Флера Сафиуллинаның 1995 елгы әңгәмәсе: "Ничек телле булырга?"

- Флера Садриевна, татар телен өйрәнү бу юлы да ярты юлда тукталып калмасмы? Кайбер укучыларыбыз сүзе белән әйткәндә, бөтен кешегә дә татар телен өйрәтергә кирәкме? Һәм бу мөмкин эшме?

- Татар телен өйрәнү бүген генә туган мәсьәлә түгел. Бу ихтыяҗ Россиядә күптән барлыкка килгән. Юигрәк тә Казан ханлыгы яулап алынгач. Россия сәүдәгәрләре төрки халыклар яшәгән төбәкләргә чыгып киткәннәр: Себергә, Урта Азиягә, Көньякка. Шул вакытта нинди дә булса бер төрки телне белү кирәк булган. Ә ул вакытта Россиягә иң якын тел ул татар теле булгандыр. Шуңа да рус кулъязма китаплары арасында шундый сүзлекләр, шундый сөйләүлекләр тапканнар. Төрки базарны яулау дәвам итү, чукындыру сәясәте таралу белән, Россиядәге әлеге төрки халыклар белән экономик, сәяси һәм башка багланышларны булдыру өчен кадрлар кирәк була. Шушы кадрларны әзерләү өчен мәктәпләр, училищелар, рухани семинарий, академия эшкә җигелгән. Казан гимназиясе дә шул максат белән төзелгән. Казандагы Идел буенда беренче университетта да борынгы төрки телләрне генә түгел, шәрыкъ телләрен өйрәнү өчен дә төзелгән бүлекләр була. Университет ачылу белән, татар теле укытыла башлый, шуның белән бергә борынгы санскрит, монгол, уйгур, әрмән, гарәп, фарсы телләре. Кадрлар төрле миссия башкарганнар, әлбәттә. Үзенең язуы булган татар халкы бик күп телләр белгән: гарәп, фарсы телләреннән кала, татарлар үзләре белән янәшә яшгән халыкларның телләрен дә яхшы белгәннәр. Төрки халыклар гомер-гомергә ике телле булганнар. Әйтергә теләгән фикерем: рус тарихы белән төрки дөнья бик нык бәйләнгән. Бу бәйләнешләр иң элек телдә үз эзен калдырган. Күп галимнәребезнең бүген рус телендәге төрки алымнарны өйрәнүе моны тагын бер кат исбатлый. Дәүләт төзелеше, кием-салым, көнкүрештә, кораллар, сәүдә, хайван, үсемлек исемнәре... бик күп алар. Татар теле аша гарәп-фарсы алынмалары да үтеп кергән. Татар халкының тагын бер сыйфаты - алар русча да сөйләшкәннәр.

- Флера Садриевна, янәшәдә яшәгән икенче бер халыкның телен өйрәнү татарлар өчен генә түгел, ә шул ук руслар өчен дә күпмедер дәрәҗәдә мәҗбүрият булгандыр бит инде.

- Әлбәттә, булган. Русның күп зыялылары һәм сәүдәгәрләре, шулай ук миссионерлар аны белгән һәм өйрәнгән.

- Ләкин бит бүген без ни өчендер рус халкы татар телендә акцентсыз сөйләшергә, һич югы вата-җимерә булса да безнең белән татар телендә аңлашырга тиеш дигән уйдан ерак торабыз.

- Шулай. Озак еллар дәвамында зур бер территориядәге халыкларны, "бөек" телдә сөйләштерергә тырышу үзенекен иткән. Ясалма шартлар тормыш ихтыяҗларыннан өстен куелган һәм шул рәвешле телнең яшәеше акрынлап үзгәргән.

- Шушы ялгышны, шушы тормыш философиясен үзгәртү өчен күпме вакыт һәм күпме чыгымнар кирәк дип уйлыйсыз?

