мөһим. Кайбер яшүсмерләр үзләрен матур түгел дип уйлый һәм аның сәбәбе күзлектә таба.

Күз күремен коррекцияләүнең төрле ысуллары булса да, яшүсмерләр күзлекне салу теләге белән янмый, бигрәк тә хәзер, күзлек мода элементы булганда. Линзалар белән дә шул ук хәл күзәтелә, элек ул «килешми торган» күзлекне алыштырган булса, бүген күз төсен үзгәртү өчен дә линзалар куллану киң таралган.

«Кызыклы җиргә тиз генә башны тыгып булмый»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова:

Яшүсмер вакытта күзлек киюдән кимсенү була. Мин кечкенәдән күзлек кидем. Авыл мәктәбендә дәрестә утырганда укытучы аңлаткан материалны аңлап бетерми идем. Аның сәбәбе күзем начар күрүдә дип уйлап та карамадым, авылда аңа игътибар бирүче дә булмаган. Бер укытучы апа: «Син күрмисеңме әллә?» — дип сораганнан соң гына начар күрүемне аңладым. Ул мине беренче парта артына утыртты. Алтынчы сыйныфта күзне күрсәтергә барганнан соң табиб күзлек кияргә кушты, бик кыенсынган идем.

Хәзер күзлеккә караш башкарак. Ул вакытта өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә бер төрдәге күзлек була иде. Хәзер бик матур күзлекләр бар. Ике улым да күзлек киде, олысына күзлек кидерү авыр булды. Күпмедер вакыттан соң линза киюгә күчте. Кечкенә улыма сайлау мөмкинлеге бирдек, үзе теләгәнне сайлап алды һәм күзлек киюгә каршы булмады, стиль мәсьәләсенә игътибар бирә башлады. Күзлек киюнең кыен ягы бар, әлбәттә, кызыклы җиргә тиз генә башны тыгып булмый.

Баланың фикере таркау булу күзлек кимичә, кыенсынып йөрүдән килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен әти-әни, укытучылар игътибарлы булырга тиеш.

Җырчы Дилия Әхмәтшина:

Мин 10 яшемдә беренче күзлегемне кидем, чөнки күз күреме начарлана башлаган иде. Күзлек кияргә яраттым. Күптән түгел лазер операциясен ясаттым һәм күзлек белән саубуллаштым. Күзем әйбәт күрсә дә, имидж өчен киелә торган күзлегем бар, чөнки ул стильле күренә.