Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эх, әнием, терелеп Чаллыга кайтасы килә...» Гөлгенә Испаниядә операциягә әзерләнә

Яшьлеге чәчәк аткан чорда, инде 1,5 ел дәвамында хастаханә сукмагын таптарга мәҗбүр булган 20 яшьлек Гөлгенә сөйләшә башлаган. Бик куркыныч авариядән соң озак вакыт аңсыз яткан һәм исән калачагына табиблар бик шикләнгән Актаныш кызының хәлендә алга китеш бар.

news_top_970_100
«Эх, әнием, терелеп Чаллыга кайтасы килә...» Гөлгенә Испаниядә операциягә әзерләнә
instagram.com/safina_gulgena_sos/

2019 елның 30 июнендә булган юл һәлакәте турында без нәкъ бер ел элек язган идек. Ул вакытта Гөлгенә Грециядә дәваланды. Ул берничә ай «вегетатив халәт» тә булды. Кеше комада түгел, күзләре ачык, ләкин зиһене юк, баш миенә зур зыян килгән. Сафиннарның Аллаһы Тәгаләдән сорап ялварулары, табиблар тырышлыгы бушка үтми: Гөлгенәнең теле ачыла башлый, әзме-күпме хәтере кайта. Ул уналты операция кичергән.

«Гомергә дә аңына килмәячәк дигән бала пышылдап дәшә башлады»

Гөлгенәнең әнисе Ландыш Баһауова газиз баласының фаҗигадән соң беренче хәрәкәтләрен искә төшереп сөйләде.

— 2019 елның 1 октябрендә кич йокларга яткыргач, «кызым, мине үп ит әле» дигәч, иреннәре белән беренче тапкыр үпте ул мине. Беренче реакциясе шул булды, аннары әкренләп кенә «күзләреңне ач әле, йом әле» дип эндәштем. Казан табиблары: «Бу сезгә тоела гына, аңышмый торган гына хәрәкәтләр бу» диделәр.

Соңрак, Грециягә баргач та, хәле начарланды гына аның. Андагы табибларга да: «Менә бит, үп итә, авызын ача, күзен йома» дип әйтеп карадым. Алар да игътибарга алмады. «Сезгә шулай тоела гына», — дип әйттеләр.

Грециядә тернәкләнү узгач, Ландыш ханым февральдә Казанга кайтып, Республика клиник хастаханәсендә краниопластика ясатканнарын әйтте. Бу баш мие капкачын яптыру, баш мие сөякләрен торгызу операциясе.

— РКБ да краниопластика ясадылар, тик кыек итеп… Аллаһ боерса, киләчәктә төзәтәсе була… Ичмасам, миңа әйтмәделәр дә алар аны, шулай булачак дип, операциядән чыккач карасам, симметрия бөтенләй юк, башта перевязка гына шулай дип уйладым. Әйткән булсалар, яптырмый тора идем.

Ул бала барыбер аякка басмаячак, дип эшләнгән инде күпчелек операцияләр. Югыйсә, «яшь бала бит әле бу» дип, кешелекле, җаваплы мөнәсәбәт кирәктер инде табиблар тарафыннан.

Больницадан чыккач, 20 көн авылда тордык һәм 2020 елның 9 нчы мартында Испаниягә килдек. Бүген дә Барселонада Гуттманн реабилитация үзәгендә.

Аллаһка шокер, Гөлгенә апрель урталарында сөйләшә башлады. Бик акрын булса да, алга таба үзгәрешләр бар, тешен чистарта, кашык тотып ашый, чокырдан чәй эчә, ләкин карап торырга кирәк, бәләкәй бала кебек, төшереп җибәрергә мөмкин. Дусларын, группадашларын, авылдашларны, туганнарны сораштыра, мине юата… Утырып, безнең ярдәм белән 15 минут тирәсе басып та тора. Хәтерендә яхшы якка үзгәрешләр бар, Аллаһка шөкер.

Беренче тапкыр эндәшкәч, нинди сөенү хисләре кичергәнемне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Гомергә дә аңына килмәячәк дигән бала пышылдап дәшә башлады, кайвакыт «әннә, абыем» дип, кычкырыбрак та әйтә иде. Үз колакларыма үзем ышанмыйча, чын микән бу дип, «әнием» дип әйт әле дип, берничә тапкыр кабатлаттыра идем. Ул сөенечне аңлатып булмый аны, — дип күз яшьләре белән уртаклашты Ландыш ханым.

Сигез ай аңсыз яткан кызының тавышын ишеткән ананың халәтен күз алдыгызга китерәсезме сез? Моны бары тик үзе әни булганнар гына яхшы аңлар. Ландыш ханымны тыңлаганда бер мизгел эчендә тамакка каты төер тыгылып, тәннәр чемердәп куйды.

— Хәле хәзер дә җиңел түгел, элекке Гөлгенәмне сагынам, сөйләшеп торсак та, икенче төрлерәк, ничектер саерак фикер йөртә шул. Колледжы турында да сөйләшәсе килми аның. Үзенең хәлен аңлый, андый темаларга кермәскә тырыша. Хәзер дә терапевтлар җылы сүз әйтсә, нык сөенәм, ләкин барыбер курку инде алда. Киләчәк турында уйлап булмый.