- Гасырлар дәвамында туган проблеманы бер селтәнүдә, ягъни ике-өч ел эчендә генә хәл итеп булмаслыгын исбатлап торасы юктыр. Күп вакыт, күп чыгымнар тотарга туры киләчәк. Ләкин "күп" сүзе мәсьәләне хәл итүне сузарга ярый дигәнне аңлатмый. Әлеге өлкәдә эшләрне вак һәм эрегә бүлү дә ялгыш булыр иде. Шәһәр электр транспортында, вокзалларда ике теллелекне куллану беренче карашка вак мәсьәлә кебек. Әмма арткарак чигенеп карасак, бу күпләр хыялланып та күрә алмаган казаныш. Тел өйрәнүнең, аның кулланыш сферасын киңәйтүнең психологик ягы да бар бит әле. Татар телен өйрәнүне ихтыяҗга әйләндерү өчен, иң элек әнә шул психологик каршылыкны җиңәргә кирәк иде. Моның өчен, әлбәттә, вакыт кирәк. Югары Совет сессияләрендә җитәкчеләребез татар телендә сөйләр көн булыр дип кем генә хыялланды икән?! Сөйлиләр бит! Югары дәрәҗәдәге кунаклар белән дә Татарстан Президенты һәм башка җитәкчеләребез татар телендә сөйләшсәләр, тәрҗемәче татарчаны турыдан-туры инглизчәгә яки французчага, алманчага яки япончага тәрҗемә итсә, бу хәл барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм чиновниклар өчен дә нормага әверелер, татар теленең дәүләт теле булып китү вакытын күпкә кыскартыр иде. Әйтергә теләгән сүзем - телебезне дәүләт теле итү эшен үз агымына җибәрү ярамаган кебек үк, аны әзерлексез уптым-илаһи тормышка ашырырга тырышу да зыян гына салырга мөмкин.

- "Үзагым" һәм "әзерлексез" дигәндә Сез конкрет нәрсәне күздә тотасыз?

- Татар теле белгечләрен әзерләүне кичәге дәрәҗәдә калдыру мәсьәләне үзагымга җибәрү булыр иде. Монда кабатланмый ашыгырга, саранланмый чыгымнар тотарга кирәклеген истән чыгармаска иде. Шунсыз без һәрвакыт кадрлар мәсьәләсенә килеп төртеләчәкбез. Чөнки татарча сөйләшә белгән һәркем татар теленә өйрәтә ала дигән сүз түгел әле. Ә бүген кайчакта урамнан кергән, сөйләм телен дә көчкә-көчкә генә сукалаган "укытучылар"ыбыз мәктәптә "белем" бирә. Бу тел өйрәнүгә түгел, ә телгә карата нәфрәт тәрбияләүгә генә китерә.

- Бу кадәресе белән килешергә булыр иде. Ләкин менә бүген генә әзерлекле, тиешле белеме, тшҗрибәсе булган тел укытучыларын табып булмаганлыгын да онытырга ярамый.

- Татар телен иртәгәдән үк бары тик махсус белгечләр генә укытырга тиеш димим. Мин, мәсәлән, элек бөтенләй икенче өлкәдә эшләп, бүген шәһәр мәктәбендә сокланырлык, үрнәк итеп күрсәтерлек дәрәҗәдә икәнлегенә инанган, үз халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын белгән, бөтен йөрәге белән яраткан, кыскасы, зыялы кеше. Укытучысында шушы сыйфатларны күрмәгән кайсы рус яки рус телле татар баласы татарча сөйләшергә атлыгып торыр икән?!

- Бар көчен, бар тырышлыгын бирүче укытучыларның яхшы дәреслекләре, сүзлекләре, күргәзмә әсбаплары да булса...

- Әйе, бүген дәреслекләр җитәрлек дип әйтсәк тә, сыйфатлары белән мактана алмыйбыз. Моны аңлавыбыз үзе үк начар түгел.