Кешеләрнең ярдәме, теләктәшлек итүе ныклы көч бирә миңа, югыйсә, табиблар сүзенә генә колак салган булсам, белмим нишләп бетәр идем. «Барысы да әйбәт булачак, тырышыгыз, Гөлгенә молодец, сез молодец» дигән яхшы өметләндергеч сүзләр рухландырып тора, — диде Ландыш ханым.

Февраль яки мартта Гөлгенәнең оча-бот сөякләренә операция көтелә.

Операциягә 4,4 млн сумнан артык акча җыелган. Хәзер гыйнварда фатир арендасына, реабилитациягә 767 279,8 сум акча кирәк. 236136 мең акча җыелган, 530 мең 963, 06 сум акча җыясы калды дип мәгълүмат бирелә Инстаграмдагы аккаунтта.

— Гаиләбезгә авыр сынау килде. Гөлгенәбезнең яшәү өчен көрәшә башлаганына 1,5 ел вакыт була. Шушы вакыт эчендә сез безгә рухи һәм матди ярдәм күрсәтеп киләсез. Бары тик сезнең мәрхәмәтлелек, ярдәмегез Гөлгенәнең сәламәтләнүенә ныклы нигез булып тора. Бездә, әти-әниләрендә, туганнарында киләчәккә ышаныч уята. Сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, барыгыз алдында да баш иябез. Бары тик сезнең ярдәм белән шушы авыр сынауны җиңеп чыгачабызга ышанабыз. Барыгызга да гаилә бәхете, балалар игелеге, җан тынычлыгы телим. Берәүгә дә мондый кайгыны күрергә насыйп итмәсен. Барлык кешеләргә дә сәламәтлек бирсен. Безнеке дә ахырлары хәерле булып, Гөлгенәкәем аякларына баса алса ярар иде. Һәрвакыт рәхмәт кенә укып йөрим инде мин, — дип мөрәҗәгать итә Гөлгенәнең әнисе Инстаграм аша.

Инстаграмда Гөлгенәнең әнисе белән диалогын да тыңларга була. Постларның берсендә ул Россияне сагынуын, ә соңгы постларның берсендә киләчәккә өмет белән каравын әйтә.

— Эх, әнием, терелеп Чаллыга кайтасы килә…

— Нишләмәкче буласың?

— Эшләмәкче, кияүгә чыкмакчы… Укып бетерергә кирәк…

— Тырышып карыйбыз инде, Ходай Тәгалә нәрсә язгандыр инде кызым.

— Булмаса булмый инде…

— Тырышып карыйбыз инде. Аллаһы Тәгалә кулында.

Гөлгенәнең якын дусты Ралинә Инстаграмда аның белән бергә булган хәлләр турында яза.

«Без Гөлгенә белән кечкенәдән бергә дус булып уйнап үстек. Гаиләләр белән дус идек, хәзер дә шулай ук. Әтиләребез — классташлар, әниләр укытучы булып бергә эшләгәннәр. Кечкенә вакытта Гөлгенәләргә кичләрен кунакка баргач, без Гөлгенә белән икәү гел кино эзли идек. Аның гел куркыныч кинолар карыйсы килә, ул курыкмый, ә мин куркам, шуңа күрә гел «юк инде, юк, бүген ужастик карамыйбыз» дия-дия кызык фильм карарга үгетли идем. Гөлгенә белән абыйсының таякка боҗралар ыргытып уйный торган уенчыклары бар иде, шуның өчен гел бәхәсләшә идек: кем беренче ыргыта, кемнең күбрәк очкосы, кем җиңелгән, кем җиңгән.

Гөлгенә бәләкәйдән песиләрне ярата, без ул песиләрне аларның ишек алларында торган су бочогында юарга тырыша идек, ләкин алар бөтен көчләре белән бездән качалар иде.

Бер елны карга боткасына, яшьтәшләр белән ярма җыярга чыккач, Гөлгенәне тапмадым. Ул вакытта телефон булмагандыр инде, велосипед белән өенә бардым. Ветрянка белән чирләгән икән. Кәефе төште инде ул чакта безнең белән чыга алмаганына. Ләкин икенче елны әйбәт үткәрдек без ул карга боткасын. Бәйрәмне алар торган урам янындагы аланлыкта үткәрәләр иде. Без өч кыз — Гөлгенә, мин, Илгизә — бәйрәм бүләге алабыз дип, бар урамны яңгыратып, Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын җырладык. Бездән андый җырны берәү дә көтмәгән иде. Кызык булды ул көн…»

Гөлгенәнең тернәкләнү чоры әле шактый озын. Сафиннар гаиләсенә ярдәм итик. Аларга һәр тиене кадерле, чөнки тамчыдан күл җыела. Изгелек җирдә ятмый, Гөлгенәгә ярдәм итүчеләргә игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын дип телисе кала.

Сбербанк картасы — 4276 8620 2168 2101 Баһауова Ландыш Өлфәтовна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100